Архивы фильм - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Мунча ташы” милли фильм төшерә: Салават Фәтхетдинов актер булган, Тямаевны шофер итмәкче
Бүгенге халәтебезгә туры килгән иң милли киноны, гафу итегез… “Мунча ташы” төшереп ята. Ул “Яу” дип атала һәм әлегә ул тулысынча эшләнеп бетмәсә дә, авторлары аны Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә тәкъдим иттеләр. Фильм тамашачыга Милли бәйге кысаларында күрсәтелде – кинофестиваль кинозалларының берсендә премьера алды күрсәтүе буларак тәкъдим ителде.

“Яу” – тарихи фильмнарга да, милли кинематографиягә дә, гомумән, бүгенге тормышыбызга да пародия. Карикатура. Үзен кинофестиваль фильмнары карарга яралган затлы тамашачы дип санаган кешеләр бу фильм барганда кинозалдан чыгып киттеләр.

“Яу” комедиясенең режиссеры – Айдар Габдрахманов. Идея һәм сценарий авторы – Альберт Шакиров. Продюсерлары – Рәис Шәйхетдинов, Альберт Шакиров. Фильмның башлангыч бюджеты 6 миллион булган. Төп-төгәл саннар билгесез.

Фильмда эстрада һәм драма артистлары төшкән. Аерым алганда, төп рольләрне “Мунча ташы” артистлары тулы составта башкара. Ни өчен “Мунча ташы”мы? Идея авторы Альберт Шакиров фильмның төп тамашачысы итеп “Мунча ташы” аудиториясен күзаллый. Фильм прокатка чыгып, кинозалларына татар юморын яратучыларны җыячак һәм теге 6 миллионны кайтарып кына калмыйча, продюсерларга акча эшләргә дә мөмкинлек бирәчәк дип уйланыла.

Әгәр дә “Яу” фильмы “Мунча ташы” тамашачысын кинозалларына китерә ала икән – мин бу фильмның кимчелекләренә күз йомарга әзер.

Ә әлегә төшерүчеләр фильм турында тәнкыйтьне кабул итәргә, конструктив тәнкыйть булган очракта, фильмга төзәтмәләр кертәчәген әйтә. “Безнең ашыгып, хәтта эш тәмамланмаган килеш, кинофестивальгә гариза бирүебез – фильм турында белгечләр фикерен ишетәсе килүдән”, – диде Альберт Шакиров.

Мин, әлбәттә, кино мәсьәләсендә дипломлы белгеч түгел, шулай да фикеремне әйтергә җөръәт итәм.

“Мунча ташы” юмор театрының Казанда гына да 10-13 мең тамашачысы бара. Моны аларның 1000 урынлык “Уникс” залында бер-ике атна дәвамында концерт куюыннан чамаларга була. Фильмны төшерүчеләр “Яу”ның бюджетын уртача алганда 6 миллион сум дип әйтәләр. Димәк, “Яу” комедиясе турында әлеге максатчан аудиториягә тиешле мәгълүмат барып ирешсә, әлеге тамашачының яртысы гына килсә дә, кино бюджетының уннан берен Казан тамашачысы каплый дигән сүз. Калганнарын – Татарстан районнары арасында тигезләп бүләбез.

“Яу”ны караган тамашачы икенче юлы килеп, “Мулла”ны, “Байгал”ны карарга мөмкин. “Остазбикә”не, тагын башка фильмнарны. Бу инде татар киносының үз тамашачысы бар, Татарстанда төшерелгән фильмнарның прокаты бар дип сөйләргә җирлек бирәчәк.

Ярар, акча һәм тамашачы мәсьәләсен бераз күзалладык. Инде фильмны “сүтеп җыеп” карыйк. Фильм 90 минут бара. Сәгать ярым! “Мунча ташы”ның ун мең тамашачысы минем белән килешмәскә дә мөмкин, әмма шулкадәр вакыт Гамил Әсхәдуллага карап утыру ялыктыра, җәмәгать. Ни өчен Гамил Әсхәдуллагамы? Соң ул бит фильмның төп герое. Хәтта әйтергә куркыныч һәм уңайсыз: әмма “Мунча ташы”ның “йолдызы” булган Гамил Әсхәдулла Казан ханы ролен башкара. Күз алдына китерегез: Гамил Әсхәдулла – Казан ханы! Башка рольләрдә әлеге юмор театрының башка артистлары һәм Тинчурин, Кариев һәм Әтнә театрлары артистлары.

Фильмда хәтта Салават Фәтхетдинов та төшкән. Сарай җырчысы ролендә, ягъни, үз образында. Бөтен күмәк күренешләрне дә кертеп, тамашада 200ләп артист һәм артист кебегрәк кешеләр төшкән. Әмма әле бу чик түгел. Альберт Шакиров әйтүенчә, әле фильм яңа кадрлар белән тулыландырылачак. Эксклюзив хәбәр буларак әйтәм – Фирдүс Тямаев та төшәчәк! Продюсерга Фирдүснең бик органик, уңайлы артист булуы турында хәбәрләр килеп ирешкән. Күрәсең, “Әпипә” проекты авторлары әйткәндер, яңа мюзиклда Фирдүс Тямаев шактый гына масштаблы роль башкара – ул җырчы кызларны гастрольгә йөрткән транспортның шоферы ролендә.

Фото фильмның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Эчтәлегенә килгәндә, вакыйгалар 1430 елда бара. Бу әле Казан ханлыгын чәчәк аткан чоры. Әлбәттә, дошманнар теш кайрый. Әстерхан ханы Мотыйк та Казан ханлыгы тәхете турында хыяллана, ханлыкны яулап алу өчен ул хәйләкәр план кора һәм ике яугирен Казанга озата. Азамат белән Батыр Казан ханы мәҗлесенә үтеп керергә тиеш булалар.

Фильмда вакыйгалар Булат белән Азаматның диверсант булып Казанга юл тотуы тирәсендә бара. Яугирләр, гүзәл кыз күреп башларын югалтып, киемсез дә калалар, татар һәм рус әкиятләре “законнары” буенча алар Убырлы карчык өенә дә эләгәләр, юлбасарлар өненә дә килеп чыгалар. Фильмда Мәскәү патшасына да, аның явына да урын бирелгән. Ханлыкның үзендәге эчке дошманнар да күрсәтелгән. Кыскасы, бөтенесе бергә тупланган “почти тарихи” җирлеккә корылган, кәмит белән болгатылган бер жанр барлыкка килгән. Болар барысы да “Мунча ташы” стилистикасына корылган.

Авторлар фильмны бүгенге көн турында диләр. “Моны тарихи фильм дип әйтергә ярамый. Бөтен персонажлар да уйлап чыгарылган. Барлык сюжетлар да уйлап чыгарылган. Бу тарихи декорацияләр белән бүгенге көнебезгә пародия, – дип аңлатты Альберт Шакиров. – Элекке заманда да, хәзер дә кешенең асылы үзгәрмәвен күрсәтә. Саранлык, көнчелек кебек кимчелекләр кайсы гына заманда да бар инде ул. Мәхәббәт һәм тугрылык кебек сыйфатлар да бар ”.

“Фильм “Мунча ташы” аудиториясенә юнәлтелгәнгә, шушы стилистикада төшерелде. Рольләрне дә башта алар арасында бүлеп чыктык”, – ди Альберт Шакиров. Проектка рольләр бүленгәннән соң гына чакырылган Айдар Габдрахманов, яңа кастинг оештырып, кайбер артистларны алыштыру турында да сорап караган. Әмма рөхсәт ала алмаган һәм аңа фильмны безнең үткән гасыр яшьлегендәге мәгълүм эстрада җырындагыча, “Я его слепила из того, что было…” дип эшләргә туры килгән. Җырны Алина Апина: “А потом что было, то и полюбила”, – дип дәвам итә бит. Айдар Габдрахманов фильмын яратуы турында әйтмәде, әмма эстрада артистлары белән клиплар һәм шундый видеопродукция төшереп азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән яшь егет, “комедия жанрына караганда драма жанрына” өстенлек бирсә дә, үзенең бу эшен тырышып эшләвен әйтте.

Артистларның уены турында ни әйтим? Алар начар уйныйлар. Әмма ихлас уйныйлар. Әйтик, Гамил Әсхәдулла ханны уйнамый, ә хан булып кыланган Гамил Әсхәдулланы уйный. Башта куелмаган тавыш белән уңайсыз дикция колакны “авырттырса да”, карый-карый ияләшенелә икән. Ә Искәндәр Мотыйгулла уйнаган Әстерхан ханы булган кадрлар күрсәтелгәндә – гафу үтенәм! – мин экранга карамаска тырышып, инстаграм яңалыкларын укып утырдым. Ул бернинди режиссурага бирешми торган “нык” “актер” булып чыкты.

Фильмда төрле сюжетларга урын бирелеп, алар бөтенесе кульминация буларак, Казан ханлыгы мәҗлесендә бергә килеп төйнәлә. Фильмны караганда “Иван Васильевич меняет профессию” фильмы да искә төшеп китә – режиссер кайбер кадрлар белән әлеге фильмга дә “сәлам юллаган”.

Фильмны тамашачыга тәкъдим иткәндә төшерүчеләр Казан тирәсендә тарихи жанрны эшләрлек урыннар калмавына зарланып алдылар. Фильм төшерү өчен урын эзләү шактый мәшәкатьле булган. Гел табып та бетерә алмаганнар. Хәзер, әнә – техниклар кадрларны тимерчыбыклар, рельслар кебек заман “рәхәтлекләреннән” чистартып утыралар.

Фильм тәкъдим ителгәч, аны зурдан кубып мактаган кеше журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина булды. Милләт өчен фаҗигале вакыйгаларны күрсәткән кино төшерү төркеменә ул рәхмәтләрен укыды һәм фильмны мөмкин кадәр зуррак аудитория күрергә тиешлеген әйтте. Әлмира ханым мөселман кинофестиваленең иң тугры тамашачысы. Үзе генә түгел – аның бер төркем теләктәшләре бар.

Әгәр бу фильмны карап кемнәрдер “алай булган яки булмаган” дип бәхәс куптара, авторларны сүгә һәм хакыйкатьне табарга теләп тарих китапларына ябыша икән – бу фильм авторларының зур уңышы. Кайбер журналистлар тарихи фаҗигага киная белән карарга ярамый, фәлән-төгән дип буза куптара икән, монысы да табигый. Кемдер кенәзне мунча кертү күренешеннән борынын җыерган булып кылана икән – монысына да гаҗәпләнмим. Әгәр кемдер Гамил Әсхәдулланың уеныннан көлеп кенә кайтып китә икән, монысы булырга мөмкин… Без тере милләт икән, бөтен реакция табигый.

Ә мин бу фильмны хуплыйм. Без үзебез турында шулай киная белән генә әйтә алабыз. Без үзебездән көлеп кенә үзебезне уйланырга этәрә алабыз.

Кыен чакта чарасызлыктан көлә башлау да була бит әле. Бу – саташу ук түгел, башы гына.

Чыганак: "Интертат.Татар"

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Фото: Кинофестиваль матбугат үзәге һәм Рамил Гали фотолары

Запись “Мунча ташы” милли фильм төшерә: Салават Фәтхетдинов актер булган, Тямаевны шофер итмәкче впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мулла” фильмы мунчадагы шәрә татар кызлары кадрлары күрсәтә [фото]
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Эчтәлек

1. Быел Казан кинофестивале төрле илләрдә уздырыла торган берничә кинофестиваль белән килешүләр төзеде. Килешүләрне имзалау тантаналары матбугат үзәгендә узды. Болар – Италия, Төркия, Швейцария, Казахстанда узучы кинофестивальләр. Әлегә без кинофестиваль җитәкчеләренең хезмәттәшлек итәргә теләкләре турында ишеттек. Әлегә – рәсми сүз һәм имза. Алга таба нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләник. Канн халыкара кинофестивале белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кадәр – алга!

2. Кинофестиваль башка елларда төрле форумнар, түгәрәк өстәлләр, бик күп сандагы матбугат конференцияләре белән шыплап тутырылган булса, быел ул яктан җиңеләйде. “Сүз азайды, эш күбәйде” диимме? Параллель программалар, ретроспективалар саны артты. Ягъни, тыңлар өчен сүз түгел, карау өчен кинокартиналар күбрәк тәкъдим ителде. Мисыр киносы, япон киносы, Монголия киносы, Һиндстан киносы…

3. Казан кинофестивале бөтен Татарстан кинематографистлары өчен уртак мәйдан булырга тырыша. Мәсәлән, киләсе елда иң кимендә Милли бәйгедә катнашасы Татарстан фильмнарына быел анонс ясады. Болар – “Остазбикә”, “Әпипә” мюзиклы. Алексей Барыкин үзенең “Водяная” фильмын төшерү тарихын күрсәтте. “Кире” фильмының авторлары белән очрашу оештырылды. Дөрес, алар әлегә Эльмир Низамовның Камил Ларин сүзләренә язылган җыр язмасын тыңлатудан тыш яңа продукция тәкъдим итмәделәр. Тамашачы алдына чыгып… яңа бер нәрсә дә әйтмәделәр. Хәер, премьераның “Кинотавр”да булачагын әйттеләр. Шулай булсын, “Кинотавр” әйбәт кинофестиваль, Канн кинофестивале булмаса да.

Статуэткалар

4. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приы Казахстанга китте. Статуэтканы сәхнәдән татар егете Айдар Шәриповның әнисе кабул итеп алды һәм режиссерга тапшырырга вәгъдә итте. Адилхан Ержановның “Ласковое безразличие мира” нәфис фильмының премьерасы быел Канн халыкара кинофестивалендә булды. Ул биредә төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмның Казан кинофестиваленә эләгүендә “Татар-информ”ның да тыйнак кына өлеше бар. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов – Казан егете. Фильм Канн фестивалендә катнашкач, Айдар Шәриповны котлаган һәм беренчеинтервьюалган матбугат чарасы без идек. Читкәрәк китеп булса да әйтик, республика кинематографиясенә диагноз куйган әлеге интервью зур бәхәсләр тудырды.

“Татар-информ” Казан кинофестивале дирекциясеннән бу фильмга һәм аның операторына игътибар итүен сорады. Кинофестивальнең башкарма директорына рәхмәт – Миләүшә Айтуганова фильмны төп конкурска катнашырга чакырды. Фильмны Казанда аның куючы опеарторы Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Кызыл келәмнән дә ул узды. Дөрес, ябылу тантанасында катнаша алмады, Казахстанда аның чираттагы проекты башланды. Статуэтка аны өендә көтеп тора.

5. Телисезме, хөрмәтле кинорежиссерлар, юкмы, әмма сезгә килешергә туры килә – Татарстанның иң яхшы кинорежиссеры – Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Моны мәртәбәле жюри таныды: иң яхшы режиссер эше дип “Мулла” фильмын игълан итте. Ә аның режиссерлары – театр режиссеры Рамил Фазлыев белән яшь кинорежиссер Әмир Галиәскаров. Әлбәттә, “Мулла”га жюриның игътибары куанычлы хәл. Бу шулай булырга тиеш тә. Фестиваль беренче чиратта үз фильмнарыбызны алга этәрергә тиеш.

Өендәге иң затлы киштәгә иң затлы статуэткасына алып кайтып урнаштырган Рамил Фазлыевтан инде ныгытып Әтнә театры белән шөгыльләнә башлавын сорыйбыз. Әлмәт, Минзәлә, Буа театрлары белән чагыштырганда Әтнә театры республиканың театраль дөньясында шактый артта күренә. Статуэтка сезне яңа үрләргә җилкендереп торсын. Театр дөньясында!

Ә шул вакытта…

6.  “Мулла” фильмы Казанда лаеклы призларын җыйганда, аның белән бер вакытта төшерелгән икенче бер татар фильмы Анапада үз призын алып, Казанга кузгалды. Илдар Ягъфәров “Байгал” фильмының “Киношок”тагы җиңүен “татар халкына багышлады”. Чөнки бу фильм, авторы әйтүенчә, “татар халкы турында һәм татар җирендә төшерелгән”. Сүз уңаеннан, кино белгече, Казан кинофестиваленең программа директоры Сергей Лаврентьев “Байгал” фильмын бик югары бәяли һәм аны Татарстан кинематографиясендә яңа этап дип саный. Ни өчен бу “яңа этап”ны Казан кинофестивале читләтеп узды соң? Моны аның режиссерының башка фестивальләрдә катнашу теләге белән аңлаттылар. Әмма, миңа калса, бу “Мулла”га юл бирү булмадымы икән? Бер үк вакытта чыккан ике фильмны чагыштырсак, режиссерларның тәҗрибәсе ягыннан, техник яктан, әлбәттә, “Байгал” көчлерәк. Ә менә тематика ягыннан, һичшиксез, “Мулла” алгы планга чыга. Шушыларны чагыштырсак, “Мулла”ның сайлануы аңлашыла. Нууу, “Мулла”да шәрә кызлар бар инде барын, әз генә, ләкин бит ул үзебезнең татар мунчасы. Кызлары да үзебезнеке. Сүз уңаеннан, “Байгал”да андый кадрлар юк.

Тамашачы

7. Быел кинофестиваль фильмнары залларында тамашачы азрак иде. Бу тамашачының “Ривьера”га күчәргә теләмәвеннәнме – аңламадым. Хәтта Ирина Алферова да кызыктыра алмады тамашачыны, Виторганнар гаиләсенә дә аншлаг түгел иде. Алферова телевизордан еш күренми диләр – онытканнардыр, ә Виторган артык еш күренә – сагынмаганнардыр. Кинофестивальнең ябылу тантанасында кызыл келәм янында кунакларны алкышлап торучылар рәтләре дә сирәк иде. Ирексездән бутербродын алып көне буена кинотеатрга килгән татар әбиләрен сагынырсың.

Алдагы елларда кинофестивальнең төп тамашачысы әбиләр иде һәм моның шулай булуыннан без журналистлар көлә идек. Алар сумкаларына ризыкларын, эчәргә компотларын тутырып киләләр иде. Чөнки “Родина” кинотеатры буфетларында яки Бауман урамы кафеларында тамак ялгый башласаң, нинди пенсия җитсен?!

Быел әбиләр азайды, әллә алар картайды, әллә алар пенсиягә чыкмый башладылар, димәк, көндез килә алмыйлар. Кыскасы, кинозаллар бушабрак калды. Хәер, татар фильмнары тулы залларга күрсәтелде. Нурания Җамалиның “Үксезләр” фильмында, мәсәлән, утырып түгел, басып торырга да урын юк иде.

Кызыл келәм

8. Тамашачы кызыл келәм янында милли киемнәрдән басып торган гүзәл кызларның костюмнары бигүк татарча түгел дигән фикергә килде. Баш киемен шешә өстендәге соскага охшатучылар да булды. Танылган рәссам Наилә Кумысникова аның авторларына социаль челтәрләр аша үзләрен милли костюм кысаларында тотарга киңәш бирде.

9.  Кызыл келәмнән чәкчәк ашап үткән кинофестивальнең пресс-атташесы Михаил Похваленый – фестивалебезгә кунаклар мөнәсәбәтенең ачык чагылышы иде. “Келәмегез йомшак, чәкчәгегез тәмле, ә гонорар кайчан күчә?”

10. Ачылу тантанасында Кызыл келәм тантанасы шактый озын тамашага әверелсә, ябылганда узучылар сирәкләнгән иде. Ә аннан үтергә тиешле фестиваль кунакларының шул ук “Ривьера” комплексының отеленнан чыгып кызыл келәм янына кадәр җәяү килүләре “кызыл келәм” дигән хыялны басма алдына җәелгән кызыл паласка әйләндерде дә калдырды.

Язма һәм фотолар чыганагы - Интертат электрон газетасы

Запись “Мулла” фильмы мунчадагы шәрә татар кызлары кадрлары күрсәтә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар Золушкасы «Айсылу»ның тормышы – зур экраннарда [трейлер]
“Айсылу. Фильм” – мелодрама жанрындагы татар Золушкасы турындагы бәян. Фильмның төп героинясы – Айсылу исемле яшь кыз. Айсылу балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөри торган булып кала. Кыз әнисе белән каладан еракта урнашкан авылда тора һәм искитмәле итеп җырлый белә. //Ялкын//

Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуны чын сәхнә йолдызы ясыйм дип сүз бирә. Героинябез зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен таба алырмы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач таба алачаксыз.

Фильм татар тамашачысына инде таныш. Проектның пилот төре тамашачыга 2015 елда күрсәтелде һәм “Мир” кинотеатрында зур шау-шу уятты. “Айсылу”ны бик күп карарга теләүчеләр булу сәбәпле, фильм берничә тапкыр күрсәтеледе. Фильм барышында тамашачы җырларны бергәләп җырлап, елап утырды.

Төп рольне Гөлназ Галимуллина башкара. Шулай ук фильмда татар эстрадасаның күренекле шәхесләре Венера Ганиева белән Римма Ибраһимова да катнаша. Актерлар составында гади халык та булган. Фильмның бер эпизоды “Татар моңы” бәйгесенең гала-концерты вакытында төшерелгән. Съемкада концерттагы тамашачылар да катнашкан.

“Айсылу. Фильм” татар телендә төшерелгән һәм русча субтитрлар белән озатылып бара. Прокат ГБУК РТ “Татаркино” ярдәмендә үтәлә. “Айсылу”ның тулы метрлы төре 2017 елда татар телле тамашачы арасында иң көтелгән проект дип танылган. Проектның сценарий авторы һәм башкарма продюссеры Россиянең киноведлар һәм кино тәнкыйтьчеләре Гильдиясенең призеры – Алексей Барыкин. Яшь кинематографистлар Рөстәм Рәшитов белән Солтан Сөнгатуллин фильмның режиссерлары.

2016 елда Яшел Үзәннең спорт һәм яшьләр үсешенә ярдәм итүче “Ника” фонды милли фильм тудыру өчен Татарстан Республикасының сәнгать Министрлыгыннан грантка ия булган иде. Шул рәвешле “Айсылу” фильмы барлыкка килде.

“Айсылу” 17 августта прокатка чыга. Фильмны Казанның күпчелек зур кинотеатрларныда карап булачак. Шулай ук “Айсылу”ны Татарстанның төрле районнарында да күрсәтәчәкләр.

Запись Татар Золушкасы «Айсылу»ның тормышы – зур экраннарда [трейлер] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камал артисты Илдус Габрахмановка нәрсә булган? [фото]
Бу көннәрдә Камал һәм Тинчурин театры артистлары Тукай әсәрләре буенча төшереләчәк фильм белән мәш килеп йөри. Камал артисты, хореограф-репетитор Илдус Габдрахманов та фильмда баш геройларының берсе. Ул үзенчәлекле, Тукай әкияте геройларына тәңгәл китерерлек итеп, образларга кереп фотолар урнаштырган. //Tatar Today//

Киностудия җитәкчесе, танылган режиссер, кинооператор Рияз Исхаков әйтүенчә, планда – фильм төшерү. Ләкин әлегә сценарийның “скелет”ы гына бар. Фильмны Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” поэмалары һәм аның берничә шигыре буенча төшерү каралган.

“Бу визуализация булачак. Образлар Тукай күзлегеннән ничек барлыкка килгән, шулай күрсәтеләчәк. Без бу рухта инде эшләгән бар: Марат Исхаков, минем әти, Уфаның бер күлендә Шүрәле образын уйнаган иде. Бу проектның ничек буласы әлегә билгесез. Ник дигәндә, барысы да үзгәрергә мөмкин”, ди Рияз Исхаков.

Запись Камал артисты Илдус Габрахмановка нәрсә булган? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тукай фильмын төшерүчеләр дәүләткә ялынмыйча, халыктан акча җыя [видео]
Indiegogo сайтында Тукай әсәрләре нигезендә фильм төшерү проектына акча җыю башланды. Проект җитәкчесе режиссер Рияз Исхаков дәүләттән акча сораганчы, татар дөньясын җәлеп итеп аны халык проекты итеп тормышка ашырмакчы. Бу башлангыч башкалар өчен үрнәк була ала.

Әлеге проектны Лос Анжелес һәм Уфада үткән тәкъдим итү чаралары турында Азатлык язган иде. Шушы көннәрдә Indiegogo дип аталган зур проектларга күмәкләп акча җыюга багышланган сайтта Тукай фильмы бите ачылды. Әлегә анда 111 доллар акча җыелган. Авторлар читтәге татарларны күз алдына тотып, латин хәрефләре белән Tukay Film дигән сайт та ачып җибәргән. Ул шулай ук татарча кирилл хәрефләре белән, русча һәм инглизчә дә алып барылачак икән.

Проект башында торучылар дәүләттән ялынып акча алу бик авыр дип саный, шуңа күбрәк халык хәйриясенә, бигрәк тә читтәге татарларга өмет итә. Шулай ук Русия татарларыннан да хәйрия кабул итмәкчеләр. Проект битендә Русиядәге банк хисабы да күрсәтелгән.

Фильмга әзерлек алып бару белән бергә режиссер Рияз Исхаков Тукай иҗатының әһәмияте турында татар һәм башкорт сәнгатьчеләреннән рухландыргыч видеолар яздырып куя. Анда “Нур” татар театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Мәхмүт Фатыйхов, җырчылар Айдар Галимов, Идрис Газиев һәм башка билгеле шәхесләр Тукай әсәрләрен башкара яки шагыйрьнең бөеклеге турында үтемле сүзләр әйтә.

Азатлык сайты, Бикә Тимерова

Запись Тукай фильмын төшерүчеләр дәүләткә ялынмыйча, халыктан акча җыя [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..