Архивы дучмак - Tatar Today - татар яңалыклары.

Дучмак рецепты
Дучмакны ачы яки төче камырдан, эченә бәрәңге боламыгы, эремчек, сөт белән туглаган йомырка салып пешерәләр.

Йомырка дучмагы

1 дучмакка: 100 г төче камыр, 2-3 йомырка, 50 г сөт, дучмак һәм таба майларга 15 г май.

Әзер төче камырны, 100 г лы кисәкләргә бүлеп, чынаяк тәлинкәсеннән зуррак (диаметры 15-17 см) итеп җәяләр, җәем кырыйларын 1-2 см күтәреп, 4-6 җиреннән бармак белән чеметеп, 4-6 кырлы сай “савыт” ясыйлар.

Аларны кайнар коры табага тезеп мичкә куялар яки, янып торган мич алдында бераз пешереп, тышын катырып алалар. Аннары, майлаган табага яисә калайга тезеп, йомырканы сөт белән туглап, бераз тоз сибеп, артык тутырмыйча, дучмак тышына тиз генә салалар да мичтә яки духовкада пешереп алалар. Йомыркага майда кыздырылган суган да кушарга мөмкин. Әзер дучмакны, майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

Бәрәңге дучмагы

1 дучмакка: 100 г камыр, 150-170 г әзер бәрәңге боламыгы, 1/4 йомырка, 15 г май.

Дучмак тышын, йомырка дучмагына әзерләгән кебек үк, мичтә пешереп алалар. Бәрәңгене пешереп төяләр, сөт һәм йомырка салалар.

Мичтә катырып алган камырны майлы калайга (яки табага) тезеп, юка гына итеп бәрәңге боламыгы салалар да, өстенә йомырка сарысы сөртеп, мичкә куялар. Пешкән дучмакны, сары май белән майлап, табынга бирәләр.

Запись Дучмак рецепты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..