Архивы Дональд Трамп - Tatar Today - татар яңалыклары.

19 яшьлек татар кызы “Один дома 2” фильмында төшкән Дональд Трампның АКШта президет булып сайлануын үзенчә аңлата
Кешелек дөньясы һәрдаим туктаусыз хәрәкәттә! Мәдәни, рухи, икътисади һәм сәяси глобаль үзгәрешләр көн саен түгел, ә сәгать һәм минут саен булып тора. Соңгы вакыттагы иң зур, кызыклы вакыйгаларның берсе, ул да булса АКШдагы президент сайлаулары! Әлбәттә, бу турыда язмый калырга мөмкин түгел, чөнки илләр арасындагы киеренке халәт, Сүриядәге сугыш, илебезгә каршы булдырылган санкцияләр – берсе дә АКШ президентының алып барган сәяәсәтеннән башка булмады. Һәм киләчәктә дөньяви әһәмияткә ия булган ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр ничек булыр, арадагы “үпкәләүләр”һәм гомумән ачык рәвештә бер-берсен “талаулар” бетәрме, дуслык урнашырмы дигән сорау, безнең ил башлыкларын гына түгел, ә гади гражданнарын да кызыксындырды.

АКШда сайлаулар безнең илдәгедән үзгәчәрәк үтә. Монда республикачылар һәм демократлар сәяси фиркаләре бар. Һәр фиркадән алдан үткәрелгән сайлаулар нәтиҗәсендә берәр кандидат билгеләнә, быел исә ул демократлар ягыннан – Хиллари Клинтон, ә республикачылардан – Дональд Трамп иде. Алар үләренең сайлау компанияләрен булдырып, билгеле бер юнәлештә халыкка карата эшчәнлек алып баралар, үзара сәяси дебатлар оештыралар һәм халык алдында ялкынлы чыгышлар ясыйлар. Җиңүчене сайлауда 538 кешелек сайлаучылар коллегиясеннән торган система җаваплы. Теге яки бу кеше президент булып сайлансын өчен, 270 сайлаучының тавышы кирәк. Сайлаучылар коллегиясенә вәкилләрне бөтенхалык тавыш бирү көнендә сайлыйлар. Сайлаучылар саны буенча барлык штатлар да тиң түгел – Калифорния халкы, мәсәлән, Коннектикут халкыннан 10 тапкырга күбрәк, димәк, соңгыланың тәэсир итү көче азрак була.

Быелгы сайлауларда билгеле булганча республикачылардан Дональд Трамп җиңеп чыкты, ул кимендә җыелырга тиешле 270 тавыштан 276ны туплаган иде. АКШ Конституциясе буенча, президент сайлау елыннан соң килүче елның 20 нче гыйнварында вазифаларына керешә һәм шул көнне инаугурация тантанасы уза. Әлеге вакыйга күпләрне гаҗәпкә калдырды. Чөнки бу көнгәчә Хиллари Клинтонның җиңү шанслары күбрәк иде кебек. Чөнки экс-президент Барака Обама үзе үк демократчы, ул, әлбәттә, Хилари яклы. Аннары Дональд Трамп ышандырган сәясәт буенча ул президент булса Россия белән мөнәсәбәтләрне җайлау ягында иде, шул рәвешле ул үзенә “Мәскәү шпионы” дигән бик “матур” исем дә алды, нәтиҗәдә Трамп белән күп еллар бергә эшләгән компаньон-миллиордер дуслары да аннан баш тарты. Әмма әйтергә кирәк Хиллари да фәрештә түгел иде. ВВС каналыннан Обаманы Россиядә тыелган “Исламское Государство” террорлык оешмасына нигез салучы, ә Клинтонны бу эштә аның ярдәмчесе дип атадылар. Сонрак аның өстендә җинаять эше булуы һәм ул артык сәламәтлеккә туймый дигән сүзләр чыкты. Әйе, көлергәме, еларгамы белмәссең! Мөгаен мондый сайлаулар әле тарихта булмагандыр, АКШдагы 45 президент сайлаулары әле беренчеседер!

Минем үз фикерем буенча, әлеге яңалыклар белән АКШна бердә мактанырлык түгел! Сәясәтттә адекват, үзен кулда тота белүче, “кара” үткәннәре булмаган кешеләр булырга тиеш. Шәхсән мин бер кандидат өчен дә җан атмадым, чөнки кайсысы гына хакимияткә килмәсен, уңай эшләр көтелмәс кебек иде. Дөнья аренасында күп уңышлары булган мондый дәүләтнең шундый көнгә калуы кызганыч та бер яктан. Чөнки кайчан телевизор ачма, радио тыңлама, интернет челтәрен карама әлеге ике кандидатның я ут ягып талашуы, я бер-берсенә “матур” сүзләр әйтешүе яисә бөтенләй алар турында документаль фильмнар һәм сенсацион яңалыклар! (АКШ безнең ил турында нинди генә фикердә булмасын, нинди генә сүзләр сөйләмәсен, гайбәт чыгармасын, аларга әле безнең хакимияттәге сәяси культурага карап үрнәк аласы (Жириновскийдан кала бәлки…). Әлбәттә, безнең ил дә идеаль түгел, әмма сайлаулар алдыннан бездә мондый ажиотаж купмый. Бәлки бу берникадәр безнең илдәге режимның бераз гына тотальләшүенә бәйледер, әмма бу турыда һәр кеше үзе уйлансын.)

АКШның 45 нче президентының Дональд Трампның 3 гаиләсеннән 4 баласы бар. Хәзерге вакытта ул словения фотомоделе Мелания Трампка өйләнгән. Аның 4 баласының 3се Нью-Йорктагы гаилә бизнесында эшлиләр, ә кече кызы быел университетны тәмамлаган, хәзерге вакытта сәяхәт итә. Шулай ук “Один дома 2” фильмындагы малайга отельда юл күрсәтүче кызыл галстуклы абыең да Дональд Трамп булуы бик кызыклы. Менә шулай хакимияткә кызык язмышлы, эшчәнлекле шәхесләр килә. Әмма ни генә булмасын, һәр кешенең шәхси тормышына хокукы бар. Ә без үз чиратыбызга 70 яшьлек, моңарчы беркайчан дәүләт органнарында эшләү тәҗрибәсе булмаган Дональд Трампка уңышлар телик.

Әмма ММЧ караганда АКШ халкы үзләренең яңа президентларына ышаналар, алар ил эчендә генә түгел, ә дөнья аренасында да үзгәрешләр телиләр. Обама хакимияттә вакытта бөтен нәрсә һәм бөтен кеше өстеннән контроль урнаштырган иде, ә бу исә Америка һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр кыенлашуына китерде. Сайлау алды агитациясе булганда, Трамп АКШның тышкы сәясәтне алып бару алымнарының төпкә төшкәнен искәртте, һәм ул үзләре хезмәттәшлеккә әзер булган һәр ил белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзерлеген белдерде.

Россия Федерациясенең президенты иң беренчеләрдән булып үзенең телеграммасында Дональд Тампны җиңүе белән котлады. Ул ассызыклап дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләренең яңгаруына ышануын белдерде. Россия, В.Путин сүләре буенча, тигез хокуклы хезмәттәшлек тели.

Шул рәвешле дөнья күләмендә ничә ай көтелгән сайлаулар тәмам! Киләчәктә безне нәрсә көтә, тагын нинди глобаль үзгәрешләр булыр, билгесез!..

Дилә Гарипова, Tatar today

Запись 19 яшьлек татар кызы “Один дома 2” фильмында төшкән Дональд Трампның АКШта президет булып сайлануын үзенчә аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

АКШның яңа президенты Дональд Трамп мөселманнар янына, мәчеткә бармагае [видео]
“Ислам тудей” сайты язганча, ислам дине тарафдарларын кире кагучы яңа сайланган АКШ президенты Дональд Трамп үз сүзләрендә шикләнә башлаган. Озак вакыт дәвамында ул мөселманнарга карата кискен сузләр әйтә, ә хәзер анда ислам дине вакилләре белән күрешү теләге туган.

Билгеле булганча, Трамп Иллинойс һәм Виргиния штатларының мөселман оешмалары белән очрашу мөмкинлеге турында сөйләшкән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, әңгәмәләрнең рәсми булмаган шартларда узуы турында килешенгән булган.

Элегрәк Трамп Американың Бриджвью шәһәрендә чыгыш ясарга теләгән. Бу вакыйганы ул 12 сентябрьгә, ислам динен тотучылар шәһәр стадионында бәйрәм намазына җыелгач, Корбан-гаете көненә билгеләгән. Әмма, мәчет җитәкчеләре бу тәкъдимне кичекмәстән кире какканнар.

Азатлык радиосы белдергәнчә, АКШ президент сайлавында җиңеп чыккан республикан намзәт Дональд Трамп Нью-Йоркта үзенең сайлау штабында җиңү чыгышы ясады.

Шулай итеп миллиардер эшмәкәр Трамп илнең 45нче президенты булачак.

Демократлар намзәте Һиллари Клинтон Трампка шалтыратып үзенең җиңелүен таныган.

Клинтонның сайлау кампаниясе җитәкчесе Джон Подеста Нью-Йоркта аның сайлау штабында җыелган кешеләргә Клинтонның бүген чыгыш ясамаячагын белдерде.

Тавыш бирү алдыннан күп кенә фикер белешү нәтиҗәләре Клинтонның җиңү мөмкинлеген күрсәткән иде, әмма Трампның кайбер штатларда көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә ирешүе аңа җиңү китерде.

Дональд Трампка 70 яшь. Ул – Trump Organization исемле зур төзелеш конгломераты президенты, уен һәм кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүче Trump Entertainment Resorts ширкәтенә нигез салучы.

Запись АКШның яңа президенты Дональд Трамп мөселманнар янына, мәчеткә бармагае [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..