Архивы халык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сәләмәт булыйм дисәң нишләргә кирәк? [халык киңәшләре]
1)Йокың начар булса, башың авыртса – ике кисәк кәбестә аша.

2)Ир-ат олыгайган саен, суганны күбрәк ашасын.

3)Томау төшсә, йөткерү башланса, баш

авыртса – суган белән бал аша.

4)Артроз һәм аякларны көзән җыеру – киез итектән курка. Эченә борчак салып та йөрсәң, тагын да шәп!

5)Тукланганнан соң бер кисәк сыр чәйнәп куй – теш ләрең сәламәт булыр.

6)Аягыңда гөмбә авыруы булса – үлән өстендә яланаяк йөр.

7)Алма аша – ул холестеринны куа.

8)Кишер сабагын чәй итеп эч – геморройдан котылырсың.

9)Йөткерсәң – каен суы белән сөт катнашмасын эч.

10)Сынган урыннар тизрәк төзәлсен дисәң – йомырка кабыгы аша.

11)Аяк табанын лимон белән ышкы – эчеңә авыру кермәс.

12)Ашар алдыннан су эч – озак картаймассың.

13)Сәламәт буласың килсә – умарта көт, ә табибларны түгел.

14)Хәрәкәттә – бәрәкәт! Вәт булырсың сәламәт!

Чыганак: Якыннарым группасы

Запись Сәләмәт булыйм дисәң нишләргә кирәк? [халык киңәшләре] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эт елыннан халык ни көтә? [сораштыру]
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштыруда катнашканнарның 41 проценты илне алда авыр чор көтә һәм ул чор әлегә башланмады дип белдерсә, 21 процент ул чор инде башланды дип исәпләвен белдергән. 31 процент ул чор инде узып китте дип исәпли. Казан үзәгендә Азатлык хәбәрчесе дә татарстанлыларга, “Яңа 2018 елда тормыш кайсы якка үзгәрер дип көтәсез? Бәяләр үсәчәкме, эшсезлек артырмы?” дигән сораулар бирде. Күбесе яхшыга өметләнүен әйтте, бәяләр артыр, пенсия кими, әллә ни үзгәреш булмас диючеләр дә булды.

Запись Эт елыннан халык ни көтә? [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бичара татар теле! Мескен татар халкы!» [уйлану]
Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән. //Азатлык//

Путинның урыс теленнән гайре телләрне ирексезләп укытмаска дигән күрсәтмәсеннән соң социаль челтәрләрдә шау-шу башланды, әйтерсең, әлеге күрсәтмә җен оясын тузгытты, моңарчы татар милләтенә булган нәфрәтләрен сиздермичәрәк йөргән бәндәләр дә иркен сулыш алып татар теленә каршы тоташтан һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүмгә кушылучылар арасында үз “татарларымызның” да – урыслашканнарының гына түгел, әле генә авылдан татарча укып шәһәргә килүчеләрнең дә – иярчен сыек авазлары шактый ишетелә. Әлеге бәхәсләрдә татар теленә, татар милләтенә карата нәфрәт өстенлек итә, алар актив, алар бердәм, татар телен яклап җавап бирүчеләргә бишәүләп, унаулап ташланалар.

Бичара татар теле! Мескен татар халкы!

Курку гасырлар дәвамында канга сеңгән

Үзебезнең телебезне, денебезне якларга кирәк булганда да тавышыбыз бөердән чыкмый, сына, пышылдауга күчә. Ә күбебез бөтенләй эндәшми. Курку гасырлар дәвамында, бигрәк тә совет чорында канга сеңгән.

Рәсми татар матбугатына күз салсаң, безне бөтенләй башка мәсьәләләр борчый икән. Тел кайгысымы монда! – әнә бер җырлаучы малай “Кычыткан чыпчыгы” дигән җырга клип төшергән, ә шул исемдәге җырны Габделфәт Сафин инде егерме ел элек җырлады дип ду киләләр. Сүзләрдәге рифмалар да бертөсле имеш: “чып-чынын – чыпчыгын”. Плагиат! Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша. Югыйсә, бездә вак-төяк урлашуны кем җинаятькә саный инде… Җыр да булдымы мал? Тагын бер мөһим мәсьәлә татар җәмәгатьчелеген бимазалап интектерә: яшь җырлаучы Азат Абитов эстрада эшмәкәре Рифат Фәттаховның киявеме, түгелме?

Татар гел чыпчык тирәсендә кайнаша

Уйлап карасаң, безнең күбебез шул ук кычыткан чыпчыгы хәленә калган ләбаса! Яфрак астыннан гына күтәрелеп карагыз – күк йөзендә бөтенләй бүтән кошлар канат җәя.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының татар теле һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту канун җәһәтеннән дөрес дип белдерүе шау-шуны көчәйтте генә. Югыйсә, Русия Федерациясе Конституциясенә акка кара белән язылган: “Республика (дәүләт) үзенең Конституциясенә һәм канун чыгару хокукына ия“. (5нче маддә, 2нче пункт). Татарстан – дәүләт! Һәм үзенең дәүләт телен ул мәктәпләрдә укытырга хокуклы гына түгел, бурычлы да! Димәк, Путинның күрсәтмәсе төп канунга каршы килә.

Путинны да гаепләп булмый, Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын, аннан башка да эшләре бихисап, күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин

Аны да гаепләп булмый, ил Конституциясенең һәр маддәсен ничек истә тотсын? Аннан башка да эшләре бихисап… Күрсәтмә биргәндә бик алҗыган булырга да мөмкин. Юкса, Казанга бер килгәндә безнеңчә исәнләшкән дә иде, татар телен өйрәнүнең кирәклеге турында да матур сүзләр әйтте бугай. Хәер, Русия Федерациясенең Конституция мәхкәмәсе дә 2004 елда татар теленең Татарстан мәктәпләрендә дәүләт теле буларак укытылуын канунлы дип тапкан иде. Инде Русия Федерациясе Конституциянең 68нче маддәсенә күз салыйк: “Республикалар үзләренең дәүләт телләрен гамәлгә куярга хокуклы. Республикаларның дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә алар Русия Федерациясенең дәүләт теле белән янәшә кулланыла.” (2нче пункт).

Чыгырдан чыккан шовинистларның “Татарстан – дәүләт түгел” дип шашынулары Русия Федерациясенең Конституциясенә каршы килә, дәүләт төзелешен какшата, ләкин моңа канун сагында торучыларның кылы да селкенми. Югыйсә, бүтән очракларда бик уяу кыланалар. Менә шундый илдә яшибез. Хәер, Сталин Конституциясе дә дөньяда иң кешелекле кануннар җыелмасы иде, тик ул миллионнарча кешеләрне бер гаепсезгә юк итәргә киртә булмады.

Урыс телле ата-аналарга түгел, татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк

Алай да барыбыз да бөтенләй үк авыз йомып тормыйбыз икән, менә Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Янәсе, тату яшик, кануннарны хөрмәт итик, безнең хәлне дә аңлагыз дигән сымаграк. Кем аңласын? Киресенчә, алар мондый мөрәҗәгатьне көчсезлек мисалы дип кабул итте.

Минемчә, аларга түгел – күзе тонган шовинистлар белән беркайчан да уртак фикергә килеп булмый! – татар телле ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Кемнәрдер туган телебезне аяк астына салып таптарга җыенганда нигә без шулкадәр битараф булып авызга су кабып торабыз? Татар телен укытуны факультативка калдыруның нәтиҗәләрен яхшы беләбез бит. Чулпан Хәммәтова әнә факультативта үзенә татар телен укыткан ханымны Һитлерга охшатып нәфрәтләнүе хакында әйткән иде. Ундүрт яшендә үк чукынуы да шуңа булмады микән әле аның – татар теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә ачудан…

Татарстан җитәкчелегенең Мәскәү басымына каршы нык торуына өмет баглап булмый

Шунысын да әйтергә кирәк, татар телен дәүләт күләмендә чып-чынлап гамәлгә кертер өчен Татарстан җитәкчелеге бармакка бармак сукмады. Ул үз агымына куелган иде, мәктәпләрдә укытуның сыйфаты начар, дәреслекләрнең кимәле түбән, укыту методикасы хәзерге заман таләпләренә җавап бирми. Мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче булып Энгель Фәттахов килгәч кенә хәл яхшы якка беркадәр үзгәргән сыман тоелды, яңадан өмет чаткылары уянган кебек иде.

Хәзерге вазгыять шундый – Мәскәү үз дигәненә ирешер өчен бөтен куәтен эшкә җигәр. Бу җәһәттән Татарстан җитәкчелегенең әлеге басымга каршы нык торуына өмет баглап булмый. Минемчә, иң булдыклы укытучыларны җәлеп итеп, урыс телен дә, кайбер чит телләрне дә тирәнтен өйрәтә торган, хәзерге технологияләргә ия, заманча җиһазларга бай чын милли татар мәктәпләре булдырырга кирәк. Алар артык күп тә булмаска мөмкин, ләкин үзара көндәшлектә өстенлек аларда булырга тиеш. Казанда бөтен татар дөньясыннан җыелган талантлы балалар өчен мәктәп-кампус төзү дә Татарстан җитәкчеләренең ихтыярыннан тора дип уйлыйм. Әллә ялгышаммы?

Татарның телен корытканнан соң республикасының да көннәре санаулы калачак

Югыйсә, безнең милли мәктәпләр, гимназияләр дип аталган уку йортларында да барлык фәннәрне диярлек урысча укыталар бит. Анысы гына аз тоелды, инде татар телен тәмам юкка чыгарырга телиләр. Һәм бераздан безнең балаларны поплар килеп мәктәптә яки балалар бакчасында ук чукындырачак та. Моны күзаллау өчен зур акыл кирәкми.

Урыс булмаган телләрне кысрыклау һәм тәмам юкка чыгару максатчан сәясәткә әверелде. Без бит Путинның милли республикаларны большевиклар тарафыннан дәүләт нигезенә куелган һәм акрынлап шартлауга көйләнгән миналар белән чагыштыруын онытмадык. “Саперлар” инде бу юнәлештә байтактан эшли. Татарның иң төп үзенчәлеге булган телне корытканнан соң Татарстан республикасының да көннәре санаулы калачак. Һәм байлыгының да хәзерге морзалар кулында калуына ышаныч юк. Казан ханлыгының тарихын укыгыз, әфәнделәр!

Ркаил Зәйдулла

язучы

Запись «Бичара татар теле! Мескен татар халкы!» [уйлану] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Миңнеханов һәм Метшин урамда балалар белән фотога төшеп йөри [фото]
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин бүген Әмирхан урамында урнашкан йортларның бер ишегалдында була. //Tatar-today//

Рөстәм Миңнеханов белән бергә ишегалдын карауда Россия президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич тә, президент ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башка җитәкчеләр дә  катнашты.

Көн саен ишегалдыңа мондый мәртәбәле кунаклар килми бит, шунлыктан биредә яшәүчеләр түрәләрне урап ала. Күпләр балалары белән истәлеккә фотосурәткә төшәргә сорый. Республика лидеры да, мэр да, Бабич та, әлбәттә, каршы килми.

Запись Миңнеханов һәм Метшин урамда балалар белән фотога төшеп йөри [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты
1. – Бүгенге әдәбият торышын ничек бәялисез? Кайберәүләр, укыр­лык әсәр юк бүген татар әдәбиятында, дип зарланырга ярата. Сезнеңчә ничек? //Шәһри Казан//

– Әдәбият торышы – җәмгыять торышының көзгедәге чагылышы. Бүгенге әдәбият турында «әдәбият» дип авыз тутырып әйтеп булмый. Ул иҗат мәнфәгатьләреннән югары куелган тенденцияләр колына әверелдерелде. Әдәбият кеше тәрбиясенең төп факторларының берсе булудан махсус рәвештә читләштерелде. Социология фәне моны өйрәнми, ул бездә, татарда, юк та. Эш шунда ки, 2000 елларда безнең ил җәмәгатьчелеге ялгыш юлдан алып кереп кителде. Бер милләтне икенче милләт белән ызгыштыру сәясәте рәсми ныгыну алды.

Милләтләр буенча министрлык урынына спорт буенча министрлык оешты. Әгәр моңа кадәр гасырлар буе, хәтта иң караңгы дәверләрдә дә, караңгылыкны яктылык, мәгърифәт аша җиңәргә хыялланса һәм тырышса, бу җәмгыятебез безнең күз алдында караңгылыкны караңгылык, наданлык, мәгърифәтсезлек, китапсызлык һ.б. аша каплап, әдәпсез итү юлына басты. Бу – Рәсәйдә әле без ачмаган, ачасыбыз булган конвергенция күренеше иде.

Хакимият тарафыннан ул якындагы утыз елга исәпләнгән. Без әле бу процессның уртасында, шуңа күрә кайбер иҗтимагый күренешләрне ихтыяри көч белән «ашыктыралар». Мәсәлән, мәктәпләрне, китапханәләрне ябуны. Әгәр татар соңгы 20 елда югалткан мәктәбен аякка бастырмаса, әдәбиятсыз, димәк, әдәпсез калачак. Шушы конвергенция аркасында язучының булган да, булмаган да, әдәбиятның булган да, булмаган да, китапның булган да, булмаган да, укучының булган да, булмаган да, мәктәпнең булган да, булмаган да, китапханәнең булган да, булмаган да чоры-аралыгы барлыкка килде. Моны чиксез дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Ул илдә кавемнәрнең, мәдәниятләрнең кыргый буталышы белән тәмамланачак. Укучы беткәч, китап бетә, китап беткәч, язучы бетә. Язучы беткәч, әдәбият бетә. Әлбәттә, ул бездә, шул исәптән татарда, язучы беткән дигән сүз түгел. Әмма аларның язучы буларак ялтырап торганнарының бу дөньяга карашы да казыкларга киерелгән ат карашы хәлендә киеренке. Укучының зәвыгы түбәнәйде. Язучының зәвыгы түбәнәйде. Укырлык әсәр бар, әмма моннан утыз ел элеккеге чор белән чагыштырганда, күп тапкыр­га сирәк.

2. – Заман белән бергә язучы да, аның җәмгыятьтә тоткан урыны да үзгәрә. Бүген язучы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз, аның миссиясе нәрсәдән тора?

– Язучы заман белән үзгәрә икән, димәк, ул язучы түгел. Язу­чының миссиясе – заманны үзгәртү, һәрхәлдә, шуңа омтылу. Язу­чы ул язучылар берлеге әгъзасы булу түгел, ә ЧЫН ӘСӘР язу.  Язучыдан «Син ничә китап яздың?» дип түгел, «син ХАК­ЛЫК һәм ХАЛЫК ТАНЫГАН нинди әсәр яздың?»  дип сорарга кирәк. Язучы шәхес булырга тиеш. Көрәшче булырга тиеш. Әсәреңдәге идеал ул син үзең булырга тиеш.

3. – «Язучы шулай булырга тиеш», «язучының бурычы шул» кебегрәк сүзләр еш яңгырый. Ә менә «язучының хәле ничек?» дигәне бик ишетелми. Язучы бүген нинди хәлдә?

– Язучыга, хезмәте өчен, яхшы, алтын бәрабәренә түләнергә тиеш. Түләнмәгән язучының бәһасе юк. Шуңа күрә аның хәлен сорамыйлар. Халыкның язучы хәлен сорарлык хәле юк. Ул, мескен, йөгенгән. Хәлсез. Ни өчен Рәсәйдә 40-50 мең кеше юлларда каршы полосага чыгып һәлак була? Чөнки ул әдәпсез. Мәктәпсез, мәктәбе булса, анда – әдәбиятсыз. Мәктәптә әдәбият укытмаган милләтнең киләчәге юк.

4. – Язучы хезмәтенә рәсми статус бирүгә ничек карыйсыз, аны нинди юллар белән җайга салып була?

– Язучыга нинди рәсми статус? Аңа түләргә, алтын белән түләргә кирәк.

5. – «Хәзерге заман укучысы» дигәнрәк сүзне бик еш кулланалар. Бу төшенчәне сез ничек күзаллыйсыз? Кем ул бүгенге заман укучысы, нинди ул? Гомумән, укучылар да заманга карап үзгәрәме, аерыламы?

– Кызганыч, без бүген татарның кичәге укучылар корпусын, кичәге китапханәчеләрен югалттык. Элегрәк кешенең китап укыйсы килә, тик укый белми, хәреф танымый иде, хәзер укый белә, тик укырга теләми. Караңгылык илһамчыларына яхшы заманнар килде: алар интернет белән кап­ланып, халыкны надан ясый. Хөкүмәт моны күрмәмешкә салыша. Бүгенге заман укучысы укымый. Аны шул китаптан биздерү юлы белән ишәк ясыйлар. Чын укучы заман белән үзгәрми. Ул зәвыгын гына саклый. Үстерә. Рухи-рухани ләззәт дигән нәрсә декрет белән килми.

6. – Язучының иҗади үсешендә әдәби тәнкыйтьнең роле бар дип уйлыйсызмы? Әдәби тәнкыйть бүген нинди хәлдә һәм аның үсеше өчен нәрсәләр эшләргә мөмкин?

– Әдәби тәнкыйтьтән башка әдәбият була алмый. Тәнкыйть, эчкерсез, изге тәнкыйть – әдәби эстетиканың нигезе. Бүген зур мәгънәсендә тәнкыйть юк. Юбилярларга язылган комплиментар язмаларны чын дәрәҗәсендә тәнкыйть дип булмый. Әмма бездә, татар әдәбиятында, таза тәнкыйтьнең Рифат Сверигин, Әлфәт Закирҗанов, Муса Мөлеков һәм башка шундый вәкилләре бар әле. Татарның тулы куәтле башлангыч, урта, югары белем бирүче мәктәбе булмый торып, әдәби тәнкыйтьнең аякка басуы бик шикле. Шуңа күрә, исән каласыбыз килсә, өч татарга мәктәп! Дүрт татарга мәктәп!

7. – Әсәрләрне тарату, китап сәүдәсе. Бу өлкәдә сез нәрсәләр үзгәрүен теләр идегез? Әллә ул шушы хәлендә дә бик уңышлы эшлиме?

– Китап сәүдәсе дә махсус юкка чыгарылды. Сәүдә – әдәбият укып ӘДӘПЛЕ булуны тәэмин итү юлындагы хәлиткеч чараларның берсе. Кызык бит. Барлык төр сату чәчәк ата, китап сату гына юкка чыгарылды, чөнки ул караңгылык аша халыкны надан итүгә хезмәт итә. Нишләргә? Татар халык җырындагыча, кая карасаң да юк.

8. – «Язучы һәрвакыт укучылары белән аралашырга тиеш» дигән сүз бар. Сез моңа ничек карыйсыз? Укучыларыгыз белән аралашып торасызмы? Аның өчен нинди мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк?

– Тере язучы ничек итеп укучысы белән аралашмаска тиеш?

9. – Яхшырак язу өчен язучыга нинди шартлар тудырырга кирәк дип уйлыйсыз?

– Яхшырак язу өчен нинди шартлар? Яхшы түләргә кирәк. Мин, мәсәлән, 1991 елдан бирле юньле-рәтле гонорар алганым юк. Ә бит татарның иң танылган язучысымын, диләр.

10. – Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз? Бу әсәр нәрсә хакында? Аны кайдан табып укырга мөмкин (булачак)?

– Соңгы вакытта зур әсәр язмыйм. Мин «Өч аяклы ат» повестен, «Татар вакыты» романын, өч томлык «Хунвейбин» роман-эпопеям белән татарда, татарда гына түгел, кешелек масштабында игътибарга лаек әсәрләр яздым дип уйлыйм. Иманым камил, татар милләте «Хунвейбин»ны укымый торып, рухи-рухани яктан аякка баса алмаячак. Мин әлегә милләтемнең, аеруча аның камил холык­лы язучыларының, үзләренә хас тар көнчелекне җиңеп,  шушы китапны укуын, үзләштерүен, милли көрәшкә  кулланма итеп файдалануын телим.

Запись Айдар Хәлим үзе хастаханәдә ята, ә матбугатта үзәк өзгеч әңгәмәсе чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Зур ташламаларга кызыгып килгән Казан халкы “Кара җомга”ларда зыян күрә [фото]
100дән артык кешедән торган чираттан берничә кеше баскычтан егылып төшкән, халык бер-берсенә газ балоннарыннан сиптергән, вакыйга урынына тәртип саклаучылар килгән. //Азатлык радиосы//

Дөнья буйлап узган “Кара җомга” ташламалар акциясе кайбер Казан кибетләрендә дә уза. Чистай урамында урнашкан яшьләр киеме кибете алдан ук 70 процентка кадәр ташламалар вәгъдә иткән иде. Нәтиҗәдә пәнҗешәмбе кичтән кибет ишекләре янында дистәләгән кеше тупланды, ә иртәнгә чиратта 100дән артык кеше басып тора иде, дип язды шаһитлар социаль челтәрләрдә.

Кыйммәтле спорт аяк-киемнәре, дизайнер киемнәре саткан кибеткә чираттагы кешеләрне төркем-төркемләп керткәннәр. Чират акрын хәрәкәт иткәнгә күрә тышта ыгы-зыгы барлыкка килгән, сакчы баскычта тупланган халыкны эткәч, берничә кеше җиргә егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Кибет аларга бүләкләр вәгъдә иткән.

Шаһитлар интернетта язганча, яшьләрдән торган чират барлыкка килгән этеш-төртешкә үзе дә сәбәпче булган. Мәсәлән, кайберәүләр бер-берсенә газ балоннарыннан сиптергәннәр. Берничә кеше чиратта хәтта тәүлек буе уздырган һәм төн кунган. Кибеткә килгәннәрнең күбесе ташлама акциясен оештыру дәрәҗәсенең түбән булуын белдерә. Җитәкчелек исә үзе дә мондый резонанс көтмәвен яза.

#BlackFriday #knowmorethanothers #outpac 25.11.2016

Фото опубликовано ⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀⠀bruh (@lenya_borisov) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-11-25T03:35:28+00:00">Ноя 24 2016 в 7:35 PST</time>

Запись Зур ташламаларга кызыгып килгән Казан халкы “Кара җомга”ларда зыян күрә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..