Архивы хаҗ - Tatar Today - татар яңалыклары.

Быел хаҗ кылып булырмы?
2021 елда хаҗ үткәрү форматы Согуд Гарәбстаны тарафыннан хаҗилар киләчәк барлык илләрдәге коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.

Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итүенчә, бу хакта Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстаны Генераль консулы Баһаветдин Алиев, 28 гыйнварда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашу вакытында сөйләде.

Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте Ислам хезмәттәшлеге оешмасы һәм башка халыкара оешмалар белән берлектә 2021 елгы хаҗ сезонын әзерләү эшен алып бара. Баһаветдин Алиев сүзләренчә, Согуд Гарәбстанында коронавирус инфекциясе пандемиясе белән хәл башка илләргә караганда күпкә яхшырак. Әмма 2021 елда хаҗ оештыру форматы хаҗилар яшәгән барлык илләрдә пандемия белән бәйле вазгыятьтән чыгып билгеләнәчәк.

Хәзерге вакытта киләсе сезонга хаҗ оештыру форматы буенча соңгы карар кабул ителмәгән һәм аны 2021 елның май-июнь айларында көтәргә кирәк.

2021 елда Согуд Гәрабстаны барлык саклык чараларын үтәп, мөмкин кадәр күбрәк дин тотучыларны кабул итәргә җыена, диелгән хәбәрдә.

Чыганак : “Татар – информ” МА

Запись Быел хаҗ кылып булырмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зөл-хиҗҗә аеның 9 (30 июль) көнендә ураза тотуның саваплары
// Татар Тудей // Татар Эстрадасы //

Пәйгамбәребездән (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорадылар һәм ул әйтте:

“Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора”.(Мөслим риваяте).Гарәфәт көне ул Зул-хидҗә аеның тугызынчы көне булып тора.

Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш. Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинчеклекне югалткан булырбыз.

Запись Зөл-хиҗҗә аеның 9 (30 июль) көнендә ураза тотуның саваплары впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2019 елда хаҗга бару белән бәйле яңалык бар
2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле, дип аңлата Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде.

Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

Фото: Пиксабай

Запись 2019 елда хаҗга бару белән бәйле яңалык бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ренат Ибраһимов тормышында яңалык бар [фото]
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов Согуд Гарәбстанына кече хаҗ – гомрә кылырга барган. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

“Яңа ел узуга гомрә кылырга бардым. Онытылмаслык хис-кичерешләр, барыгызга да хаҗга барырга киңәш итәм!” – дип язган Ренат Ибраһимов.

Хаҗ – исламның бишенче шарты. Ягъни, матди хәленнән килсә, мөселман кешенең гомерендә бер мәртәбә булса да Мәккәдәге изге йорты – Кәгъбәгә баруы фарыз.

Бу матди һәм физик мөмкинлекләре булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр Зөлһиҗҗә аенда Мәккәгә хаҗга барырга тиеш дигән сүз. Мәккә – мөселманнарның Гарәп ярымутравында урнашкан изге шәһәрләреннән иң әһәмиятлесе.

Гомрә – хаҗ кылу вакытыннан башка елның теләгән көнендә хаҗ кылу. Гомрә хаҗын гомердә бер тапкыр башкару сөннәт гамәл.

Гомрәнең гамәлләре өчәү: тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасында 7 тапкыр үтү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып, ихрамнан чыгу. Олы хаҗда исә бу гамәлләрдән башка, Мина тарлавыгында булу, Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада яшәү, “шайтанга таш ату” йоласын үтәү, корбан чалу гамәлләре дә өстәлә.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сразу после Нового года, слетал на Умру (малое паломничество). Незабываемые впечатления, всем советую!

Публикация от  Ренат Ибрагимов | Official (@renatibragimov_official) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2019-01-25T07:27:49+00:00">24 Янв 2019 в 11:27 PST</time>

Төп фото: Татар-информ

Запись Ренат Ибраһимов тормышында яңалык бар [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2018 елда хаҗга ничә кеше бара алуы, төгәл бәяләре билгеле
Хаҗ кылырга ният итүчеләрнең беренче төркеме Казаннан хаҗга 2018 елның 4 августында юл тотачак. Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылу өчен 49 кеше китәчәк. 2018 елда Россия мөселманнары өчен 20500 квота бирелде. Татарстан Республикасына 1800 урын каралган.

Татарстан Республикасында мөселманнар өчен хаҗны оештыру белән 2012 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы шөгыльләнә. 2017 елда, әлеге операторның хезмәтләреннән файдаланып, Татарстаннан 1700 мөселман хаҗ кылып кайтты. Согуд Гарәбстанына иң очсыз юлламаның бәясе 149000 сум. Ул хаҗилар арасында иң популяр пакет булып санала.

“ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң мөһиме – хаҗиларның иминлеген кайгырту һәм гыйбадәтләрне Хәнәфи мәзһәбе буенча оештыру. 2018 елда хаҗилар төркемнәрен 20 табиб озатып йөриячәк. Мина үзәненә махсус палатка куелачак, ул медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителәчәк.

Татарстан Республикасы – Россиядә хаҗиларны Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылырга әзерләүче бердәнбер төбәк. Хаҗ гамәлләрен үтәүгә кагылышлы сорауларга төркем җитәкчеләре җавап бирәчәк.

Тагын бер яңалык ашау-эчүне оештыру белән бәйле – татар милли ашларын әзерләү өчен хаҗилар белән аш-су остасы да барачак.

2018 ел хаҗының тагын бер үзенчәлеге Согуд Гарәбстаны хакимиятенең чит ил паспортларына ябыштырыла торган традицион визалардан баш тартуы белән бәйле. Быел ил чиген узганда хаҗилар паспорт һәм А4 форматындагы кәгазьгә басылган визаны күрсәтергә тиеш булачак. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Кудеев фотосурәте, Татар-ислам

Запись 2018 елда хаҗга ничә кеше бара алуы, төгәл бәяләре билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Улсыз, ирсез калып кыенлыклар күргән Гөлсирә апага авыру килеш тә хаҗ бәхете татый
Быелгы Хаҗ сәфәренә җыенып чыгып китәргә дә күп вакыт калмады. Хаҗ ул – бик күпләр өчен гомерлек хыял. Ул хыялны тормышка ашыручылар сирәк. Гөлсирә апа Кадыйрова да – хаҗия. Аның белән шул хакта сөйләшергә дип күрештек.

Чистай районында туган, шунда эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән Гөлсирә апа. Улы Илнур тырыш булган, өйләнгәнче үк торыр урынын кайгырткан. Өйгә килен төшерәләр, оныклар туа. Кызганыч, мондый бәхетле көннәрнең дә азагы була икән. Илнур 43 яшендә үлеп китә. Нилектән шулай килеп чыгуын аңламый да калалар. Хәсрәт утларында янган атасы – Әнвәр абый бер елдан яман шеш белән авырый башлый. Озакламый килен дә балаларны алып, әнилә­ренә кайтып китә. Үпкә­ләшеп, араларны бозып түгел, Гөлсирә апа белән шулай килешәләр. Ире вафатыннан соң болын кадәр йортта 71 яшьлек карчык берүзе яшәп кала.

Язмыштан узмыш юк, дип юана бүген Гөлсирә апа. Аның ике кызы бар бит әле. Алар ялгыз әниләрен үзләре янына Казанга чакыралар. Иренең елын уздыргач, тормыш алып бару кыенлашкач, Казанга китәргә ризалаша. “Берегезгә дә бармыйм, кечкенә генә булса да, аерым фатир алыйк, үз почмагым булсын”, – ди Гөлсирә апа кызларына. Казанга килгәч, мәчеткә йөри башлый. Элегрәк, Казанга китеп, ялгыз яшәячәксең дисәләр, ышанмас та иде. Ялгыз түгел ул, кызлары хәлен белә, тик Чистайда калган үткәннәр сагындыра. Намаз укып, Әнвәр улы Илнурга багышлыйм дигәндә, үзәге өзелә, күзен­нән мөлдерәп яшь агарга тотына… Ана күңеле белән һаман улы янында.

Чистайда чагында мәчеткә йө­рергә җай чыкмаган, сүрәләрне үзлегеннән өйрәнгән. Яшьлеге, мәктәптә укытучы булып эшләгән еллары динсезлек чорына туры килгән. “Шулай да, Аллаһы Тәгалә һәрчак күңелдә иде”, – ди Гөлсирә апа. Өч баласын бала табу йортыннан алып кайткач, иртән таң бе­лен­гәндә урамга чыгып, Аллаһы Тәгаләкәем, шушы балаларымны үзем үстерсәм, югары белем биреп, бәхетле гомер кичерүләрен күрсәм иде, дип тели. Казанга ки­лүгә мәчет эзләп китүенең дә сәбәбе бар. Шәһәрдә яшәүче сең­лесе пенсиягә чыгыйм гына әле, мәчеткә йөри башлыйм, дип ниятләгән. Тик аның 55не тутырып, лаеклы ялга чыгуын үлем сагалап торган икән. Гөлсирә апа, дин юлына басып, аның теләген дә тормышка ашыра.

Ризван мәчетендә Рәмзия абыс­тай ярдәме белән гарәпчә укырга өйрәнә. “Бик теләп укыдым, мәчет­тән кайтам да, өстәлгә дәфтәр­ләремне таратып, тагын укырга керешәм. Габдулла Тукайның гарәп хәрефләре белән язылган китапларын таптым. Мәчеткә йөрү ялгызлыктан коткарды, кайгымны басты. Чистайдан килгәч, ничек авыр булганны үзем генә беләм. Давыл чыгып, олы наратны тамыры белән куптарып салгандай тоелды. Кү­ңел­дә бушлык иде, – ди Гөлсирә апа. – Урамда ләчтит сатып утырырга да, кеше җыеп, кәеф-сафа корырга да була. Бу хәрефләрне өйрә­нергә тиешсең, абыстай ук булма­саң да, балалар ихтирамын яуларсың, аларга изге юлга басарга ярдәм итәрсең, дип максат куйдым”.

Ә хаҗга бару турында уйлап та карамаган. Саулыгы юк: аяклары сызлый, астмадан җәфа чигә, 11 ел элек туры эчәгендә яман шеш булып, эчәкне кисеп атканнар, кан басымы уйный. Кыскасы, олы кеше чирен саный башласа, очына чыга торган түгел. Олы кызы Гөлназ Гөлсирә апага Казанга китәсе елны Сочидагы санаторийга юллама ала. Анда әби оныгы белән бергә ял итә. Барасым бер дә килмәде, кәефем дә юк иде, ди үзе. Аннан кайткач, Корбан гаете көннәрендә тагын Гөлназы шалтыратып: “Әни, кич сиңа кереп чыгам әле, сюрприз ясыйм, ди. Гөлсирә апаның кү­ңеленә, бу юлы кая җибәрер икән дигән шом керә. Кичен, кош тоткандай сөенеп килеп кергән кыз: “Киләсе елга хаҗга барырга заявка бирдем, әзерләнә тор!” – ди. “Кызым, авыруларым вазадагы букет кебек. Ничек анда хәтле барыйм?” – дип каршы килүен ише­тергә дә теләми. “Әни, барабыз, әле аягыңда вакытта сине изге җирләргә алып барырга күптәннән хыялланам”, – ди ул. Ана, кызымның шундый матур хыялын ничек җимерим инде, дип ризалаша.

Хаҗда теш дәвалату бик кыйм­мәт дигәч, озак кына тешләрен карата, яңасын куйдыра. Хаҗга алып баручы табиб киңәше белән алты-җиде чакрым җәяү йөрергә өй­рәнә. Аякларны чыныктырмыйча ярамый, хаҗда күп йөрелә. Баштарак тыны кысыла, кан басымы кү­­тәрелә. Хаҗга бару – Аллаһы Тәгалә бүләге, кызым әлеге сәфәр­не тормышка ашыруда яр­дәмче генә, дигән уйны күңеленә бер­кеткәч, авырлыкларга бирешми башлый. Август азагында хаҗ­га китеп баралар. Юлдаш­лары­ның кү­бесе – яшьләр. Гөл­сирә апаның чемоданнарын күтәрешә­ләр, изге җир­ләрдә меңнәрчә кеше арасында егылып калмасын өчен, ике яктан култык­лап та алып китәләр. Әбигә “безнең бәхет капчыгы” дигән исем дә тагыла. Яшьләр үзләренә шулай әҗер-савап җыя.

– Ниятләсәң, хаҗга баруның да берние юк икән, – ди Гөлсирә апа. – Дөрес, анда барыбыз да авырдык. Эсселек, бөтен җирдә кондиционер, салкын тиде. Хаҗга барырга җыенган кеше, ничә яшьтә булса да, бернәрсәдән дә куркып калмасын иде. Аллаһы Тәгалә ярдәменә өметләнсен. Гөнаһларыңны юып, тәүбә кылып кайткач, масаймыйча, бүтәннәргә үрнәк булып яшәргә кирәк.

Хаҗга баручыларга Фәния абыстай Җәләлиева киңәшләре:

– Беренче чиратта, Аллаһы ризалыгы өчен дип ниятләргә.

– Уңайлы аяк киеме кияргә, үзең белән тагын берне алырга мөмкин.

– Өс киеме табигый тукымадан тегелгән булсын.

– Вируска каршы, тамак чайкый торган дарулар, битлек алып барырга.

– Анда баргач, ашау-эчүдә талымлырак булсыннар, ризык бөтен җирдә бар, җитә.

– Үзең белән шешәле су йөртергә.

– Каһвә эчүдән курыкмагыз, ул хәл кертә, йөрәккә, бавырга файдасы бар.

– Бик күп җәяү йөрелә, анда өйдәге ятаклар да юк, зарланмагыз.

– Берәүнең зарлануы бөтен кешегә дә начар тәэсир итә.

– Хаҗ башланганчы, мөмкин булганда ял итеп алу ягын карасыннар, бүләккә дип күп әйберләр җыймасыннар, нәфесне тыя белсеннәр иде.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Запись Улсыз, ирсез калып кыенлыклар күргән Гөлсирә апага авыру килеш тә хаҗ бәхете татый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хаҗдан барып кайтучының башыннан кичкәннәре [хат]
Узган елгы хаҗдан кайтуыбызга күп вакыт узды, инде кемнәрдер быелгысына әзерләнәдер. Хаҗга барып кайтучы апаларның елый-елый сөйләгәннәрен авыз ачып тыңлыйм, килешүемне белдереп, баш селкеп утырам, ләкин күңелем белән аңлап бетермим: барганнар-күргәннәр, мөселман өчен фарыз булган изге хаҗ гамәлен үтәгәннәр, шулай булгач, нигә күз яше түгеп утырырга инде? Киресенчә, канәгать елмаерга кирәк бит. Шатлык күз яше булуын да аңлыйм, ләкин күңел һаман карыша…

Хаҗ гыйбадәтен бик үтисем килә, ләкин, бердән, мөмкинлек булмады, икенчедән, күңелдә курку. Дөньясы да тәмам чуалып бетте, әле тегендә, әле монда атыш-үтереш. Самолет мәтәлеп төшә, поезд рельстан чыга, машиналар бәрелешә, пароход комга утыра… Ә йөрәк боларны кире кага: ниятең изге булса, Аллаһ юлы чиста булыр. Менә шундый каршылыклы уйлар белән изге сәфәргә мая туплый башладык. Баш тагын ашыктыра: «Тизрәк бул, хаҗ вакыты ел саен елның кызу чорына күчеп бара». Калеб әйтә: «Ашыкма, Аллаһ Белүче, Ул сиздерер». Һәм Ул белдерде дә. Алдагы елгы хаҗ өчен ташламалы бәя белән түләп куюның соңгы көнендә, юк, хәтта сәгатендә: «Барабыз!» – дидек. Шулай итеп, беренче адым – ният ясалды. Алда бер елга якын вакыт, ә күңел инде ашкына.

Хәстәрлеккә иртәрәк булса да, башлап җибәрергә туры килде. Әни әйтмешли, хөкүмәт хезмәтендәге кеше бит әле без. Чираттагы ял бер ел алдан ук планлаштырыла. Үч иткәндәй, соңгы елларда аны икегә бүлеп, икешәр атна бирү модага керде. Ә миңа тулы ял кирәк булачак. Икенче проблема – китү көнен бер ел алдан билгели алмыйлар, ә монда датасы белән сорыйлар. Өченчедән, синең урынга эшләп торачак коллегаңның ризалыгы булу мөһим. Менә никадәр киртә узасы бар.

Әлхәмдүлилләһ, килештек, җитәкчебез дә ризалыгын бирде. Хәзер инде үзебезне рухи яктан әзерли башларга кирәк. Монысы иң кыеныдыр. Күпме генә карышма, шайтан итәккә ябышкан, артка сөйри. И, саный китсәң, гөнаһлар җитәрлек лә ул. Ә хаҗга чиста күңел белән барасы килә.

Хаҗга баручылар өчен укулар оештыру кагыйдәгә әйләнде. Безнең төркемне дә бер-ике тапкыр җыеп, юлга хәстәрлек, хаҗ тәртибе белән кыскача таныштырдылар, калган мәгълүмат телефон аша бирелде. Ә инде юл хәстәрлегенә килгәндә, хаҗда булган һәркем үзенчә аңлатты. Берсе: «Үзегез белән тушенка, ярмалар алыгыз», – дисә, икенчесе: «Берәү дә ачка үлми, кибеттән алырга була», – диде. Өченчесе: «Анда ипи юк, сохари алырга онытмагыз», – дип өстәде. Шунысында гына уртаклык булды: автобуста тәүлектән артык барасы – ашарга кирәк. Юлга тиз пешә торган токмач, бәрәңге алдык. Чәйсез дә булмый.

Ерак сәфәргә даруларсыз чыгарга ярамый. Телефон аша кул астында булырга тиешле дарулар һәм материаллар исемлеген җибәрделәр. Аптекада шундук аңладылар: «Хаҗга җыенасызмы?» – дип сорый сатучы. Шуларга үз чирең буенча куллана торганнарын да өстәгәч, алдан әзерләп куйган савытка сыймады да.

Киемне артыгын алмаска киңәш иттеләр. Согуд Гарәбстанында эссе, кер тиз кибә, алмашка ике күлмәк җитә икән. Бу чынлыкта шулай. Тик менә киҗе-мамык тукымадан тегелгән күлмәк бик уңышлы түгел, тирләгәч дымлана һәм тиз генә кипми. Урамнан кондиционерлар эшләп торган мәчет эченә кергәч, дымлы күлмәкнең сәламәтлек өчен файдалы булмавын аңлатып торасы юктыр. Шуңа күрә составында синтетика булганы уңайлырак, әмма йөз процентлысы түгел. Мәчет эчендә кияр өчен җылы носки да кирәк.

Мин кызу һаваны авыр кичерәм, шуңа да урамга бик чыкмаска тырыштым. Ә хаҗ көннәрендә холык күрсәтеп, әем-мәемләп булмый шул, бар да үз тәртибе буенча барырга тиеш. Минада адашып каласың килмәсә, беренче көнне үз төркемеңнән бер адым да читкә тайпылмаска тырышасың. Хәтта аяк бармагындагы сөялнең тишелеп каный башлавына да игътибар итмисең.

Кызу кояш астында тирләп-пешеп ничәдер километр йөреп кайтканнан соң, чират торып душ керүнең рәхәтлеген әйтеп-аңлатып бирерлек түгел. Палаткада бергә торган үзбәк апа-әбиләр белән гөр килеп сөйләшү, гореф-гадәтләр темасына сөйләшүләр… Бу юлларны язганда мин аларны күргәндәй булам. Әнә, дүрт яшьлек малай уянды да як-ягына карана башлады. Әнисе су алырга дип чыгып киткән иде. Сөбханаллаһ, елау түгел, шыңшымый да. Ә бит иртәгә аны сынауларның тагын да катлаулырагы – Гарәфәгә бару, аннан Мөздәлифә үзәнендә төн куну көтә. Сумкада булган байлыктан малайга өлеш чыгарабыз. Елмаеп, баш селки. Рәхмәт әйтүе.

Хаҗ гыйбадәтен үтәгәндә мин бер нәрсәгә инандым: ният нинди – гамәлең шундый. Каршыга килгән уңайдан, җилкә аша эленгән кечкенә сумканы тартып алучының нияте белән, инвалид коляскасында утырган олы яшьтәге авыру әтисен этеп йөрүченең ниятен чагыштырып булырлыкмы соң?

Сабыр бул: аяк астына, як-ягыңа каран, тик күпне күрмә һәм ишетмә; ашыкма да, артта да сөйрәлмә; шыңшыма, зарланма; игътибарлы-ихтирамлы бул; нәфесеңне тый, башкаларга комачаулама… Сабырлык янына, һичшиксез, сәламәтлекне куяр идем. Юкка гына белешмәләрдә хаҗ сәфәренә киртә булган авырулар исемлеге бирелмидер. Ләкин моңа артык игътибар итмәүчеләр бар икән. «Хаҗ-фонд» җәмгыяте табиблары белән шул хакта фикер алышырга насыйп булды. Бу вазыйфаны Уфа шәһәреннән Әдип Мөэминов башкара. Ул беренче хаҗын алты ел элек кыла. Шул вакыттан башлап ел саен хаҗ вакытында табиб буларак эшли. Алай гына да түгел, табиблар бригадасы оештыра. 2017нче елда фонд җитәкчелеге аңа баш табиб урыны тәкъдим итә. Ни өчен шушы катлаулы юлны сайлаган ул? Югыйсә, Уфада танылган хөрмәтле белгеч була. Җавап гади: Аллаһы ризалыгы өчен. Укучыларга аның белән әңгәмәне тәкъдим итәм.

– Әдип әфәнде, шактый вакыт чит илдә яшисез. Якыннарыгыз моңа ничек карый?

– Уңай. Мин бит ял итү максаты белән яшәмим бу илдә, гаиләмне туендырам. Икенчедән, улым да үз янымда.

– Үзегез хаҗ кылырга өлгерәсезме?

– Әлбәттә. Безнең бригадада 8 ир-ат һәм 4 хатын-кыз. Алар ЛОР, невролог, гомуми практика табибы, хирург, гинеколог, анестезиолог, кардиолог. Эш тәүлек әйләнәсендә оештырыла.

– Ә хаҗ вакытында?

– Медикаментлар тутырылган рюкзакны аркага асып, хаҗилар белән Минага юнәләбез. Анда безнең өчен махсус палатка корыла. Аннан Гарәфәгә, Мөздәлифәгә барабыз. Кыскасы, хаҗилар янында. Безнең максат – кешегә хаҗ гамәлен үтәргә ярдәм итү.

– Монда килү белән, кеше берничә көннән авырый башлый. Сәбәбе нидә?

– Беренчедән, климат үзгәрә. Шуңа юл авырлыгын өстәргә кирәк. Бу челләдә кондиционерсыз мөмкин түгел. Үтәли җилгә ияләшмәгән организм тиз бирешә, күпләргә салкын тия. Салкын су эчәләр – тамак шешеп чыга. Шуңа күрә күбрәк салкын тиеп мөрәҗәгать итәләр. Икенче чир – аякка сөял чыгу. Монысы, нигездә, аяк киеме уңайлы булмау белән бәйле. Биредә гел җәяү йөрергә туры килә. Согуд Гарәбстанында, гомумән, җәмәгать транспорты йөрми. Бары тик таксилар гына.

Йөрәк-кан тамыры белән бәйле авыруларга зарланучылар күп. Кыскача әйткәндә, шушы еллар дәвамында шактый тәҗрибә тупланды. Дөрес, хастаханәдәге кебек дәвалау курсы оештыру мөмкин түгел, шулай да беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган дару, медикаментлар һәм аппаратлар бар. Шулай да хаҗилар үз сәламәтлеге турында алдан кайгыртырга, ягъни үзләренә кирәкле даруларны алып килергә тиеш. Аэропортта проблема килеп чыкмасын өчен, һәр даруны үз савытында һәм инструкциясе белән алырга кирәк. Кайбер хасталарга кунакханә шартларында ярдәм итү мөмкин түгел. Узган ел, мәсәлән, бөере авырткан бер кеше килде. Аның бөерен ясалма бөер аппараты ярдәмендә чистарту таләп ителә икән. Хаҗга баруы турында табибка әйтеп тә тормаган. Аның ягыннан бу зур хата дияр идем. Аллаһының шәфкате киң, Мәккә хастаханәсендә ярдәм күрсәтелде, һәм ул хаҗ кылып, исән-сау кайтып китте.

– Кеше хаҗга үзен ничек әзерли башларга тиеш?

– Ният кылу белән үк, сәламәтлекне ныгытуга аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу хакта участок терапевты белән киңәшләшергә. Күбрәк җәяү йөрергә. Хаҗ сәфәрендә киячәк аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Нигездә, бу – сандали. «Яңа аяк киеме белән килмәгез», – дип күпме кисәтелсә дә, колак салмый кайберәүләр. Өс киеме дә уңайлы, иркен, «сулый» торган тукымадан булса яхшы. Икенчедән, монда даими чирләр баш калкыта. Моңа әзер булырга кирәк.

– Практикагызда үлем очрагы булдымы?

– Әлхәмдүлилләһ, юк.

Гомер булмаганны, ике аякның бармаклар арасына сөял чыкты. Махсус пластырь белән ябыштырып куйдым. Тик файдасы юк. Мондый чакта аякны юарга ярамаганлыгын беләм, тик тән душ таләп итеп тора. Бер көн түздем, икенче көнне түзә алмаслык итеп сызлый башлады. Бәхеткә, табиблар без яшәгән кунакханәгә урнашкан.

– Башта ук киләсең калган. Аякларыңны суга тыга күрмә. Үзең белән алып килмәгән булсаң, мазьны даруханәдән алырга туры килер. Кисәтеп куям: монда дарулар бик кыйммәт, – дип табиб ханым миңа рецепт сузды. – Бүген менә моны сөртеп, бәйләп куйыйк.

Наилә исемле икән. Акушер-гинеколог. Ел саен отпускысында килә. Ә гомрә вакытында ялны үз хисабына ала. Аңа да сорауларымны яудырам:

– Наилә ханым, кеше күп мөрәҗәгать итәме?

– Көненә җитмеш тирәсе, дисәм, азмы-күпме? Без кешегә рухи яктан да ярдәм итәргә тырышабыз. 2016нчы елда сигез айлык авыры булган хатын килгән иде. Үзенә сиздермәсәк тә, күңел тыныч түгел. Шундый ерак сәфәргә алып чыккан иренә дә сабырлык кирәк. «Әллә соң быелга хаҗ гамәлен кылмаска инде?» – ди ул. Башка шартларда бу сүзләрне мин үзем әйтер идем, ә монда ситуация башка. «Аллаһы Тәгалә Үзе китергән икән, ярты юлда туктамагыз. Коляскада тартып йөрерсең хатыныңны», – дим. Хаҗ вакытында күз гел шуларны эзләде. Җәмәратка барганда (таш ату урыны) очраттым. Талчыгулары йөзләренә чыккан, ләкин икесе дә шат елмая. «Аллаһы рәхмәте булсын сезгә. Барысы да әйбәт», – дип, кулымны кыса хатын. Шатлыктан еладым.

Бераз гына алга китеп, шушы урын турында язып китим әле. Хаҗдан кайткач: «Таш атканда кысылып үлмәсәләр ярар иде дип кайгырдым», – диючеләр булды. Хак булса, узган ел хаҗ кылучылар саны биш миллионнан артык булган. Тәваф кылганда, Әл-Хәрам мәчетендә халыкның күплеге сизелде. Ә менә Җәмәратка бару, таш ату бөтенләй катлаулы булмады. Сабырсызланып, алга ыргылмаска гына кирәк.

Инде таныш табиблар белән, очрашкан саен, хәл-әхвәлләребезне белешеп тордык. Ә теге сулы сөялгә сөртә торган мазьга килгәндә, бүлмәдәшләрнең берсе һөнәре буенча табиб булып чыкты. Даруханәгә баруның кирәге калмады – Лилия бирде. Язып куегыз һәм үзегез белән алырга онытмагыз: Д-Пантенол (декспантенол) дип атала. Гомумән, антибиотикның да көчлерәген, ашказаны, баш авыртуын баса торган даруларны да күбрәк алыгыз. Бер дә дарусыз килүчеләр дә булырга мөмкин.

Гомумән, хаҗга баручылар алдан ук сәламәтлеген ныгыта башласа яхшы. Күп итеп җәяү йөрергә, акрынлап тизлекне арттырырга, туклануга игътибар итәргә. Тазалар бераз ябыкса, зыян булмас. Сәфәргә бозылмый торган ризык алу хәерле. Үзара сөйләшеп, берничә кеше кул багажы итеп мультиварка алса, бигрәк тә яхшы. Икенчеләре электр чәйнеге алыр.

Анда акча күп кирәкми, ләкин аз да булмасын. Юл бит, төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, багаж югалырга. Алмаш киемсез калдым дип уйла.

Бер-ике сүз белән сәүдә мәсьәләсенә тукталыйм әле. Безнең халыкның канына сеңгән гадәт: кая гына бармасын, беренче эш итеп, кибет күзли башлый. Мәккәдә сәүдә рәтләренең очы-кырые юк сыман. Ашыкмаска кирәк, чөнки аларда товарлар сыйфатлы ук түгел. Сату-алу эшен Мәдинә шәһәренә калдырсагыз да була.

Бу сәфәрдән үзем өчен шундый нәтиҗә белән кайттым: хаҗ кылу өчен матди яктан мөмкинлек булу гына аз. Сәламәтлек һәм рухи әзерлек тә бик зур роль уйный.

Һәм соңгысы: Согуд Гарәбстанында якташларыбыз күп укый. Алар хаҗ көннәрендә эшли. Үзләренә кунакка да чакыралар. Ә анда, әлбәттә, буш кул белән бармыйлар. Күчтәнәч туган яктан алып киленгән булса… Әйтик, аларда карабодай юк. Карлыган кайнатмасы да бозылмады. Кыскасы, аңладыгыз инде.

Изге сәфәргә әзерләнүчеләргә изге теләкләр белән,

Нурисә ГАБДУЛЛИНА, Безнең гәҗит

Запись Хаҗдан барып кайтучының башыннан кичкәннәре [хат] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ун тапкыр хаҗда булган Фирая Таһирова хаҗ кылу тәртибен аңлата [видео]
Исламның биш баганасының берсе булган хаҗ гамәлен кылырга теләүчеләр изге урыннарга юнәлергә дә бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Хаҗ вакытында үзеңне ничек тотарга? Авырмас өчен, ничек сакланырга? Тоннель аша чыкканда, нигә шәл бәйләргә ярамый? Бу сорауларга медицина хезмәткәрләре җавап бирә. //Татар ислам//

Маска кию нинди авырулардан саклый? Нинди гыйбрәтле хәлләр хаҗга барырга кирәклекне искәртә? Бу хакта 10 тапкыр хаҗда булган, 5 тапкыр кече хаҗ – гомрә кылган, хаҗга 6 тапкыр – җитәкче, 4 тапкыр медицина хезмәткәре буларак барган Фирая ханым Таһирова сөйли. Ф.Таһирова бүгенге көндә Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге мөдире урынбасары булып эшли.

Запись Ун тапкыр хаҗда булган Фирая Таһирова хаҗ кылу тәртибен аңлата [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан 200 сумлык банкнотада символ булсын өчен, Камил Сәмигуллин хаҗга барып дога укый [фото]
5 агустта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык яңа банкнотларда Казан сурәтен яклау акциясендә катнашты.

Хаҗ сәфәрендә булган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төште.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде.

Мәккәдә хаҗ сәфәрендә башка илләрдән килгән мөселманнар да Казан символы төшкән банкнотларны тотыш фотога төшкәннәр.

#200казань

Фото опубликовано كامل سميع الله بن إسكندر (@kamilhazrat) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-09-05T11:25:59+00:00">Сен 5 2016 в 4:25 PDT</time>

Татар-информ

Запись Казан 200 сумлык банкнотада символ булсын өчен, Камил Сәмигуллин хаҗга барып дога укый [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстаннан “Комфорт”лы хаҗга баручы юк [видео]
Хаҗга бару быел өч программа нигезендә башкарыла. Акчаң җитмәсә хаҗ юлламасының бәясен соңрак өлешләп тә түләргә була.//Азатлык радиосы//

Доллар бәясе арткач Русиядән хаҗга бару квоталары тулмый башлады. Мисал өчен, узган елны Татарстанга 1200 квота бирелсә, барлыгы 750 мөселман барды. Быел квотаны тутыру һәм хаҗга барырга теләге булганнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен Татарстаннан хаҗга җибәрүдә төп оператор булган “ДУМ РТ Хаҗ” берничә программа булдырган иде – “Комфорт”, “Стандарт” һәм “Эконом”.

“ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис Вахитов әлеге програмнарның нечкәлекләрен аңлатты.

“Комфорт” – 385 мең сум. Аны алучы булмаган.

“Стандарт” – 240 мең сум. Казаннан турыдан-туры Мәдинә шәһәренә очу каралган (4,5 сәгатьлек юл), анда ике-өч көн булганнан соң, Мәккә шәһәренә киләчәкләр. Бу программага ашау, ирләр өчен ихрам, Корбан чалу бәясе, хаҗ комплекты, бүләк кертелгән. Хаҗилар кунакханәләрдә азрак кеше булган бүлмәләрдә яши, хезмәт күрсәтү “Эконом”га караганда югарырак дәрәҗәдә. Кайтканда Мәккәдән Казаннан туры очкыч.

“Эконом” – 120 мең сум. Әлеге программа икътисади кыенлыклар сәбәпле булдырылган. Мөселманнарның күпчелеге шушы программаны сайлаган. Мәскәүдән-Дубайга очу, аннары инде автобуста Мәккә шәһәренә бару. Ихрам, туклану, корбан кертелмәгән.

Хаҗиларның 55% “Эконом”ны, калган 45% “Стандарт”ны сайлаган.

Быел аз-азлап акча кертеп (рассрочка) хаҗга бару мөмкинлеге дә булдырылган. Партнерлар банкингы үзәге Татарстан Диния нәзарәтенең Голамә шурасы белән сөйләшеп хаҗ бәясен соңрак түләү тәртибен булдырганнар. Ул кредит түгел, шуңа ислам дине ягыннан каршылык юк, әмма юллама бераз кыйммәткәрәк төшәчәк.

Татарстанга бирелгән 1200 кешелек квотаның күпмесе сатылганын “ДУМ РТ Хаҗ”да әйтмәделәр, әмма узган ел белән чагыштырганда баручылар күбрәк булуын җиткерделәр. 49 кешелек төркемгә бер җитәкче һәм 2-3 табиб. Хаҗиларга кирәк-яраклар белән махсус сумкалар таратылган.

Элек Татарстан мөселманнарын хаҗга җибәрү белән шөгыльләнгән “Идел-тур” ширкәте җитәкчесе Аяз Мингалиев сүзләренчә, хәзер бу өлкәдә көндәшлек зур һәм шуңа хаҗга җибәрүче операторларга бәяне арттырып сату файдалы түгел.

“Хезмәт-тур”, “Мөслим-тур”лар да хаҗга җибәрә, Чечня, Дагыстан, Ингушетиянең үз операторлары бар. Шуңа операторлар бу өлкәдә күп акча эшли аладыр дип уйламыйм”, ди ул.

“Идел-Хаҗ” (элекке исеме) дип аталган оешма 1999 елны 25 кешене хаҗга алып барса, 2001 елда инде 111 хаҗи булган. Берничә елдан соң алар 2-3 меңгә арткан.

Татарстан Диния нәзарәтенә мөфти итеп Илдус Фәиз сайлангач, хаҗга җибәрү эше бары мөфтият кулына күчкән һәм “Идел-Хаҗ”га бу өлкәдә эшләү мөмкинлеге бетерелгән. Хәзер алар гомрәгә җибәрү белән шөгыльләнә. Гади айларда гомрәгә бару – 80 мең сум булса, Рамазан аенда – 120 мең сум булган, әмма әлегә баручылар алай күп түгел икән.

“Гомрә институты әле үсеш алмаган. Без анда баручыларны арттыру өчен тырышабыз. Хаҗны да бик аз кешедән башлаган идек, гомрәгә баручылар да киләчәктә артыр дип уйлыйбыз”, диде ул.

Запись Татарстаннан “Комфорт”лы хаҗга баручы юк [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..