«Бөтен авыл халкы елый…» [булган хәл]

-- Лейла

Спас районы Танкеевка авылында җиде яшьлек малайның мунчада ис тидереп үлгәнлеге турындагы хәбәрне укыгач, тәннәр чымырдап китте, тамакка төер утырды.

Кул арасына кереп, әле яңа гына яши башлаган, быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән газиз баласын югалткан, аны салкын җир куенына иңдергән әнигә нинди көч кирәк, ходаем. Бала хәсрәтеннән дә ачырак нәрсә бармы икән ул бу дөньяда.

Спас районы Полянка авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Шевченко сүзләренә караганда, сабый әнисе, 10 яшьлек апасы һәм яшь ярымлык сеңлесе белән дәү әтисе һәм дәү әниләре йортында яшәгәннәр. Әтиләреннән ел ярым элек аерылганнар.
— Бик тырыш гаилә, яхшы яктан гына телгә алырга була, — дип сөйләде безгә Гөлнара. — Малайның әнисе әлегә кече баласы белән декрет ялында.
Агачтан корылган мунча утын белән ягылган, малайны мунчага җибәргәнче, олылар кереп чыккан, истән агуланган дип әйтергә урын да юк, югыйсә, чөнки алай дисәң моңарчы кергәннәр агуланыр иде, ди Гөлнара.

Әйткәнемчә, баштан мунчага олылар кергән, шуннан соң гына малай берүзе юынырга киткән. Унбиш минутлар үткәннән соң аның апасы озак тора бу дип карарга бирегә килгән.
— Идәндә хушсыз яткан энесен күреп, шок хәлендә калган кыз тизрәк әнисен алып килгән, алар баланы өйгә алып кергәннәр, фельдшер килеп җиткән. Ул кирәкле барлык реанимацион чаралар ярдәмендә баланы аңга китерергә тырышса да, ни кызганыч, юкка булып чыга, — ди Гөлнара күз яшьләрен тыя алмыйча. — Олы кайгы, әнисе үзен битәрли, ник баламны үзен генә җибәрдем, нигә шулай булды икән дип. Нишлисең бит, күрәчәктер, егылыр кеше алдан белгән булсам, юрган җәеп куяр идем дигән бит. Бөтен авыл халкы кара кайгыда, шундый ачык күңелле малайның яши дә башламыйча гүр куенына салынуы олы фаҗига. Укытучысы да малайның саф күңелле, ихлас, тыңлаучан икәнлеге турында сөйләде, сабый белән бергә укыган сыйныфташлары бик кайгыра.
Нарасыйның үлем сәбәбен ачыклау максатында моргка алып барганнар, аның нәтиҗәсе тиздән билгеле булачак.

Чыганак: Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий