Архивы гарип - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Киләсе елга да шундый ук газаплар көтә”
Һәркайсыбызга үз гомерендә сырхауханә сукмагын шактый таптарга туры килә. Бүген йөгереп, эш дип җан-фәрманга җан атып, ашкынып йөргән кешенең иртәгә аяктан егылуы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Сәясәт кенә болганып калмады, тирә-як мохит тә пычранды. Кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре дә көннән-көн катлаулана, кискенләшә барган чорда кеше ничек авырмасын, чирләмәсен?

Соңгы елларда бигрәк тә гарипләнүчеләр, ягъни, эшкә яраксызлар саны ишәя. СССР таркалып, үзгәртеп корулар башланганчыга кадәр, инвалидлык алу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Соңгы елларда исә бу юнәлештәге үзгәрешләр искитмәле, инвалидлыкка чыгучылар күзгә күренеп үрчи. Хәзер кеше өченче группага гына канәгать түгел, аңа булгач-булгач икенче группаны бир! Һәм күпләр теләкләренә ирешә дә

Минем инвалидлыкны барысы да алдап-йолдап ала дип әйтүем түгел, чыннан да каты чирләп группага чыгучылар да бик күбәйде хәзер. Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки, кешелекнең генофонды моннан дистә еллар ук бозыла башлап, гарип-горабалар күбрәк туа башлагандыр? Аннары игенчелектә, терлекчелектә ашламаларны, агу-химикатларны күпләп куллану да, экологиянең пычрануы да, организмда җитди үзгәрешләр китереп чыгара. Медицина хезмәте күрсәтүнең акчага гына корыла баруы да халыкның сәламәтлеге яхшы ук какшауга йогынты ясамый калмыйдыр. Узган елда республикабызда 16 меңнән артык кешегә инвалидлык бирелгән. Араларында төрле чирләрдән газапланучылар бар. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, аеруча киң таралганы – кан әйләнеше системасы авырулары, андыйлар барлык инвалидлар сафының 45 проценттан артыгын тәшкил итә икән. Икенче урында – яман шеш белән авыручылар. Күз авырулылар да хәйран арткан, алар инвалидларның 7,3 процентын тәшкил итә.

Группага чыгу бик җиңел дип әйтмәс идем. Кеше дүрт ай дәваланганнан соң да эшкә ярый алмаса, аңа медик-социаль экспертиза бюросына юллама бирәләр. Анда утырган табиблар кешенең эшкә ни дәрәҗәдә сәләтсезлеген билгелиләр. Белгәнебезчә, инвалидлар өч төркемгә бүленә: беренче, икенче, өченче төркем. Әлеге төркемнәр үзләре өч дәрәҗәгә бүленеп, эшкә яраксызлык шулар нигезендә билгеләнә. Белгечләр бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы таләпләренә каршы барып эшләнә дип исәпли, ә Татарстанның медик-социаль экспертизасы баш бюросы белгечләре аны дөрес дип саный икән. Федераль дәрәҗәдә карар кабул ителмичә, эшләп килүче инструкцияне бозарга төбәкләрнең хокуклары юк. Инвалидлык алуның юллары борылмалы-борылмалы. Башта үзең яши торган район больницасында дәваланасың, барлык белгечләргә күренәсең, төрле-төрле аппаратларда тикшеренәсең. Йөри алмый торган кеше өчен бу бер бәла инде. Бер кабинетка керер өчен дә сәгатьләр буе чират торып, ишек төбендә тилмереп утырасың. Хәле болай да авыр кешегә авырлык тудыруның бер төре бит инде бу. Табибларның барысын да үтеп бетергәч, йөри аласыңмы-юкмы, барыбер Казанга – медик-социаль экспертиза бюросына барырга тиеш буласың. Аяксыз, яки йөри алмаган гарип-горабага монда тагын бер кат “сират күпере” үтәргә туры килә. Тагын чират, тагын көтеп утырулар… Ниһаять, син көткән сәгать суга, табиблар чакырып ала. Монда сине энә күзеннән үткәрергә керешәләр, бөтенләй чишенергә кушалар. Гарип өчен бу шулай ук кеше ярдәменнән башка эшләнә торган эш түгел. Инвалидлык аласың, ташламалардан файдаланасың, пенсияңне арттырасың килсә, барысына да түзәсең инде, беркая бара алмыйсың, бүтән юлы юк бит.

Инвалидлык бирелә, әмма ул бер елга гына, димәк, сине киләсе елга да шундый ук газаплар көтә дигән сүз. Бу – аягы яки кулы киселгәннәргә дә шулай эшләнә бит. Монысы инде гуманлык, кешелек кануннарына һич туры килә торган нәрсә түгел. Инде беркайчан да элекке халәтенә кайта алмаячак кешене (параличның авыр формасы, кул-аяк юклыгы, авыр операцияләрдән соң нык гарип калучылар һ.б.) кабат-кабат эксперт табиблар кулы аша уздыру, гарип кешене генә түгел, табибларны да газаплау, сынау аша үткәреп, күпме кыйммәтле вакытларын бушка сарыф итү бит. Мондый гарипләргә инвалидлыкны гомерлеккә бирү иң яхшысы булыр иде. Күпме ишек төпләре бушап калыр, юкка газап чигүче гарипләр җиңел сулап куяр иде.

Саный китсәң, бу өлкәдә чишелмәгән мәсьәләләр күп. Соңгы вакытта әлеге мәсьәлә хөкүмәт башлыкларын да уйланырга мәҗбүр итте. Хөкүмәт тарафыннан инвалидларның артуын өйрәнү буенча чаралар билгеләнгән. Моны медицинаның көчсезлегеннәнме, әллә экология начарлану нәтиҗәсендәме икәнлеген ачыкларга кирәк булачак.

Тикшеренүләрдән соң берәр карар да кабул ителер. Чын авыручыларга инвалидлык алу шартлары җиңеләер, алар бормалы-бормалы юллардан йөрүдән туктар дип өметләник.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: Пиксабай

Запись “Киләсе елга да шундый ук газаплар көтә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Авылым теше төшеп беткән карчык кебек…” [язмыш]
Туган ягым Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылына һәр елның җәй уртасында кайтабыз. Менә быел да өч балам белән җәйнең иң матур вакытында юлга кузгалдык.

Тирә-юньне күзәтеп бару искиткеч күңелле! Игеннәр матур булып өлгереп килә. Чисталык, бер чүп үләне юк басуларда. Мул уңышка өмет бар, дип күңел күтәрелә. Олы Әшнәк авылы заманында бик зур, гөрләп торган авыл иде. Без балачакта су коенып, яз җитү белән яланаяк су буенда йөреп, Корноухово урманында (татарның үз урманы да булмаган) үләндер, җиләк, чикләвек җыеп, ачлык елларны шулай тамак туйдырып йөри идек. Сугыш еллары, сугыштан соңгы еллар булуга карамастан, авыл уртасыннан аккан елганы буып, су тегермәне дә эшләп торды. Авыл советы, идарә, мәктәп, почта, клуб, кибетләре булды, фермадагы мал-туар, колхоз эшчәнлеге белән үрелеп яшәде авыл.

Ә хәзер? Авылым теше төшеп беткән карчык кебек (менә нәкъ минем шикелле, мин дә 87нче яшем белән барам бит). Сирәкләнеп беткән өйләрдә карт-коры, исерек уллары белән гомер итүчеләр… Урамнарда шайтан таягы басып киткән җимерек йортлар, ташландык бакчалар… Авыл фермасы җимерек, кибет, клуб ябык, почта инде күптәннән эшләми. Заманында нинди олы шәхесләр укытып чыгарган мәктәп ябылган. Юллары йөри торган түгел… Йөрәк әрни шуларны искә төшергәч.

Ә быел күңелем хушланып кайтты әле. Иң элек юлларны рәтләгәннәр. Зиратка ак юл салынган. Минем урамым да юллы булган. Туган нигеземдә Казаннан кайтып, Люцияләр яшәп ята. Ял көне булгач, туры килеп, дога кылып чыктым. Бакчалары бик матур, ихатаны матурлаганнар. Аллага шөкер, димәк, нигезем яши.

Иң зур куанычым – ике өй аркылы яши торган күрше Мифтахов Әхтәмгә кереп, хәлен белеп чыктык. Ул тумыштан гарип. Үзе 1942нче елгы. Ә тормышы?! Сау-сәламәт була торып, карт әниләренең җилкәсендә исереп ятучыларга гыйбрәт аның тормышы.

Әхтәм яшьтән көтү көткән, үсә төшкәч, амбарда эшләгән, капчыкларны җилтерәтеп кенә йөртә идем, ди. Авылның иң чибәр, иң булдыклы кызы Илһамия белән тормыш корып, акыллы, тырыш ике ул үстергәннәр. Бер улы гаиләсе белән үз яннарында яши. Икенчесе Казанда гомер итә. Ул йортлары, каралты-куралары курчак өе диярсең. Яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләргә күмелеп утыралар.

Беренче группа инвалид булгач, хөкүмәт аңа фатир да, машина да биргән. Тумыштан артка таба каерылып үскән аяклары белән машина йөртә алмагач, Әхтәм ат алган. Атны әле 78 яшендә генә бетергән. Сыер-сарыклары, умарталары әле дә бар. Заманга ачуланып, үпкә белән яшәмиләр. Үз тырышлыклары белән көн итеп, балаларын да хезмәткә өйрәтеп, оҗмахта көн күрә бу гаилә (киленнәре дә үзләренә охшаган икән).

Бик шатланып кайттым әле бу юлы Әшнәгемнән. Аллага шөкер.

Фәһимә ХӘСӘНШИНА -МИНҺАҖЕВА,

Азнакай шәһәре, Мәнәвез бистәсе

Чыганак һәм фото: Безнең гәҗит

Запись “Авылым теше төшеп беткән карчык кебек…” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башка сыймаслык хәл: Казанда 17 яшьлек гарипне ир-ат берьюкка кыйный
Казанда “Яшьлек” метро станциясе янында Декабристлар урамында бер ир-ат 17 яшьлек гарипне кыйный. Яшүсмер ир-аттан үзенең кайда икәнлеген сорый. Шуңа кыйнаучы кызып китә.

17 сентябрьда яшүсмер дәресләреннән соң, Тукай метро станциясенә барырга тиеш булган. Ләкин ул кирәк тукталышын уздырган. Шуңа үтеп баручы ир-аттан аңа булышуын сораган. Бу ир-ат мәктәп укучысын  берьюктан кыйный башлаган. Видеорегистраторлар хәтта аның яшүсмерне аяклары белән дә типкәләгәнен яздырган.

Гарипне кибет сатучылары коткарган. Алар бичараны кибеткә алып кергән. Табиблар яшүсмернең бит сөякләре какшавын әйтә.

Тикшерү барышында, полиция хезмәткәрләре 43 яшьлек ир-атны тоталар. Аның сөйләуләре буенча, ул яшүсмергә талаш килеп чыгу сәбәпле, кул күтәргән.

Чыганак: ProKazan.ru

Фото: pixabay.com

Запись Башка сыймаслык хәл: Казанда 17 яшьлек гарипне ир-ат берьюкка кыйный впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Абыемның гарип баласы өчен йөрәгем янган иде, булды бит бәхете, шуңа сөенәм!”
Абыйның баласы миңа үз балам кебек. Үземнекеләр өчен йөрәк ничек янса, ул бала өчен дә шулай ук борчылам. Чаллыда яшәсәк тә, еш кына кайтып йөрим үзләренә. Менә бу атнада да алардан әйләнеп кайткач: “Их, берәр иптәш табасы иде үзенә”, – дип уйлыйм, һич башымнан алып ата алмыйм. //Безнең авыл гыйбрәте//

Без дә бераз менә шушылай тәвәккәлләмәсәк, эзләнмәсәк, кем ярдәм итәр аңа? Егеткә 26 яшь, ул кечкенәдән 2 группа инвалиды. Бәлки газета укучылары арасында безгә тиң булырдай кыз бардыр? Группадагы кешеләр дә бер-берсен табышып, менә дигән гаилә кора ала бит ул, мин шуңа ышанам.”

Туганы Азат турында Чаллыда яшәүче Зөлфия апа ул чагында әнә шулай дип сөйләгән иде безгә. Егет турында белдерү “Адашкан мәхәббәтем”нең апрель санында басылып чыкты. “Исән чакта малайны урнаштырып каласы килә” дип атала ул.

Чөнки улы турында ата да бик борчыла, үзе исән чакта бердәнбер малаеның тормышта төпләнүен ул да тели. Кыюлык – ярты бәхет дип юкка гына әйтми инде халык. Үзең булмаса, синең өчен туганың әнә шулай йөрү дә зур бәхет бит әле ул.

Шушы көннәрдә генә редакциябезгә Зөлфия апа кабат шалтыратты да сөенече белән уртаклашты. Баксаң, газетабызда белдерү чыгып озак та үтмәгән, Азатка тиң табылып, яшьләр 30 июль көнне матур итеп, зурлап никах та укытканнар икән.

Шалтыратучылар, танышырга теләүчеләр бик күп булды, – дип сөйли Зөлфия апа. – Берничәсе белән күрештем дә хәтта. Әмма безгә дигән тиң яр әлләни ерак та яшәмәгән икән бит – кәләшне Чистай районы Дүртөйле авылыннан алып кайттык.

Әнисәгә 27 яшь, шулай ук 2 группа инвалиды. Мин Азат өчен ничек борчылып йөргән кебек, монда да Әнисә өчен борчылып яшәүчеләр булган. Шулар шалтыратты да миңа. Телефоннан сөйләштек тә, мин эшне озакка сузмыйча күрешергә дә булдым.

Танышырга үзем генә бардым башта, Азатны алмадым. Булачак туганнарымны шунда ук бик ошаттым инде, алар да үз иттеләр кебек. Наилә кодагыебыз безнең кебек бик гади, ачык, аралашучан хатын.

Хәзер еш шалтыратышып торабыз аның белән. Туганнары да бик төпле, тырыш кешеләр, диниләр. Әнисәне дә шул күрүдә үк үз иттем. Азат белән бер-берсенә тиң икәнен дә шунда ук чамаладым. Таныштыргач та, бер-берсен ошаттылар алар, Аллага шөкер. Кызганыч, кода тиешле кешебез әле күптән түгел генә үлеп киткән икән. Кодагыйга рәхмәттән башка сүз юк, менә дигән кыз үстергән ул.

Хуҗалыктагы бөтен эшне белә, ашыкмыйча, ипләп кенә барысына җитешә. Безнең Азат та нәкъ шулай бит. Ул да гел шулай булды: ипләп кенә, үз җае белән бөтен лапас, терлек эшен башкарып керә торганнардан. Хәзер менә икесе йөриләр инде: сыер саусалар да бергә алар, терлек ашатырга да парлап чыгалар.

Киленебезне туйдагы шикелле 3 машина белән матур итеп зурлап барып алдык. Яшьләр икесе дә затлы мөселман киемнәреннән иде. Егетебез хатынын үз өенә күтәреп алдып керде, йомшак мендәргә бастырды. Әнисә дә буш килмәгән: кайнатасына түбәтәй кигерде, әнисенә яулык бәйләде.

Әле менә бу атнада кайтып кунак булып килдем үзләрендә. Сорыйм инде Азаттан: яратасыңмы соң хатыныңны, дим. Елмая инде, яратам, апа, минем дә бәхет бар икән бит, ди. “Берәр чатыр малай алып кайтыгыз инде хәзер”, – дим. Ә алар малай түгел, кыз турында хыялланалар икән. “Безгә кыз кирәк”, – дип елмаешалар.

Аллага шөкер инде, өйдәгеләр дә бер-берсенә ияләшеп беткәннәр. Абый да сөенә генә, Илмира апа да шат кына, Әнисә дә ияләшкән. Безгә төште дип, аны бикләп тоту юк, әлбәттә. Абый аны ай саен такси белән әнисе янына кунакка алып барып кайта.

– Мин башта сезгә шалтыратырга куркып тордым, – дип сөйләвен дәвам итә Зөлфия апа. – Ә хәзер аларга карап шатланмыйча калган көнебез юк. Минем үземнең балалар шаярта инде: “Әни, безгә караганда Азат өчен күбрәк борчылдың син!” – диләр. Шулай инде, ничек борчылмыйсың? Бер-бере өчен туган да борчылмаса, тагын кем йөрер бу дөньяда? Әле ярый теге чагында шулай тәвәккәлләп сезгә шалтыратканмын!

Чынлап торып уйлап карасаң, кеше-кешене ничек тапсың? Авыл җирендә, өйдән артык чыгып йөрмәгәч, бигрәк тә. Бик зур рәхмәт сезгә, кызлар! Безнең хәзер бер генә теләк: исәнлекләре, тынычлыклары белән, араларына кеше сүзе кертмичә, ахыргача парлап яшәсеннәр алар! Ә тормышта булмаган, ялгыз калганнарга сүзем шул минем: кыенсынып тормагыз, “Адашкан мәхәббәтем” газетасына шалтыратыгыз, сөйләшегез, кавышыгыз!

Запись “Абыемның гарип баласы өчен йөрәгем янган иде, булды бит бәхете, шуңа сөенәм!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..