Нигә «Ревиззоро»ның мәчетләргә йөрүен хәзрәтләр яратмый?

Татарстан Диния нәзарәте мәчетләрне тикшерә башлый, ягъни мөселманча «Ревизорро» эшли башлаячак, дигән хәбәр күпләрне пошаманга салган иде. Ни хикмәттер, Казаныбызның берничә мәчетен «барлап» чыкканнан соң, бу проект туктатылды. Әллә инде көтелмәгән кунакларның алдан әйтмичә генә килүе мәчет әһелләрен уңайсыз хәлдә калдырганмы? Әллә проект авторы Рөстәм хәзрәт Батыровның «чеметеп» алулары ошамаганмы?… //Интертат.ру//

Моның сәбәпләрен белер өчен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровка мөрәҗәгать иттек.

— Безнең максат бер иде: мәчетләребез хакында халыкка күбрәк мәгълүмат бирү. Иман йортларына барып тулы репортаж аша таныштыру. Казанга туристлар агымы артты, алар гыйбадәтханәләр белән шактый кызыксына, ләкин күбесе нинди мәчетне сайларга, кайсына барырга икәнен белми. Хәер, шәһәребездә яшәүчеләр дә барысыннан да мәгълүматлы дип әйтеп булмый. Максатыбыз – мәчет турында тулы репортажлар эшләү иде. Төрле яктан ачыклап, барлап чыгарга иде исәп. Ә «Ревизорро» сүзе башкаларны күбрәк җәлеп итү өчен кулланылды. Эчтәлеге буенча ул «Пятница» каналында бара торган тапшыруга бөтенләй охшамаган. Берничә тапшыру эшләдек тә инде, – ди Рөстәм хәзрәт.

Аның сүзләренә караганда, Алла боерса, бу проект алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Кайбер хәзрәтләр, имам-хатыйплар мондый чараларга әзер түгеллеген белдергән. Шуның өчен дә исламча «Ревизорро» туктатылып тора.

— Шәһәребездә урнашкан музей, театр, башка сәнгать объектлары, биналар хакында  язмалар әзерләнә, тапшырулар төшерелә, ә нишләп әле без Аллаһ йортларын киң җәмәгатьчелеккә чыгармаска, алар белән таныштырып бармаска тиеш ди?! Миңа калса, бу – бик кызыклы һәм нәтиҗәле проект булачак. Казанда  җәмгысы 70-80 гыйбадәтханә бар диләр, ә күпләр аларның кайда урнашканын, анда ничек барасын да белми бит. Шәхсән үземнең дә шәһәребезнең бөтен мәчетләре белән танышып, күреп чыгасым килә. Шулар турында мәгълүматлар тупланып, язылып барса, бер дә гөнаһы булмастыр, – дип җавап бирде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

Аллага шөкер, шәһәребез мәчетләргә бай, әле яңалары да төзелеп тора. Бай тарихлы, архитектура ягыннан үзенчәлекле булганнары да җитәрлек. Совет чорында да эшчәнлеген туктатмаганнары аеруча горурлык хисләре уята… Аллаһ йортлары турында даими рәвештә тапшырулар әзерләнсә, материаллар бастырылып торса, һич кенә дә артык булмас иде.

Заманында язучы, журналист Хәйдәр Гайнетдинов телевидениедә «Мәчетләребез» дигән тапшырулар циклы алып бара иде. Аның хезмәтләрен «Татарстан — Яңа гасыр» каналы әле бүген дә файдалана. Мондый тапшыруларны татар телендә бәлкем яңадан башлап җибәрергәдер? Дин әһелләренең төпле фикерләре белән дәлилләнеп барса, тагын да үтемлерәк булачак.

Бәйле