Архивы хата - Tatar Today - татар яңалыклары.

Гөлназ: “Табиб кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан акты” [ярдәм кирәк]
Сөләйманның яшьтәшләре инде күптән беренче адымнарын ясап, тәпи китте – хәзер артларыннан куып тотарлык түгел. Кайберәүләре әти-әнисе һәм тирә-янындагылар белән аерым сүзләр белән аңлашса, икенчеләре инде үз фикерләрен, хис-кичерешләрен тәмам олыларча белдерә. Үсеш тизлеге төрле булса да, алар әти-әниләрен сөендереп, елмая-көлә, уйный-уйный көн дә нәрсәгәдер өйрәнә – айлап түгел, көнләп үсә. //Интертат.ру//

Сөләйманга гына шундый бәхетле балачак, аның әнисе Гөлназга улының мондый уңышларын күреп сөенүләр әлегә насыйп түгел. Бу очракта “әлегә” сүзенә күпме өмет, ышаныч салынуын белсәгез иде, эх! Дөньяга аваз салганның беренче көненнән үк сабый  башка яшьтәшләре кебек үк булу өчен тырышлык куя.  Исемен дә Сөләйман дип юкка гына кушмаганнар – ул сәламәт, исән, имин дигәнне аңлата бит.

Бер хата – тулы бер гаиләгә фаҗига

Йөкле хатын-кызга, гадәттә, исән-имин котылырга, сау-сәламәт бала табарга язсын, дип телиләр.  Гомеренең беренче мизгелләреннән үк әнисез калган үксез сабыйлар һәм авыру бала тәрбияләргә, көн саен бәгырь җимешенең газапларын күрергә  мәҗбүр әниләр бер дә булмасын иде дә шул… Әмма , кызганычка, медицинабыз алга китте, хастаханәләребез иң заманча җиһазларга баетылды  дип, горурланып сөйләсәк тә,  кайчак бер кешенең хатасы тулы бер гаиләнең тормышын астын-өскә китерә.

Гөлназ Яруллинаның бу  икенче йөклелеге була.  Уллары Кәримгә бүген инде 9 яшь. Беренче йөклелек берникадәр авырлыклар белән кичерелсә дә, бала сау-сәламәт булып туган, хәзер инде Кәрим 2 сыйныфта укый.

Гөлназның икенче балага узуы  зур сөенеч булып кабул ителә. Яруллиннар гаиләсендә бу бик тә көтелгән, карында ук яратылган сабый була.  Әмма бу юлы булачак әнинең сәламәтлегенә зарлары була. Ара-тирә кан басымы уйный, аяклары шешенә, 7 айда анализларында аксым барлыкка килә. Шунда Гөлназ табиблар күзәтүендә булуым хәерле дип, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына китә. Әмма Казанның 3 бала табу йортында Гөлназны кабул итмиләр.

– Башта бала табу йорты табиблары, ашыгыч ярдәм фельдшерлары белән “Ник аны монда алып килдегез, монда китерергә тиеш түгел идегез”, дип талашты. Ашыгыч ярдәм машинасына китми торырга куштылар. Әмма табиблар мине караган арада, алары китеп барган. Табиблар янә ашыгыч ярдәмгә шалтыратып: “Ник китеп бардыгыз?” дип ачуланышырга тотынды. Мин “Дарулар, дәвалану языгыз да, өйгә генә кайтып китәм”, – дип тә карыйм. Җибәрмәделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы яңадан әйләнеп килгәнче, тагын фәлән кадәр вакыт узды.

Гөлназны 1 санлы бала табу йортына алып китәләр. Анда “Ник монда китердегез. Бала табу йорты шыгрым тулы, урын юк”, – дип каршы алганнар.

– Мин иртәдән бирле аяк өстендә, ашамаган-эчмәгән, инде арып-талган, янә өйгә генә кайтарып җибәрегез дип ялварам. Әмма мине яңадан табиб креслосына яткырдылар. Яшь кенә табиб кыз килде яныма. Мин аңа әйтеп торам, эчкә кадәр тыгылмагыз, минем балам бик түбән ята, дим. Әмма бу кыз кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан китте. Моннан соң табиблар инде каннны туктата алмады. Шулай, Сөләйманыбызны 7 айлык вакытта ашыгыч рәвештә ярып алырга туры килде. Бер тәҗрибәсез табиб аргасында хәзер менә улыбыз күпме тилмерә, күпме авыртулар, газаплар кичерә, – дип сыкрана Гөлназ.

Сөләйманның яшьтәшләре кебек буласы килә

7 айлык булып туган нарасыйның, билгеле, үпкәләре җитлекмәгән була. Аны аппарат аша гына сулаталар. Өстәвенә, нәни инсульт та кичерә.  Бала табу йортыннан башка әниләр балалары белән өйгә чыгарылса, Гөлназны сабые белән Казанның 1 санлы балалар хастаханәсенә күчерәләр. 1 ай дәвамында нарасыйны шунда “кеше” итәләр.

– Барысы да әйбәт бара иде кебек.  Безне 1 айдан өйгә чыгардылар. Әмма берзаман баланың баш миенә су җыелуы ачыкланды, гидроцефалия башланды. Мондый диагнозлы балаларның башы үсә. Сөенечкә, без бик яхшы невропатолог күзәтүенә эләктек. Бу процессны вакытында туктата алдык. Әмма нәниебезгә ДЦП диагнозы куелды, – дип сөйли әни.

Бүген Сөләйманга инде 1,8 ай. Әмма ул яшьтәшләре кебек утыра, йөри, сөйләшә, уйный алмый.  Алай гына түгел, хәтта борыла, каты ризык та ашар хәлдә түгел. Ә бит нәнинең бик тә башкалар кебек буласы килә.

– Улыбыз барысын да аңлый, ымсынып, төрле тавышлар чыгарып, ни теләгәнен аңлата. Кешене таный, ояла, ятсына да белә. Элек мин авыру баланы әниләре ничек аңлый икән дип уйлый идем. Үз балаңны аңламыйча мөмкин түгел икән. Ни теләгәнен барысын да белеп торасың.

Улларын тернәкләндерү, аякка бастыру өчен әти белән әниләре кулыннан килгәннең барысын да эшли – күренмәгән табиблары, алмаган дәвалары калмаган. Көн дә масаж, ЛФК, логопед белән шөгыльләнүләр, 1 ампуласы 2 меңгә якын торган уколлар. Узган ел Сөләйманны 1 айга Чехиягә дә алып барып кайтканнар. Шуннан соң бала сыек ризыкны ашарга өйрәнгән. Моңа кадәр монысы да авырлык белән бирелгән. Ике-өч ай саен Чехиягә барырга кирәк дип әйткәннәр. Әмма гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.

Гөлназ Казанда мондый балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган клиника тапкан. Узган ел ахырыннан Сөләйманны шунда йөртәләр. Авыру балалар белән анда Кытай белгечләре эшли икән. Моннан тыш Сөләйманны Самарага остеопатка да алып баралар.

– Бала табу йортыннан безне карында үсеш тайпылышлары булган дигән диагноз белән чыгардылар. Әмма күпме белгечкә күрендек – барысы да Сөләйманыбызның бүгенге хәлен тудырганда алынган җәрәһәтләр белән бәйли. Остеопат умыртка сөягенең муен өлешенә зыян салынган, сосудлар кысылган, ди. Шуның аркасында күзләребез дә кылыйлана башлаган иде. Остеопатка йөри башлагач, рәткә килә инде, – дип сөйли Сөләйманның әнисе.

Өметле бала кешеләр мәрхәмәтлелегенә өмет итә

Табиблар Сөләйманның тернәкләнүенә, аякка басуына өмет бар, диләр. Чөнки нәни тышкы кыяфәте белән сау-сәламәт нәниләрдән аерылмый да диярлек. Бары тик яше буенча бик кечкенә  бала кебек кенә. Акыл ягыннан да зәгыйфь түгел. Хәзерге вакытта дәвалануны туктатмаска гына кирәк, ди белгечләр.  Әмма гаиләнең көннән-көн мөмкинлекләре кими бара.

– Ирем прораб булып төзелештә эшли. Көне-төне эштә инде.  Үзем декретка кадәр балалар бакчасы мөдире идем. Әле бала өчен пособие алганда, ярыйсы иде. Хәзер инде дәвалануны дәвам итү авырга туры килә. Фатирыбыз социаль ипотека буенча алынган. Ай саен аның өчен түләүләрне каплап барасы бар.  Инвалидлык буенча пенсия билгеләнде. Әмма 13 мең акча безнең очракта нәрсәгә җитсен? Көненә генә дәвалануга 7 меңгә якын акча тотарга туры килә. Моңа кадәр бераз җыйган акчаларыбыз бар иде. Инде хәзер алар да бетте – дәвалануларга 1 миллионнан артык акча тоттык. Хәзер бөтен өметебез кешеләр мәрхәмәтлелегенә, – ди Гөлназ.

Гөлназ ярдәм сорарга кыенсынса да, чарасызлыктан бу адымга барырга мәҗбүр булган. Клиникада дәвалану өчен гаиләгә өч ай өчен 460 мең сумлык счет чыгарганнар. Аннары, җәй көне, Гөлназ улын белгечләргә күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга җыена. Шулай ук Кырымда дәвалану узарга ниятлиләр.

Бәгырь җимешенең дәвалануын дәвам иттерү үз көчләре белән тәэмин итә алмагач, Гөлназ “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Социаль челтәрдә дә Сөләйманны тернәкләндерүгә акча җыю буенча төркем дә эшли. Әмма беренче вакытта туганнары, танышлары акча белән булышса, хәзер инде аларның да мөмкинлекләре саеккан. Әмма Яруллиннар гаиләсе республикабызда киң күңелле, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр барлыгына чын күңелдән ышана.

Яруллиннар гаиләсе уллары мәктәпкә үз аякларына басып барачагына чын күңелдән ышана. Кешеләр, каты бәгырьле булмыйча, ярдәм кулы сузса, билгеле…

Ярдәм итү өчен реквизитлар:

карта Сбербанк России на имя Яруллиной Гульназ 4276 6200 2607 8455

Яндекс кошелек 4100 1499 9152 594

Сөләйманның әнисе Гөлназның телефоны: 89173 952 982

Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club140788158

Шулай ук “Ярдәм” мәчетенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Запись Гөлназ: “Табиб кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан акты” [ярдәм кирәк] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Бала зәп-зәңгәр туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…”
Радик һәм Ләйлә Шәймөхәммәтовлар ике кыз тәрбияли. Беренче балаларына карата аеруча зур игътибар, сынмас сабырлык таләп ителә – язмыш яшь әти-әнигә зур сынау әзерләп куйган – тәүге сабыйлары Ралинәнең туганда баш мие авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән… Бүгенге көндә алар Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яши. //Интертат.ру//

Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы кызы Ләйлә күрше Алан авылында яшәүче Радик белән ике ай гына очрашып йөри дә, бик яратып кияүгә чыга. Ләйлә алты балалы гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, шуңа да ире белән авылда төпләнеп калудан һич курыкмый. Кайнана-кайната белән бергә яши башлыйлар. Хуҗалыклары зур: күпләп мал асрап, бакча тотып, тырышлык белән көн итеп ята алар.

Тиз генә авырга уза Ләйлә. Бу яңалыкка бөтен туганнар да бик сөенәләр, түземсезләнеп кечкенә бала тууын көтәләр. Ләйлә йөген әйбәт кенә күтәрә, үзен яхшы хис итә. Йөклелек чоры да, анализ нәтиҗәләре дә – барысы да әйбәт була.

– Бала табар вакытым якынлашканда, көмәнемне саклау өчен, хастаханәгә яткырдылар, – дип, моннан өч ел элек булган хәлләрне искә алды Ләйлә. – Авырымны да УЗИдан Балтачта гына карадылар. Тулгак башлангач, табарга алып киттеләр. УЗИда тиешенчә карамаганнардыр инде – баланың муенына кендек бавы биш мәртәбә уралган булган, юкса, шуны күреп Кесарев кисеме ясаган булырлар иде. Ә миңа үзлегемнән таптыра башладылар. Кендек чорналган булгач, бала буылды, кысылды, башына кислород кермәгәч, баш миенең күзәнәкләре дә үлгән…

Бу мизгелләр турында күз яшьләрсез сөйли алмый яшь әни. Ачы тулгак газапларын кичереп, мең газаплар белән баласын якты дөньяга тудырып та, Ләйлә кызын кулларына алып сөя дә алмый кала.

Бала зәп-зәңгәр булып туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…

Бер сәгатьтән Казаннан “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитә.

– Гаеп табибларның үзләрендә булганга күрә шулай тиз чакырткан булганнардыр инде “Ашыгыч ярдәм”не. Машина килгәнче, хирурглар баланың борынына кислород тоташтырып кына исән килеш саклап тора алдылар, ә “Ашыгыч ярдәм” белән ДРКБга алып киттеләр, – ди Ләйлә.

Болай да нәрсә уйларга белмичә куркып, югалып калган Ләйләгә табиблар җанөзгеч сүз әйтәләр: “Казанга барып җитеп булмаячак, сабый юлда үләчәк”. Ләйлә өчен бик авыр минутлар, сәгатьләр була бу…

“Кызыгызны комага җибәрәбез”

Ходай Тәгалә кызчыкны исән калдыра. Күрәсең, нарасыйның гомере бетмәгән булган.

Казанда Ралинәне реанимация бүлегенә урнаштыралар. Өч тәүлек буена сабыйның сәламәтлегендә бернинди уңай үзгәреш булмый. Үзлегеннән сулый алмыйча ята бала, ә йөрәге “яшисем килә” дип типкәндер, мөгаен.

Табиблар Радикка кызларына укол ясап, өч көнлек комага җибәрергә тәкъдим итәләр. Максатлары – сабыйның организмын ял иттерү, шулай эшләгәндә яңадан “уянып китәр”, диләр.

Шәймөхәммәтовлар өчен бу көннәр газап утында януга тиң була. Нәрсәләр генә уйлап бетерми алар. Әлбәттә, көчле стресс кичерәләр, бигрәк тә Ләйлә бирешә.

– Табибларга шалтыратып кызыбызның хәлен сорашкан арада да, йөрәк табан астына төшеп китәргә әзер тора иде – үлмәдеме икән дип кот алынды. Тугыз ай буена зарыгып көттек бит, инде күзгә күренгәч ул баладан башка ничек яшәрмен дидем. Шулай да, кайчан да булса кызымны үз кулларыма тотып ашатуыма өметемне өзмәдем. Һәр төнне диярлек бер үк төрле төш күрдем: кызчыгым үз аяклары белән капкадан килеп керде, – дип сөйли яшь әни.

Комага җибәрүнең файдасы тия: Ралинәнең организмы әкренләп тернәкләнә башлый. Ике атнадан соң нарасый үзлегеннән сулый. Тик моның белән генә әле мәшәкатьләр тәмамланмый шул: сулый башласа да, тәне хәрәкәтләнми. Кайчакта кисәк-кисәк йә кулын, йә аягын тарткалап ала, ә башкача кымшанмый да.

“Балагызга күз тияр инде сезнең”

Йөкле вакытта Ләйләгә берничә кеше: “Ирең дә, үзең дә бик чибәр, балагызга күз тияр инде сезнең”, – диләр. Күз тигән, күрәсең, бу сабыйга…

– Бер айдан соң, кызымның күзендәге шешләр кими башлады, тик кылыйлыгы калды. 35 көн хастаханәдә ятканнан соң авылга кайтып киттек. Үзлегеннән йота алмагач, ашказанына зонд тоташтырдылар, шуңа шприц ялгап кына эчерттем сөтемне дә. Ул вакытларда миңа бик авыр булды… Көтеп алган беренче бала бит ул – аның шулкадәр газаплануы йөрәкне меңгә телде. Башкаларның сабыйлары сау-сәламәт, ә минеке сөтне дә көчкә йота бит… Үзе бик матур сабыем, озын керфекле, кап-кара күзле – нәкъ әтисе! Ралинә исемен дә Радикныкына охшатып куйдык, – ди Ләйлә.

Әти кешегә дә бер дә җиңел түгел, тик ул хатынын һаман яхшыга өметләндереп, Ләйләгә зур ышаныч биреп тора: “Исән калды бит – иң мөһиме шул! Нинди булса да, үзебезнеке, бик яратабыз үзен”, – ди Радик һаман.

Бераздан Ләйлә ике чәй кашыгы сөтне шешәгә салып, шуны сәгать буе ашата кызына – монысы да зур уңыш була. Шешәне авызына каптырып куйса, кызчык сөтне йотмыйча, авызында җыеп тора. Әкренләп кашыктан ашарга күнегә. Йота белмәгәч бик читен, кызчык һаман саен тончыга. Бик курка Ләйлә андый чакларда. Әмма барыбер ашатырга тырыша.

Ралинәгә өч ай тулгач, массажларга йөртә башлыйлар. Акрынлап кына булса да, алга китеш сизелә – кызның күзләре турая. Соңрак йөзе сәламәт балаларныкына охшап кала. Ике ай саен массажга йөреп торалар. Бер яше тулгач кызчыкны буыннары йомшарган арада сөяп куеп утырта башлыйлар.

Шундый мәшәкатьле көннәрдә, Ләйлә икенче тапкыр йөккә узганнан соң, баланы табаргамы-юкмы дип шикләнеп кала. Икенче бала белән дә шундый сират күперләре кичәсе булыр дип начар уйларга бирелә, табибларга ышанычы бөтенләй бетә хатынның. Кайнанасы: “Кызым, ачуланма, тик авыру бала белән калмагыз, алып кайт икенче балаңны, үзебез карашырбыз”, – ди. Радик баладан баш тарту турында уйламаска да куша. Чыннан да, йорттагы өлкәннәр уллары белән киленнәренең бик зур ярдәмчеләре. “Әле дә ярый алар бар”, – ди Ләйлә.

Ходай рәхмәте белән, Ләйлә һәм Радик икенче кызларын алып кайталар. Шөкер, бала сау-сәламәт, бөтерчек кебек, бик шаян, шук – сөбеханаллаһ! Ралинәнең иң якын дусты ул, апалы-сеңелле бер-берсен нык яраталар, Айгизә апасын бик кайгырта икән.

Бушлай сыр капкында гына була

Хәзер кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, акчасыз селкенеп тә булмый торган заман. Шәймөхәммәтовлар да  бушлай хезмәт күрсәтә торган тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип кенә караучылар аз түгел. Кызга ярты сәгать массаж ясыйлар да, шуның белән шул.

Ләйлә белән Радик уйлашып, Казанда түләүле шәхси үзәк табып, шунда дәваланырга киләләр. Ралинәнең башын бер сәгать буе тикшергәннән соң, әти-әнигә сөенечле хәбәр җиткерәләр: “Баш миендә бернинди тайпылыш юк, баланың киләчәге сезнең кулларда! Кызыгызны кеше итәсегез килсә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк”, – дип әйтәләр.

Беренче ун көнлек дәвалану 45 мең сумга төшә. Бу чыгымнарны баланың инвалидлык өчен килә торган пенсияләрен җыеп барып каплыйлар. Киләсе дәвалану курсларына акча кайдан алырга дип баш ватсалар да, балаларының савыгу мөмкинчелеге аларга дәрт өстәп җибәрә.

Икенче дәвалану курсына 100 мең сум акча кирәк була. Гаиләләрендә кечкенә кызлары Айгизәне дә тәрбияләгән Шәймөхәммәтовлар моның кадәр сумманы ялгызлары гына күтәрә алмый, билгеле. Гаиләне туендыручы – әти кеше, ә Ләйлә әлегә кечкенә кызлары белән өйдә утырырга мәҗбүр. Борчылулар аркасында Ләйлә 25 килограммага ябыккан…

Дәвалануны дәвам иттерәләр

Дөньяда мәрхәмәтле изге күңелле кешеләр күп. Ралинәнең икенче дәвалану курсына акча җыю өчен, Интернет аша мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә ураза Гаете вакытына туры килеп, күпләр фитыр сәдакасын Ралинәнең картасына салалар. Шул рәвешле, тагын ике тапкыр дәвалануга җитә акча.

Иң мөһиме: уңай үзгәрешләр бар! Ралинә ныклап башын, гәүдәсен тотарга өйрәнгән. Массажларны, башка төрле күнекмәләрне бик авырттырып, елатып ясасалар да, сәламәтлегендә алга китеш хәйран сизелә. Ул хәзер рәхәтләнеп елмая да ала.

Яшь гаилә ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, дәвалануларны дәвам иттерергә тырыша. Балалары савыгуга ышанычлары зур. Шушы көннәрдә Ралинә белән чираттагы дәвалануга Казанга килделәр.

– Ике ай саен 100 мең сум табып булмый шул, ә дәвалануларның күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Балабызны савыктырырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек, – ди Ләйлә белән Радик.

Тамчыдан күл җыела диләр бит. Күңелендә мәрхәмәт орлыгы булып, хәленнән килгәнчә генә акча салган кешеләр өчен бу гамәл сәдакадан булса, Ләйлә белән Радикка зур ярдәмегез тияр иде.

Ралинәнең әнисе Шәймөхәммәтова Ләйлә Хәйретдин кызы исеменә ачылган карта һәм счетның номерлары:

4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)

408 178 103 62 000 69 87 41

СБЕРКНИЖКА номеры: 42307.810.3.6200.0298015

Ләйләнең телефон номеры – 8 93 72 90 83 58

“ВКонтакте” челтәрендә Ралинәгә багышланган махсус төркем бар: https://vk.com/club124161288

Кадрия ХӘСӘНОВА

Запись “Бала зәп-зәңгәр туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хаталы дини календарьләрне тикшерүчеләр табылырмы?
“Казанда бик күп дини календарь чыгарыла. Бу эшчәнлекне кем дә булса тикшерәме икән? Әллә кем нәрсә тели, шуны язып, 366 битне тутырамы? Шушы сорауларыма җавап таба алмагач, Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Узган ел “Иманлы гаилә” ди­гә­нен алган идем. Анда “Коръән”, “Ал­лаһы Тәгалә” дигән сүзләр дә хаталы язылган (Көрән, Аллаһы Тагалә диелгән). Беренче битендә үк унбиш хата санадым.

Аннан соң өчәр, дүртәр сүз бергә кушып язылган. Татар сүзләренең мәгънәсен һич аңлап булмый. Быел “Татар дини календаре”н алдым. Монысы ярый­сы гына кебек. Әмма Равил хәзрәт Бикбаевның “Фәрештәләр турында” дигән вәгазендә: “Фәреш­тәләр – Аллаһның ярдәмчеләре дә”, диелгән. Аллаһы Тәгаләгә яр­дәмче кирәкми. Мин моны хата дип саныйм. Без фәрештәләрнең бар икәненә иман китерергә тиешбез. Без аларны хис итмибез. Алар Аллаһы Тәгаләгә туктаусыз гыйбадәттә, тәкәбберләнмиләр, Аның бөтен әмерләренә тулысынча буйсыналар. Ләкин Аллаһы Тә­галәгә ярдәм итәргә кирәкми. Ул аңа мохтаҗ түгел.

Дини календарьларны бастырганчы ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән берәр галим тикшереп чыкса, өммәттәшләребезгә ха­кыйкый мәгълүматлар ирешер иде //Ватаным Татарстан//.

Редакциябезгә башкалабызда яшәүче Мөнәвәрә Заһидуллинадан менә шушындый эчтәлектәге хат килде. Бик мөһим мәсьәләне күтәр­гән Мөнәвәрә ханым. Чынлап та, дини календарьларда киткән хәреф хаталарына бик күпләрнең эче поша. Кайбер хаталарны күр­гәч, чәчләр үрә тора, ирексездән болар ун ел мәктәптә укыдымы икән соң дип уйлап куясың. Бу хакта үземнең дә язганым, әлеге хилафлыклар тулып яткан календарь бастырып чыгаручы хәзрәтләргә шылтыратып, нигә хаталарны табарга тиешле корректорлар ялламадыгыз, дип дәгъва да белдер­гәнем булды. “Корректорларыбыз бар иде. Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, исем-фамилияләребезне ку­еп тормасагыз да була, дип әйт­кәч, атап-язып тормадык инде”,  дип җаваплады алар. Миңа калса, бер хәйлә генә бу. Акча чыгарасы килмичә, якыннарына гына укытканга килеп чыга мондый хәл. Эшли торганнарын һәм ялга киткән­нәрен бергә кушып санаганда, Казанда ким дигәндә меңнән артык татар теле укытучысы, берничә дистә татар теле белгече булган көллият һәм вуз бар. Аннан соң китап-календарьда кешенең исем-фамилиясе куела икән, үз өстеңә җаваплылык алу бит бу. Һич югы хәзрәте түгел, корректоры надан икән диярләр!

Бу җәһәттә без ТР Диния нә­зарәте вәкилләре белән сөйләш­тек. “Әлбәттә, дини календарь, хата кит­мәсен өчен, Голәмәләр шурасында тикшерелергә, хаталары төзәте­лер­гә тиеш”,  дип белдер­деләр анда. Ни гаҗәп, нәзарә­те­безгә караган имамнар тарафыннан кален­дарь­лар чыгарыла, хаталар һаман китә тора. Күрәсең, бу җәһәттә нә­зарәттә җитди таләп белдерүче, хаталы календарь чыгаручы имамнарны җавапка тартучы юк. Хәер, бу уңайдан: “Имамнарыбыз чыгарган хаталы календарьга тап булсагыз, дәгъва­ла­рыгызны язып, нәза­рәт­кә китереп бирегез, Голәмәләр шурасында карамыйча калмаслар”,  дип белдерде безгә укыту-уку мәсьәләләре буенча мөфти урын­басары Рәфыйк Мөхәммәт­шин.

Тик шунысы бар: дини календарь чыгаручылардан шактыеның ТР Диния нәзарәтенә бернинди катнашы юк. Кирәк дип тапса, ала автор-төзүче рөхсәт-фатиханы, кирәк санамаса, үзе генә кереш сүз яза. Казаныгыз миңа указ түгел дип, Россия Мөфтиләр шурасының фатихасын алса да (андый очрак­лар бар), бармак яный алмыйсың. Аннан соң җитмешләп мөфтият булган илдә кемгә дәгъва бел­дерәсең?! Казанда башка төбәк­ләрдә нәшер ителгән календарьларны да сатарга мөмкиннәр бит әле. Озын сүзнең кыскасы, кем тели, шул чыгара бездә дини календарьны. Сүз, матбугат иреге бу! Без әүвәл берничә галимгә дини календарьлар тоттырып бәя бирдер­тер­гә уйласак та, тора-бара бу ния­тебездән кире кайттык. Берен­чедән, сатудагы барча календарьны тикшерү өчен җыеп алып булмый. Икенчедән, өч-дүрт календарьны тикшертеп, монысы яхшы, тегесе начар дигән бәһа куйдыр­саң, ирексездән кемгәдер реклама ясаган шикелле килеп чыгачак. Шуңа күрә хәзерге базар шартларында үзебезгә игътибарлы булырга кирәк. Кулыгызга килеп кергән календарьны сатып алганчы, бераз танышып-укып карагыз, күзгә бәрелеп торган хаталарына тап булгансыз икән, кире бирегез, дип кенә әйтә алабыз.

Фәрештәләргә килгәндә, хәл болайрак. Бу җәһәттә мин берничә хәзрәттән сораштым. “Бер караганда, Мөнәвәрә әби хаклы кебек. Дө­рестән дә, Аллаһы Тәгалә фәреш­тәләргә мохтаҗ түгел. Аның бөтен нәрсәгә кодрәте җитә. Әмма язык­ларыбызны һәм саваплы гамәллә­ребезне язып бара торган фәреш­тәләрне, Пәйгамбәребезгә Раббыбыз сүзләрен – Коръән аятьләрен җиткерүче Җәбраил фәрештәне ярат­кан икән, телибезме-телә­ми­безме, алар Аллаһы Тәгаләнең яр­дәмчеләре булып чыга. Димәк, мо­ның без белеп, аңлап бетерә алмый торган хикмәте, мәгънәсе бар. Шу­ңа күрә артыгын төпченмик”, – дип бәян итте алар. Мин, моңа өстәп, нидер әйтә алмыйм, бигайбә, Мөнә­вәрә ханым!

Запись Хаталы дини календарьләрне тикшерүчеләр табылырмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Пенсия фонды халыкка татар телендә хата тулы календарь тарата [фото]
Татарстанда яшәсәк тә, белдерү такталарында, урам исемнәрендә еш кына хаталар очрап тора. Инде менә Пенсия фонды идарәсе дә хата тулы календарь чыгарган //Tatar Today//.

Пенсия фонды идарәсе яңа ел уңаеннан менә шундый календарь чыгарган. Үзе бик матур, дини бәйрәмнәрнең кайчан буласы да язылган. Әмма татар телендә язылган хаталы сүзләр шаккатыра! Бер генә хата булса аңлар идең, ә алар бит сүз саен диярлек…

Запись Пенсия фонды халыкка татар телендә хата тулы календарь тарата [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..