«Мулла» фильмы мунчадагы шәрә татар кызлары кадрлары күрсәтә [фото]

-- Алина
Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Эчтәлек

1. Быел Казан кинофестивале төрле илләрдә уздырыла торган берничә кинофестиваль белән килешүләр төзеде. Килешүләрне имзалау тантаналары матбугат үзәгендә узды. Болар – Италия, Төркия, Швейцария, Казахстанда узучы кинофестивальләр. Әлегә без кинофестиваль җитәкчеләренең хезмәттәшлек итәргә теләкләре турында ишеттек. Әлегә – рәсми сүз һәм имза. Алга таба нәтиҗәләрен дә күрербез дип өметләник. Канн халыкара кинофестивале белән хезмәттәшлек турында килешүләргә кадәр – алга!

2. Кинофестиваль башка елларда төрле форумнар, түгәрәк өстәлләр, бик күп сандагы матбугат конференцияләре белән шыплап тутырылган булса, быел ул яктан җиңеләйде. “Сүз азайды, эш күбәйде” диимме? Параллель программалар, ретроспективалар саны артты. Ягъни, тыңлар өчен сүз түгел, карау өчен кинокартиналар күбрәк тәкъдим ителде. Мисыр киносы, япон киносы, Монголия киносы, Һиндстан киносы…

3. Казан кинофестивале бөтен Татарстан кинематографистлары өчен уртак мәйдан булырга тырыша. Мәсәлән, киләсе елда иң кимендә Милли бәйгедә катнашасы Татарстан фильмнарына быел анонс ясады. Болар – “Остазбикә”, “Әпипә” мюзиклы. Алексей Барыкин үзенең “Водяная” фильмын төшерү тарихын күрсәтте. “Кире” фильмының авторлары белән очрашу оештырылды. Дөрес, алар әлегә Эльмир Низамовның Камил Ларин сүзләренә язылган җыр язмасын тыңлатудан тыш яңа продукция тәкъдим итмәделәр. Тамашачы алдына чыгып… яңа бер нәрсә дә әйтмәделәр. Хәер, премьераның “Кинотавр”да булачагын әйттеләр. Шулай булсын, “Кинотавр” әйбәт кинофестиваль, Канн кинофестивале булмаса да.

Статуэткалар

4. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең гран-приы Казахстанга китте. Статуэтканы сәхнәдән татар егете Айдар Шәриповның әнисе кабул итеп алды һәм режиссерга тапшырырга вәгъдә итте. Адилхан Ержановның “Ласковое безразличие мира” нәфис фильмының премьерасы быел Канн халыкара кинофестивалендә булды. Ул биредә төп конкурсларның берсе булган “Особый взгляд” конкурсында катнашты. Әлеге фильмның Казан кинофестиваленә эләгүендә “Татар-информ”ның да тыйнак кына өлеше бар. Фильмның куючы операторы Айдар Шәрипов – Казан егете. Фильм Канн фестивалендә катнашкач, Айдар Шәриповны котлаган һәм беренчеинтервьюалган матбугат чарасы без идек. Читкәрәк китеп булса да әйтик, республика кинематографиясенә диагноз куйган әлеге интервью зур бәхәсләр тудырды.

“Татар-информ” Казан кинофестивале дирекциясеннән бу фильмга һәм аның операторына игътибар итүен сорады. Кинофестивальнең башкарма директорына рәхмәт – Миләүшә Айтуганова фильмны төп конкурска катнашырга чакырды. Фильмны Казанда аның куючы опеарторы Айдар Шәрипов тәкъдим итте. Кызыл келәмнән дә ул узды. Дөрес, ябылу тантанасында катнаша алмады, Казахстанда аның чираттагы проекты башланды. Статуэтка аны өендә көтеп тора.

5. Телисезме, хөрмәтле кинорежиссерлар, юкмы, әмма сезгә килешергә туры килә — Татарстанның иң яхшы кинорежиссеры – Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Моны мәртәбәле жюри таныды: иң яхшы режиссер эше дип “Мулла” фильмын игълан итте. Ә аның режиссерлары – театр режиссеры Рамил Фазлыев белән яшь кинорежиссер Әмир Галиәскаров. Әлбәттә, “Мулла”га жюриның игътибары куанычлы хәл. Бу шулай булырга тиеш тә. Фестиваль беренче чиратта үз фильмнарыбызны алга этәрергә тиеш.

Өендәге иң затлы киштәгә иң затлы статуэткасына алып кайтып урнаштырган Рамил Фазлыевтан инде ныгытып Әтнә театры белән шөгыльләнә башлавын сорыйбыз. Әлмәт, Минзәлә, Буа театрлары белән чагыштырганда Әтнә театры республиканың театраль дөньясында шактый артта күренә. Статуэтка сезне яңа үрләргә җилкендереп торсын. Театр дөньясында!

 Ә шул вакытта…

6.  “Мулла” фильмы Казанда лаеклы призларын җыйганда, аның белән бер вакытта төшерелгән икенче бер татар фильмы Анапада үз призын алып, Казанга кузгалды. Илдар Ягъфәров “Байгал” фильмының “Киношок”тагы җиңүен “татар халкына багышлады”. Чөнки бу фильм, авторы әйтүенчә, “татар халкы турында һәм татар җирендә төшерелгән”. Сүз уңаеннан, кино белгече, Казан кинофестиваленең программа директоры Сергей Лаврентьев “Байгал” фильмын бик югары бәяли һәм аны Татарстан кинематографиясендә яңа этап дип саный. Ни өчен бу “яңа этап”ны Казан кинофестивале читләтеп узды соң? Моны аның режиссерының башка фестивальләрдә катнашу теләге белән аңлаттылар. Әмма, миңа калса, бу “Мулла”га юл бирү булмадымы икән? Бер үк вакытта чыккан ике фильмны чагыштырсак, режиссерларның тәҗрибәсе ягыннан, техник яктан, әлбәттә, “Байгал” көчлерәк. Ә менә тематика ягыннан, һичшиксез, “Мулла” алгы планга чыга. Шушыларны чагыштырсак, “Мулла”ның сайлануы аңлашыла. Нууу, «Мулла»да шәрә кызлар бар инде барын, әз генә, ләкин бит ул үзебезнең татар мунчасы. Кызлары да үзебезнеке. Сүз уңаеннан, “Байгал”да андый кадрлар юк.

Тамашачы

7. Быел кинофестиваль фильмнары залларында тамашачы азрак иде. Бу тамашачының “Ривьера”га күчәргә теләмәвеннәнме – аңламадым. Хәтта Ирина Алферова да кызыктыра алмады тамашачыны, Виторганнар гаиләсенә дә аншлаг түгел иде. Алферова телевизордан еш күренми диләр – онытканнардыр, ә Виторган артык еш күренә – сагынмаганнардыр. Кинофестивальнең ябылу тантанасында кызыл келәм янында кунакларны алкышлап торучылар рәтләре дә сирәк иде. Ирексездән бутербродын алып көне буена кинотеатрга килгән татар әбиләрен сагынырсың.

Алдагы елларда кинофестивальнең төп тамашачысы әбиләр иде һәм моның шулай булуыннан без журналистлар көлә идек. Алар сумкаларына ризыкларын, эчәргә компотларын тутырып киләләр иде. Чөнки “Родина” кинотеатры буфетларында яки Бауман урамы кафеларында тамак ялгый башласаң, нинди пенсия җитсен?!

Быел әбиләр азайды, әллә алар картайды, әллә алар пенсиягә чыкмый башладылар, димәк, көндез килә алмыйлар. Кыскасы, кинозаллар бушабрак калды. Хәер, татар фильмнары тулы залларга күрсәтелде. Нурания Җамалиның “Үксезләр” фильмында, мәсәлән, утырып түгел, басып торырга да урын юк иде.

 Кызыл келәм

8. Тамашачы кызыл келәм янында милли киемнәрдән басып торган гүзәл кызларның костюмнары бигүк татарча түгел дигән фикергә килде. Баш киемен шешә өстендәге соскага охшатучылар да булды. Танылган рәссам Наилә Кумысникова аның авторларына социаль челтәрләр аша үзләрен милли костюм кысаларында тотарга киңәш бирде.

9.  Кызыл келәмнән чәкчәк ашап үткән кинофестивальнең пресс-атташесы Михаил Похваленый – фестивалебезгә кунаклар мөнәсәбәтенең ачык чагылышы иде. “Келәмегез йомшак, чәкчәгегез тәмле, ә гонорар кайчан күчә?”

10. Ачылу тантанасында Кызыл келәм тантанасы шактый озын тамашага әверелсә, ябылганда узучылар сирәкләнгән иде. Ә аннан үтергә тиешле фестиваль кунакларының шул ук “Ривьера” комплексының отеленнан чыгып кызыл келәм янына кадәр җәяү килүләре “кызыл келәм” дигән хыялны басма алдына җәелгән кызыл паласка әйләндерде дә калдырды.

 

Язма һәм фотолар чыганагы - Интертат электрон газетасы

Бәйле