Архивы гонорар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Фирдүс Тямаев: “Районнарда билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Сыер савучыга тоттырганнары юк!” [интервью]
Фирдүскә TMTV музыкаль премиясенә ни өчен килмәвен сорарга дип кенә шалтыраткан идем. Баштарак җавапларны кыска тотса да, район мәдәният йортларына кагылышлы соравымнан соң җырчы ачылып китте. Баксаң, бу өлкәдә без белмәгән бакалар ята икән. //Интертат.ру//

– Фирдүс, быел сезнең Теләчедәге концерт вакытында мәдәният йорты администрациясе белән аңлашылмаучанлык килеп чыккан икән. Анда бүтән килмәскә сүз биргәнсез, дип ишеттем. Бу чынлап та шулаймы?

– Концертлар белән күп районнарда булырга туры килә. Проблемалар булмый калмый инде ул. Ләкин мин алар турында кешегә сөйләп йөрмим.  Мин ир-ат кеше, андый нәрсәне яратмыйм. Теләчедә булган хәл турында да белдертәсем килмәде. Нәрсәгә? Мин аны кирәк дип санамыйм. Булган – беткән. Анда кабат бару-бармауга килгәндә… быел без концертлар исемлегеннән күп районнарны сызып ташладык.  Беренчедән, матур итеп каршы ала белмиләр, аренда хакы белән уйныйлар, без киләсе көнне үз мероприятиеләрен үткәреп яталар. Залларда тәртип юк. Үз кешеләренә икешәр рәт чакыру билетлары өләшәләр, безгә белгертми генә өстәмә билетлар саталар. Менә шундый районнарга ничек барасы килсен инде? Бу бит битеңә төкергән кебек! Мин үзем Норлатта район мәдәният директоры булып эшләгән кеше. Бу өлкәне беләм. Ләкин алай эшләргә ярамый.

– Кайсы районнар турында сүз бара?

– Мин яхшы эшли торганнарын гына әйтим әле. Менә Саба күңелемә бик хуш килде. Анда чын тәртип! Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм әфәндегә зур рәхмәт. Хөрмәт белән каршы алдылар, кунак иттеләр. Чакыру билеты да бары тик район башлыгы исеменә генә бирелгән иде. Теләгән һәркем билет сатып алып керде концертка. Апас, Арча, Азнакай, Кукмарада яхшы эшлиләр. Бу районнарда халыкка хөрмәт бар. Чакыру билетлары өләшенергә тиеш түгел дигән таләп куелган аларда. Мин моны дөрес дип саныйм. Бездә бит ул билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Бер дә сыер савучыга тоттырганнары юк! Кайда монда дөреслек? Җитәкче кешенең концертка билет алырга мөмкинлеге юкмы әллә аның? Гади авыл кешесен бушлай кертсәләр, алай гарьләнмәс тә идем.

– Аренда белән уйнау дигәнегезне дә аңлатып китегез әле…

– Татарстанда мәдәният йортларында җырчы концерт өчен калдырырга тиеш аренда бәясенең конкрет ставкасы юк. Кайдадыр 10, кайдадыр 15, кайдадыр 20 процент сорыйлар. Шуның өстенә үзләренең закон бозу очраклары да юк түгел. Әйтик, бер районда безнең концерт көнне үз мероприятиеләренә әзерләнеп яталар иде. Ул көн арендага бирелгән икән, алар залны буш тотарга тиеш югыйсә. Россия шәһәрләрендә дә чыгыш ясыйбыз. Анда мондый хәл юк. Барысында да аренда ставкасы бертөрле. Менә минем беләсем килә – ни өчен бездәге район мәдәният йортларында кагыйдәләр бертөсле түгел?

– Эстрададан китәм дигән сүзләрегез хакмы соң?

– Сәхнәгә чыгып җырлый башлагач та миңа: “Йөрсәң өч ел йөрисең дә, аннары юкка чыгачаксың”, – дип юраган иде кайберәүләр. Аллаһы Тәгалә язган күрәсең, менә инде 5 ел халык алдында чыгыш ясыйм. Елдан-ел концертларыма тамашачы күбрәк килә. Быел менә, Аллага шөкер, Казанда 6 көн концерт куйдык. Халыкның 99 проценты безгә яхшы бәя куйды. Узган ел – 50 проценты, өченче ел исә 30 процент тамашачы гына яхшы дип бәяләгән иде. Әгәр халык минем җырларымны ярата икән, минем концертларыма теләп йөри икән – мин аларга бик рәхмәтле. Әмма алда, әйткәнемчә, кайбер сәбәпләр аркасында концертлар санын киметергә уйлыйбыз.

“Мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә”

– Иҗатыгызны тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел…

– Миңа үзем турында бик күп фикерләр ишетергә туры килә. Сөйләсеннәр. Тик бер нәрсәне аңламыйм – нәрсәгә мине башка җырчылар  белән чагыштырырга? Гомумән, безнең эстрада җырчыларын берсен-берсенә капма-каршы куеп чагыштырырга яраталар. Бу дөрес нәрсә түгел. Һәр җырчының үз тыңлаучысы булырга тиеш. Моңлы җырлар яратасың икән – Филүс Каһировны тыңла, шоу, дискотека кирәк икән – Радик Юльякшин, җаныңны ял иттерәсең, үткәннәргә кайтасың килсә – Салават, Зәйнәп, Хәния Фәрхиләргә бар, энергия аласың килә икән –  минем концертларга кил. Эстрадада бөтен юнәлеш тә булырга тиеш бит. Ник шуны аңламыйлар икән? “Mercedes” белән “BMV”ны  яки “Калина” белән “99”лыны чагыштырган кебек була бит инде бу! Һәр җырчы концертына күп көч сарыф итә, тырышлык куя. Нигә аны сүгәргә? Дөрес, эстрадада проблемалар юк түгел. Ләкин аларны тәнкыйтьләргә түгел, ә чишәргә өйрәнергә кирәк! Менә мине Мәдәният министрлыгына киңәшче итеп алсалар, мин белер идем нишләргә!

– Нишләр идегез соң?

– Иң элек барлык җырчыларны бергә җыеп, аларның проблемалары турында сүз кузгатыр идем. Музыка мәктәпләрен кирәк әсбаплар, уен кораллары белән баетыр идем. Авылларда мәдәният өлкәсендә белгечләр җитми – шуны хәл итәр идем. Татарның нигезе авылда бит. Телебез, гореф-гадәтләребез шунда яши. Без кечкенә вакытта бәйрәмнәрдә җырларга дип 30-40 кеше чиратка тезелә идек, хәзер андыйлар 10 кешегә дә тулмый. Кеше калмады авылда! Менә шуларга йөрәк әрни.

– Фирдүс, фикерләреңне тыңлагач син минем күзалдыма бөтенләй башка кеше булып килеп бастың. Гади, эчкерсез, милләт җанлы. Сәхнәдә син кызу, усал кеше итеп  күренәсең…

– Мин фәрештә түгел! Төрле вакытларым була. Кызып китеп, кешене үпкәләткән чакларым да булгалый. Ләкин тиз кайтам, ялгышымны аңлап гафу үтенә беләм. Әгәр мин дөрес түгел икән, мине төзәтегез, дим. Усаллык, кызулык бар миндә, яшермим. Әмма усал булмыйча да булмый! Минем төркемдә 15 кеше эшли, аларны тыңлата белергә кирәк. Акча эшли башлагач, дуслар да күп була башлады – аларны аера белергә кирәк. Әмма күңелем белән мин бик добрый кеше. Дин ягына тартылу теләгем дә юк түгел. Җәмгыять кешене боза. Эстрада да. Арыйм, сүгенәм, усаллык барлыкка килә. Йолдызлык чиреннән, дөнья малы белән күзем томаланудан куркам. Аның өчен җавап бирәсе бар бит. Туганнардан, дуслардан да гел сорыйм: “Мин үзгәрмәдемме? Әгәр “оча” башласам, мине җиргә төшерегез!” – дим. Мин хәзер биш ел элек булган Фирдүс түгел инде. Уйлануларым, фикерләвем бөтенләй башка. Иртәгә нәрсә буласын белеп булмый. Аллаһы Тәгалә дуслардан, туганнардан аермасын.

Әңгәмәдәш – Галия РАХМАН

Запись Фирдүс Тямаев: “Районнарда билетларны кемнәргә бирәләр – җитәкчеләргә! Сыер савучыга тоттырганнары юк!” [интервью] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фәнил Вакказов гонорары турында “миф”лар ишетеп шаккаткан
Шоумен, алып баручы Фәнил Вакказовны шаккаттырганнар әле.  Гонорарны күп ала диючеләр табылган. Шулай микән, ачыклык кертик. //Tatar Today//

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by @fanil_vakkazov

“Сәлам, туганнар! Беркөнне шаккатырдылар әле. Баксаң, минем гонорарлар турында да әллә нинди мифлар йөри икән. Аны кемнәр таратадыр, белмим. Бәйрәмгә чакырырга теләп, өлгерә алмыйча калганнармы? Әллә башка алып баручылармы икән? Мәсәлән: “Фәнил ул бик кыйммәт сорый, безне чакырыгыз, безнең гонорар әзрәк!” Шуны әйтәсем килә, мәҗлесләрендә нәкъ менә мине күрергә теләгән кешеләр белән без моңарчы һәрвакыт гонорар, программалар, стиль буенча уртак тел табып килдек һәм алга таба да шулай булачак. Ә кем инде сөйләшүне яки язышуны бәя сораудан башлый, ягъни мониторинг белән шөгыльләнә, алар белән күп очракта әллә ни ерак китә алган юк, шул бәя белешү белән кала инде. Әле еш кына мондый сүзләр дә ишетәм: “Ә без сезне ул көнгә буш түгелдер дип уйладык, шуңа шалтыратмадык”. Алай уйлап тормагыз сез, кызыксынасыз икән, бер кеше сүзенә дә колак салмыйча, үземә шалтыратыгыз (+79172525050), “Вконтакте”га яки Инстаграмга (@fanil_vakkazov) языгыз! Минем шәхесемә булган игътибарыгыз өчен рәхмәт!”, дигән.

Ышанычлы чыганаклардан, Фәнил Вакказовның гармунчысы, диджей һәм үзе төркемендә 5 сәгатьлек бәйрәм алып барганы өчен, 50 меңнән башлап алуы мәгълүм. Бу, әлбәттә, аз акча түгел кебек…

Запись Фәнил Вакказов гонорары турында “миф”лар ишетеп шаккаткан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты
1. – Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? //Шәһри Казан//

– Әдәбият торышы – җәмгыять торышының көзгедәге чагылышы. Бүгенге әдәбият турында «әдәбият» дип авыз тутырып әйтеп булмый. Ул иҗат мәнфәгатьләреннән югары куелган тенденцияләр колына әверелдерелде. Әдәбият кеше тәрбиясенең төп факторларының берсе булудан махсус рәвештә читләштерелде. Социология фәне моны өйрәнми, ул бездә, татарда, юк та. Эш шунда ки, 2000 елларда безнең ил җәмәгатьчелеге ялгыш юлдан алып кереп кителде. Бер милләтне икенче милләт белән ызгыштыру сәясәте рәсми ныгыну алды.

Милләтләр буенча министрлык урынына спорт буенча министрлык оешты. Әгәр моңа кадәр гасырлар буе, хәтта иң караңгы дәверләрдә дә, караңгылыкны яктылык, мәгърифәт аша җиңәргә хыялланса һәм тырышса, бу җәмгыятебез безнең күз алдында караңгылыкны караңгылык, наданлык, мәгърифәтсезлек, китапсызлык һ.б. аша каплап, әдәпсез итү юлына басты. Бу – Рәсәйдә әле без ачмаган, ачасыбыз булган конвергенция күренеше иде.

Хакимият тарафыннан ул якындагы утыз елга исәпләнгән. Без әле бу процессның уртасында, шуңа күрә кайбер иҗтимагый күренешләрне ихтыяри көч белән «ашыктыралар». Мәсәлән, мәктәпләрне, китапханәләрне ябуны. Әгәр татар соңгы 20 елда югалткан мәктәбен аякка бастырмаса, әдәбиятсыз, димәк, әдәпсез калачак. Шушы конвергенция аркасында язучының булган да, булмаган да, әдәбиятның булган да, булмаган да, китапның булган да, булмаган да, укучының булган да, булмаган да, мәктәпнең булган да, булмаган да, китапханәнең булган да, булмаган да чоры-аралыгы барлыкка килде. Моны чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ул илдә кавемнәрнең, мәдәниятләрнең кыргый буталышы белән тәмамланачак. Укучы беткәч, китап бетә, китап беткәч, язучы бетә. Язучы беткәч, әдәбият бетә. Әлбәттә, ул бездә, шул исәптән татарда, язучы беткән дигән сүз түгел. Әмма аларның язучы буларак ялтырап торганнарының бу дөньяга карашы да казыкларга киерелгән ат карашы хәлендә киеренке. Укучының зәвыгы түбәнәйде. Язучының зәвыгы түбәнәйде. Укырлык әсәр бар, әмма моннан утыз ел элеккеге чор белән чагыштырганда, күп тапкыр­га сирәк.

2. – Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

– Язучы заман белән үзгәрә икән, димәк, ул язучы түгел. Язу­чының миссиясе – заманны үзгәртү, һәрхәлдә, шуңа омтылу. Язу­чы ул язучылар берлеге әгъзасы булу түгел, ә ЧЫН ӘСӘР язу.  Язучыдан «Син ничә китап яздың?» дип түгел, «син ХАК­ЛЫК һәм ХАЛЫК ТАНЫГАН нинди әсәр яздың?»  дип сорарга кирәк. Язучы шәхес булырга тиеш. Көрәшче булырга тиеш. Әсәреңдәге идеал ул син үзең булырга тиеш.

3. – «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

– Язучыга, хезмәте өчен, яхшы, алтын бәрабәренә түләнергә тиеш. Түләнмәгән язучының бәһасе юк. Шуңа күрә аның хәлен сорамыйлар. Халыкның язучы хәлен сорарлык хәле юк. Ул, мескен, йөгенгән. Хәлсез. Ни өчен Рәсәйдә 40-50 мең кеше юлларда каршы полосага чыгып һәлак була? Чөнки ул әдәпсез. Мәктәпсез, мәктәбе булса, анда – әдәбиятсыз. Мәктәптә әдәбият укытмаган милләтнең киләчәге юк.

4. – Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

– Язучыга нинди рәсми статус? Аңа түләргә, алтын белән түләргә кирәк.

5. – «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

– Кызганыч, без бүген татарның кичәге укучылар корпусын, кичәге китапханәчеләрен югалттык. Элегрәк кешенең китап укыйсы килә, тик укый белми, хәреф танымый иде, хәзер укый белә, тик укырга теләми. Караңгылык илһамчыларына яхшы заманнар килде: алар интернет белән кап­ланып, халыкны надан ясый. Хөкүмәт моны күрмәмешкә салыша. Бүгенге заман укучысы укымый. Аны шул китаптан биздерү юлы белән ишәк ясыйлар. Чын укучы заман белән үзгәрми. Ул зәвыгын гына саклый. Үстерә. Рухи-рухани ләззәт дигән нәрсә декрет белән килми.

6. – Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

– Әдәби тәнкыйтьтән башка әдәбият була алмый. Тәнкыйть, эчкерсез, изге тәнкыйть – әдәби эстетиканың нигезе. Бүген зур мәгънәсендә тәнкыйть юк. Юбилярларга язылган комплиментар язмаларны чын дәрәҗәсендә тәнкыйть дип булмый. Әмма бездә, татар әдәбиятында, таза тәнкыйтьнең Рифат Сверигин, Әлфәт Закирҗанов, Муса Мөлеков һәм башка шундый вәкилләре бар әле. Татарның тулы куәтле башлангыч, урта, югары белем бирүче мәктәбе булмый торып, әдәби тәнкыйтьнең аякка басуы бик шикле. Шуңа күрә, исән каласыбыз килсә, өч татарга мәктәп! Дүрт татарга мәктәп!

7. – Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

– Китап сәүдәсе дә махсус юкка чыгарылды. Сәүдә – әдәбият укып ӘДӘПЛЕ булуны тәэмин итү юлындагы хәлиткеч чараларның берсе. Кызык бит. Барлык төр сату чәчәк ата, китап сату гына юкка чыгарылды, чөнки ул караңгылык аша халыкны надан итүгә хезмәт итә. Нишләргә? Татар халык җырындагыча, кая карасаң да юк.

8. – «Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш» дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк?

– Тере язучы ничек итеп укучысы белән аралашмаска тиеш?

9. – Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

– Яхшырак язу өчен нинди шартлар? Яхшы түләргә кирәк. Мин, мәсәлән, 1991 елдан бирле юньле-рәтле гонорар алганым юк. Ә бит татарның иң танылган язучысымын, диләр.

10. – Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

– Соңгы вакытта зур әсәр язмыйм. Мин «Өч аяклы ат» повестен, «Татар вакыты» романын, өч томлык «Хунвейбин» роман-эпопеям белән татарда, татарда гына түгел, кешелек масштабында игътибарга лаек әсәрләр яздым дип уйлыйм. Иманым камил, татар милләте «Хунвейбин»ны укымый торып, рухи-рухани яктан аякка баса алмаячак. Мин әлегә милләтемнең, аеруча аның камил холык­лы язучыларының, үзләренә хас тар көнчелекне җиңеп,  шушы китапны укуын, үзләштерүен, милли көрәшкә  кулланма итеп файдалануын телим.

Запись Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават Фәтхетдинов Алсу Фазлыевага ничә мең сум гонорар түләгән? [фото]
Бу көннәрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның концертлары бара. Әллә шуңа, җырчы Алсу Фазлыева, берничә елга артка чигенеп, үзенең дә Салаватның концертларында катнашканын искә төшереп алды.

Баксаң, 2007 елда, ул елны Салаватның 19нчы сезон концертлары булган, Алсу Фазлыева бэк-вокалистка булып эшләгән.

“Чын тормыш мәктәбе, тәҗрибә туплаган идем. Һәм ул вакыт өчен бик зур гонорар алганымны хәтерлим! 24 мең!!! Студент өчен бик зур акча иде”, дип яза Алсу инстаграм битендә.

Бу коннэрдэ Татарстаннын халык артисты Салават Фэтхетдиновнын Камал театрында концертлары бара. 19 сезон концертында ( 2007) жэйге концертларында мина да бэк-вокалистка булып эшлэргэ туры килде.чын тормыш мэктэбе, тэжрибэ туплаган идем.хэм ул вакыт очен бик зур гонарар алганымны хэтерлим! 24 мен!!! Студент очен бик зур акча иде. Кем белэ,быел остэмэ концертлар тагын була микэн? #алсуфазлыева #голнара мулланурова #скрипкачыголнара

Фото опубликовано Алсу Фазлыева (@alsufazlyeva) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-08-10T09:15:18+00:00">Авг 10 2016 в 2:15 PDT</time>

Запись Салават Фәтхетдинов Алсу Фазлыевага ничә мең сум гонорар түләгән? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..