Архивы гыйбрәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

«Улымның үлемен үзем теләдем…»
– Нәнәм, Лилия апаңның улы үлгән бит әле. Гаетка каршы төндә… Үз кулымда җан бирде ди… Елый Лилия апаң…        Күрше әбием ишектән керүгә шундый яңалык җиткерде бүген.  Алай икән…

– «Үзем теләп кенә китердем», – ди… Бер түгел, мең әйттем бит ди. Әмма бу көн килгәч барыбер авыр икән ди…    Лилия апа белән мин үзем таныш түгел дисәм дә була: ул Казанга килгән чакларда бер-ике тапкыр күреп кенә калдым. Танышлыгыбыз исәнләшүдән узмады диярлек. Әмма мин аның бөтен тормышыннан хәбәрдар, шуңа күрә ул бер якын кеше кебек.

Күрше әбием белән бер елны санаторийда бергә ял иттеләр алар, бер бүлмәдә тордылар. Шуннан бирле аралашып яшиләр.  Аларның танышуын уйласам мин гел шаккатам. Аллаһы Тәгалә башта алар юлына авырлык килгәч ярдәм итәчәк кешене – бер-берсен чыгарды, аннары гына сынавын җибәрде.

Санаторийда алар яз көне ял иттеләр, шул җәйне исә Лилия апага «яман шеш» дигән диагноз куйдылар. Берничә ел ул Казан белән Әлмәт арасында йөреп торды. Килгән саен күрше әбиебездә туктады, үзе генә түгел, хәтта кызы да. Әгәр бу хәлләр алдыннан алар танышмаган булсалар, аның Казанга больницага һәр килүе бер проблемага әйләнер иде бит. Монысы – бер яктан. Икенчедән, безнең әби онкология авырулары ята торган больницаның ишеге кай якка ачылганны күптән белә: әнисе дә, әтисе дә дөньядан шушы чир белән киткән. Энесе дә соңгы көннәренә кадәр шунда ятты. Табибларны да исемләп белә ул, әлеге чирнең үзенчәлекләрен дә. Бу яктан да әбиебез Лилия апага зур терәк булды.

Санаторийдан ялдан кайтуга исә әбинең бердәнбер улын кулга алдылар.   Ул көннәрне искә дә төшерәсе килми… Күрше әбиебезне ничә елга картайтты икән бу хәсрәт?! Күрмәгәнгә – күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен… Без әбине ничек тә юатырга, хәленә керергә тырыштык. Әмма төрмә юлларын  таптауның (әбинең улын исә 7,5 елга хөкем иттеләр) никадәр читен икәнен аны үз башына төшкәннәр генә белә бугай. Менә шул чакта, бигрәк тә беренче көннәрдә, әбигә Лилия апа ярдәм итте. Киңәше, сүзе белән. Аларның сөйләшер уртак темалары күпкә артты – Лилия апаның да бердәнбер улы төрмәдә утыра иде ул чакта.

Андагыларга нәрсә алып барырга, күпме алып барырга, ничек итеп алып барырга – боларның барысын да Лилия апа белә иде. Очрашуга ничек рөхсәт алырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, күрешергә ничек әзерләнергә – җитмешне узган күрше әбиебез Лилия ападан башка боларны үзе генә ерып чыга алыр идеме икән?!

Ике бала табып-үстергән Лилия апа: бер кыз һәм бер малай. Ире белән иртә аерылышканнар дип аңладым. Улына, бәлки, ата тәрбиясе дә җитмәгәндер. Әллә холкы шундый кызу кеше булганмы, белмим. Хәер, шешәдәген салып куйгач күпләр батырая – калай әтәчкә әйләнә. Чама югала.  Сугыш чукмары иде аның улы.

Һәр юлы сугышкан өчен утыртканнар аны:  төрмәдән чыгып аз гына тора да, тагын кемнәрдер белән сугыша, тагын кулга алалар… Иреккә чыгып аз гына йөри дә, кабат барысы да яңабаштан кабатлана…

Төрмәдә ничә ел уздырганын тәгаен белмим, ничә тапкыр хөкем ителгәнен генә беләм. Ун тапкыр! Иректә булганга караганда утырган еллары күпкә күбрәк иде аның. Соңгы тапкыр быел Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына чыкты.

Лилия апада яман шеш авыруы килеп чыкканга аптырый торган түгел. Бу кадәр хәсрәткә болай да ничекләр чыдады икән ул?! Ахыргысында биш ел утырды улы. «Башка хат та язма, әйбер дә сорама, төрмә юлында йөреп ардым, картайдым. Моннан соң яныңа бармыйм», – дип тә әйткән иде. Тик ана йөрәге ничек түзсен инде: әби аша ишетеп тордым – барды, әлбәттә.   Түзмәгән чагы да булгандыр.  Андый вакытларда җаны әрнеп: «Үлсәң, котылыр идем ичмаса», – дигәндер.   Котылган менә…   Улы больницада үз кулында җан биргән. Аннан кайтучылар чирсез кайтмый шул.

– Лилия апаң бик елый… Үзем генә теләп үтердем ди…  Китте улы Лилия апаның. Әнисен тагын гомерлек хәсрәткә салып китте.  Үкенеч ачысы да җиңелләрдән түгел…

Чыганак: Сөембикә

Запись «Улымның үлемен үзем теләдем…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде” [язмыш]
Әниебез сеңлекәшләрдә яши, олы яшьтә инде. Соңгы араларда бигрәк әллә нишләде. “Сез мине үтерергә телисез!” – дип, теңкәләренә тия. Аларга артык бәйләнә, күзенә юк-бар күренәме шунда, белмим. Бездә чакта алай ук түгел ул, ә менә сеңлекәшләргә кайтуы була, бөтенләй елый башлый. Туксан белән баручы олы кешенең авызыннан нинди сүз чыкмас та, акылы ничекләр генә төрләнмәс!

Ләкин әни үтә камил акыллы кеше бит безнең. Аны саташкан карчык дип берәү дә әйтмәс.

Берүзе алты бала үстергән ул, әнинең мин-минлеге дә көчле – шунысы да бар. Сеңлекәшләр аның дөньясына, нигезенә кайтып, өй салганнар иде. Минем дөнья дип, әнинең үзенең нигезенә кайтасы да килә, сеңлекәшләргә дә тынычлап яшәргә ирек бирми. Аларның һәр адымына бәйләнә. Моңарчы әйбәт иде әле ул, азакы елларда шулай була башлады.

Сеңлекәшләрне чыгарып җибәрмәкче буламы, киявен яратмый инде. Киявен чыгарып җибәрсен дип әйтә. Шуңа күрә әнине өшкертеп караргамы дип торам әле. Мине кияү сихерләде дип бара әни. Берәр белә торган мулла өшкерсә, тынычланмас микән дим. Әни үзе дә шулай ди, мулла өшкерсә, сихерне чыгарыр иде ди.

Әни бик ныклы әле безнең, бар җирен дә тикшерттек, Аллага шөкер, күз тимәсен! Анализлары да яхшы. Бер вакыты җитсә, нидер котыртып ала аны. Көне-төне намазын да укый ул. Шул күп укудан да башы китми микән дип шикләнәм инде. Бүлмәсеннән чыкмыйча укый да укый ул. Мунчага чишмә суларын алып кайтартып, ул суларны да өшкерә-өшкерә укый. Үзебездә дә Төркиядән килгән мулланы әйбәт өшкерә дип мактыйлар иде. Ул кайтып киткән икән хәзер.

Әтиебез үлгәч, әни алты бала белән ялгызы калып, безне үзе генә үстергән. Утыз өч яшендә тол калган. Әле бик әйбә иде әниебез. Әле беребездә, әле икенчебездә кадер-хөрмәттә генә яши. Бездә кыш чыкты менә. Авылда сеңлекәшләр дә яхшы карыйлар аны. Бөтен баласына да кунак булып йөри, шатланып кына торырлык. Ләкин нәрсәдер эчтән тынычлык бирми аңа, әни үзен-үзе кимерә. Без аның кырыенда биеп кенә торабыз.

Сеңлекәшләр дә шулай. Кайчан кирәк, больницасына алып баралар. Ләкин әни үз киресенә каткан. “Кияү минем нигездән чыгып китсен! Аның монда кирәге юк”, – дип, тәк киреләнеп тора. Мин әйтәм, сеңлекәшнең берүзен калдырасың килә мени дим. “Мин берүзем генә алты баланы үстердем әле, ул да яшәр, үлмәс!” – ди. Менә шундый кешене нишләтәсең инде?

Менә хәзер кыш чыктык, әни авылга кайтам ди.

Сеңлекәшләрнең коты очып тора инде, бу юлы нишләр инде дип борчылалар. Әни берничә көн түзә дә, аннары нервылана башлый, нервыланып тәне кычытырга тотына. Аннары акырына башлый, өйдә тормалы түгел була башлый. Колагы да ишетә, күзе дә күрә, юынуын да үзе юына, ашый. Югыйсә, сеңлекәшләр авылда зур өй салдылар, әнинең аерым иркен тыныч бүлмәсе дә бар. Мин үзем әнинең эченә җеннәр кермәде микән дим, элек андый түгел иде бит ул. “Кияү мине агулады!” – дип әйтүе бер вакыйгадан соң киткән аның. Бер елны авылда кизү чыккан. Бөтен кеше дә эче китеп, косып чирләгәннәр. Бер әби, күтәрелә алмыйча, үлеп тә киткән. Безнең әни дә шулай чирләгән, ләкин моны үзенчә борып: “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде”, – дигән тамга салган.

Шул көннән башлап сеңлекәшләргә җүнле сүз юк.

Сеңлекәш өчен борчылам – аны бетерә инде дим. Яше барганын да аңлыйбыз да соң, ләкин Ходай биргән гомерне тынычлап яшәсен иде дигән теләктә идек. Берәр оста мулла өшкереп, әниебезнең күңеленә тынычлык иңдерер дигән өметтә мин үзем.

Әни ышана безнең аның ишегә.

Исемем редакция өчен генә.

“Безнең авыл гыйбрәте”

Фото: pixabay.com

Запись “Мине кияү агулады! Мине үтерәсе килде” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…”
Яратышып яшәгән икәүнең арасы көннәрдән бер көнне шартлап өзелә. Карашлары төрле булганга, диләр. Ләкин  тормыш диңгезендәге айсбергның өсте генә түгел микән бу? Төптә бит бөтенләй башка сәбәп… Һәм ул, гадәттә, өченче бер кешегә килеп тоташа. Арага ятлар керү мәхәббәтне үтерә шул ул. «Йөрәктәге яралар да төзәлә, гафу да итәсең, тик ярату юк икән, аны кире кабул итә алмыйсың», – ди  «Болгар радиосы» алып баручысы  Дилбәр Фәез. Аерылышуларына үзе гаепле дип уйлаучылар  барын белде ул. Белде һәм эндәшмәде. Нигә? Ачыктан-ачык сөйләшәбез.

Театр училищесының икенче курсында укыганда безнең төркемгә килеп кушылды ул. Без, бала-чагалардан, күпкә олырак, тормыш тәҗрибәсе туплаган чибәр ир-ат. Озак та үтми концертлар белән Минзәләгә җибәрделәр. Ул заманнарда шулай студент чактан ук гастрольләргә йөри идек.  Концерт алдыннан аяк киемемнең  каешы өзелде. Ул аны миңа ясап бирде. Шул көннән башлап һәрвакыт бергә булдык дисәм, бер дә ялган булмас. Гел җитәкләшеп кенә йөри идек. Миннән җиде яшькә өлкән  булгач, аны яклаучым итеп тойдым. Бәлки, аннан ата назы эзләгәнмендер. Өченче сыйныфтан өйдән чыгып киткән кеше мин. Интернатта яшәп укыдым. Әти-әнине күрмәдем дә диярлек. Шуңа күрә ул  минем өчен  әти дә, абый да, ир кеше дә булды бугай. 19 яшемдә  мин инде кияүгә чыктым. Нигәдер әти булачак иремне кабул итеп бетерә алмады, тик минем сайлавыма каршы төшмәде. Училищены тәмамлагач, яшьләр театрында эшли башладык. Без – ул театрга нигез салучылар. Бик күп рольләрне бергә уйнадык. Төрле образлар тудырдым. Театрның  тормыш өчен ярдәме зур булды. Шуның өчен мең рәхмәт аңа.  Соңрак бергәләп башка театрга күчтек. Анда ир-ат актерларга кытлык булгач, аны алдылар, ә миңа урын табылмады. Соңрак алабыз, диделәр. Без яшь гаилә: кечкенә бала, акча җитми, мохтаҗлыкта яшибез. Театрга администратор булып эшкә  урнаштым. Әле һаман да алабыз дигән сүзгә ышанып яшим бит инде. Кулыма кечкенә баламны күтәреп, кичкә эшкә киләм. Әтисе уйнамаган көннәрдә бала аның белән кала. Аннан соң залда билетер булып та эшләдем. Тик вәгъдә ителгән урын булмады миңа. Шул театрда эшләгән артистларның балаларын алдылар. Шулай итеп, бу театр сәхнәсендә уйный алмый калдым мин. Филармониягә алып баручы итеп чакырдылар. Яшәргә кирәк – барып урнаштым. Анда инде бертуктаусыз гастрольләр… Кемнәр белән генә эшләмәдем, кайда гына бармадык. Кызым әтисе белән кала иде. Арабызда көнләшү дигән хис бөтенләй юк. Бу уңайдан бернинди сүзгә килешү, үпкәләүләр булмады. Мин – аңа, ул миңа ышандык.  Аннан соң ирем белән икәүләп бер бабайга укырга йөрдек, вәгазьләр тыңладык, дин сабаклары өйрәндек. Икәү бергә намаз намаз укый башладык. Ул елларда дингә тартылу башлаган иде. Шул шаукымга ияргәнбездер дип уйлыйм. Нәрсә этәргәнен әле дә аңламыйм. Ул чакта мин ир артында гына яшәгән, бер сүз әйтсәләр дә елап җибәрә торган  бер җебек яшь хатын идем. Ул дин юлына баскач, мин дә аның артыннан ияргәнмендер инде. Тик бу адымга чын күңелемнән ышанып, әзер булып бардым. Ул бик гыйлемле кеше. Нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Хәтере дә яхшы, тиз ятлый да иде. Кызыбыз да кечкенәдән үк намаз укып үсте. Һаман да шулай кулга-кул тотынышып, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек. Мин зур конкурс аша үтеп, «Дулкын» радиосында эшли башладым, ул театрдан дини оешмага күчте. Дин сабаклар укыта башлады. Әледән-әле чит илләргә белемен арттырырга йөрде. Бик соң кайткан чаклары булды. Үземнең уйларым чиста булгач, бер шигем юк иде. Хыянәт итми микән дигән уй күңелемә килеп тә карамады.

Аның  чит илгә укырга барып кайткан вакыты иде. Өй телефонына туктаусыз шалтырата башладылар. Трубканы алсам,  эндәшмиләр. Кем икән дип аптырап беттек. Ул вакытта радиода каршылыклы фикерләр яңгыраган тапшыру эшләгән идем. (Шуның аркасында эштән дә кудылар әле мине.) Әллә шулай тикшерәләр микән дип тә уйладым.   Мине шантажлыйлар, ди бер көнне ирем. Сораштыра башлагач: «Сиңа кирәк түгел», – диде. Кабат телефон шалтырады. Монысында эндәштеләр: «Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым. «Ярый, әйдә, килегез, сөйләшик», – дидем. 15 минуттан ул безнең өйдә минем каршыда утыра иде инде. Баксаң, алар  дин дәресләрендә танышканнар. Очраша башлаганнар да никах укытканнар. Андый очрашулар бер ялкыта шул. «Ул миңа талак әйтте. Китапта беркая да язылмаган. Аның талагы  дөрес түгел», – дип зар елый бу ханым. Гадәттә, мондый вакытта хатын-кызлар истерикага бирелә. Ә минем бер минут эчендә күңелем катты да калды.

Ул мескен хатынны тыңлап утырдым-утырдым да: «Әйдә, өч көн – анда, өч көн миндә яшә, ә бер көнеңне теләсә кайда яшә», – дидем. Ә ул талак әйткән хатынын күрергә дә, ишетергә дә теләми, аны куа. Шулай дип әйтсәм дә, күңелгә салынган яраны тиз арада дәвалап булмады. Бераз уйлап йөргәннән соң: «Болай яши алмыйм, аерылышыйк», – дидем. Ул, ялгышканмын дип, гафулар сорады, гаиләмне ташларга теләмим диде, тик күңелемдә аңа карата бернинди хис калмаган иде инде. 12 ел  бергә яшәгәннән соң, без аерылыштык.  Безнең аерылышуда мине гаепле итеп калдырдылар. Имеш,  намазга басмаганмын, башыма яулык япмаганмын. Кыскасы, дини кануннар буенча яшәргә теләмәгәнмен. Тик бу нахак. Әйе, мин яулык япмадым, хәзер дә яулыксыз йөрим. Тик моңа карап кына гөнаһ кыламмы? Аллаһыга ышану ул кешенең күңел түрендә булсын,  бу хакта кычкырырга кирәкми аны.  Дин бит ул  иң элек үзең өчен. Син калыпларыңны беләсең, тик бу хакта кычкырып йөрмисең.

Ул вакытта нәрсәдер раслап йөрергә теләмәдем. Бу хакта уйланмадым да, уйланырга теләгем дә, вакытым да булмады. Яшәргә кирәк иде бит. Бик үзгәртте мине аерылышу, бик. Эшкә чумдым. Ат урынына эшләдем. Һәрвакыт кеше арасында булдым. Шуның белән җиңдем бугай мин. Аннан соң, күрәсең, мәхәббәтем көчле булмагандыр дип уйлыйм. Бөтен барлыгым, назым, дәртем белән сөймәгәнмендер, яраткан булсам,  кире кабул итәр идем. Яраткан хатыннар хыянәт иткән ирләрен кичереп, кире кабул итә, әле аның өчен чәче белән җир себерергә әзер булып яши. Мин шундый бик күп парларны беләм. Икенчегә китсә дә, иреннән башын алмаган хатыннар да бар. Ярата икән, хатын-кыз кала ул! Ә мин гафу иттем, тик калмадым…  Аерылышу ир өчен дә, хатын өчен дә авыр түгел. Иң зур яра – бала күңелендә кала. Кызым бик авыр кичерде. Иң авыры аңа булды. Аннан соң, аерылышасың икән, араларны шартлатып өзәргә кирәк икән дип уйлыйм хәзер. Читтәге ата белән аралаштыру баланың   күңелен генә яралый. Әтисенең яңа хатынын,  балаларын җиңел генә кабул итә алмый ул үсмер күңеле.

Аерылганда 33 яшь иде миңа. Хатын-кызның чәчәк кебек янып торган вакыты. Кияүгә чыкмый калуым да балам хакына. Бик күп сөйлиләр, язалар: үги ата үги кызын көчләгән, дип. Иң курыкканым шул булды. Бөтен мәхәббәтемне балама бирдем, һәм моның өчен тамчы да үкенмим. Тормышымны ялгызым дәвам иттем. Үземә ир дә, хатын да булырга туры килде. Авылга кайтканда, һаман кешегә утыртып алып кайтыгыз әле дип ялынмас өчен руль артына утырдым. Ул вакытта  хатын-кызлар машина йөртергә курка иде әле. Бик тиз өйрәндем. Тормыш өйрәтә икән ул. Җебек хатыннан – янган йортка барып кергән, чабып барган атны туктага торган хатынга әйләндем. Яшәү өчен тырышу дигән нәрсә бу!  Син бит мондый түгел идең, дип аптырады күпләр ул вакытта. Бөтен уем – тормышны алып бару. Ә акчасыз көн итеп булмый. Тормышта балык кебек йөзәргә, киреләнмәскә, юк дип әйтмәскә, тәкәбберләнмәскә  Хәния апа Фәрхи өйрәтте. Урыны җәннәттә булсын, бик зирәк кеше иде. Әле бит мин  интернатта яшәгән кеше, кечкенәдән мөстәкыйль булып үскәннәр тормышта нык булалар.

Ә теге хатынга ачу-үпкә саклыйсыңмы дип сорыйсың килә инде синең… Юк, үпкәләмим. Мин аны жәлләдем. Никах укыткач, аны хатыным дип кабул итәргә тиеш булгандыр. Ә аны файдаландылар да ташладылар. Качып-посып кеше ире белән никах укытырга риза булган хатыннарны җәллим дә, шаклар да катам. Бу бит инде гаилә бозу! Әйе, чит илләрдә күп хатынлылык бар. Ләкин анда да ул бетеп бара. Бездә бит ир-ат икенче хатынга өйләнә икән, ул бу адымга бары бер нәрсә турында гына уйлап бара. Андый ир-атлар ике хатынын да тулысынча тигез тәэмин итә ала дип уйламыйм. Мәсәлән, өйләнә икән,  икенче хатынын да тораклы итәргә тиеш. Ике хатынына да фатирлар алып бирсен. Ә бездә бит өйләнә икән, хатынының өенә барып йөри. Гәрчә, аның өе булмаса да. Дини кануннар буенча олы хатынының ризалыгын алырга тиеш. Дөрес, бездә ул кануннарны үзгәртеп торалар. Качып-посып  никах укытуның бөтен максаты шул йоклауга кайтып кала. Никах минем өчен –  иң изге әйбер, ЗАГСка барып мөһер суктырудан да зуррак дип кабул итәм мин аны. Шуңа күрә никах белән сату-алу итүне кабул итә алмыйм. Алай булырга тиеш түгел ул. Аңлыйм, ялгыз хатынга наз, игътибар  җитми. Үзен бәяли белмәгәннәр  тәмле телгә, өч минутлык назга, ике-өч мең сумлык бүләккә алданып, ышаналар да икенче, өченче хатынлыкка да риза булалардыр. Хатын-кыз үз кадеренчә,белми әллә югалып каламы икән?

Тормыш алып  барырыга ярдәм итәр дип өметләнәләрдер ул, мөгаен. Ирләр кебек дәрт белән генә эш итмиләрдер дип уйлыйм. Хатын-кыз уйламыйча бер адым да ясамый ул. Ире йөргән хатыннарга менә нәрсә әйтер идем: бер йөргәне, гомер буе йөри инде аның. Яратасың икән, түзеп яшисең. Тик үзеңнең кеше икәнеңне дә онытырга ярамый. Акылга утыртам дип яшәү дә дөрес түгел.  Кешене үзгәртеп булмый ул. Бигрәк тә, ир-атларны. Тагын шуны онытмаска кирәк: ир-ат югалырга мөмкин әле, ә хатын-кыз бервакытта да югалмый. Аның өйләнеп, ә минем ялгыз яшәвем дә шуңа дәлил. Чөнки ирләр ялгыз яши алмый. Ашарга пешерүче, идәнен юучы, өен җыештыручы кирәк. Аерылганда тиккә генә бала  ана белән калмыйдыр инде ул. Бу күп нәрсә хакында сөйли. Хатын-кыз ир-атка караганда тәвәккәллрәк тә бит әле. Курыкса да, уйлаганын эшләми калмый. Ә ирләрдә андый нәрсә юк. Ул уйлап йөргән була. Әмма аны төрткәләп торырга, илһамландырырга кирәк.

Ир чын ир-ат икән,  барысын да уртага салып сөйләсен. Нәрсәдән канәгать булмавын әйтсен. Уртак тормышыбызның киләчәге юк, гафу ит, мин башка хатын алам дисен, ә качып-посып башка хатын-кызлар белән чуалып, никах укытып йөрмәсен. Ул инде егетлек түгел. Аның хыянәтендә үземнең дә гаебем бардыр. Мин – япь-яшь кыз, ул – тәҗрибәле ир-ат. Бәлки, башны югалтып яратышу кирәк булгандыр. Тик йөргән ирне моның белән генә тыеп була микән? Алтыдагы – алтмышка дип тикмәгә әйтмәгәннәр. Юк,  кемне дә булса һич гаеплисем килми.  Аллаһы Тәгалә шулай язган, димәк. Бар нәрсәм җитеш, гаиләм бар. Ул да бәхетле яшәсен. Баламның әтисе бит ул. Еллар үтеп, хәзер үзем дә дәү әни яшенә кергәч, бала ата-ана сүзенә колак салырга тиеш икән дип уйлыйм. Гомер тәҗрибәсе булган өлкәннәр кешене сизми-белми калмый шул. Гаиләдәге хәлләремне кайтып сөйләгәч, әти:  «Менә, кызым», – диде дә, башка бер сүз  әйтмәде.

Чыганак: Сөембикә

Запись “«Мин ирегезнең хатыны», – дип таныштырды үзен телефонның теге очындагы ханым…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!”
Кияүдә мин ундүрт ел булдым. Яшьли кияүгә чыктым, аңа ул вакытта утыз өч, миңа – унтугыз иде. Тыныч кына яшәп киттек ничектер. Ә менә бала тугач, ирем миңа суына башлады. Ничек суынмасын, улыбыз еш авырды, һаман саен больницага кердек. Анда үзеңне карау юк, больницадан чыккач та, саулыгын ныгытыр өчен чаптым – аңа бу кызык түгел иде. Прическа-макияж турында кем уйласын, балаң чирләгәндә, акчаның зур өлеше табибларга-даруларга киткәндә?

Без чираттагы мәртәбә больницада ятканда, аның сөяркәсе бар икәен белдем. Ул кызга – унтугыз…

Ничек башым китмәгәндер!.. Улыбыз кислород маскасы киертелгән килеш ята, ә ирем больница ишегалдыннан көлә-көлә телефоннан сөйләшеп китеп бара…

Елый-елый гафу итүемне сорады. Иттем. Бергә калдык. Биш ел уздымы, ирем тагын шеннән соңарак кайта башлады, таныш-белешләрдән ямьсез хәбәрләр ишетә тордым… Турыдан-туры сорадым – берәрсенә гашыйк булдыңмы, дип. Юк, диде. Тормышыбыз дәвам итте. Минеке – улыбызны кайгыртып, аныкы – үз юлы белән.

Ә аннары… аннары мин гашыйк булдым бер аерылган иргә. Ул да мине яратты. Иремнән китәргә булдым. Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды! Өч ел элек тагын бер унтугыз яшьлек кызны үз иткән. Хәзер иремә кырык тугыз. Ирем аерылушуга каршы булмады.

Хис-тойгыларымны тасвирлый да алмыйм. Бик авыр иде миңа. Нишләп өч ел элек үк китмәгән ул миннән?! Нигә миңа ирек бирмәгәң, нигә ялганлаган?!

Бу өч ел тоташ ялганлаган ул миңа – берүземне калдырып, каядыр китеп барулары, бергәләп дуслар янына дачага барырга вәгъдә итеп, соңгы минутта ялгызы гына барырга карар кылулары, аны кемдер сихерләвенә ышандырып, берәр атнага «өшкерүче» әби эзләп китүләре…

Эмоциональ яктан бетерде ул мине. Проблема миндә дип, мин психологлар китаплары укыдым, тренингка бардым… Үземне дөрес тотарга өйрәндем… Ә аннары компьютерында бер хатын белән язышуын таптым – ул анда миңа булган үпкәсен белдерә иде, янәсе мин аңа басым ясыйм!

Әле мин балага узарга тырыштым. Ә узган булсам?! Башка ирләргә шул ялгызлыктан, кирәкмәгәнлегемне сизеп карый башладым бит инде мин. Җылылык эзләп.

Аерылыштык. Тагын тетрәндем – бергә торган ундүрт ел буена миңа хыянәт итеп яшәгәнен белдем… Барысы да яшьләр – унтугыз яшьлекләр. Боларны миңа мактанып сөйләде, диярсең… Уйлап карасаң, булдымы соң бездә гаилә? Юк бит! Юк!

Мин яраткан теге ирем… миңа өйләнергә телмәгәнлеген әйтте. Хатынына кайтырга карар кылган… Миңа исә сөяркәләр булып калырга тәкъдим итте. «Миңа синең белән сөешү ошый, – дип язды миңа ул, – Әйдә, дәвам итик бу уенны?» Мин хурландым. Төнлек ир табу проблемамыни? Мин аны бик яраттым бит… Ташлаштык.

Шулай итеп, миңа бер-бер артлы ике ир хыянәт итте.

Юк, мин ялгыз түгел. Минем туганнарым, балам бар. Әмма… Кичә генә машинам ватылды. Утырып еладым. Янда ир кеше булмаганга. Проблемаларны үз җилкәсенә алырдай кеше, авырлыклардан ышыклаучы булмаганлыкны тоюдан…

Ардым мин.

Антидепрессантлар эчәм, психологка йөрим. Әмма терелә алмыйм… Ничек яшәргә? Мин белмим…

Чыганак: Сөембикә журналы

Запись “Утырдык сөйләшергә. Иремнең менә өч ел инде сөяркәсе бар икәне ачыкланды!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балагыз яши алмаячак, алып кайтып китегез, әнисенә әйтмәгез”
Буа районында шикәр заводы төзелә башлаган еллар иде. Элеге зур эшкә төрле төбәкләрдән егетләр, кызлар, яшь гаиләләр күп килде. Безнең Түбән Наратбаш авылына да шактый эшче килеп, һәр йортка диярлек фатирга керде. Күршебезгә урнашкан гаиләнең ике ир баласы бар иде – Рәмис белән Рим. Элек яуган карның күплеген әйтеп бетерерлек түгел, коймаларны каплап киткән кар өемнәрендә без, бала-чага, окоплар казый, тау шуа идек. Шулай беркөнне тау шуганда, безнең авыл малае: “Син килмешәк, мин шуам”, – дип, шул читтән килгән Рәмиснең чанасын тартып алган (мин ул көнне чыкмаган идем). Ә минем абый: “Ник алай эшлисең?” – дип, теге малайдан чананы алып, Рәмискә кире биргән. Бу хәл малайга ошамаган, ул елап кайтып киткән дә, әнисенә әләкләгән. Әнисе абыйны кыйнарга дип тауга килгәндә балалар таралышкан булган инде. Ярсыган ана, барыбер үч алам дип, өенә кадәр акырып, янап кайткан. Шуннан абыйны сагалап йөри башлаган.

Беркөнне абый, чаңгы белән чыршы алып кайтканда, әлеге хатынга юлыккан. Ул, кулына керосин салынган зур, калын пыялалы (шампан шешәсе кебек) шешә тотып, берәүләрдә мунча ягып кайтып килә икән. Һәм хатын абыйны егып салган да (ул вакытта абыйга 12 яшь иде), өстенә менеп утырган һәм шешә белән башын төя башлаган, шешә ватылган. Урамдагы ике хатын килеп: “Үтерәсең бит!” – дип, абыйны аралап алганнар. Абыем бик сабыр, түземле, беркемнән дә зарлана торган бала түгел иде. Командировкага килеп, бездә яши торган кызлар шул кичне шаккатып, әнигә: “Апа, улыңның башын кара әле”, – диләр. Абыйның башында тавык йомыркасыннан да зуррак, кара шәмәхә төстәге шеш барлыкка килгән иде. Ул елларда мәктәптә чәч үстерү рөхсәт ителми иде. Абыйның чиста, ак башында бу шеш бик яман калкып тора иде. “Әле ярый башың тишелмәгән, шулкадәр кая бәрдең?” – дигәч, абый: “Туйга кадәр төзәлә ул, әни”, – дип елмаеп кына куйды (башы тишелүдән аны бүреге саклап калган инде). Ул бик тә мәзәкчән, бала булуына карамастан, төпле, мәгънәле, тапкыр телле иде. Ә бездә торучы кызлар абыйдан әлеге хәлнең чын дөресен сөйләткәннәр.

Шуннан абыемның башы сызларга тотынды, ул хәтта урыннан тора алмый башлады. Буага сырхауханәгә алып барып салдылар, анда аңа “минингит” дигән диагноз куйдылар. Табиблар: “Башы белән бик каты бәрелгән”, – диделәр. Абыем бер атна эчендә телсез калып, куллары, аяклары кәкрәеп, параличланды. Әти белән әни, район табиблары биргән юллама белән, абыйны Казан сырхауханәсенә салып кайттылар. Әни туктаусыз елап хәлсезләнде. “Йогышлы сырхауханәдә булгач, янына да кертмиләр ичмасам, бер чыпчык булып тәрәзә кырыена кунып улымны карап торыр идем”, – дип өзгәләнеп елады. Әти, әнинең газаплануына түзә алмыйча, Казанга барып, баш табиб белән сөйләшкәч, әнине санитарка итеп эшкә алдылар. Ул абый палатасындагы 16 баланы карады, бер тиен акча алмады, аның өчен абый янында булу бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк иде.

Абый сөйләшә алмый, сүзләрне, хәтта хәрефләрне дә оныткан иде. Сырхауханәдә эшләгәндә әни әлифба китабыннан абыйга хәрефләр өйрәтте, абый безгә бернинди хатасыз хатлар яза башлады. Беркөнне ул: “Әни, син минем белән бик газапландың, терелгәч мин сине кадерләр идем”, – ди икән. Аннан абый “Көзге ачы җилләрдә” җырын шундый моңлы итеп җырлаган, хәтта марҗалар да елый-елый тыңлаганнар (гомере кыска булгангамы, абый бик моңлы итеп җырлый иде).

Абый сырхауханәдә ике ел ятты. Авыруы көчле булу сәбәпле йөрәге таушалган. Табиблар әтигә: “Балагыз яши алмаячак, алып кайтып китегез, әнисенә әйтмәгез”, – дигәннәр. Әти Казанга барып әни белән абыйны алып кайтты. Абый өйгә үзе атлап керә алмады, күтәреп керттеләр. Аның кайтканын ишетеп барлык сыйныфташлары, укытучылар, хәтта мәктәп директоры Лотфулла абый да килде. Абый аларның барысын да таныды, Лотфулла абыйга: “Алла сезгә саулык бирсен, сез сырхауханәдә миңа хәтта кыш көне дә алмалар, күчтәнәчләр калдыра идегез”, – диде. Табигатьне оныткан иде, куаклар, чәчәкләр турында: “Болар нинди матур әйберләр?” – дип сорады.

Үләсе көнне: “Тавык шулпасы ашыйсым килә”, – диде. Әни пешереп ашатты. Ашаганын коса иде, ул көнне космады да. “Тальян гармунымны бирегез әле”, – дип сорады (матур уйный иде). Әни гармунны абыйның күкрәге өстенә куйды, ул ике яктан тотып, бер тартып куйды, уйный алмады: хәле юк иде. Шунда: “Әй, әни, терелсәм уйнар идем лә, мин ничек сызланып ятам, син миңа карап ничек газапланасың, бик рәнҗим теге апага”, – диде. Бик ачынып әйтте. Һәм шул көнне, абый җан бирде. Сырхауханәдән кайтып, өйдә ун гына көн яшәде.

Әнинең дә, әтинең дә бер генә көннәре дә абыйны сагынып еламыйча узмады. Теге хатын белән талашып йөрмәделәр. Безне дә: “Кеше рәнҗетә күрмәгез, авыр сүз әйтмәгез, ничек кенә булса да кешегә ярдәм итәргә тырышыгыз”, – дип тәрбияләделәр.

Ә теге хатын исән, яшәп ята. Рәнҗеш төшми калмады, бер баласы асылынып үлде, икенче баласын ике көн эзләделәр һәм өйләреннән ерак түгел генә мәетен табып алдылар. Ире белән гомер буе талашып яшәделәр. Аларның балаларының фаҗигале үлемнәре безне куандыра дип уйлый күрмәгез, яшь ир-атларның үлүе, билгеле, бик кызганыч. Без шуны гына уйлыйбыз: бу мәгънәсез, җансыз хатын безнең әти-әни әрнүе белән әрни микән?”

Дөньялыкта кылган әшәке гамәлләре өчен кеше гомеренең ахырында булса да җавап тота, ә ахирәттә нәрсәләр күрербез – Аллаһы Тәгалә генә белә.

Индия САФИНА, Татарстан яшьләре

Запись “Балагыз яши алмаячак, алып кайтып китегез, әнисенә әйтмәгез” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“65 яшьлек җитәкчем ачыктан-ачык бәйләнә, нишләргә?”
…Аспирантурага укырга кергәндә миңа 21 яшь иде. Бу вакытта инде кияүгә чыккан, әни булырга да өлгергән идем. Җитәкчем – әтиемнән дә олырак яшьтәге ир-ат. Шуңа күрәдер инде, башта үземә аерым игътибар күрсәтүен, төртмәле сүзләрен, читләтеп нидер әйтергә тырышуын мин озак кына аңламадым. 65 яшьлек ир кеше кызы кебек япь-яшь хатынга ничек өметләнсен?! Бу минем беренче ялгышым булгандыр. Шунда ук кырт кисеп туктатмавымны ул үзенчә аңлады бугай: ачыктан-ачык бәйләнергә кереште. «Мин бит сиңа диссертацияңне якларга ярдәм итәчәкмен, кирәкле кешеләр белән таныштырачакмын», – ди. Үзе янына килүләрне гел кичке якта билгели башлады. Берничә тапкыр дус кызларымны ияртеп барып карадым: ул көннәрне мине бөтенләй кабул итмәде. Кечкенә улымны җитәкләп бардым – тагын ишек төбеннән кире борды. Ачулануы йөзенә чыккан иде… Мин килүгә бүлмә ишеген бикләп куя. Шуннан башлана… «Сез нишлисез?! Минем – ирем, сезнең хатыныгыз бар килеш!» – дип әйтеп карыйм. «Булса соң?! Аларның үз урыны», – ди. «Мин сезне – хатын-кызларны аңламыйм. Нигә жәллисездер? Бер тапкыр булганнан нәрсә үзгәрә? Бәби тап, дип сорамыйм бит синнән», – ди.

Аптырагач, иремә сөйләдем. Аның белән ул чакта аралар шактый суык иде безнең. Әллә шуңа бер дә исе китмәде. «Моңа син үзең гаепле», – диде. Дөрес, бөтен кеше белән дә ачык итеп сөйләшәм анысы… Институт ишеген ачып керү газапка әйләнде. Ташладым аспирантураны – башка юл күрмәдем…

…Танышларым аша бер җырчының төркеменә концерт алып баручы эзләвен ишеттем. Минем дә андый хыялым бар иде! Тәвәккәлләдем. Таныштык, сөйләштек, берничә шигырь әзерләп килергә кушты. Ул чакырган вакытка кабат киттем. Мәдәният сараеның залына барып кердем. Буш, караңгы зал. Җырчы үзе генә. Сәхнәдә тонык кына ут яна – ул миңа шунда күтәрелергә кушты. Ятлаган шигырьләремне сөйли башладым. Тик ул мине бик тиз туктатты. Озын күлмәк кигән идем, «Итәгеңне азрак күтәр әле. Әллә нәрсә уйлама, сиңа бит сәхнә күлмәге тектерергә кирәк булачак – аякларыңны күрергә кирәк миңа», – ди. Аннан: «Бу шигырьләр ярамый әле, әйдә, башкаларны бирәм», – дип, сәхнә артына ияртеп кереп китте. Алдан бүлмәгә мине уздырды һәм… ишекне бикләп куйды. Сәхнә кирәк-ярагы саклый торган тар гына чолан иде бугай ул – борылырга да урын юк… Көчем бик тиз бетте. «Мин – кыз кеше, аннары ничек яшәрмен?» – дип елавым гына айнытып җибәрде аны. «18 яшьтәме?» – дип гаҗәпләнде. Җырлавын телевизордан хәзер дә тыңлый алмыйм…

…Мин дә шундый бер азгын җитәкчегә очрадым… Бездә кыз баланы мондый ир-атларга ничек каршы торырга икәнен өйрәтеп үстермиләр шул. Җитәкче урындыгына утырган ир-ат исә үзен дөньяның кендеге дип белә – нәрсә эшләсәм дә ярый, килешә дип саный. Ә мин яшь, тәҗрибәсез идем. Күңелем дә бик нечкә… «Юк» дигән сүзне, бәлки, өздереп әйтә дә алмаганмындыр. Шулкадәр тупас иде ул! Тормышымны җәһәннәмгә әйләндерде. Коллективта аның миңа бәйләнүен барысы да белә иде, әмма беркем яклап чыкмады. Теләгәненә ирешмәгәч, эш буенча үчләшә башлады. Ике тапкыр «шелтә» белдерде. Иң кызыгы: берничә көннән, приказ белән, ул «шелтә»не кире ала иде. Ике ел түздем… Дөрес, бу арада мине «онытып» торып, башкаларга да бәйләнгәләп алды – сәркатибенә, бухгалтерына… Шуңа күрә генә болай озак түзә алганмындыр. Эшемне бик яратсам да, китәргә туры килде. Китеп, дөрес эшләдем дип уйлыйм. Хәзер барысы да онытылды инде: аннан киткәч, озак гомерләр эшкә урнаша алмавым (анысы да элеккеге җитәкчемнең «тырышлыгы» булып чыкты»!), фатирга түләргә дә акчам булмый тилмерүләрем, үртәлүем…

Бүгенге язмада сүзнең ни хакында барганын аңлагансыздыр инде.

«Җитәкчем бәйләнә, миңа нишләргә икән?» – дигән сорау хатын-кыз форумнарында бик еш яңгырый. Дөрес, рәсми мәгълүматларга караганда, эш урынында мондый күренеш белән бездә хатын-кызларның 15 проценты гына очраша. Тик бу сан бик шикләндерә: әле генә сезгә сөйләгәннәрнең берсен дә мин бит уйлап чыгармадым һәм бу темага тотынгач ишеткән тарихларымның барысын да кәгазьгә дә төшермәдем. Кайдан килеп төгәл булсын инде ул: мондый бәйләнүләр бездә җинаять саналмый – беркайда теркәлми, хатын-кыз үзе бу хакта кычкырып йөрми.

Хәер, нигә бездә генә? Узган ел ахырында Америкада кинопродюсер Харви Вайнштейн белән бәйле зур тавыш чыкты. Дистәләгән актриса аның кайчандыр үзләренә бәйләнүе, хәтта көчләве хакында ачыктан-ачык сөйләделәр. Ума Турман, мәсәлән, туксанынчы еллар уртасында Лондонның бер кунакханәсендә булган хәлләрне искә төшерде:

– Вайнштейн мине этеп екты, үзе чишенә башлады… Мин теләмәгән нәрсәләрне эшләргә мәҗбүр итте, – диде ул. – Мондый чакта үзеңне ерткыч кулына эләккән корбан кебек тоясың икән…

Шуңа күрә 25 ел буе ул да, башкалар да моны сер итеп саклаган инде. Карьераларына зыян килүдән, исемнәренә тап төшүдән курыкканнар. Югыйсә Америка хатын-кызлары, бездән аермалы буларак, ир-атның «игътибары» ничә төрле булуына кадәр белә диләр. Кая ул кул белән кагылу, яшерен теләге барлыгын сиздереп, беркемнең сиңа хәтта карарга да хакы юк анда! Тик закон алар ягында булса да, дәшмәгәннәр шул әнә, оялганнар…

Эштәге харассмент турында көздән бирле бездә дә еш сөйлиләр (җитәкченең сине үзе белән түшәккә ятарга кыстап бәйләнүләрен харассмент дип атыйлар). Башта ул сиңа ялгыш кына тиеп киткән кебек була: күрешкәндә, аркаңнан кочып ала, кулыңа кагыла, беләгеңнән тота… Аннан ике төрле уйларга урын кала торган сүзләр әйткәли башлый. («Үземнән бик олы кеше булгач, аның бу сүзләреннән начар мәгънә эзләмәдем, шаяртадыр дип уйладым һәм… ялгыштым», – ди беренче әңгәмәдәшем.) Бераздан, төрле сәбәп табып, эштән соң калырга куша. («Эш сәгате бетәр вакыт җиткәндә, күзенә чалынмас өчен, кабинетымнан чыкмаска тырыша идем. Хезмәттәшләрең кайтырга кузгалганда, аларга ияреп чыгып китә алсаң, бәхетле буласың», – дип сөйли өченче әңгәмәдәшем.) Аннан инде ачыктан-ачык әйтеп бәйләнүгә күчә: «Минем белән булмыйсың икән, эштән куам (хезмәт хакыңны кисәм)… («Бергә командировкага баруны шундый оста итеп оештырды, сизми дә калдым. Ничек баш тарта аласың – эш буенча бит… Юлга өчәү чыктык анысы, әмма кунакханәгә урнашканда – аерылдык. Мин, әлбәттә, җитәкчем белән бер кунакханәдә калырга тиеш булып чыктым… Шуннан кайткач, «китәм» дип гариза яздым да инде», – боларын да өченче әңгәмәдәшем сөйли.)

Җитәкче ир-ат сиңа хатын-кыз буларак гап-гади игътибар күрсәтәме, әллә чын-чынлап бәйләнәме? Боларны син үзең генә барысын уйлап чыгармыйсыңмы, бәлки ул сиңа шулай дип тоела гынадыр? Хәер, утсыз төтен булмый инде анысы… Кыен хәлгә тарыган хатын-кыз моны флирттан – гыйшык уены уйнаудан башта ук бик тиз аера, диләр. Аның уйнап сөйләшүе сиңа ошамый, шикләндерә, куркыта, «юк» диюләреңне ул ишетми, кире кагуларыңны кабул итми икән – бу инде бәйләнү була. Ә инде ачыктан-ачык йокларга тәкъдим итсә, икеләнергә бөтенләй урын калмый – яраткан кеше бу адымга бармый. Ярату дигәннән, җитәкче – ялгыз ир-ат, ә сез кияүгә чыкмаган кыз икән, ике арада мәхәббәт тә кабынырга мөмкин, әлбәттә. Мәхәббәтнең сез икегез дә гаиләле булган очракта да кабыну ихтималы юк түгел. Тормыш бит бу… Тик без бу хакта сөйләшмибез әле бүген.

Әмма бөтен кеше дә сезнең якка басар дип өметләнмәгез – күпләр үзегезне үк гаепләячәк.

Җитәкчесе бәйләнгән хатын-кызга нишләргә соң инде? Бу катлаулы хәлдән ничек чыгарга? Ни гаҗәп, белгечләр һәр очракта да моның сәбәбен хатын-кызга башта үзеннән эзләргә кушалар. («Ир-ат сиңа бәйләнү генә түгел, хәтта көчләсә дә, барыбер үзең гаепле булып каласың. Безнең җәмгыятьтә шулай бит… Шуңа мин җырчының үземне харап итә язуын дөньяга фаш итә алмадым, милициягә гариза язмадым. Бөтен кеше миннән көләчәк кенә иде… Бу хакта онытсам яхшырак булыр дип уйладым», – ди икенче әңгәмәдәшем.)

Киңәшләргә күчик. Вайнштейн белән булган гаугадан соң, җитәкче янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында экспертлар махсус киңәшләр тупланмасы тәкъдим итте. Сезнең хакта аңарда икеле-микеле уйлар тумасын өчен кирәк болар.

* хатын-кыз иң элек кигән киеменә, тышкы кыяфәтенә игътибар итсен, эштә дресс-код сакланырга тиеш, ди алар. Артык ачык яки бик кыска киенмисезме? Макияжыгыз нинди: бик күзгә ташланырлык итеп буянмыйсызмы?

* җитәкче алдында ничек утыруыгыз да мөһим, мәсәлән, тезне тезгә куеп утырырга кирәкми.

* эшкә урнашканда, гаилә хәлегез белән ул, әлбәттә, кызыксыначак. Әлегә ялгыз булсагыз да, «йөргән кешем» бар дисәгез хәерлерәк.

* җитәкче белән бары тик эш турында гына сөйләшергә тырышыгыз.

* ул сезнең янга артык якын килеп утыра дип саныйсыз икән, күченеп утырудан тартынмагыз: бу сезнең ике арада дистанция сакларга теләвегез турында сөйләячәк.

* соңрак китүегезне сорый икән, алдан ук: «Эш буенча кирәк булсам гына, калам», – дип кисәтергә онытмагыз.

* кулы белән кагылып китүләрен ошатмавыгызны сиздерегез.

Боларның берсе дә ярдәм итмәсә, алга таба нишләргә?

Белгечләр дә үзен кире кагуны теләсә кайсы ир-ат бик авыр кичерә диләр. Җитәкче урынында утыручылар – бигрәк тә. Өстәвенә бу хакта коллектив та хәбәрдар булса… (Мондый хәлне тирә-юньдәгеләрдән сер итеп сакламаска да куша белгечләр. Бәлки, инде бу беренче генә очрак түгелдер – сездән алдагылар аны ничек хәл иткән, нишләгән – биредә озак эшләүче хезмәттәшләрегез акыллы, урынлы киңәш тә бирә ала бит.)

Сезнең өч юлыгыз бар. (Дүртенчесен, җитәкченең азгын теләге белән ризалашып, аның сөяркәсенә әйләнүне санамыйбыз.)

Беренчесе – җитәкче белән аңлашу. Ир-ат белән хатын-кызның төрле галәмнәрдән икәнен күптән беләбез: читләп әйтергә тырышуларны ир-ат гомерендә дә аңламаячак – әйтергә теләгәнеңне аңа турыдан-туры, ачыктан-ачык җиткерергә кирәк. «Фәлән Фәләнович, мин икебез арасында мондый мөнәсәбәтләр булуын теләмим. Эшемне бик яратам, сезне дә ихтирам итәм. Мине аңлавыгызны телим», – дияргә. (Үзенә бәйләнгән җитәкчегә бер танышым: «Мин балага узудан, аборт ясатудан бик куркам. Шуңа күрә, ир-ат белән булу миңа бер рәхәтлек бирми – ирем белән дә йокламаска тырышам. Сез дә кагылмасагыз иде», – дигән иде. Ачыктан-ачык шушы бер сөйләшү җитте: җитәкче аны тынычлыкта калдырды.) Әмма бу сүзләрне тавыш күтәреп, ачуланып, ярсып түгел, тыныч кына әйтергә тырышыгыз. Бу сөйләшү, әлбәттә, кеше күз алдында булырга тиеш түгел.

Алга таба нәрсә эшләячәгегез, аның бу сүзләрне ничек кабул итүенә бәйле булачак.

Юк, андый чакта хатын-кыз ир-атны җиңә алмый икән.

Икенче юл – җитәкчене акылга утырту. Судка мөрәҗәгать итәргә җыенасыз икән, кул астында аны гаепләрлек дәлилләрегез булсын. Моның өчен сөйләшүләрегезне, телефоннан шалтыратуларын диктофонга яздырып барырга, җибәргән «смс»ларыннан скриншот ясарга кирәк. Видеога төшерә алсагыз, тагын да әйбәт. Үзегез әйткән сүзләрне, аны ничек кире кагуыгызны да яздырыгыз. Теләмәсәгез дә, хезмәттәшләрегез алдында ачылырга туры килер – судта сезгә шаһитлар дә кирәк булачак.

Ярый, судка гариза тапшырдыгыз, ди. Һәм… бу хәлгә шуның белән нокта куелырга да мөмкин. Алдарак әйткәнемчә, бәйләнү бездә җинаять дип саналмый. РФнең Җинаятьләр кодексында шантаж юлы белән якынлык кылырга мәҗбүр иткән өчен генә статья бар. 2014 елны Дәүләт Думасында кодекска «бәйләнү» белән бәйле хокук бозулар буенча статья өстәү турында закон проекты каралды. Җәза итеп 30 меңнән 50 меңгә кадәр штраф түләтү яки мәҗбүри эшләргә җибәрү каралган иде. Мондый хәл тагын кабатланса, штраф күләме дә, мәҗбүри эш сәгатьләре дә икеләтә артырга тиеш иде. Әмма депутатлар «бәйләнү» дип нәрсәләрне санарга дигән сорауда уртак фикергә килә алмадылар – закон проекты шулай кабул ителми калды.

Өченче юл – үз теләгең белән эштән китү. Шәрехләп тормасаң да аңлашыла – көчеңне бу мәгънәсез көрәшкә исраф итмәвең хәерлерәк. Хатын-кыз буларак сине түбәнсетә, кимсетә торган көрәшкә… («Ул миннән артист ясыйм, дигән иде. Соңыннан да әллә ничә тапкыр сүз кузгатты. Сәхнә турында кечкенәдән хыяллансам да, ризалашмадым. Мондый юл белән яулаган уңышлар кирәкми иде миңа», – ди икенче әңгәмәдәшем.)

Искәндәр СИРАҖИ, журналист

– Бер-бер нәрсә булса, Америка, «харассмент» дип, тавыш куптара. Бөтен Европада да шушы хәл. Нәтиҗәдә, ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә якынаерга курка анда хәзер. Ирләр: «Безгә хатын-кыз җитәкчеләр бәйләнә», – ди, хатын-кызлар – ир-ат җитәкчеләр ди. Югыйсә ир-ат белән хатын-кыз шуның өчен яратылган бит инде! Тик бүген күбрәк «ир-ат белән ир-ат, хатын-кыз белән хатын-кыз бер-берсе өчен яратылган» дигән фикерне ишетәсең.

Юк, мин бәйләнүләрне дөрес нәрсә димим. Әмма ул гомер-гомергә Россиядә булган (крепостнойлык чорында барин крестьянкалар артыннан чабып йөрмәгәнме?!) һәм бар. Әмма бу хакта беркем дә дәшми, дәшмәячәк тә. Әйтик заманында Билл Клинтонны стажер кыз Моника Левинскины «кыскан» өчен бөтен дөньяга хур иттеләр. Ә безнең илдә, әйтик, кайсы да булса бер министрны шулай тикшерүләрен күз алдына китерә аласызмы? Беркайчан да! Юк, андый гаугалар чыгармаячаклар. Бу илдә, кызганыч, күп законнар эшләми һәм эшләмәячәк.

Бу адымга хатын-кыз ир-атны үзе этәрә дип уйламыйм. Шундый хәл булган икән – монда ике як та гаепле. Урыста «ана эт теләмәсә, ата эт аның өстенә сикереп менми», дип әйтү бар… Тик эш судка барып җиткән очракта, бездә күбрәк хатын-кыз сүзенә карыйлар. Әмма монысы инде аның – бөтенләй икенче проблема.

Хатын-кызны аны яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Шул очракта ул чын хатын-кызга әйләнәчәк, үзе дә ир-атны кадерли, аңа ир кеше итеп карый башлаячак. Ә бүген хатын-кыз, ир-ат шикелле киенеп, алар шикелле эшли, гаиләне тәэмин итә. Җәмгыятьтә вазгыять дөрес түгел: безгә хас булмаган тормыш кыйммәтләре килеп керде. Татарда хатын-кыз җил-яңгырдан һәрвакыт сакланган булган – аның өчен ир-ат җаваплылык тойган. Бүгенге ир-атта бу җаваплылык юк, хатын-кызга хезмәтче итеп кенә карау процессы бара. Хатын-кызлар да инде ир-атны үзенең саклаучысы, яклаучысы, туендыручысы, әфәндесе итеп карамый, ә диванда ятучы бер эшлексез, имгәк, булдыксыз, ялкау дип саный. Шуны балалар күреп үсә. Әлбәттә, оясында ни күрсә, аннан очканда шуны кабатлаячак. Бу мәсьәләләрдә Американы бөтенләй аңламыйм! Урамга чыгып, 25 ел элек Вайнштейн миңа кул салды, дип игълан иткән хатын кем була инде ул?! Ә ни өчен соң ул аны чирек гасыр элек әйтмәгән? Яңа исенә төшергән.

Табигатьтә «табигый сайланыш» дигән әйбер бар: сәламәт булмаганнар анда юкка чыгып барырга тиеш. Американнарча болай фикер йөртү дә – сәламәт фикер йөртү түгел: болар шуның белән әкрен генә үлеп бетәчәк. Бу Европага да кагыла. Әнә Нидерландның Премьер-министры хатынын «беренче леди» диясе урынга «беренче джентльмен» дип язганнар. Җәмәгате ир кеше бит. Шушы кыйммәтләрне алар безгә дә тагып маташалар. Вайнштейн турында тавыш чыгарулары да шуңа. Килер бер көн, бер хатын бездә дә беренче булыр. Шулай итеп ул үзен күрсәтәчәк! «Кыйнады», – дип, Марат Башаровның хатыны тавыш чыгарды бит менә. Гәрчә бөтен кеше: «Марат кул күтәрә торган ир-ат түгел, эчкәч ул хатын үзенең нишләгәнен белми», – дип әйтеп тора. Аның каруы, хатыны үзен бөтен дөньяга күрсәтеп алды. Аның кебек йолдыз булырга теләүчеләр тагын килеп чыгачак. Диана Шурыгина, мәсәлән. Без андый кыз барын да белми идек. Ә хәзер 14-15 яшьлек кызлар аның ролендә булырга кызыга. Йолдыз булу өчен бүген синең кем беләндер йоклавың, ә аннан «көчләделәр» дип кычкыруын һәм бу хакта «Пусть говорят»ка килеп сөйләвең генә кирәк икән бит…

Бу дөньяда һәрчак сайлау мөмкинлеге бар. Әгәр миңа, мәсәлән, каядыр, нәрсәдер язарга рөхсәт итмиләр икән, мин аннан китәм генә. Димәк, хатын-кыз да китәргә тиеш. Китми икән, димәк, ул шушы хәлдән канәгать.

Гөлнур Сафиуллина, Сөембикә

Фото: www.pixabay.com

Запись “65 яшьлек җитәкчем ачыктан-ачык бәйләнә, нишләргә?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була икән ул?..”
Балалары төрле сәбәпләр аркасында гарипләнеп калып, бүген түләүле операция өчен акча эзләп кая барып бәрелергә белмәгән ата-аналар турында яздым әле. Үзләреннән рөхсәт сорамадым, шунлыктан исемнәрне үзгәртеп бирәм.

Без Ания белән күптәннән яхшы таныш, гаиләләрен дә әйбәт беләм. Уллары Альберт тумыштан чирле булып – арка мие бүсере белән туа. Табиблар кичекмәстән операция ясалмаса, баланың гомергә аякларына басып йөри алмаячагын әйтәләр. Ания бик куркып һәм өзгәләнеп: “Бала бик кечкенә бит әле, соңрак ясап булмыймы соң?” – дип ялына. Тик табиблар куркыта торгач, ризалаша. Бала тудыру йортыннан аларны балалар сырхауханәсенә күчерәләр һәм шул атнада ук операция ясыйлар. Ул авыр үтә, баланың үпкәсе ялкынсынып, пневмония башлана, температурасы күтәрелә. Нык тырышлык белән бала бераз рәтләнүгә, алар өйгә кайталар. Табиблар Аниягә улын невропатологта тикшертеп торырга кушалар. Алга китеш бар да кебек, тик Аниягә балада нәрсәдер дөрес түгел сыман тоела. Бала яткан җиреннән тотынып күтәрелсә дә, аякларында йөреп китәргә уйламый да, үрмәли алмый, шуыша гына. Невропатолог киңәше белән парафинлы дәвалауга, массажга йөри башлыйлар, әмма бернинди дә алга китеш күренми.

Шулай бик озак интекәннән соң бер массажчы Аниягә яңадан невропатологка күренергә киңәш итә, балагызда парапарез түгелме икән дигән шик белдерә. Тернәкләндерү үзәгендә: “Сез инде соңга калгансыз, балагыз беркайчан аякларына баса алмаячак”, – диләр. Ата-ана бу сүзләр белән килешмичә, төрле больница юлын таптарга тотына. Баланың сызлануларын карап тору чиксез газапка әйләнә.

Еллар үтә, бала култык таякларына таянып, бик авырлык белән атлый. Күпме генә дәва алмасыннар, шуннан артыгына ирешә алмыйлар. “Төрле табиблар очрады, бик кешелекле, шәфкатьлеләре дә, әмма артык дорфа, кеше хәленә керә белми торганнары белән очрашып, күңелдә мәңге бетмәс рәнҗеш юшкыны калды”, – дип күз яшьләрен сөртә Ания.

Сырхауханәгә барып, яңадан бер күренгәндә аларга МРТ ясатырга кушалар. Бу аппарат операция вакытынла бүсернең алынып бетмәгәнен күрсәтә. Алты яше тулгач, балага Мәскәүдә тагын бер кат операция ясыйлар. Һәм шунда профессорлар Казандагы операция вакытында табиблар ясаган ялгышларны күрсәтә-күрсәтә аңлаталар. Монда да операциядән соң баланың хәле начарлана, анда менингит башлана, берничә ай рәттән температурасын төшерә алмыйлар. Хәзер ярты ел саен больницага йөрүдән тыш, тернәкләнү үзәкләрендә дәва алырга кирәк. Мондый үзәкләргә кытай белгечләре килеп, инә һәм ток белән дәвалыйлар (рефлекс терапиясе) икән, ләкин болар барысы да түләүле ди Ания. Алар сораштыра-эзләнә, интернетта актарына торгач, Кытайда хәрби госпитальдә шундый балаларны дәвалау мөмкинлеге барлыгын беләләр. Бер курс дәва үтүгә 3 мең 600 доллар сорыйлар. Кимендә 3 курс үтәргә кирәк. Бу гаилә өчен күтәрә алмаслык сумма. Хәзерге вакытта алар төрле оешма җитәкчеләренә, фонд хуҗаларына, эшмәкәрләргә хәлләрен аңлатып, ярдәм сорап гаризалар яза. Тик кирәкле сумма бик авырлык белән җыела ди Ания. Республикада фондлар күп булса да, ярдәмгә мохтаҗ һәр гаиләгә кирәк сумманы биреп бетерә алмыйлар, ил белән шушы хәл бит. Телевидение-радио аша, матбугат, интернет аша ярдәм сораучылар хисапсыз. Һәр сөйләшү бер сүзгә кайтып кала: халык булышса ярар иде инде.

“Домашний” каналы һәр пәнҗешәмбе шундый авыру балаларның фотоларын күрсәтеп, диагнозлары турында сөйләп, кайсы илдән дәваланырга чакыру килгәнен, күпме акча кирәклеген әйтеп акция уздыра һәм икенче пәнҗешәмбедә шул бала өчен күпме акча җыелганын әйтә. Халык кирәкле суммадан шактый артык җибәрә, ул акчалар күпвакыт чираттагы бүтән балалар өчен тотыла диләр тапшыруны алып баручылар. Халык бездә барыбер игелекле әле. Авыру бала өчен бер атна эчендә 20 миллион сум акча җыйган халык игелексез була алмый. Андый балалар турында үзебезнең телеканалларда да еш күрсәтәләр. Ярдәм итәргә теләгән һәркем телефоны аша күрсәтелгән счетка 50 сумнан алып, зур сумма да күчерә ала. Халык төкерсә – күл була диләр. 50-200 сум хәзер тамчы гына бит, ләкин күпчелек күтәрелгәч, күпме бала аякка басып, газаптан котылырга мөмкин.

Яшәү дәверендә миңа могҗизалы хәлләр белән шактый очрашырга туры килде. Мәскәүдә яшәгән бер дустымның безнең табиблар “өметсез, кеше булмаячак” дип мөһер суккан баласын Германия табиблары ярты елда аякка бастырды. Моның өчен дустым Мәскәүдәге өч бүлмәле фатирын сатып, Лениногорскидан (чыгышы белән шуннан) бер бүлмәле фатир алды да, калган акчасын баласын дәвалауга тотты. Нәтиҗәдә бала сау-сәламәт, Казанда эшли, чиксез куаныч ясап, атна саен диярек әнисе янына кайтып йөри.

Минзәлә ягына кайтып төпләнгән икенче танышыбыз да нәкъ шундый ук юл үтте. Бүтән чарасы калмагач, ул да Волгоградтагы бик кыйммәтле фатиры хисабына баласын аякка бастырды. Фатирсыз калмадылар, яхшымы-яманмы, баш өсләрендә түбәләре бар. Сау-сәламәт балаларыннан баш тарткан, аларны язмыш кочагына ташлап киткән “аналар”ны уйласам да, үзәкләрем өзелеп китә. Бала сәламәтме-авырумы, аның бөтен терәк-таянычы бары әти-әнисе. Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була икән ул?..

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com

Запись “Балаңны ташлап калдырып, ничек тынычлап яшәргә була икән ул?..” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Фатирга керсәм, каршымда баламның үле гәүдәсе бауда асылынып тора”
Ишек алдыбызда бала арбасы тартып йөргән күршебез Дамира апаның еш уйланып утыруын күрсәм дә, барып ни дип сүз башларга белми йөдәдем. Үзе дә кемгәдер эч серен бушатасы килеп йөргән күрәсең, сеңлем бала арбасын күтәрешеп кермәссеңме дип үтенде. Чиста, уңайлы, матур фатирга килеп кергәч бәбине үз караватына сак кына илтеп салды да мине ай-вайына карамыйча күрше кешесен чәй эчерми чыгармыйм дип табын янына утыртты.

Бер тын дәшми чәй уртлагач менә ниләр сөйләде Дамира апа. Күрәм син бу апа картаеп беткәч нигә бала тапты икән дип уйлыйсыңдыр инде. Минем беренче ирем Фәрит төзелеш оешмасында бригадир булып эшләде, үтә дә гадел булганы өчен күпләрнең күңеленә тия иде. Биеклектән егылып төшеп вафат булды. Кемдер аягы таеп киткән дисә, кайсыларыдыр егылып төшәргә булышканнар дип сөйләде. Артык тикшереп тормадылар. Мин олы улыма авырлы идем бу вакытта. Бала вакытыннан иртә туды көч-хәл белән чыбык очы туганнар ярдәмендә үстереп эшкә чыктым. Улым бакчага йөрде. Ә икенче ирем белән очраклы рәвештә генә танышып киттек. Улым Эмирнең өч яшьлек туган көненә бүләк сайлый идек. Нәрсәсе беләндер үзенә җәлеп итте ул мине. Володя урыс милләтеннән булса да итагәтьле иде. Ел саен каядыр барып ял итә идек, чәчәкләр бүләк итә иде. Үзе физкультура укытучысы булып мәктәптә эшләде. Мин эштә көннәрне Эмирне бакчадан алып кайта, кичке аш әзерләп ашамыйча да мине көтеп тора иделәр.

Улыбыз бишенче сыйныфларда укып йөргәндә юктан да кызып китә яки бөтенләй дә сөйләшмәс була башлады. Күңеле сүрелеп көннән-көн сәерләнә барган балама ярарга тырышып тәмле, яраткан ризыкларын пешерсәм дә, төрле бүләкләр алсам да аңлаша алмадык. Инде аптырап психологларга да бардык. Эштәге хатыннар белән дә киңәшләштем, кемдер бала чактан үсмерлеккә күчеш чоры дисә, кайсыларыдыр мәктәптә авыр бит укулары борчыладыр диде. Бер көнне Володяның эшкә чыгып китүен күреп минем яңга кухняга чыгып утырды улым. Күңелем белән җанында кайнаган хисләре белән уртаклашасы килүен сизеп Эмирнең үзе сүз башлавын көтеп табын әзерләдем. Аның әни әллә икәү генә яшәп карыйкмы ул бит миңа үз әтием түгел, күрәм сине дә бик ярата димәс идем диде кыяр-кыймас. Улыкаем яратулар тора бара ияләнүгә әйләнеп картлык җиткәч иптәш буласың инде ул дидем башын сыйпап кочаклап. Шул чакта балам бердәнбер куанычым, мәхәббәт җимешемнең җан авазын ишеткән булсамчы. Кабатлап төпченеп ни өчен шулай әйтүен сораган булсам болай булмас иде. Балам уги атасын, мин улымны аңлый алмый яшәдек.

Бакчага барып өлгергән помидорларны җыярга ният итеп электричкага киттем. Кесә телефоныма улымның «Мин сине бик яратам әнием, бәхетле яшә», дигән смс килеп төште. Эмирнең мондый сүзләр белән бер кайчан да сөйләшкәне булмаганлыктан аңа үзем шалтыратып аңлашырга булдым. Ләкин ул телефонга җавап бирмәде. Җаныма урын тапмыйча өйгә ашыктым. Володя жәй көннәре каравылчы булып эшли, ул өйдэ юк, мин үз ачкычларым белән фатирны ачып кердем. Каршымда баламның үле гәүдәсе бауда асылынып тора. Йөрәгемнең кайсыдыр җирендә нидер өзелгән кебек булды аңымны җуйдым. Фатир ишеге ачык булуны күреп күршедә яшәүче Нәкыйп кергән. Аның хастаханәдән эштән кайтуы булып тиз генә кирәкле уколларын кадагач күземне ачканмын. Калганы төш-томан эчендә генә булып узды. Яшисем килмәде. Ирем кайтты, тикшерүчеләр килде баланы баудан төшереп моргка алып киттеләр. Төрле сораулар белән бимазаладылар. Күршеләрем күмү эше белән ярдәм итте, өчесен, җидесен, кырыгын уздырыштылар. Яшәүдә гамем калмады. Баламның ни өчен шулай эшләвен, аңлаткан бер язу да калдырмавына телгәләндем. Бүлмәсендәге һәрбер нәрсәне үзе исән чактагыча калдырдым. Төшләремә кереп аңлатуын үтендем. Каберләренә барып җирләрне тырнап гафу итүен үтендем. Укыган мәктәбенә барып иптәшләреннән кемнәр белән дус булуын белештем. Ул бер ялгызы булган, үз-үзенә йомылып телефоныннан башка кеше белән аралашмаган. Төннәр буе йоклый алмый улымның бүлмәсендәге фотолар белән сөйләшеп, бәхетле яшәгән мизгелләрне искә төшереп елап чыгам. Күземдә яшьләрем кибеп таш сынга әйләндем. Ярты еллап чамасы вакыт үтте. Тикшерүләр нәтиҗә бирмәгәч, эшне үз-үзенә кул салган гаепләнүчеләр юк дип ябып куйдылар.

Күпмедер вакыттан соң улым төшемә кереп бик борчылып еламавымны үтенде. Бүлмәсендәге мин бүләк иткән будильникны үз булмәңә алып чык дип бер ничә мәртәбә кабатлап әйтте. Исән чакта сүзләренә колак салмаган идем, төшләремдәгесен булса да үтим инде дидем. Иртәнге җидедә шалтыраган сәгатьне сүндергәндә ялгыш идәнгә төшеп батарейкалары белән бергә ниндидер дүрткә бөкләнгән кагәзь кисәге дә чәчелде. Бу улымның соңгы хаты иде. Володя иртә әле дип борылып ятты, мин кухняга кереп хатны укырга тотындым. «Кадерле әнием, син мине зинһар гафу ит кайгы китергәнем өчен. Чарасызлыктан үз-үземә кул салырга мәҗбүр булдым. Уги әти инде ничә еллар мине көчләп мыскыл итеп яши. Уртага салып сөйләшергә кыюлыгым җитмәде, берәрсенә әйтсәң үзеңә үпкәлә начар булачак дип янады. Син төнге сменага эшкә киткән көннәр минем өчен мәхшәр булды, еладым ялвардым тыңламады. Мәктәптә дә куркытып үзе белән йокларга мәҗбүр иткән интернат малае бар. Минем яшисем килми кичер мине! Өзелеп яратучы Эмир». диелгән иде анда. Хатны бөкләп кесәмә салганымны гына хәтерлим. Эчемдә кайнап ташыган ачу аңымны томалап ни эшләгәнемне белештермичә тартмадан иң зур пычакны алдым да йоклап яткан Володяга хәлем беткәнче кададым да кададым. Бөтен дөнья кара канга батты кулларым киселеп бете, үз-үземә кул салырга карар иттем. Телефон шалтраган тавышка калтыранган кулларымнан пычагым төшеп китте. Күрше Нәкыйп хәл белеп шалтратуы икән. Минем ыңгырашулы акырган тавышка ишекне ачарга үтенде. Башы-күзе канга баткан кыяфәтемне күреп артка чикте. Баламны үтергән шакшы хәшәрәтне юк иттем дидем. Үтерә торган укол када минем улым янына китәсем килә дип ярсыдым бөтен тәнем калтырап. Минем акырган тавышка өстәге яшәүчеләр милиция чакырткан кулларыма богау салып алып китеп бер кешелек камерага яптылар. Кергән тикшерүчеләргә җавап бирмәдем.

Күп тә үтмәде Нәкыйпнең танышлары аркылы мине психик авыру дип юләрләр йортына яптылар. Төрмәдән кеше булып чыкмавымны аңлап эшләнгән эш иде бу. Тикшерү барышында йоклата торган уколлар кадап тордылар. Өнем белән төшем буталды. Уземне белештермичә йокладым да йокладым. Бу вакытта Нәкыйп адвокатлар яллап прокурорлар янына йөргән. Минем шушы хәлгә төшеп үземне белештермичә кылган җинаятьемне ирем аркасында булуын улымның соңгы хатын күрсәтеп, гаепсез булуымны расларга йөрүен мин белмәдем. Володяның күп еллар буе малайларны куркытып күп вакыт кыйммәтле бүләкләр белән кызыктырып үзе белән якынлык кыларга мәҗбүр итүче җинаятьләрен ачалар. Элек эшләгән район мәктәбеннән дә балаларга артык сырпаланган өчен үзе теләп китәргә мәҗбүр иткән булалар.

Өч ел буе дәваланып йөрәктәге яралар җөйләнә башлагач Нәкыйп мине үзләренә алып кайтты. Дөнья йөзләрендә ышанычлы кешем ул гына калган иде. Ул мине икенче ирем белән танышканчы ул яратып йөргән. Минем элекеге фатирыма ремонт ясатып җиһазларны алыштырган, кайтып керүгә исенә төшмәсен дигәндер инде. Нәкыйпнең күзләрендә ярату, якын итү хисләрен күрсәм дә мин моңа әзер түгел идем әле. Ул аңлады ашыктырмады сабыр булды. Аның көн дә эштә тоткарлануына эчем поша, борчыла идем куңелемә нидер җитмәде. Нәкыйпнең җан җылысына тартылдым. Без кавышып бергә яши башладык. Бергә диюем никахлашып аллаһы тәгалә алдында бурычыбызны үтәп. Тормышымда башка үзгәрешләр көтмәсәм дә, тәрәз каршындагы балалар мәйданчыгында бәхетле шаулашкан нәниләр тавышына карынымда җан иңгән сабыйны аермачык тойдым. Кояшлы матур көздә олы улым туган көнне нәни малаебыз туды. Яшәргә көч биреп мине аңлаган ирем Нәкыйпкә нәниебез Наилгә гомерем буе рәхмәтлемен. Баламның йоклаганда елмаеп куюлары “Әнием син дә бәхетле яшәргә лаек, дип әйтә төсле», — дип сүзен җөпләде Дамира апа.

Ишеткән вакыйгаларны күзләремнән яшьләрем сөртеп тыңладым. Берничә еллар элек бөтен шәһәрне шаулаткан, вакыйга булган йортка күптән түгел генә килеп яши башладык шул. Син күрәсен кеше күрми диләр. Язмышыбызга ни язганын, ни күрәчәген беркем белми шул.

Миләүшә Маликова "Язмышмы? Ялгышмы?"

Запись “Фатирга керсәм, каршымда баламның үле гәүдәсе бауда асылынып тора” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Коточкыч фаҗига: картлар йортында янгын
Хәзер аларның шәхесләре билгеләнә, туганнарына хәбәр итү оештырыла, аларына шулай ук оператив ярдәм күрсәтелә.

Бүген төнлә янгын Әбҗәлил районында Ишбулды картлар йортында яшәүче 11 кешенең гомерен өзгән.

Янгын турында хәбәр 02.53 сәгатьтә килеп җитә, янгын сүндерүчеләр Кизильская урамында «Мәрхәмәтлелек йорты» буларак теркәлгән агач бина ишелеп төшә. Дүрт каравылчы янгын башлануга ук качарга өлгергән, ә менә анда яшәүчеләрне урамга чыгарырга өлгермәгән.

Янгынны 16 кеше һәм 6 берәмлек техника иртәнге 6да сүндергәннәр, җимерекләр арасыннан коткаручылар 11 кешенең гәүдәсен тапкан. Хәзер аларның шәхесләре билгеләнә, туганнарына хәбәр итү оештырыла, аларына шулай ук оператив ярдәм күрсәтелә.

Һәлакәт урынында тикшерүчеләр, МЧС дознавательләре эшли. Янгын урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов чыккан.

Вакыйга урынына республика Башлыгы Радий Хәбиров юнәлгән.

Чыганак: Кызыл таң

Запись Коточкыч фаҗига: картлар йортында янгын впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бөтен авыл халкы елый…» [булган хәл]
Спас районы Танкеевка авылында җиде яшьлек малайның мунчада ис тидереп үлгәнлеге турындагы хәбәрне укыгач, тәннәр чымырдап китте, тамакка төер утырды.

Кул арасына кереп, әле яңа гына яши башлаган, быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән газиз баласын югалткан, аны салкын җир куенына иңдергән әнигә нинди көч кирәк, ходаем. Бала хәсрәтеннән дә ачырак нәрсә бармы икән ул бу дөньяда.

Спас районы Полянка авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Шевченко сүзләренә караганда, сабый әнисе, 10 яшьлек апасы һәм яшь ярымлык сеңлесе белән дәү әтисе һәм дәү әниләре йортында яшәгәннәр. Әтиләреннән ел ярым элек аерылганнар.

– Бик тырыш гаилә, яхшы яктан гына телгә алырга була, – дип сөйләде безгә Гөлнара. – Малайның әнисе әлегә кече баласы белән декрет ялында.

Агачтан корылган мунча утын белән ягылган, малайны мунчага җибәргәнче, олылар кереп чыккан, истән агуланган дип әйтергә урын да юк, югыйсә, чөнки алай дисәң моңарчы кергәннәр агуланыр иде, ди Гөлнара.

Әйткәнемчә, баштан мунчага олылар кергән, шуннан соң гына малай берүзе юынырга киткән. Унбиш минутлар үткәннән соң аның апасы озак тора бу дип карарга бирегә килгән.

– Идәндә хушсыз яткан энесен күреп, шок хәлендә калган кыз тизрәк әнисен алып килгән, алар баланы өйгә алып кергәннәр, фельдшер килеп җиткән. Ул кирәкле барлык реанимацион чаралар ярдәмендә баланы аңга китерергә тырышса да, ни кызганыч, юкка булып чыга, – ди Гөлнара күз яшьләрен тыя алмыйча. – Олы кайгы, әнисе үзен битәрли, ник баламны үзен генә җибәрдем, нигә шулай булды икән дип. Нишлисең бит, күрәчәктер, егылыр кеше алдан белгән булсам, юрган җәеп куяр идем дигән бит. Бөтен авыл халкы кара кайгыда, шундый ачык күңелле малайның яши дә башламыйча гүр куенына салынуы олы фаҗига. Укытучысы да малайның саф күңелле, ихлас, тыңлаучан икәнлеге турында сөйләде, сабый белән бергә укыган сыйныфташлары бик кайгыра.

Нарасыйның үлем сәбәбен ачыклау максатында моргка алып барганнар, аның нәтиҗәсе тиздән билгеле булачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись «Бөтен авыл халкы елый…» [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..