Төркиядә фетнә аркасында 265 кешенең гомере өзелгән

Төркиядә кискен хәрби борылыш ясарга теләү аркасында 265 кешенең гомере өзелгән.

Бу хакта Төркиянең премьер-министры Бинали Йылдырым җиткерде. Аның сүзләренчә, һәлак булучылар арасында хәзерге хакимият яклы 161 кеше һәм гади халык та бар. Премьер-министр сүзләренчә, 1440 кеше яраланган, фетнәдә катнашкан 2 839 хәрби тоткарланган.

Исегезгә төшерәбез, 16 июльгә каршы төндә Төркиядә танк һәм авиация кулланып, кискен дәүләт үзгәреше ясарга маташтылар.

Интертат

Бәйле