АКШның яңа президенты Дональд Трамп мөселманнар янына, мәчеткә бармагае [видео]

«Ислам тудей» сайты язганча, ислам дине тарафдарларын кире кагучы яңа сайланган АКШ президенты Дональд Трамп үз сүзләрендә шикләнә башлаган. Озак вакыт дәвамында ул мөселманнарга карата кискен сузләр әйтә, ә хәзер анда ислам дине вакилләре белән күрешү теләге туган.

Билгеле булганча, Трамп Иллинойс һәм Виргиния штатларының мөселман оешмалары белән очрашу мөмкинлеге турында сөйләшкән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, әңгәмәләрнең рәсми булмаган шартларда узуы турында килешенгән булган.

Элегрәк Трамп Американың Бриджвью шәһәрендә чыгыш ясарга теләгән. Бу вакыйганы ул 12 сентябрьгә, ислам динен тотучылар шәһәр стадионында бәйрәм намазына җыелгач, Корбан-гаете көненә билгеләгән. Әмма, мәчет җитәкчеләре бу тәкъдимне кичекмәстән кире какканнар.

Азатлык радиосы белдергәнчә, АКШ президент сайлавында җиңеп чыккан республикан намзәт Дональд Трамп Нью-Йоркта үзенең сайлау штабында җиңү чыгышы ясады.

Шулай итеп миллиардер эшмәкәр Трамп илнең 45нче президенты булачак.

Демократлар намзәте Һиллари Клинтон Трампка шалтыратып үзенең җиңелүен таныган.

Клинтонның сайлау кампаниясе җитәкчесе Джон Подеста Нью-Йоркта аның сайлау штабында җыелган кешеләргә Клинтонның бүген чыгыш ясамаячагын белдерде.

Тавыш бирү алдыннан күп кенә фикер белешү нәтиҗәләре Клинтонның җиңү мөмкинлеген күрсәткән иде, әмма Трампның кайбер штатларда көтелгәннән яхшырак нәтиҗәләргә ирешүе аңа җиңү китерде.

Дональд Трампка 70 яшь. Ул — Trump Organization исемле зур төзелеш конгломераты президенты, уен һәм кунакханәләр бизнесы белән шөгыльләнүче Trump Entertainment Resorts ширкәтенә нигез салучы.

 

Бәйле