Архивы фетнә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде
Чәршәмбе кичендә Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган хәрби фетнә омтылышын оештырган “террор оешмасын” тулысынча юкка чыгару максатыннан өч айлык гадәттән тыш хәл игълан ителде. //Азатлык радиосы//

Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу хакта Төркия Милли иминлек шурасы һәм Министрлар шурасы җыелышлары тәмамлангач, Анкарада Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белдерде.

Аның сүзләренчә, Төркиядә өч ай дәвам итәчәк гадәттән тыш хәл кертү ил конституциясенең 120нче маддәсенә нигезләнә.

Эрдоган: “Илдә гадәттән тыш хәл кертүнең максаты – Төркиядә демократияне, хокук дәүләтен, ватандашларның хокук һәм ирекләрен чикләгән куркынычны бетерү”, дип белдерде.

Соңгы вакытта еш яңгырый торган Төркия демократиясе куркыныч астында, үзен авторитар җитәкче дигән сүзләргә каршы Эрдоган: “Без демократик парламент кысалары эчендә калабыз, без беркайчан да аннан китмәячәкбез”, диде.

Президент Төркиядә узган атна ахырында булган хәрби фетнә омтылышы нәтиҗәсендә 246 кешенең һәлак булуын, 1536 кешенең яралануын әйтте.

Элгәре Эрдоган Al Jazeera телеканалына Төркиядә түнтәрелеш үткәрү омтылышында чит илләр дә катнашкан булырга мөмкин дигән иде. Әмма ул теге йә бу илне атамады. Хәрби фетнәнең башында АКШта яшәүче дин әһеле Фәтхулла Гүлән җитәкчелегендәге оешма торган дип белдергән иде. Гүлән бу гаепләүләрне кире какты.

Төркия конституциясенең 120нче маддәсе нигезендә гадәттән тыш хәл кертелгәч, хөкүмәт ил президенты җитәкчелегендә Төркия парламентын читләтеп яңа карарлар кабул итә һәм кирәк булган очракта ил ватандашларының ирекләрен һәм хокукларын чикли ала.

Эрдоган үз чыгышы вакытында парламентның үлем җәзасын кертү тәкъдимен хуплаячагын да белдерде. Бу исә Төркиянең Европа Берлегенә керүенә киртә салырга мөмкин.

20 июль Вашингтонга җыелган беркадәр илләрнең тышкы эшләр министрлары Төркиядә хәрби фетнә омтылышыннан соң киң колач алган репрессияләргә борчылу белдерде, Анкараны бары тик кануннар нигезендә генә эш итәргә чакырды.

Запись Төркиядә өч айга гадәттән тыш хәл игълан ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русия туристлары өчен Төркия кабат ябык
Русия һәм Төркия 2016 елда чартер авиарейсларны кабат гамәлгә куймаячак. Бу хакта Русия туристик операторлар ассоциациясе директоры Майя Ломидзе белдерде.

Чартер рейсларның 2017 елда җанлануы да шик астында, дигән ул. Аның әйтүенчә, 14 июльдә Мәскәүдә Төркия вәкилләре катнашында чартер рейсларны кабаттан торгызуга багышланган очрашу узган. Русия ягы Төркия аэропортларында, курортларда, аэропорттан курортка бару юлында, экскурсия вакытында куркынычсызлык булдыру мәсьәләләрен күтәреп чыккан. Нәтиҗәдә Төркия ягы туристлар өчен куркыныч тудырган урыннар исемлеген әзерләп тапшырырга тиеш булган.

Туристик операторлар быел төркиядә 300 меңләп Русия кешесенең ял итүен фаразлаган. Әмма чартер рейслар булмау һәм илдәге сәяси тотрыксызлык сәбәпле даими рейсларның да туктатылуы аркасында фаразлаган саннар өч тапкырга кимегән. “Хәрби фетнә Төркиядә ял итәргә теләүчеләр санын сизелерлек киметте, – ди Ломидзе. – Шул ук вакытта барлык туристлар да сатып алынган юлламаларыннан баш тартмады. Чөнки операторлар тарафыннан түләнгән акча тулысынча кайтарылмый. Ә башка юнәлешләрдә бәяләр сизелерлек кыйммәтрәк”.

Интертат

Запись Русия туристлары өчен Төркия кабат ябык впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төркиядән нәрсә көтәргә?
Фетнәдән соң башланган кулга алулар һәм чистартуларны президент Эрдоган “Аллаһның рәхмәте” дип атады. Кайбер сорауларга җаваплар ачыклана бара.  //Азатлык радиосы//

Төркиядә 16 июльгә каршы төндә булган вакыйгалар тарихка “төрек демократиясенең җиңүе” буларак кереп калыр, мөгаен. Хөкүмәтнең рәсми аңлатмасына караганда, гаскәрдәге кечкенә бер төркем хәрбиләр ил җитәкчелеген бәреп төшерергә теләгән. Алар белән АКШта яшәүче дин әһеле Фәтһулла Гүлән идарә иткән диелә. Бу аңлатма барлык сорауларга да җавап бирер өчен җитәрлек түгел.

Ни сәбәпле фетнәне оештыручылар аның вакытын хәзер сайлаган?

Гаскәрләрнең Төркиянең эчке һәм тышкы сәясәтенең алып барылуы белән канәгатьсезлеге элек тә бар иде. Сәбәпләрнең берсе – Эрдоган хакимиятенең көрдләр белән килешергә теләмәве. Низагка сәяси чишелеш табарга тырышмау илнең көнчыгышында барган сугышны туктатуга киртә булып тора. Хәрбиләр шундый фикердә иде.

Фәтһулла Гүлән инде күп еллар АКШта яши. Эрдоган хакимияте аның хәрби көчләрдәге барлык тарафдарларын юк итте. Эрдоганның гаскәрдә үз кешеләре күбәйде. 2013 елдан Эрдоган белән Гүлән арасында сәяси каршылыклар тирәнәйде, Гүлән тарафдарларына Төркиядә көн калмады. Аның белән эшләгән оешмаларны Төркиядә “террор оешмалары” дип игълан иттеләр, йөзләгән кеше төрмәләргә ябылды.

Төркия мәгълүмат чаралары “15нән 16сына каршы төндә махсус хезмәтләр мәхкәмә, иминлек көчләре һәм гаскәрдә Гүлән белән хезмәттәшлек итүдә шикләнелгәннәрне кулга алырга җыена иде” дип белдерде. Андый зур чараны сер итеп саклау авыр булганга, “гүләнчеләр” бер төн алдан үзләре “һөҗүм итәргә булган”, диелде.

Фетнәчеләрнең гамәлләре түнтәрешнең яхшы әзерләнмәгәнен күрсәтте. Төркиядә 1960, 1971 һәм 1980 елларда булган түнтәрелешләр вакытында хәрбиләрнең максаты чыннан да мәгълүмат бирүне туктатып хөкүмәтне бәреп төшерү иде. Элекке фетнәчеләрне гаскәр генә түгел, халык та яклый иде. Бу юлы боларның берсе дә булмады. Интернет һәм телевидение үз эшен дәвам итте. Эрдоганны яклаучылар тиз генә үзара оешып урамнарга чыкты. Югары хакимияттәге беркемгә дә зыян тимәде.

Фетнәне чынлыкта кем оештырган?

Вакыйгаларның башланып берничә сәгать эчендә тәмамлануын, фетнәчеләрнең гамәлләре ышанычлы булмавын һәм башка кайбер сәер күренешләрне уйлаганда, фетнәне кем оештырган соң дигән сорау туа. Ил җитәкчелегенең мондый фетнә әзерләнүе турында белми калмавы мөмкин түгел иде ди кайбер белгечләр.

Беренчедән, бер елда берничә террор гамәле булган илдә иминлек көчләре һәм күзләү хезмәте бик яхшы эшләргә тиеш. Мондый зур дәрәҗәдә нәрсәгәдер әзерлек баруын аларның күрми калуы мөмкин түгел.

Икенчедән, 2000 еллардан бирле Төркиядә хәрбиләр махсус күзәтү астында, армиядә Гүлән тарафдарлары булуда шикләнелгән кешеләрне даими табып кулга алып торалар. Уңышка ирешә алмаган фетнәне Эрдоган үзе оештырган булырга мөмкин.

“Аллаһның рәхмәте” белән алга таба ниләр көтәргә?

Гүлән Төркиядә 15 июль кичендә башланган фетнә турында берни дә белмәгәнлеген әйтсә дә, Эрдоган хамиятне бәреп төшерү максаты белән фетнәне Гүлән оештырган диде. Икенче көнне үк хәрби көчләрдә чистартулар башланды. Фетнәчеләргә каршы көрәшәбез, дип Эрдоган хәрбиләр өстеннән контрольне тагын да көчәйтәчәк. Хәрбиләр моңарчы Эрдоганның сәяси амбицияләренә азмы-күпме көндәш була алырдай соңгы көч иде. Ял иткән Мәрмәрис шәһәреннән Истанбулга кайткач Эрдоган бу вакыйгаларны “Аллаһның рәхмәте” дип атады.

“Бу Аллаһның рәхмәте. Бу безгә кораллы көчләребезне чип-чиста итәргә юл ачачак”, диде президент.

Фетнә бастырылып берничә сәгать үтүгә 30дан артык генерал, хөкемдарлар, барлыгы 6 меңләп кеше кулга алынды.

Илдә яңа конституция турында сөйләшүләр бара, аның төп яңалыгы президент хакимиятен ныгыту булачак. Мондый фетнәдән соң сөйләшүләр тиз тәмамланыр – халыкны чикләнмәгән вәкаләтләргә ия “супер президент” булдыру өчен яңа конституцияне сайларга дип референдумга алып чыгу авыр булмаячак.

Запись Төркиядән нәрсә көтәргә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төркиядә фетнә аркасында 265 кешенең гомере өзелгән
Төркиядә кискен хәрби борылыш ясарга теләү аркасында 265 кешенең гомере өзелгән.

Бу хакта Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым җиткерде. Аның сүзләренчә, һәлак булучылар арасында хәзерге хакимият яклы 161 кеше һәм гади халык та бар. Премьер-министр сүзләренчә, 1440 кеше яраланган, фетнәдә катнашкан 2 839 хәрби тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, 16 июльгә каршы төндә Төркиядә танк һәм авиация кулланып, кискен дәүләт үзгәреше ясарга маташтылар.

Интертат

Запись Төркиядә фетнә аркасында 265 кешенең гомере өзелгән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төркиядә хәрби фетнә җиңелүнең биш сәбәбе
1960 елдан бирле Төркиядә хәрбиләр хакимиятне өч мәртәбә турыдан-туры үз кулына алды һәм 1997 елда да хөкүмәтне читләштерүгә иреште. Бу юлы хәрбиләр нигә уңышсызлыкка дучар булды соң? //Азатлык радиосы //

Халык яклавы булмавы

Узган өч түнтәрелешне социаль тетрәнүләрдән һәм бәрелешләрдән соң “тынычлык һәм тәртип” урнаштырылуны теләүче халык шактый уңай кабул иткән иде. Бу юлы фетнә оештыручылар киң яклауга ия булмады, бары бик азлар гына аларны хуплап чыкты. Ә президент Рәҗәр Эрдоганның телефон аша халыкны урамнарга чакырган мөрәҗәгате телевидение аша күрсәтелгәннән соң кешеләр күпләп аны якларга агылды, фетнәгә каршы күтәрелде.

Фетнәче хәрбиләрнең дөньяви карашта булуына ышанмау

Төркия хәрбиләре күптәннән үзләрен илнең дөньяви конституциясе сакчылары дип санап килә. Элекке түнтәрелешләрдә алар дөньяви җәмгыятькә куркыныч янауны сәбәп итеп хакимиятне үз кулларына алды. Бу юлы хакимият түнтәрелеш артында дөньяви көчләр түгел, Эрдоган хакимиятен тәнкыйтьләүче, АКШка сыенган дин әһеле Фәтһулла Гүлән тора дип белдерде. Оппозициядәге ике иң зур фирка дә хөкүмәтне яклап чыкты, узган түнтәрелешләрнең ачы тәҗрибәсен кабатларга кирәкми дип белдерде.

Полиция белән фетнәчеләрнең капма-каршы якта булуы

Эллекке түнтәрелешләрдә полиция хакимиятне үз кулына алган хәрбиләр ягына күчте. Бу юлы исә полиция хөкүмәтнең ышанычлы таянычы булды. Полиция хезмәткәрләре фетнәчеләр ягында булуда шикләнелгән солдатларны һәм офицерларны кулга ала башлады.

Фетнә оештыручылар гаскәрнең кечкенә өлеше генә булуы

Хөкүмәт тә, оппозиция дә фетнәдә гаскәрнең бары 10-20 проценты гына катнашуын белдерә. Элекке түнтәрелешләрдә армия тулысынча катнашкан иде.

Хәзер медианы томалауның авырлашуы

Элекке түнтәрелешләрдә хәрбиләр дәүләт телевидесен һәм радиосын конрольгә алып медиа кырын үз карамакларына күчергән иде. Бу юлы дәүләт карамагында булмаган телевидение каналлары, беренче чиратта CNN Turk аша һәм социаль челтәрләр, бигрәк тә Twitter һәм WhatsApp аша мәгълүмат агымы дәвам итте, каршылык күрсәтүчеләр тавышы күпләргә ишетелде.

Запись Төркиядә хәрби фетнә җиңелүнең биш сәбәбе впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Төнлә Төркия кораллы көчләре хакимиятне үз кулына алуын белдерде
Төркиянең хәрби көчләре генераль штабы илдәге хакимиятнең үз кулына күчүе һәм ил җитәкчелегенең хакимияттән читләштерелүе хакында хәбәр итә.

Шимбәгә каршы төндә Төркия кораллы көчләре илдәге демократияне һәм кеше хокукларын яклау максатында хакимиятне үз кулына алуын белдерде. Истанбулда кораллы гаскәрләр шәһәрнең Европа һәм Азия өлешләрен тоташтыручы Босфор бугазы күперләрен япты. Төркия башкаласы Әнкарада хәрбиләр һәм хәрби техника хәрәкәте җанланды, шул исәптән хәрби боралакларның бик түбән биеклектә очуы да күренде. Әнкарада яшәүче кайберәүләр Twitter аша шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр иткәннән соң иң популяр социаль челтәрләр Төркиядә ачылмый башлады. Төркиягә очышлар туктатылды.

Шимбә иртән Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган фетнәнең бастырылуын әйтте һәм илдәге хакимиятне үз кулларына алырга теләгән “хыянәтче” хәрбиләрне гаепләп чыгыш ясады. Хәзер Төркиядә булган хәл – ул хыянәт, фетнә”, – дип белдерде ул Истанбулның “Ататөрек” аэропортында оештырылган матбугат очрашуында. Фетнәне оештыруда ул инде күп еллар АКШ та яшәгән имам Фәтхулла Гүләнне гаепләде.

«Билгеле, аларга бу хыянәт өчен бик катгый җавап тотарга туры киләчәк”, – диде президент. Эрдоган әйтүенчә, хәрбиләрнең бер өлеше “параллель дәүләт”дип аталган структура күрсәтмәсе буенча эш иткән. Аның фикеренчә, бу структура инде илдә 40 ел буе яши.

Эрдоган Истанбулга килер алдыннан Мармарис провинциясендә булуын әйтте. “Мин кунакханәдән чыгып китүгә үк, мин булган урынга авиация ут ачты. Мөгаен, алар минем Истанбулга киткәнемне белмәгәндер”, – дип фаразлады президент. “Анадолу” агентлыгы хәбәр итүенчә, Рәҗәп Тайип Эрдоган булган кунакханәне вертолетлар утка тотканан соң, хәрбиләр бинаны чолгап алган. Бу кунакханә янындагы бәрелешләрдә 5 полицейский тән җәрәхәтләре алган.

Матбугат чаралары Фәтхулла Гөленнең фетнәне гаепләп чыгыш ясавын хәбәр итә.

Төркиянең милли разведка хезмәте хәрбиләрнең хакимиятне үз кулларына алу омтылышы барып чыкмады дип белдерде. Хәрби түнтәрелешне оештыруда илнең хәрби һава көчләре җитәкчелеге һәм жандармерияне гаепләделәр. Төркия эчке эшләр министрлыгы фетнәчеләр ягында булган 750 хәрбине кулга алулары хакында хәбәр итә, алар хезмәт вазифаларыннан куылган, хәрби званиеләре юкка чыгарылган. Эшеннән куылган хәрбиләр арасында 5 генерал бар.

Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары хакимиятне үз кулларына алу өчен көрәшне дәвам итәчәкләрен белдерде.

Хәрби түнтәрелеш тарафдарлары кулга алган Төркиянең генераль штабы җитәкчесе азат ителгән. Төркия полициясе Анкара парламенты янындагы бәрелешләрдә 16 фетнәченең үтерелүен хәбәр итә. Прокуратура хәрби түнтәрелеш вакытында барлыгы 60 кеше вафат булган дип белдерде

Татар-информ

Запись Төнлә Төркия кораллы көчләре хакимиятне үз кулына алуын белдерде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..