Архивы гармун - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Шаккатмалы! – Түбән Чәке авылында гаҗәеп бер кеше яши”
Түбән Чәке авылында гаҗәеп бер кеше яши. Гаҗәпләнерлеге шунда ки, ул гармуннар коллекциясен туплаган. Соңгы елларда гармун мо­ңы, кызганычка каршы, тормышыбыздан югалып бара. Заманча җиһазларда те­лә­сә нинди җыр да, көй дә уйнап була хәзер. Бәлки шуңа күрә дә көмеш телле гармун тавышын фольклор, мәдәни фес­ти­вальләрдә генә ише­тергә мөмкин. Ә шулай да яши әле гармун! Милли уен коралларыбызда өздереп уйнаучы, аларга “авырганда җан өрүче” кешеләр дә бар әле. Шун­дый­ларның берсе, гаҗәеп кеше дигәнем – Шамил абый Мө­бинов ул.

Сүзгә тапкыр, җор телле Шамил гармун уйнарга балачагында, үзлегеннән өй­рәнә. Ишле гаиләдә үсә ул. Әти­се Дәүләтша (сугыш ветераны) 1939 елда ук хәр­би хезмәткә алына һәм шуннан фронтка да китә. 1944 елның көзендә, каты яраланып, туган авылына кайта.

– Элек бит гармун уйнаучылар йорт саен иде. Клубтагы концертлар да гармуннан башка узмый иде. Минем дә гармун уйнарга бик өйрә­нә­сем килде. Хәтерлим, 5-6 сый­­ныфларда укыганда Сә­дәтулла абый Садыйков (мәр­хүм) гармун уйнарга өй­рәтү түгәрәге ачып җи­бәрде. Ул үзе Татар Шатрашаны авы­лыннан иде, безнең мәк­тәпкә йөреп укытты. Мин дә түгә­рәккә язылдым. Соң­рак әти дә белде бу шө­гылемне. Тик өйдә уйнаучы юк, шуңа гармун да юк. Әти, мәрхүм, колхозда эшли иде ул вакытта, хезмәт хакы түләү дә юк, су­гыштан соңгы еллар… Ә мин, елый-елый, әти­дән гармун сорыйм. Нинди олы йө­рәкле булган бит әти! Каядыр “шабашка”га китеп эш­ләде һәм миңа гармун күтә­реп кайт­ты, – дип, балачагын искә ала Шамил абый.

Гармунлы булудан башы күккә тигән Шамил остазы Сәдәтулла абый өйрәткән, һәм радиодан отып калган көйләрне гармун телләренә күчерә башлый. Билгеле, яшь гармунчының урыны авыл, район күләмендә узган чараларда иң түрдә була.

Мәктәпне тәмамлагач, Буа­га техникумга юл тота егет. Анда машина-трактор белгечлеге буенча белем ала. Аннан соңгы 2 еллык армия хезмәте туган илдән ерак­та – Казахстан җир­лә­рендә уза. Туган авылын сагыну хисе бик көч­ле була, күрәсең, армия хез­мәте тә­мамланганда егетнең башында катгый карар барлыкка килә: “Матур табигатьле Түбән Чәке авылыннан беркая да китмим”. Кайтып, колхозга эшкә урнаша. Төрле елларда мөдир дә, баш инженер да булып эшли. 1990 елларда районыбызда өйләр­не газ ягулыгына тоташтыру эшләре башланып китә. Лаек­лы ялга чыгар алдыннан, Шамил абый да әлеге хез­мәттә була, оешмада диспетчерлыкны башкара.

Шамил абый белән Рузания апаның бергә узган гомер юлы да иллеле санын түгәрәкләп, алтын мәлләренә якынлаша. Тормыш үз мә­шәкатьләре, үз агымы белән әнә шулай акрын гына бәхет­ле картлык үрләренә тәгәри. Шамил абый гына һаман да балачак дусты – гармуныннан аерылмый. Алай гына да түгел, еллар узган саен “җан дусты”ның эчке дөньясын тоя башлаган ул. Бик четерек­ле булган хезмәт – гармуннарны төзәтү серләренә тө­шенгән.

Шамил абыйның остаха­нәсенә керсәң – шаккатмалы! Монда гармуннарның ниндие генә юк: Саратов гармуны, тальянкалар дисеңме… Хәтта Германия якларыннан кайткан немец гармуны да бар. Аны аңа сугыш кичкән өлкән яшьтәге авылдашы бү­ләк иткән булган. Гармуннарны төзәтә һәм аларны кадер­ләп саклавын ишетеп бел­гән­нәр үзләре үк әлеге уен коралын аңа тәкъдим итә икән, кайберләрен исә үзе күреп, сорап, сатып алып кайт­кан. Аларны төзек­лән­дереп, матурайтып, һәр­бер­сенә яңа сулыш өргән Шамил абый, сыр-бизәкләр, ялтыравык ташлар белән дә бизәгән.

Яңа яшәү көче алган гармуннар остаханәдә озак тот­кар­ланмый – үзенең яңа ху­җасын таба. Алтын куллы Шамил абыйның бу шөгы­ленә сокланмый мөмкин тү­гел. Тик әлеге һөнәрне дәвам иттерү­челәр юк. Районда гына түгел, республика күлә­мендә дә гармун ясаучылар бармак белән генә санарлык.

– Бу һөнәргә өйрәнү өчен махсус укулар оештырылса, бик әйбәт булыр иде, – дип борчылып сөйли оста. – Гармун төзәтергә өйрәнгән му­зыкантның бәясе алтынга тиң бит аның…

Гармуннарның әнә шулай тышкы, эчке халәтен тою өчен, билгеле, осталык кына җитми. Моның өчен сән­гатькә, матурлыкка, иҗатка җаның-тәнең белән гашыйк булу да кирәк. Бер-берсенә охшамаган, дистәләгән гар­муннарының “холкы”н бармаклары, күңеле белән тоя Шамил Мөбинов. Яңа көй­ләр иҗат итә. Әлеге көй­ләрнең күбесе туган авылы Түбән Чәкегә, әнкәйләргә багышланган.

Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. Шамил абый Мөбинов кебек гаҗәеп кешеләр арабызда яшәгән­дә, тынмас әле гармун моңы, иншаллаһ!

(Гөлия Фәизова/“Ватаным Татарстан”, /№ 183, 18.12.2018/)

Запись “Шаккатмалы! – Түбән Чәке авылында гаҗәеп бер кеше яши” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фирдүс Тямаев улын кем итәргә теләвен әйтте [фото]
Җырчы Фирдүс Тямаев кечкенә улына бәләкәй генә уен коралы – тальян гармун алып биргән. Фотоны ул Инстаграмда урнаштырган. //Tatar Today//

Фирдүс улын үзе белгән барлык һөнәргә, шөгыльгә өйрәтергә булган, диярсез. Әле күптән түгел генә малаен намазга өйрәткән фотоларын бастырса, бүген ул Раянны гармун уйнарга өйрәтә.

“Улым белән концертка әзерләнәбез”, диеп язган ул. Фото астындагы фикерләр дә берсеннән-берсе матур: “Нинди матурлар, күз тимәсен!”, “Тольяттига улыңны алып киләсеңме?”, “Икегез дә бик матур, күзләр тимәсен!”, “Улыгыз шулай зур мени инде? Менә бит вакыт дигәнен!”, дип язучылар бар.

Запись Фирдүс Тямаев улын кем итәргә теләвен әйтте [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..