Архивы Диниянәзарәте - Tatar Today - татар яңалыклары.

Илшат Сәетов: «Федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез»
Массакүләм мәгълүмат чаралары җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның “Корстон” комплексында узган “ММЧ-онлайн: социаль челтәрләрдә экстремизм профилактикасы” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шулай дип белдерде. Әлеге конференциянең Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KAZANSUMMIT 2017” IX халыкара Икътисади саммит кысаларында узуын искәртик. Конференция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иницитивасы белән оештырылган. //Таtar today, Татар- информ//

Модераторлар буларак аны “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгының илкүләм проектлар бүлеге җитәкчесе Радик Әмиров һәм “Russia Today”ның тышкы коммуникацияләр хезмәтенең баш белгече, шәрыкъ белгече Анна Беликова алып барды. Алар конференциянең башында ук чараның дин әһелләре, дин белгечләре белән җанлы аралашу форматында булырга тиешлеген әйтеп, барлык борчыган сорауларны – уңайлылары, уңайсызларын да уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Модераторлар конференциядә катнашучыларның резолюциягә тәкъдимнәр, төзәтмәләр кертүләрен сорадылар.

“Бүгенге дөньяда массакүләм мәгълүмат чаралары роле бәяләп бетергесез. Алар җәмгыять үсешенең төп алшартларының берсе булып тора һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыра. Массакүләм коммуникация чарасы буларак социаль челтәрләрнең бу мәсьәләдә тәэсире көчәя, алар интерактив аралашуда зур мөмкинлекләргә ия. Андый куәтле медиакорал экстремистик материаллар урнаштыру өчен кулланылырга мөмкин. Кызганыч, социаль челтәрләрдә еш кына традицион исламга туры килмәгән һәм дини нәфрәт һәм экстремизм идеологиясен алга сөрүче ислам контентын күрергә була. Моның нәтиҗәсендә, яшь буын мөселманнарда һәм башка дини конфессия вәкилләренең Ислам буенча ялгыш күзаллаулары туа”, – дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләү чыгышында. Татарстан мөфтие сүзне үлчәп язарга кирәклеген Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге сүзләре белән раслый. Камил хәзрәт әйтүенчә, кеше сүзләрен тикшермичә әйтеп, халыкка ялгыш мәгълүмат җиткерү үкенечле булырга мөмкин. “Россия һәм дөнья мөселман өммәте профессиональ журналистлар, блогерлар, PR-белгечләр тәрбияләргә тиеш. Социаль челтәрләрдә сыйфатлы, тикшерелгән мәгълүмат бирү өчен, профессиональ массакүләм мәгълүмат чаралары кирәк”, – дип республика мөфтие конференциянең уңышлы үтүен теләде.

Модератор Анна Беликова, бәлки, дин әһелләреннән рекомендацияләр белән журналистлар өчен махсус кодекс кертергәдер, дигән фикерен белдерде.

Тәкъдим, төзәтмәләр кертүчеләргә килгәндә, резолюциядә эшчәнлеге тыелган оешманы ДАИШ дип түгел, ә ИГ дип язылуын тәнкыйтьләүчеләр булды. Шулай ук, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) кысаларында, гомуми бердәм интернет-платформа булдырып, анда Исламның тынычлыкка, толерантлыкка өндәүче дин икәнен, экстремизм төшенчәсенең асылын аңлату зарурлыгы билгеләп үтелде. Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре Илшат Сәетов федераль каналларда мөселманнар турында бер тапшыру да булмавын билгеләп узды. “Дини бәйрәмнәрдән кала, без федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез дә”, – дип белдерде ул.

Запись Илшат Сәетов: «Федераль каналларда мөселманнарның көндәлек тормышын күрмибез» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нигә “Ревиззоро”ның мәчетләргә йөрүен хәзрәтләр яратмый?
Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрне тикшерә башлый, ягъни мөселманча «Ревизорро» эшли башлаячак, дигән хәбәр күпләрне пошаманга салган иде. Ни хикмәттер, Казаныбызның берничә мәчетен «барлап» чыкканнан соң, бу проект туктатылды. Әллә инде көтелмәгән кунакларның алдан әйтмичә генә килүе мәчет әһелләрен уңайсыз хәлдә калдырганмы? Әллә проект авторы Рөстәм хәзрәт Батыровның «чеметеп» алулары ошамаганмы?… //Интертат.ру//

Моның сәбәпләрен белер өчен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровка мөрәҗәгать иттек.

– Безнең максат бер иде: мәчетләребез хакында халыкка күбрәк мәгълүмат бирү. Иман йортларына барып тулы репортаж аша таныштыру. Казанга туристлар агымы артты, алар гыйбадәтханәләр белән шактый кызыксына, ләкин күбесе нинди мәчетне сайларга, кайсына барырга икәнен белми. Хәер, шәһәребездә яшәүчеләр дә барысыннан да мәгълүматлы дип әйтеп булмый. Максатыбыз – мәчет турында тулы репортажлар эшләү иде. Төрле яктан ачыклап, барлап чыгарга иде исәп. Ә «Ревизорро» сүзе башкаларны күбрәк җәлеп итү өчен кулланылды. Эчтәлеге буенча ул «Пятница» каналында бара торган тапшыруга бөтенләй охшамаган. Берничә тапшыру эшләдек тә инде, – ди Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренә караганда, Алла боерса, бу проект алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Кайбер хәзрәтләр, имам-хатыйплар мондый чараларга әзер түгеллеген белдергән. Шуның өчен дә исламча «Ревизорро» туктатылып тора.

– Шәһәребездә урнашкан музей, театр, башка сәнгать объектлары, биналар хакында  язмалар әзерләнә, тапшырулар төшерелә, ә нишләп әле без Аллаһ йортларын киң җәмәгатьчелеккә чыгармаска, алар белән таныштырып бармаска тиеш ди?! Миңа калса, бу – бик кызыклы һәм нәтиҗәле проект булачак. Казанда  җәмгысы 70-80 гыйбадәтханә бар диләр, ә күпләр аларның кайда урнашканын, анда ничек барасын да белми бит. Шәхсән үземнең дә шәһәребезнең бөтен мәчетләре белән танышып, күреп чыгасым килә. Шулар турында мәгълүматлар тупланып, язылып барса, бер дә гөнаһы булмастыр, – дип җавап бирде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Аллага шөкер, шәһәребез мәчетләргә бай, әле яңалары да төзелеп тора. Бай тарихлы, архитектура ягыннан үзенчәлекле булганнары да җитәрлек. Совет чорында да эшчәнлеген туктатмаганнары аеруча горурлык хисләре уята… Аллаһ йортлары турында даими рәвештә тапшырулар әзерләнсә, материаллар бастырылып торса, һич кенә дә артык булмас иде.

Заманында язучы, журналист Хәйдәр Гайнетдинов телевидениедә «Мәчетләребез» дигән тапшырулар циклы алып бара иде. Аның хезмәтләрен «Татарстан – Яңа гасыр» каналы әле бүген дә файдалана. Мондый тапшыруларны татар телендә бәлкем яңадан башлап җибәрергәдер? Дин әһелләренең төпле фикерләре белән дәлилләнеп барса, тагын да үтемлерәк булачак.

Запись Нигә “Ревиззоро”ның мәчетләргә йөрүен хәзрәтләр яратмый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..