«Ялган һәм гүзәл яшьлекне хәтерләткән гөл бу. Өйдә калдырып китәргә кызгандым…» [гыйбрәт өчен]

-- Чулпан

“…Яшьлегемдә бер гөлне мин яраттым.” (җырдан)
Вагон сак кына селкенеп куйды – поезд кузгалды шикелле. Минем купега бер кулына зур гына юл сумкасы, икенче кулына чүлмәге белән гөл тоткан олы яшьтәге апа килеп керде. Киемнәре затлы, зәвык­лы. Яшьлек чибәрлеген җуймаган. Сумкасын куеп, гөлне бик кадерләп утыртты. Үзебезнең милләт кешесе икән, Гөлгенә исемле. Табиб булып эшләгән. Гөлгенә апа әйберләрен урнаштырды. Сумкасыннан тәм-том чыгарып, чәй эчәргә чакырды. Сөйләшеп утыру күңелне күтәреп җибәр­де, йокы да ачылды. //Кызыл таң//

— Гөлегез бик матур, яфраклары да чәчәккә охшап тора, — дидем, өстәлдәге гөлгә ишарәләп.

— Әйе, матур гөл, исемен белмим. Минем өчен чәчәк атмаган сөю гөле ул. Кадерле гөл… сәерсенеп карама. Гөлгенә апаңның яшь чагы булмаган дисеңме дә, өзелеп сөймәгән, дисеңме? — диде ул. Әңгәмәнең бик кызыклы буласын чамалап:

— Гөлгенә апа, чәчәк атмаган сөю гө­лең­нең тарихын сөйлә әле, — дип үтен­дем.

— Тыңласаң, сөйлим, әлбәттә. Тормышта нәрсә күбрәк — сөенечләрме, әллә көенечләрме? Бу, әлбәттә, тәкъди­реңә нәрсә язылган булуына бәйледер. Авылда күп балалы гади гаиләдә үстем. Әти-әни колхоз эшендә. Туганнарымны карау, йорт эшләре минем өстә. Шулай да шат күңелле тиктормас кыз идем. Минем өчен дөнья тик яхшылыктан һәм матурлыктан гына торадыр кебек иде. Урта мәктәпне тәмамлагач, Уфага килеп, медицина училищесына укырга кердем. Күрше авыл кызы Лилия белән бергә укыйбыз.Июнь башлары иде. Урамда Лилияләр авылыннан булган укытучы Римма Закировнаны очраттык. Курсларга килгән, вакытлыча яшәргә урын эзли икән. Күп уйлап тормый, үзебез торган фатирга алып киттек. Безнең якларга Римма Закировна ерактан килгән. Мин аның турында белеп тә бетермим. Икенче көнне кичләтеп ул безне Уфада практика үтеп йөрүче эне­кәше янына алып китте. Тулай торакта яши икән. Ишекне бер егет ачты.— Вилдан кайтып җитмәде әле, көтеп торыгыз, — дип теге егет, безне бүлмәдә калдырып, үзе чыгып китте. Ул да Вилдан белән практика үтә, быел институтны тәмамлый икән. Римма Закировна бүлмәне җыештыра башлады, без дә тик тормадык. Бүлмә зураеп, матурланып китте.Менә ишектән бер чибәр егет елмаеп килеп керде. Я, Ходай, килмәгән җире юк! Вилданның әдәпле сөйләшүе, ап-ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп көлүе, елмаюы — барысы да, барысы да ошады. Шулай таныштык.Вилдан көн дә безнең янга килеп йөри башлады. Бергәләп чәй эчәбез, урамда йөрибез, Агыйделгә төшеп су коенабыз, кояшта кызынабыз. Вилданның миңа игътибарын, яратып баккан күз карашын тоям. Мин аңа үлеп гашыйк. Гел аны уйлыйм, үзем көләм, шаярам. Дөнья матур!Римма Закировнаның кайтыр вакыты җитте. Дәваханәдә практика тәмамланып килә. Миңа биредә вакытлыча эш тә табылды. Әлбәттә, әлегә санитарка урыны, әмма студент кешегә монысы да азмы-күпме ярдәм бит. Аннары мин бит Вилдан белән очрашып торачакмын. Дуслыгыбыз дәвам итәчәк. Сөенә-сөенә, шул көнне төнге сменага калдым. Иртән ике смена эшләп, арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән кайтып кердем. Римма Закировна ачу белән:— Алма агачыннан ерак төшми! Апаң кебек булырсың икән! — диде.— Нәрсә булды, нинди апа? — дим ачынып.— Аллаһка шөкер, исәнсең икән! Без авылга кайтып китәбез. Кайда кунып йөрисең, шунда каласыңдыр инде, —дип сумкасына тотынды. Аптырап киттем. Шунда Лилия ник бер сүз дәшсен! Минем дәваханәдә санитарка булып калганымны белә иде бит. Вилдан миңа ачулы күзләре белән йотардай булып карады. Чыгып киттеләр. Бик авыр кичердем бу хәлне. Эшкә калганымны аңлатып, әти-әнигә хат язып салдым. Ни уйларга белмим, күңел тула. Ничек авыр булганын үзем генә аңлыйм.Бар вакытымны эштә үткәрдем. Фатирга кайтасы килми. Бик күп нәрсәгә күз ачылды: авыруларның хәле, кеше язмышлары, дәваханәдәге тынгысыз эш —дөньяда бар да син дигәнчә түгел икән. Иң үзәккә үткәне: Вилдан шаяру катыш: “Гөлгенәгә — гөл бүләк. Исемен белмим: сөю гөле икәнен беләм”, — дип миңа бер гөл бүләк иткән иде. Кайтып киткәндә Римма Закировна шул гөлне алып чыгып китте. Вилдан шунда: “Апа, ул гөлне нигә аласың, Гөлгенәгә бүләк бит ул” — дип, әйтмәде.Ничек кенә тырышсам да, Вилданны оныта алмадым. Уку башланыр алдыннан авылга кайттым. Лилияләргә бардым. Өйдә булмады. Римма Закировнага керер­гә курыктым. Вилданны мәңгегә югалтканымны аңладым. Эшләп алган акчама стипендиямне, әти-әнинең дә биргәнен ку­шып, өс-башымны карадым. Лилия белән башкача бергә яшәмәдек. Аның да Вилданны яратуында ни гаебе бар? Дуслар да була алмадык.— Ничек итеп укуымны дәвам итү, ничек кияүгә чыгуымны сөйләп тормыйм, әйбәт кеше иде, мәрхүм. Кай ягы беләндер Вилданны хәтерләткән кебек булса да, алар төс белән дә, холык-фигыль белән дә охшашмаганнар. Иптәшем хәрби кеше булганлыктан, кайда гына яшәргә туры килмәде. Чит илдә дә торып кайттык. Өч ул үстердек. Алар, әтиләренә охшап, акыллы булдылар. Югары белем алдылар, гаи­лә корып, балалар үстерәләр. Ире­­мә бик рәхмәтлемен — әти-әниләрне, туган­на­рымны үз итте. Гел ярдәмләшеп яшәде. Ул отставкага чыккач, Екатеринбургтан фатир алдык. Тик гомере булмады.Вилданның язмышын берничек тә белә алмадым. Сорашмадым да, кызыксынмадым да. Бар белгәнем: Лилия белән бер­гә түгелләр. Өйләнешмәгәннәр. Ирем үлеп, берничә ел үткәч, Вилдан мине килеп тапты. Шул ук матур, эчкерсез елмаю. Картайган, авырый шикелле. Кулында шушы гөл. Сөйләшеп сүзе бетми. Һәр сүзебезне “Исеңдәме? Хәтерли­сеңме?” дип башлыйбыз. Караган киноларга кадәр истә калган. Бер-беребезне бүлә-бүлә сөйләшәбез, көлешәбез. Әйтерсең дә, фәлән еллар үтмәгән дә. Кыюлыгы җитеп сүз башлады:

Мин синнән гафу үтенергә килдем. Бәхилләшәсем килә. Якты дөньяда яшәргә күп калмады. Гафу ит мине булдыра ал­саң! Теге вакыт сине яклап бер сүз дә әйтмәдем. Соңыннан гына эшкә кергә­нең­не, ике смена рәттән эшләгәнеңне бел­­дем. Лилиядән дә, апамнан да беркайчан да синең хакта сорашмадым. Шул елны җәй буена Лилия белән очраштык. Кичләрен клубтан озатып куйдым. Җәй буе утын әзерләдек, печән чаптык, көтүгә чыктым. Диплом алгач, үзем теләп армиягә киттем. Аннан кайткач, Себергә урнаштым. Өйләндем. Хатыным мәрхүм инде. Балалар да таралышып бетте. Ялгызмын. Уйланырга вакыт күп. Синең икетуган апаң Алия яшь чагында минем җизни белән яратышып йөргәннәр икән. Римма апа гомер буе көнләгән. Җизни үзе сөйләде. Синең адресыңны, телефон номерыңны да ул табып бирде. Апам нинди генә сүзләр әйтеп тиргә­мәде сине. Сезнең нәсел белән туганлашырга, аралашырга теләмәгән, күрәсең. Апаның бар теләге Лилиягә өйләндерү иде. Ул начар кыз түгел, менә дигән тормыш иптәше булырлык. Ләкин ярата алмадым мин аны, — дип сүзен тәмамлады ул.

— Менә ничек була икән!

Бераз тын гына торгач, ханым дәвам итте.

— Вилдан белән телефоннан сөйлә­шеп торырга дип сүз бирешеп аерылыштык. Күпме көтсәм дә шалтыратмады. Кыюлыгым җитеп үзем эндәшеп караган идем, җавап бирүче булмады… Менә шулай, кайнар мәхәббәтне, мәңгелек сөю, көнчеллек, ялган һәм гүзәл яшьлекне хә­тер­ләткән гөл бу. Өйдә калдырып китәргә кызгандым. Исемен белмәсәм дә минем өчен чәчәк атмаган сөю гөле булып калды.

Дәшәргә дә кыймыйча, Гөлгенә апага карап утырам. Күңелендә никадәр матур,  якты хисләр, мәңгелек истәлек. Беркемне дә гаепләми дә, тәкъдирдә язылган, дип, язмышы белән ризалашкан. Адәм баласы­ның күңеле канатлы, гомер юлы исә сикәл­тәле, катлаулы.Тормышта күкләргә күтәрелгәндәй очынган вакытлар да, абынып егылып, борын канаткан чаклар да булды. Үзләрен бик бәхетле дип санаган кешеләрнең дә гомере шатлык-сөнечләрдән генә тормый. Күңел түрендә чәчәк атмаган сөю гөле дә бар.

Фируза БАДАМШИНА

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий