«Тәмле көрәш»тә Булат Бәйрәмов чиле-пешле ризык пешерүчеләр барлыгын әйтте

Хатын-кызның идеаль иртәсе нинди була? Ир-ат кухняда плитә янында кайнашып, пешеренеп йөргән, ә син, аяк бөкләп, шуны күзәтеп утыра торганы. Минем өчен менә шундый иртәләрнең берсе узган атнада булды. «TMTV» телеканалының «Тәмле көрәш» тапшыруын төшергәнне үз күзләрем белән күреп, ирләр пешергән ризык белән сыйланып кайттым.

«Тәмле көрәш»кә барып эләгүем юктан гына түгел. Баш мөхәрриребез Илфат Фәйзрахмановны аш-суга булган осталыгын күрсәтү өчен чакырдылар анда. Икенче катнашучы итеп журналист, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәровны дәшкәннәр иде. Ике кыю журналистның каушап, бер мәлгә югалып калуын күрәсең килсә, маңгайларына терәп камера куй да, кухня өстәле каршына бастырып, фәлән сәгать эчендә ризык пешерергә куш, шуңа өстәп, «алай итмә – болай ит» дип өйрәтеп тор икән! Тик анысы соңрак әле… Ә хәзергә сәгать телләре 11гә таба якынлаша. Тапшыру төшерелә торган студиягә керәбез. Әзерлек эшләре башлана.

Оператор егет камераларын көйли, «TMTV» кызлары бүгенге тапшыру өчен кирәкле яшелчәләрне өстәлгә тезү белән мәшгуль, алып баручы Булат Бәйрәмов җырлап тавышын ача тора. Ә катнашучылар… Катнашучылар арасында мондый диалог бара:

– Карале, монда шпаргалка кулланырга ярыймы икән…

– Их, күлмәкнең башкасын киясе калган, ахрысы…

– Аһ, миңа бит ананас суы кирәк, ә монда бик аз икән…

– Булат, төшерү барышында төчкерәсе килсә, синнән рөхсәт сораргамы?

Ул арада Данил Сәфәров өстәл астына төшеп юк булды. Бераздан аннан чаж-чож пычак кайраган тавыш ишетелде. Хәстәрен күргән: пычагын да, кайрагычын да үзе белән алып килгән икән Данил. Ә китапка карап пешерергә гадәтләнмәгән Илфат абый бу юлы гомерендә беренче тапкыр шпаргалка әзерләгән. Төшерә башлаганчы шуны ятлап калырга ашыкты.

Өстәлдә бер өем продукт. Аларның исемлеге узган кич соң гына җибәрелгән. Шулардан, ким дигәндә, ике төрле ризык пешерергә кирәк. Данил кайнар ашка ит белән бәрәңгеле «чүлмәк» әзерләргә булды. Ә салаты «гаять катлаулы» иде. «Җәйне сагыну» дип атала: башта кыяр турап саласы, аннары – помидор, аннары – тагын кыяр, аннары – тагын помидор. Боларын башкарып чыга алсаң, көнбагыш мае белән болгатасы. Булат Бәйрәмов «иң катлаулы салат рецепты» дип атады моны! Ә ул белми әйтмәс: «Тәмле көрәш»нең дүртенче сезонын башлады бит инде.

Илфат абый алай «катлаулы» ризык пешерергә алынып, мәшәкатьләнеп тормады. «Гади генә» рецептлар сайлаган иде: беренчегә – ананас һәм борыч белән томалап пешерелгән ит, гарнирга – томалап пешерелгән яшел фасоль (рецептын 9нчы биттән укыгыз), салат урынына – «Төрелгән баклажан» кабымлыгы. Һәм, Данил үзенең катлаулы салатын ясаганда эшсез тормас өчен, һәм тәкъдим ителгән бәрәңге әрәм булмасынга, фольгага төреп, авылча бәрәңге пешерергә әзерләнеп килгән. Шул гына.

Камера, мотор – төшерә башладылар. Башлаганчы ук: «Мин, гадәттә, бер уникенче тапкырдан яздырам, түзем булыгыз яме!» – дип кисәтеп куйган Булат алай ук сузмады. Берничә тапкыр кабатлауга тапшыруны башлап та җибәрде. Беренче җөмлә белән бергә шакы-шокы, дак-док, чыжж ише тавышлар да башланды – ир-атлар аш-су дөньясына кереп чумды. Данил үзе белән пычак һәм кайрагыч кына түгел… каз боты алып килгән. «Чүлмәк» татарча булсын өчен, сыерныкы янына каз ите дә кушып җибәрергә кирәк икән.

Билгеле инде, мондый тапшыруны тоташтан төшереп булмый, дөпе-дөпе ит тапалаганда, бер табак баклажан кыздырганда яки сәгать ярым буе итнең пешкәнен көтеп утырганда камераны сүндереп торырга туры килә. Шундый чактан файдаланып, Булатка сорау бирәм:

– Тапшыруга пешерә белми торган кешеләрнең килгәне бармы соң?

– Нишләп булмасын инде! – дип кулын гына селти Бәйрәмов. Чиле-пешле ризыкны шактый ашарга туры килә, ахрысы.

– Менә мин, мәсәлән, – дип сүзгә кушыла ит белән суганын кыздырып бетереп, ит турый башлаган Данил.

Булат аңа да кулын гына селти. Синнән дә «хужерак»лар бар, янәсе:

– Менә безгә бер артист килде. Өстәлдәге тавык итен күрде дә, пышылдап кына: «Була-ат, мин бит моны турый белми-им», – ди…

– Ник ул җиңде түгелме соң? – дибез, әлеге артист катнашкан тапшыруны искә төшереп.

– Җиңә инде, тавыгын турап биргәч…

И җәмәгать, рәхәтләнеп алдыйлар икән безне! 45 минутлык тапшыруда телеңне йотарлык ризыклар пешереп күрсәтәләр, чынлыкта, ул 45 минут эчендә ит түгел, бәрәңге дә пешеп чыгарга өлгерми бит. Катнашучылар итне турап яткан арада тапшыру рекламага өзелеп ала бит, менә шул вакытта камера артында торучылар да ярдәмгә килә икән. Турашалар, әрчешәләр, болгатышалар. Бер үзең генә тиз арада барысын да пешереп бетерү (әле ризыкның ашый торган булуы да мөһим бит!) мөмкин түгел чөнки.

Әле пешерү белән генә бетми, гәпләшергә дә кирәк бит. Булат, үзенең пешерәсе булмагач, рәхәтләнеп сөйләштерә ул. Ир-атлар берьюлы берничә эшне башкара алмый, аларның баш мие бер генә эшкә игътибарны туплый торган итеп көйләнгән, ди белгечләр. «Чыннан да, пешерә торган ризыгын да онытып, илһамланып сөйли башлаучылар була. Андыйларның сүзен бүлдереп, плитәгә карап алырга да онытма, дип исләренә төшерергә туры килә», – ди тапшыруның мөхәррире Лилия Кадыйрова.

Сөйләшү барышында шәхси тормыш та телгә алынды, журналистикага килү турында да сүз булды. Данил, әйтик, эшчеләр династиясен өзеп, журналистикага килеп керүе турында сөйләсә, Илфат абый кечкенә вакытында ни өчен агроном булырга теләвенең серен чиште. Аларын да язсам, тапшыруны карауның кирәге дә калмый. Шуңа күрә бөтен кәртләрне ачып бетерми торам.

Быел 17нче тапкыр үткәреләчәк «Татар җыры» тапшыруы турында да сөйләшеп алдылар. Монысы да юктан гына түгел. «Безнең гәҗит» күп еллар әлеге фестивальнең мәгълүмати партнеры иде, Илфат абыйның «Татар җыры»нда җиңүчегә сәхнәдән бүләк тапшырганы да бар. Ә Данил Сәфәров беренче фестивальнең нигезләмәсен язган кеше! «1999нчы ел иде. Ул вакытта мондый зур бина түгел, кечкенә фатир хәтле генә офис. Шулай булса да, зур хыяллар белән янып йөргән чак. Нигезләмәне әзерләдек. Исәпләп карагач, фестиваль уздыруның бик чыгымлы эш икәнлеге аңлашылды. Хезмәткәрләр җитәкчебез Марат Мәүлетович Гәрәевтан: «Бу табыш китерми торган нәрсә безгә ни өчен кирәк соң?» – дип сорап та куйдылар. Шунда Марат Мәүлетович: «Егетләр, сез аңламыйсыз, бу дәвамлы эш булачак әле», – диде», – дип искә төшерде ул елларны Данил. Марат Гәрәевнең сүзләре рас килгән бит, быел «Татар җыры» 17нче тапкыр оештырыла.

Духовкадагы чүлмәкләргә, газ плитәсендәге ананаслы иткә әйләнеп кайтыйк әле. Көндезге 1ләр тулып киткәч, тәмле исләр чыга башлады. Их, телевизор экраны аша да биреп булса икән ул хуш исләрне! Менә шушы минутта ашказаны: «Ашыйсы килә!» – дип сигнал бирә башлый да инде. «Тәмле көрәш» командасының эше бигрәк катлаулы икән. 4-5 сәгать буе ризык янында кайнашасың, ә шеф-повар кабып карамыйча, ашарга ярамый. Булатка бигрәк тә кыен – ул өстәлдәге сый-нигъмәтләргә иң якын торучы бит. Шуңа күрә тәнәфескә бүленгән арада йә кишер кимерде, йә табадагы ризыкның көеп киткән җирен ашказанына озата барды ул. «Ләйсәннән: «Булат еш пешерәдер инде?» – дип сорыйлар икән. Монда ашап кайткач, өйдә пешереп торуның кирәге дә юк бит инде. Үзем генә ашап калмыйм, Ләйсән белән балаларга да кыстырып алып кайтам әле мин», – дип көлде иптәш Бәйрәмов. Шаярткандыр. Илфат абый белән Данил пешергәнне «ә» дигәнче сугып салдык бит, хатын белән балаларга алып кайтырлык калдырмадык.

Хуш, өч сәгать дигәндә ризыклар пешеп чыкты. Катнашучыларга студиядән чыгып торырга кушылды. Ул арада хөкемдар – «Марокко» ресторанының шеф-повары Илнур Гыймаев та килеп җитте. «Мин теләсә нинди ризыкны йөземне чытмыйча ашыйм ашавын, тик аннары туры бәреп: «Тәмле булмаган», – дип әйтә алам», – дип куркытып куйды ул. Бәхеткә, бу көнне «тәмле булмаган» дигән сүз яңгырамады. Төшереп бетереп, ниһаять, ризыкларны ашар вакыт җиткәч, гомумән, студия тынып калды. Рухи азык җитәрлек булган, хәзер тамак ягын кайгыртырга кирәк. Телевизор экраныннан карап кына белә алмассыз, шуңа күрә үзем әйтәм: ике катнашучының да әзерләгән ризыгы телеңне йотарлык иде!

Ә шеф-поварның журналистлар әзерләгән ризыклар турында нинди сүз әйткәнлеген тапшыруны карагач белә алачаксыз. Моның өчен 29нчы октябрь көнне көндезге 11дә «TMTV» телеканалын карарга онытмагыз.

Безнең гәҗит

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий