Архивы Халидә Бигичева - Tatar Today - татар яңалыклары.

Операция кичергән Халидә Бигичева сәхнәдән китүенең 3 сәбәбен атый
Халидә Бигичеваның тавышын башка артистларныкы белән бутау мөмкин түгел, ул – халыкчан, моңлы. “Су буйлап”, “Еллар бураны”, “Дустыма”ны тыңлаганнар, үзләре дә сизмәстән, әлеге җырларны көйләп йөри башлый. Әмма Халидә Бигичева күңелсез яңалык җиткерде – ул эстрададан китә. Киләсе гастрольләре соңгысы булачак.

– Халидә апа, кайда югалдыгыз? Соңгы арада сәхнәдә күренмисез.

– Сәхнәдә бөтенләй күренмим, югалдым дип әйтә алмыйм. Әле әзме-күпме иҗат дөньясында кайныйм. Яңа программа әзерлим, җырлар яздырам. Тик элеккечә җиң сызганып, көн-төн эшләп булмый. Киләсе гастрольләр соңгысы булыр дип уйлыйм. Аны саубуллашу туры дип атармын. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барыбер кайчан да булса сәхнәне дә калдырырга туры киләчәк. Киләчәкне тормыш үзен күрсәтер. Хәлдән килгәндә, рәхәтләнеп җырладым, яраткан тамашачым белән бергә булдым.

– Сәхнәдән китү сәбәпләре нидә?

– Беренчедән, соңгы арада сәламәтлегем нык какшый башлады. Кан басымы бик борчый. Югары кан басымы йөрәккә “бәреп”, өянәк булды. Бик озак хастаханәдә яттым, алты ай дарулар эчтем, ә аннары йөрәккә операция ясадылар. Шуңа күрә сәхнәгә чыга алмадым, зур планнар кормадым.

Икенчедән, дин юлына бастым. Шул сәбәпле, сәхнәдән китәргә телим. Эчке дөньямда күп үзгәрешләр булды, алар әлегә кадәр бара. Хәзер тормышка бүтән күзлектән карыйм. Моның өчен мин бик шат. Барлык эшләремне дә Аллаһы Тәгаләне телгә алудан башлыйм. Динне һәрвакыт олыладым. Ул бәләкәй чактан ук канга сеңгән. Иман күңелдә булырга тиеш. Гастрольләрдә йөрү намазга баскан кешегә килешми, комачаулый дип саныйм. Вакытында укымыйча намазны сәбәпсез калдырырга ярамый. Сәхнә белән динне бергә бәйләргә теләмәс идем.

Күпләр намаз эшне калдыра, дип, лаеклы ялга чыккач кына укырга тели. Шушы сүзне әйтүче кешеләр нигәдер телевизор карарга, телефон каршында утырырга вакыт таба, бу аларның нигәдер эшен калдырмый, ә намазга килгәндә аларның вакытлары юк. Ул булдыра алмаслык авыр бер йөк булып санала. Хәзер ни өчен дингә иртәрәк килмәдем икән дип уйланам. Укымаган елларым өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу сорыйм.

Быел хаҗга бару теләге белән дә янам. Аллага Шөкер, аякларым йөри, кулларым эшли, зиһенем камил. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне әйтеп хаҗ юлын үтәсем килә.

Өченчедән, бирелгән талантның вакыты чыккандыр. Чаба-чаба эшләп, җаннарыбыз хакында уйларга вакыт калмый. Гомер күз ачып йомганчы уза да китә. Кеше бүген бар, иртәгә юк.

– Авырган вакытта янәшәгездә кемнәр булды?

– Зур сынау булды ул. Иң төп терәгем гаиләм, улым булды. Баянчыларым, гитарачыларым хәл-әһвәлемне белеп, шалтыратып тора. Ләкин күп кенә дус дип йөргән кешеләр юкка чыктылар. Тик берсенә дә үпкәм юк.

– Тамашачы сәхнәдән китүегезне ничек кабул итте?

– Югалма, үзеңнен иҗатыңнан мәхрүм итмә диючеләр шактый. Тамашачы сәхнәгә чыгуымны көткәч, сольный программа өстендә эшләргә кирәк икәнен аңладым. Тамашачы каршына чыгу миңа зур ләззәт бирә. Шуңа күрә 65 яшьлек туган көнемә зур концерт-тамаша әзерлим.

Тугры халкым, яраткан тамашачым белән тиешле дәрәҗәдә саубуллашырга телим. Яңа җырларымны ишеттереп каласым килә. Сәхнәдән матур итеп, рәхмәт әйтеп, баш иеп китәргә язсын. Тамашачы булмаса, без шулай илһамланып иҗат итә алыр идек микән? Шуңа күрә халкыма зур рәхмәт. Бары тик аларның җылы сүзләре күп вакытта күңелемне юатты, яшәргә көч бирде.

– Тыңлаучылар сезне күбрәк моңлы җырларыгыз аша таный.

– Күңелемә моңлы ретро, халык җырлары бик якын. Репертуарда онытыла барган халык җырлары байтак. Тормышта елак кеше булмасам да, үзәк өзгеч моңлы җырлар тыңласам, мәгънәле шигырьләр укысам, күңелем тулырга мөмкин. Кайбер җырларымны елый-елый, йөрәгем аша уздырып өйрәнәм. Халык җырлары күңелгә рәхәтлек бирә. Чит җирләргә гастроль белән чык­канда, гел халык җырларын башкарырга тырышам. Элек Мәскәүдә бик еш концертлар бирә идек. Тамашачылар татар җырларын бик яратып һәм хозурланып тыңлыйлар иде. Хәзер безнең тырышып эшләгән хезмәтләр каядыр китә, югала.

– Ни өчен халык җырлары югала дип саныйсыз?

– Хәзер моңлы җырчылар юк. Бик матур тавышлы артистлар бар. Әмма алар үзләренең тавышы белән моң тарату урынына аның капма-каршысын эшли. Моңның югала баруына борчылам. Без мәгънәле, татар халык җырларыннан аерылырга тиеш түгел. Халыкка иң үтемле, иң якын, иң аңлаешлы җырларның дәрәҗәсе төшә бара. Эстрада сәхнәләребездә күп очракта үзешчәнлек хакимлек итә. Барысы да җиңел юл эзли. Ләкин җырлау, сәхнәдә чыгыш ясау зур хезмәт. Без хәзер җыр-музыкага күңел ачу чарасы итеп кенә карыйбыз. Яшьләр заманага ияреп яңа стиль, тузга-язмаган җырлар эзлиләр. Шуңа күрә моң, ретро җырлар югала бара. Кайсы гына артистны алма, җиңел җырлана торган җырга өстенлек бирә. Татар эстрадасы “дешевый” җырлар белән тулды. Әле бит халык шуны яратып кабул итә. Менә шуңа гәҗәпләнәм. Ни өчен халык гел сикерә торган җырларны гына көтә?

– Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә мөмкин?

– Кызганыч, яшьләр затлы җырлар тыңламыйча үсә, димәк, аларда моңлы, мәгънәле татар җырына карата мәхәббәт тәрбияләү авыр булачак. Чөнки дәртле, дискотека җырлары аларга якынрак. Халык җырларын үсеп килүче буын кызыксынырлык итеп җиткерергә тырышырга кирәк. ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчеләре бу мәсьәләне үз өстенә алсыннар, чишү юлларын эзләсеннәр иде. Без үскән чакта радио һәм телевизордан гел Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров чыгышларын тыңлый идек. Хәзер бүтән җырлар яңгыраталар.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА

Фото: Салават Камалетдинов, Интертат

Запись Операция кичергән Халидә Бигичева сәхнәдән китүенең 3 сәбәбен атый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Атик Али: “Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелган көнне дә күрдем” [видеохәбәр]
Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Али Татар тудей хәбәрчесенә мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичевка һәйкәл ачылуга сөенүен белдерде. Ул бу чарага махсус кайта, Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивален дә тамаша кыла.

Узган атна азагында Түбән Новгород өлкәсе Уразавылда үткән Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестивалендә без җирле халык, танылган җырчылар арасында Финляндия татар җәмгыяте рәисе Атик Алины да  очраттык. Ул бу чарага махсус килүен, бөек җырчыларны шушылай зурлауларын берничә ел көтүен әйтте.

“Хәйдәр абый минем якын дустым иде. Без 1985 еллардан башлап, аның соңгы көннәренә кадәр элемтәдә тордык. Рәшит абыйның әтисе һәм минем әбиемнең әбисе алар бертуганнар. Ул минем бабай белән икетуган (двоюродный). Һәм аларны шулай фестивальләр белән искә алу, һәйкәлләр кую, туган якларын бизәү йөрәккә май булыр ятты. Мин бу проект турында өч ел элек ишеткән идем һәм әлеге һәйкәлләр булачагына иманым камил иде. Аллага шөкер, мәшһүр татар җырчыларына да һәйкәл куелган көнне күрдем”, диде ул Татар тудей хәбәрчесенә шатлыгы белән уртаклашып.

Халык арасына килеп керүгә, җирле халыкның да якташларына багышланган җыр бәйрәмен көтеп алуларын тойдык. Уразавылда Ваһапов фестивале тамашачылары бер тавыштан, мондый чараларның татар халкы өчен бик кирәк булуын җиткерде. Ваһапов белән Бигичевка һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр.

“Мондый бөек җырчылар 50 яки 100 елга бер генә туалардыр. Мин инде Хәйдәр абый үлгәннән бирле аның тормышын һәм иҗатын күзәтеп киләм.”, диде Хафиз Әләүтдинов.

Ул  әлеге чарага буш кул белән килмәгән, үзе белән Хәйдәр Бигичев турында җыйган мәгълүматларын да алган, алар белән безне дә таныштырды. Хафиз әфәнде әлеге материалны киләчәктә китап итеп бастырырга ниятли.

Бәйрәмгә Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичевнең җырларын тыңлап үскән урта һәм өлкән буын, балаларыбыз да татар җырларында тәрбияләнсеннәр иде, дип яңа буынны да алып килгәннәр.

“Рәшит Ваһапов , Хәйдәр Бигичев кебек шәхесләр безнең һәрбер төбәктә диярлек бар. Алар турында кайгырту, исемнәрен мәңгеләштерү Татарстанның максаты һәм бурычы”, диде безгә әлеге бәйрәмнең төп оештыручысы, Рәшит Ваһапов вакыфы рәисе Рифат Фәттахов.

Татар җыр сәнгате йолдызлары туган ягында сәхнә тотучы җырчылар арасында күпчелекне Ваһапов фестивале лауретлары тәшкил итте.

“Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Рамай” җырын башкардым һәм җыр аша халыкка гореф-гадәтләребезне күрсәтәсем, Ваһаповның моңын җиткерәсем килде. Андый җырлар безнең өчен кирәк. Рәшит абый да Хәйдәр абый да минем өчен үрнәк, иҗат итәргә этәргеч бирүчеләр”, диде җырчы Рәнис Габбазов.

Яшь җырчылардан тыш, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Халидә Бигичева, тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева, Ринат Вәлиев, Рамил Курамшин, Илһам Вәлиев кебек билгеле җырчы, баянчылар да чыгыш ясады. Тамашачылар башкарылган милли, моңлы җырларны көчле алкышларга күмде.

“Бу вакыйга бик куандыра, яшьләрне дә, өлкәннәрне дә. Әлбәттә, оештыру ягыннан кечкенә генә җитешсезлекләр, эшләнәсе эшләр бар, алар һәрбер чарада була. Тик мондый җыеннар кабатлана барса, ешрак оештырылып килсә, тагын да камилләшәчәк”, дип белдерде Уразавылда яшәүче Рифат әфәнде.

Запись Атик Али: “Хәйдәр Бигичевка һәйкәл куелган көнне дә күрдем” [видеохәбәр] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..