Архивы гөл - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр
Гөл үстерергә яратучылар өчен берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.

*Гөл үсеп утырган чүлмәкләрне бер дә кирәкмәгәнгә урыныннан еш алыштырмагыз, чөнки гөлнең яфраклары яктыга борыла, шуның өчен дә гөлләрне урыннан еш алыштырып торсаң, аларның зәгыйфь булып үсүләре бар.

*Әгәр гөл чүлмәгендәге туфрак артык кибеп, яргаланып бетсә, аңа аз гына пычкы чүбе ћәм ком салыгыз.

* Бүлмә гөлләренә артык күп су сипмәгез. Су сибеп 2-3 сәгать вакыт узгач, гөл чүлмәге төбенә куелган савытка җыелган суны түгегез, югыйсә гөлнең тьамырлары черергә мөмкин.

* Үзәктән җылытыла торган йортларда бүлмәләр кирәгеннән артык коры булса, гөлләргә айга бер тапкыр сөт салыгыз.

* Фикусның яфраклары ялтырап, ямь-яшел торсын дисәң, гөлнең кәүсәсе белән тамыры тоташкан урынына бер бал кашыгы кастор мае сибеп җибәрегез.

* Гөлләр җылылык чыгаручы әйберләрдән ераграк торырга тиеш. Үтәли җил, томан ћәм тәмәке төтене дә аларга зарарлы.

*Балчыктан эшләнгән гөл чүлмәгенә гөл утырту алдыннан аны тәүлек буе суда тотарга кирәк.

Әгерҗе хәбәрләре

Запись Гөлләр үстерергә яратучылар өчен файдалы киңәшләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Ялган һәм гүзәл яшьлекне хәтерләткән гөл бу. Өйдә калдырып китәргә кызгандым…» [гыйбрәт өчен]
“…Яшьлегемдә бер гөлне мин яраттым.” (җырдан)

Вагон сак кына селкенеп куйды – поезд кузгалды шикелле. Минем купега бер кулына зур гына юл сумкасы, икенче кулына чүлмәге белән гөл тоткан олы яшьтәге апа килеп керде. Киемнәре затлы, зәвык­лы. Яшьлек чибәрлеген җуймаган. Сумкасын куеп, гөлне бик кадерләп утыртты. Үзебезнең милләт кешесе икән, Гөлгенә исемле. Табиб булып эшләгән. Гөлгенә апа әйберләрен урнаштырды. Сумкасыннан тәм-том чыгарып, чәй эчәргә чакырды. Сөйләшеп утыру күңелне күтәреп җибәр­де, йокы да ачылды. //Кызыл таң//

— Гөлегез бик матур, яфраклары да чәчәккә охшап тора, — дидем, өстәлдәге гөлгә ишарәләп.

— Әйе, матур гөл, исемен белмим. Минем өчен чәчәк атмаган сөю гөле ул. Кадерле гөл… сәерсенеп карама. Гөлгенә апаңның яшь чагы булмаган дисеңме дә, өзелеп сөймәгән, дисеңме? — диде ул. Әңгәмәнең бик кызыклы буласын чамалап:

— Гөлгенә апа, чәчәк атмаган сөю гө­лең­нең тарихын сөйлә әле, — дип үтен­дем.

— Тыңласаң, сөйлим, әлбәттә. Тормышта нәрсә күбрәк — сөенечләрме, әллә көенечләрме? Бу, әлбәттә, тәкъди­реңә нәрсә язылган булуына бәйледер. Авылда күп балалы гади гаиләдә үстем. Әти-әни колхоз эшендә. Туганнарымны карау, йорт эшләре минем өстә. Шулай да шат күңелле тиктормас кыз идем. Минем өчен дөнья тик яхшылыктан һәм матурлыктан гына торадыр кебек иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфага килеп, медицина училищесына укырга кердем. Күрше авыл кызы Лилия белән бергә укыйбыз.Июнь башлары иде. Урамда Лилияләр авылыннан булган укытучы Римма Закировнаны очраттык. Курсларга килгән, вакытлыча яшәргә урын эзли икән. Күп уйлап тормый, үзебез торган фатирга алып киттек. Безнең якларга Римма Закировна ерактан килгән. Мин аның турында белеп тә бетермим. Икенче көнне кичләтеп ул безне Уфада практика үтеп йөрүче эне­кәше янына алып китте. Тулай торакта яши икән. Ишекне бер егет ачты.— Вилдан кайтып җитмәде әле, көтеп торыгыз, — дип теге егет, безне бүлмәдә калдырып, үзе чыгып китте. Ул да Вилдан белән практика үтә, быел институтны тәмамлый икән. Римма Закировна бүлмәне җыештыра башлады, без дә тик тормадык. Бүлмә зураеп, матурланып китте.Менә ишектән бер чибәр егет елмаеп килеп керде. Я, Ходай, килмәгән җире юк! Вилданның әдәпле сөйләшүе, ап-ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп көлүе, елмаюы — барысы да, барысы да ошады. Шулай таныштык.Вилдан көн дә безнең янга килеп йөри башлады. Бергәләп чәй эчәбез, урамда йөрибез, Агыйделгә төшеп су коенабыз, кояшта кызынабыз. Вилданның миңа игътибарын, яратып баккан күз карашын тоям. Мин аңа үлеп гашыйк. Гел аны уйлыйм, үзем көләм, шаярам. Дөнья матур!Римма Закировнаның кайтыр вакыты җитте. Дәваханәдә практика тәмамланып килә. Миңа биредә вакытлыча эш тә табылды. Әлбәттә, әлегә санитарка урыны, әмма студент кешегә монысы да азмы-күпме ярдәм бит. Аннары мин бит Вилдан белән очрашып торачакмын. Дуслыгыбыз дәвам итәчәк. Сөенә-сөенә, шул көнне төнге сменага калдым. Иртән ике смена эшләп, арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән кайтып кердем. Римма Закировна ачу белән:— Алма агачыннан ерак төшми! Апаң кебек булырсың икән! — диде.— Нәрсә булды, нинди апа? — дим ачынып.— Аллаһка шөкер, исәнсең икән! Без авылга кайтып китәбез. Кайда кунып йөрисең, шунда каласыңдыр инде, —дип сумкасына тотынды. Аптырап киттем. Шунда Лилия ник бер сүз дәшсен! Минем дәваханәдә санитарка булып калганымны белә иде бит. Вилдан миңа ачулы күзләре белән йотардай булып карады. Чыгып киттеләр. Бик авыр кичердем бу хәлне. Эшкә калганымны аңлатып, әти-әнигә хат язып салдым. Ни уйларга белмим, күңел тула. Ничек авыр булганын үзем генә аңлыйм.Бар вакытымны эштә үткәрдем. Фатирга кайтасы килми. Бик күп нәрсәгә күз ачылды: авыруларның хәле, кеше язмышлары, дәваханәдәге тынгысыз эш —дөньяда бар да син дигәнчә түгел икән. Иң үзәккә үткәне: Вилдан шаяру катыш: “Гөлгенәгә — гөл бүләк. Исемен белмим: сөю гөле икәнен беләм”, — дип миңа бер гөл бүләк иткән иде. Кайтып киткәндә Римма Закировна шул гөлне алып чыгып китте. Вилдан шунда: “Апа, ул гөлне нигә аласың, Гөлгенәгә бүләк бит ул” — дип, әйтмәде.Ничек кенә тырышсам да, Вилданны оныта алмадым. Уку башланыр алдыннан авылга кайттым. Лилияләргә бардым. Өйдә булмады. Римма Закировнага керер­гә курыктым. Вилданны мәңгегә югалтканымны аңладым. Эшләп алган акчама стипендиямне, әти-әнинең дә биргәнен ку­шып, өс-башымны карадым. Лилия белән башкача бергә яшәмәдек. Аның да Вилданны яратуында ни гаебе бар? Дуслар да була алмадык.— Ничек итеп укуымны дәвам итү, ничек кияүгә чыгуымны сөйләп тормыйм, әйбәт кеше иде, мәрхүм. Кай ягы беләндер Вилданны хәтерләткән кебек булса да, алар төс белән дә, холык-фигыль белән дә охшашмаганнар. Иптәшем хәрби кеше булганлыктан, кайда гына яшәргә туры килмәде. Чит илдә дә торып кайттык. Өч ул үстердек. Алар, әтиләренә охшап, акыллы булдылар. Югары белем алдылар, гаи­лә корып, балалар үстерәләр. Ире­­мә бик рәхмәтлемен — әти-әниләрне, туган­на­рымны үз итте. Гел ярдәмләшеп яшәде. Ул отставкага чыккач, Екатеринбургтан фатир алдык. Тик гомере булмады.Вилданның язмышын берничек тә белә алмадым. Сорашмадым да, кызыксынмадым да. Бар белгәнем: Лилия белән бер­гә түгелләр. Өйләнешмәгәннәр. Ирем үлеп, берничә ел үткәч, Вилдан мине килеп тапты. Шул ук матур, эчкерсез елмаю. Картайган, авырый шикелле. Кулында шушы гөл. Сөйләшеп сүзе бетми. Һәр сүзебезне “Исеңдәме? Хәтерли­сеңме?” дип башлыйбыз. Караган киноларга кадәр истә калган. Бер-беребезне бүлә-бүлә сөйләшәбез, көлешәбез. Әйтерсең дә, фәлән еллар үтмәгән дә. Кыюлыгы җитеп сүз башлады:

—Мин синнән гафу үтенергә килдем. Бәхилләшәсем килә. Якты дөньяда яшәргә күп калмады. Гафу ит мине булдыра ал­саң! Теге вакыт сине яклап бер сүз дә әйтмәдем. Соңыннан гына эшкә кергә­нең­не, ике смена рәттән эшләгәнеңне бел­­дем. Лилиядән дә, апамнан да беркайчан да синең хакта сорашмадым. Шул елны җәй буена Лилия белән очраштык. Кичләрен клубтан озатып куйдым. Җәй буе утын әзерләдек, печән чаптык, көтүгә чыктым. Диплом алгач, үзем теләп армиягә киттем. Аннан кайткач, Себергә урнаштым. Өйләндем. Хатыным мәрхүм инде. Балалар да таралышып бетте. Ялгызмын. Уйланырга вакыт күп. Синең икетуган апаң Алия яшь чагында минем җизни белән яратышып йөргәннәр икән. Римма апа гомер буе көнләгән. Җизни үзе сөйләде. Синең адресыңны, телефон номерыңны да ул табып бирде. Апам нинди генә сүзләр әйтеп тиргә­мәде сине. Сезнең нәсел белән туганлашырга, аралашырга теләмәгән, күрәсең. Апаның бар теләге Лилиягә өйләндерү иде. Ул начар кыз түгел, менә дигән тормыш иптәше булырлык. Ләкин ярата алмадым мин аны, — дип сүзен тәмамлады ул.

— Менә ничек була икән!

Бераз тын гына торгач, ханым дәвам итте.

— Вилдан белән телефоннан сөйлә­шеп торырга дип сүз бирешеп аерылыштык. Күпме көтсәм дә шалтыратмады. Кыюлыгым җитеп үзем эндәшеп караган идем, җавап бирүче булмады… Менә шулай, кайнар мәхәббәтне, мәңгелек сөю, көнчеллек, ялган һәм гүзәл яшьлекне хә­тер­ләткән гөл бу. Өйдә калдырып китәргә кызгандым. Исемен белмәсәм дә минем өчен чәчәк атмаган сөю гөле булып калды.

Дәшәргә дә кыймыйча, Гөлгенә апага карап утырам. Күңелендә никадәр матур,  якты хисләр, мәңгелек истәлек. Беркемне дә гаепләми дә, тәкъдирдә язылган, дип, язмышы белән ризалашкан. Адәм баласы­ның күңеле канатлы, гомер юлы исә сикәл­тәле, катлаулы.Тормышта күкләргә күтәрелгәндәй очынган вакытлар да, абынып егылып, борын канаткан чаклар да булды. Үзләрен бик бәхетле дип санаган кешеләрнең дә гомере шатлык-сөнечләрдән генә тормый. Күңел түрендә чәчәк атмаган сөю гөле дә бар.

Фируза БАДАМШИНА

Запись «Ялган һәм гүзәл яшьлекне хәтерләткән гөл бу. Өйдә калдырып китәргә кызгандым…»  [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гаиләмне саклап калырга, балага узарга гөл ярдәм итте…” [булган хәл]
Банкта чират торам. Янәшәмдә ике ханым сөйләшеп утыра. Берсе, көмәне шактый ук түгәрәкләнеп килгән утыз биш яшьләр тирәсендәгесе, затлы тунын ычкындырып җибәргән, киңәеп киткән гәүдәсе тар пластик урындыкка сыймаганга күрә, җайсызрак итеп, яны белән утырган.

Йөзенә авырлы хатыннарга хас көрәнсу таплар төшсә дә, булачак ана бик сөйкемле күренде. Башкалар сүзен тыңлап утыру әдәпсезлек икәнен белсәм дә, бу вакытта ничарадан бичара дигәндәй, бичәнең көр тавышы колагыма кереп, кызыксыну уятты.

– Игелегеңне мәңге онытачагым юк, Альбина! Никахыбызны саклап калырга син генә ярдәм иттең! – диде ул күн пәлтәле көяз ханымга.

– Мин?! Юк сүз сөйләп, башымны катырма инде!

– Ничек кенә ярдәм иттең әле! Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күптән тилмереп көткән бәхетне гаиләбезгә син бүләк иткән серле гөл алып килде. Юкка гына аны “хатын-кыз бәхете” дип йөртмиләр икән. Тылсымлы гөл ул! Йокы бүлмәбезгә шул чибәркәйне кертеп куйгач, тиктомалдан күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, эре яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең җайлана башлавын сизеп алдым. Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа битараф була башлаган иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле таягы кагылып китте – ул, бергә яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем.

– Ярар ла инде, Альбертың эчми-тартмый, мал таба. Андый ирдән китәләр димени?

– Җитди сәбәбе бар иде, җиде ел балабыз булмады бит, Альбина. Җиде ел! Моның нинди четерекле хәл икәнен үз башына төшмәгән кеше генә белми. Кимсенеп, күпме яшь түктем. Тикшерендек, дәваландык, шифаханәләрдән кайтып кермәдек – файдасы тимәде. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Әйтерсең, икебез дә җансыз, соры шәүләләргә, бөтен нәрсәгә битараф тере мәетләргә әверелдек… Арага салкынлык иңде, бер-беребезгә карата суындык. Уртак түшәк җылытмый башлагач, аннан китәргә карар кылдым. Аңа бу хакта белдерергә уңайлы форсат көттем… Ә аннан соң могҗизалы гөлеңне күтәреп, туган көнемә син килдең! Шуннан соң барысы да үзгәрде!

Хәзер менә, Ходайга шөкер, карынымдагы балама җиденче ай. Кадерле әтиебезгә 23 февральгә зу-у-ур бүләк ясарбыз дип торабыз, шулаймы, улым?

Шулчак түзмәдем, көмәнен сыйпап утырган бәхетле ханымга сүз каттым:

– Сеңлем, гафу итә күрегез, ирексездән кызыклы әңгәмәгезнең шаһиты булдым. Сер булмаса, әйтегез әле, сүз нинди тылсымлы гөл турында бара?

– Хатын-кызга бәхет китерүче спатифиллум ул, – дигән җавап ишеттем.

Инде минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы яңалык ишетсәм, асылына төшенергә тырышам (журналист һөнәренә бәйле “чирем” инде ул минем). “Хатын-кыз бәхетен” үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылдым. Чыннан да, матур гөл икән шул: йөрәксыман яфраклары каракучкыл яшел төстә, ап-ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыгып, югарыга омтылган нәни “ук”лары өлгереп килүче кукуруз чәкәнен хәтерләтә, бераз бизәкле шәмгә дә тартым. Үзеннән сизелер-сизелмәс хуш ис килә.

Өйгә кайтып керүгә, бу гөл хакында күбрәк белергә теләп, махсус әдәбият укырга, белешмәлекләр актарырга, кызыксынып, мәгълүмат тупларга керештем. Интернетта казына торгач, бик борынгы бер риваятькә тап булдым.

“Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән хатын-кызга башкалар тарафыннан яратылу бәхетен ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгызы – парын таба, гаиләлесе – ире һәм балалары белән аңлашып яши башлый, баласызы – ана булу бәхетенә ирешә” , дигән юлларны укыгач, шаккаттым. Табигатькә нинди генә могҗизалы серләр яшеренмәгән! Галиҗәнап тормыш чыганагының җитмеш җиде йозаклы ишекләренә ачкыч ярата беләбезме соң? Мин-минлекле Адәм баласы, үзен дөнья кендеге дип санап, ничаклы гына масаймасын, Табигать-Ана каршында ул барыбер көчсез. Тормышның тирән мәгънәсенә төшенеп, табигать белән тулы гармониядә яшәргә әзер булмаганга күрә, башыбыз чирдән арынмый, җанга тынычлык иңми, үзебез китереп чыгарган бәла казалардан җәфа чигәбез түгелме соң?

Сүз уңаеннан. Үзегезгә спатифиллум гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш бирәм. Бу гөлгә бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18 градустан ким булмавы зарур. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими дымландыруга, яктылыкка мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә. Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы су бөркибез, турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан саклыйбыз. Өч көн саен су сибәбез. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бик үк тирән булмаган, элеккесеннән ике-өч сантиметрга киңрәк чүлмәк сайлау отышлы. Гөлне универсаль яки “Ароидлы үсемлекләр өчен” дигән махсус туфрак катнашмасында үстерү хәерле.

Бәйрәм җитсә, дус-ишләргә, туган-тумачага нәрсә бүләк итәргә дип баш ватабыз. Шау чәчәккә күмелгән гөл, теләсә-кайсы хатын-кызга, аеруча йорт җанлы уңган хуҗабикәләргә бик шәп бүләк. Бүлмә гөлләренең уңай энергетика таратуы бәхәссез. Кем булса да авырса, үлсә, алар да моңсулана, чәчәкләрен коя, хәтта корулары да ихтимал. Гөлләрнең торышы гаиләдәге мохитне көзгедәгедәй ачык чагылдыра, ди биологлар. Гөлләр үстереп, шуларны бер-беребезгә бүләк итешеп, нәфис гөлләр кебек, дөньяны ямьләндереп яшик, дуслар!

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан

Татарстан яшьләре

Запись “Гаиләмне саклап калырга, балага узарга гөл ярдәм итте…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..