Архивы хатын-кыз - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый: хатын-кызлармы яки ир-атлармы?
Татарстанда узган тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе белән 31 авыру очрагы теркәлгән, 28 кеше савыккан. Республикада барлык авыручылар саны – 5 309 кеше.

Медицина оешмаларында яңа коронавирусны ачыклау буенча 5 149 кешедә тест тикшерүе уздырганнар. Соңгы яңалыкларны Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков җиткерде.

Республикада таҗвирус белән авыручыларның 54 проценты – хатын-кызлар, 46 проценты – ир-атлар. Ясалма сулыш алдыру аппараты астында 47 кеше дәвалана. Владимир Жаворонков әйтүенчә, тест тикшеренүләре турындагы мәгълүматларны җыйнау өчен медицина оешмаларында үзәк мәгълүмат системасы булдырылган. Анализ нәтиҗәсен шуннан белеп була. Элек нәтиҗәләр икешәр атна тоткарлана, дип ризасызлык белдерүчеләр бар иде.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Татарстанда коронавирус белән кемнәр күбрәк авырый: хатын-кызлармы яки ир-атлармы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәхетле булыр өчен ничә тапкыр кияүгә чыгарга?
Хатын-кыз үзен өченче ире янында гына ышанычлы тоя икән…

Мәскәү дәүләт психология-педагогия һәм Югары икътисад мәктәбе фәнни-тикшеренү университетлары галимнәре хатын-кызның өченчегә кияүгә чыккач кына үзен бәхетле тоюын ачыклаган. Тикшеренүләрдә 35-65 яшьлек 365 хатын-кыз катнашкан.

Экспертлар билгеләвенчә, гүзәл зат өченче иренә катгый таләпләр куймый инде, ул аны ничек бар, шулай кабул итә.

Белгечләр әйтүенчә, икенчегә гаилә корып, хатын-кыз беренче никахында алган яраларны төзәтә. Ә инде икенче гаиләсе дә таркалгач, ул моңа элеккечә борчылмый һәм өченче кешене акыл белән сайлый, имеш.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Бәхетле булыр өчен ничә тапкыр кияүгә чыгарга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Өендә генә хатын-кызга әйләнергә булган
Татарстанда яшәүче ир үзенең җенесен үзгәртергә теләгән. Моның өчен табибларга мөрәҗәгать итмәгән, ә үзе өендә скальпель ярдәмендә генә башкарырга булган.

Ирнең теләге тиз генә тормышка ашмый. Аңа, кан агуын туктата алмаганлыктан, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга туры килгән. Шулай да ир дәваханәгә барудан баш тарткан.

Икенче көнне ир янә бу эшне кабатлаган. Бу юлы да аңа күп кан югалтырга туры килгән. Бу юлы табиблар аны мәҗбүриләп дәваханәгә алып киткән һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ирнең фатирын тикшергәндә бик күп хирургия инструментлары да тапкан…

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Өендә генә хатын-кызга әйләнергә булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җенси гимнастика хатын-кызның таз асты мускулларын ныгыта, төрле авыруларны булдырмый кала ала
«Әлеге орган турында кычкырып сөйләргә ярамый. Ләкин хатын-кызның сәламәтлеге, ана булу сәләте, хәтта бәхете дә нәкъ менә шуннан тора», – ди җенси гимнастика буенча тренер, инструктор Екатерина Бибишева. Аның белән җенси органнарны, таз асты мускулларын ныгыту, алар белән бәйле төрле авыруларны булдырмый калу турында сөйләштек.

– Катя, мондый үзен­чәлек­ле гимнастика белән кайчаннан шөгыльләнә башладың?

– 18-19 яшьләремдә курс­ларга йөри идем инде. Үзем йөри торгач, бу күнекмәләр белән хатын-кыз сәламәтлеген яхшыртып була икән дигән фикергә килдем. Элек табиблар миңа поликистоз диагнозы куя иде. Күремем дә бер вакытта килмәде. Табиблар, сиңа балага узарга авыр булачак, дип тә еш әйтте. Тора-бара миңа алда әйтелгән бер генә диагнозны да куймый башладылар, алар үзеннән-үзе юкка чыкты. Балага да бик тиз уздым. Йөклелек чорымда артык авырлык җыймадым, бик җиңел кичердем. Күнегүләрнең файдасын үземдә сынап карагач, тренер-инструкторлык­ка укыдым. Хәзер без Казанда гына эшләмибез. Онлайн рәвештә Россиянең барлык шәһәрләрендәге хатын-кызларга дәресләр бирәбез. Яман шеш белән авырган кешеләр өчен курсларыбыз бушлай.

– Онкология дигән куркыныч диагноз куелган хатын-кызга гимнастика ничек ярдәм итә?

– Алар өчен махсус цигун, йога, бию, җыр курслары оештырдык. Бу аларга, вакытлыча гына булса да, проблемаларын оныттырып тора. Яман шешне җиңгән хатын-кызлар да реа­б­и­литацияне бездә уза. Химия алган хатын-кызның җенси әгъзаларында корылык була. Стресс кичерү аркасында, ­сидек тотмау авыруы барлык­ка килә. Без аларга бу проблемалардан операция­сез генә котылырга ярдәм итәбез. Яман шеш белән авыр­ган хатын-кыз­ның да тулы канлы тормыш белән яшисе килә бит. Әлбәттә, бөтен күнегүләр бары тик табиб рөхсәте белән башкарыла.

– Җенси әгъзалар өчен гимнастиканы сугышка кадәр уйлап тапсалар да, биш-ун ел элек аның турында кычкырып сөйләшү юк иде әле.

– Әйе, әлеге күнегүләргә 1940 елларда Арнольд Кегель нигез салган, диләр. Кегель, чыннан да, бик яхшы табиб, ­акушер-гинеколог. Ул таз асты мускулларын ныгыту өчен кегель тренажеры уйлап тапкан. Ләкин безнең әбиләр дә, үз белдеге белән, таз асты мускулларын ныгыткан. Арт җиреңә биш тәңкә кыстырган кебек йөр дигән сүзне ишеткәнегез бармы? Безнең әбиләр кызларны шулай таз мус­кулларын җыеп, тонуста тотып йөрергә кушкан. Үзегездә сынап карагыз, бу бик җиңел әйбер түгел. Ә хәзер хатын-кызлар ябык күреним дип эчен генә кысып йөри. Бу җенси әгъзаларга зыян сала. Таз астында мус­куллар сөякләргә гамак кебек берегеп тора. Сулаганда, диафрагмабыз өскә-аска хәрәкәт итә. Сулыш алганда, диафрагма аска төшә, аның басымы астында, җирнең тарту көче аркасында, башка органнар да аска тартыла башлый. Эчен кысып торган хатын-кызның органнары кая барсын? Әлбәттә, таз асты мускулларына терәлә. Ә инде алар да нык булмаса, органнар аска төшә, «опущение» барлык­ка килә.

Әлеге күнегү өй шартларында таз асты мускулларын ныгытырга ярдәм итәчәк

Аркага ятарга, аякларны бөкләргә, сидекне тыйган кебек, җенси әгъзаны кысарга кирәк. Бу вакытта борын белән тыныч итеп сулагыз, йөзегезне сытмагыз.

Тазны күтәреп башкара торган күнегүләр дә кан әйләнешен яхшырта, ләкин ул мускулларны ныгытмый.

– Мускулларыңның көч­сезләнүен ничек белергә була?

– Йөткергән, төчкергән вакытта аз гына сиеп җибәрсәгез, бу ­сидек тота алмау була. Мус­кулларны тикшереп карау өчен батутта да сикерсәң була. Гадәттә, мускуллары нык булмаган хатын-кыз­ның, сикергәндә, бер-ике тамчы булса да сидек чыга. Җенси мөнәсәбәт вакытында, идән юганда, төрле күнегүләр ясаганда җенес органыгыз­дан чыкса да, мускулларны ныгытырга кирәк дигән сүз. Бәдрәфтә кече хаҗәтегезне үтәгән вакытта сидекне туктатып карагыз. Туктата алмасагыз, гимнастика белән шөгыльләнә башларга кирәк. Ләкин мускулларның көчсез булуына бу гына күрсәткеч түгел. Кайвакыт хатын-кыз мускулларын ныгытырга кирәк дип килә, ә аның, киресенчә, органнары артык тонуста була. Ул да яхшы әйбер түгел. Бу очракта ­җенси мөнәсәбәтләр вакытында, овуляция, күремнәр килгәндә, каты авыртулар булырга мөмкин. Барысы да яхшымы икәнен хатын-кызның йөзенә карап та белеп була. Гүзәл затларның җенси органнары турыдан-туры йөзендәге мус­куллар белән бәйле. Бите артык бөрешеп, катып, киеренке (напряженный) тора икән, димәк, тәртиптә түгел. Хатын-кызның эчке халәте дә җенси органнарга тәэсир итә. Стресс кичерсәң, ачулансаң, мускуллар ката башлый. Безнең җенси органнар бик сизгер.

– Бу авыруларның барлык­ка килү сәбәбе нидә соң?

– Безнең әниләр, әбиләр дөрес тәрбия алмаган. Заманасы шундый булгандыр инде. Булдырам, тырышам дип, өзлегә-өзлегә, авыр әйберләр күтәргән алар. Хәзер хатын-кызга физик яктан авыр эшләр башкарырга кирәкми, ләкин алар саулыкларын тренажер залларында бетерә башлады. Кызлар белә торып бу адымга бара: авыр әйберләр күтәрә, талчыктыра торган диеталар тота, «сушка»лар ясый. Гадәттә, спортка бирелгән кызларда геморрой, запор була, күремнәре килми башлый. Менә шуннан соң безгә киләләр инде. Ләкин ул авырулар бала чактан ук барлыкка килергә мөмкин. Әйтик, яшь кенә кызлар сидекләрен тыя алмый. Бу авыруларның сәбәп­ләре төрле.

– Сезгә күбесенчә ничә яшьлекләр килә?

– Җенси гимнастика белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Безнең иң олы яшьтәге укучыбызга – 72 яшь. Рәхәтләнеп, һәр дәрес­кә йөри. Әле бала тапмаган, җенси тормыш белән яшәмәгән яшь кенә кызлар да бар. Алар өчен кайбер күнегүләр аерыла.

– Хатын-кызлар климакс чорын аеруча да авыр кичерә. Аны да күнегүләр белән кичектереп булмыймы?

– Була. Гадәттә күрем бер ел килми торса, климакс җитте, диләр. Климакс башланырга торган хатын-кызлар, күнегүләр ясап, күремнәрен янәдән кайтара ала. Әлбәттә, моны климакс җиткәнче эшләргә кирәк. Ә инде күремнәре килүдән туктаган ханымнар климакс билгеләрен күнегүләр белән җиңеләйтә ала. Бу чорда хатын-кызда ­җенси теләк көчле була, шул ук вакытта якынлык кылу авырлык китерә башлый, чөнки җенси әгъзаларда корылык барлыкка килә. Моны инде күнегүләр белән генә «төзәтеп» булмый. Шуңа күрә без хатын-кызларга су нигезендә ясалган интим гельләр кулланырга киңәш итәбез. Алар гадәттә аллергия бирми. Гомумән, хатын-кыз бу чорны психологик яктан авыр кичерә. Элек Көнчыгышта күремнәре килми башлаган хатын-кызлар өчен күрем чорын яба торган махсус ритуал үткәрә торган булганнар. Аннан соң хатын-кыз иреннән аерылып үзе генә яши башларга, башкаларга тормыш дәресләре бирергә хокуклы булган. Хәзерге тормышта мондый нәрсә юк, әлбәттә. Ләкин үзегезне картайдым дип түгел, акыллыландым дип санарга сәбәп бу.

– Күп хатын-кызлар үзләрен фригид, ягъни ­җенси тормыштан ләззәт алырга сәләтсез дип саный. Бу очракта нишләргә?

– Ул, гадәттә, үзеңнең ­җенси энергияңне «блокировать» итүдән килеп чыга. Шул ук әти-әни тәрбиясе яки көнчел ир нәтиҗәсе булырга мөмкин. Аннан соң хатын-кыз җаен белми торган ирләр дә еш очрый. Күп очракта хатыны бу проблемаларны иренә сөйләми. Эчтән генә үпкәләп, ачуланып йөрергә, носкиларыңны болгап аткансың дип, тавыш та чыгарырга мөмкин. Ләкин, җенси яктан син мине канәгатьләндермисең дип, беркайчан да әйтмәячәк – ирен үпкәләтәсе килми. Бу очракта ирең белән барысын да уртага салып сөйләшмичә булмый.

"Шәһри Казан" архивыннан алынды
Алисә Шәрәфиева, 29 июнь 2018

Запись Җенси гимнастика хатын-кызның таз асты мускулларын ныгыта, төрле авыруларны булдырмый кала ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мин өйләнәм, сиңа китәргә кирәк булыр…” [тормыш хәле]
Мин унбер ел буе бер ир белән йөрдем. Ул миңа караганда биш яшькә олырак. Аерылган кеше иде. Йөри башлаган вакытта мин әле 22 яшьлек кыз гына идем. Бер хастаханәдә санитарка булып эшләдем. Ә аның әтисе шунда авырып ята иде. Палата кереп, идән юганда да шунда ятучылар белән сөйләшеп китәсең бит. Мин дә аның әтисе белән шулай сөйләшкәләп йөри башладым.

Берсендә аның малае да шунда иде. Әтисе янына килгән. Урын өстендәге авыруларны карый беләсеңдер дип, әтисен карауны үтенде. Ул вакытта укый да идем әле, акча кирәк. Шуңа ризалаштым. Аннан ул бабайны өенә чыгарып җибәрделәр. Ике көннән соң ук бу ир яныма килде, әтисен карауны кабаттан сорады.

Уку өстенә кешедә фатирга да түләп торам бит, тагын ризалаштым. Шуннан болар мине үзләрендә яшәп кенә бабайны карарга сорадылар. Өйдә әби дә бар иде әле. Ул да олы яшьтә бит инде, бабай кебек. Үзе генә карый алмый, шуңа ярдәмче кирәк. Яшәгән өчен акча сорамасбыз, диделәр. Кешегә шактый күп акча түли идем мин. Шуңа да бик теләп ризалаштым.

Урын өстендәге бабайны да карадым, әкренләп әбигә дә ярдәм иттем. Мунча коендырулар – тулысынча минем өстә булды. Уллары белән дә шунда чакта якынаеп киттек. Ул бит шунда яши иде, әти-әнисе белән. Мин килгәндә аерылышкан иде инде ул, баласы бар иде. Баласын беркайчан да ташламады ул, еш кына алып кайта иде. Яши-яши мин үземне аның хатыны сыманрак тоя башладым инде. Әти-әнисе дә мине “кызым” дип йөрттеләр, ул ир дә янымда гына булды.

Минем ул йортта унбер елым үтте. Башта бабай үлде, аннары әби китеп барды. Шулкадәр озак гомер үтсә дә, без теге ир белән өйләнешмәдек тә, никах та укытмадык. Аның әти-әнисе дә берни әйтмәделәр, үзем дә никтер уйламадым. Яшьлек белән берни уйламаганмындыр инде. Әти-әнисе үлгәч, озак тормады, теге ир дә: “Мин өйләнәм, сиңа китәргә кирәк булыр инде”, – дия башлады. Шунда гына айнып киткәндәй булдым! Бик үпкәләсәм дә, ул ир миңа берни вәгъдә иткәне булмады инде. Беркайчан да киләчәккә планнар кормадык, аның беркайчан да “әйдә, өйләнешик” дигәне булмады. Мин дә шуңа гына риза булып торганмын.

Ничек шулай килеп чыкты, бик аптырыйм. Алдан яши башлаганда, миннән акча алмыйлар дип сөенеп яшәгәнмендер дә, шул дулкында еллар буе дәвам иткәнмен, күрәсең. Чыннан да, минем аларга беркайчан да акча биргәнем булмады. Үзем эшләгән үземә калып барды. Әмма шулай да бушка яшәдем дип әйтә алмыйм, мин бит картларны карадым. Юк әйбергә ышанып, колак белән ишетмәгәнне йөрәгем белән көтеп, ышанып яшәгәнмен. Акламыйм, ул ир нык гаепле. Минем беркем дә юк икәнен белде бит ул. Ә ул мине дә ышандырып яшәде, башка кешесе дә булган.

Мин хәзер үземнең әнидә яшим. Нервыма чыдый алмыйча, шәл бәйләргә утырдым. Өчне бәйләп саттым инде, кеше заказга бирә. Ә ул ир өйләнеп, өенә башка хатын алып кайтты.

Язмыш кочагы
Фото: liveinternet.ru

Запись “Мин өйләнәм, сиңа китәргә кирәк булыр…” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үзе дә, сөтле сыеры да кирәкми, Аллам сакласын мондый ирдән” [тормыш хәле]
Дөнья булгач, ни генә юк. Чирек гасыр бергә торган кешеләр дә аерылып куя. Шаклар катасың. Минем танышларым арасында да бар ул андыйлар. Үзем дә күптәннән ялгыз булгач, белдерүләр укыштырып барам. Үземә туры килердәй ирләргә шалтыратып, танышып караганым бар. Безнең татар хатыннары кияүгә чыккач, барыбер дә “яшим” дип яшиләр инде, тормышны җигелеп тарталар.

Танышкалап торгач, минем хәзер бераз гына тәҗрибәм дә бар инде. Шуны әйтәсем килә: элек мин аерылган ирләргә ул кадәр каршы түгел идем бит. Ә хәзер барыбер алай ук уйламыйм. Үземә аерылган ирләрнең кирәк түгеллеген аңладым. Чөнки ничек кенә булмасын, юньле ирдән китмиләр ул хатыннар. Соңгы танышым да аерылган ир иде. Телефоннан сөйләшеп тордык, аннан күрешеп танышырга булдык.

Мин аны нык ошаттым инде. Сөйләшүе дә, хатын-кызга мөнәсәбәте дә әйбәт иде. Башка бик күпләр кебек, беренче хатынын да хурлап сөйләмәде. Бик озак яшәп, балаларын үстереп, укытып бетергәч кенә аерылышканнар алар. Хатыны белән ник аерылышканнарын мин төпченмәдем. Үзем дә ирем белән аерылышу турында кешеләргә сөйләргә яратмаганга, башкаларның кичерешләрен аңлыйм.

Үткәннәрне искә аласы килми бит аны. Ник тагын әйләндереп сөйләп утырырга. Әмма бу ир балалары белән дә аралашмый булып чыкты. Анысына бик аптырадым инде. Чөнки ничек кенә булса да, балалар – атадан, ата балалар белән аралашуны өзәргә тиеш түгел бит инде. Аралашу юк икән, димәк монда бик каты нидер булган дигән сүз бит. Шулай да, мин уйларымны бик белдереп бармадым бу иргә.

Әлеге дә баягы, чит гаилә, минем аларга катнашым юк дип килдем. Танышып, күрешеп аралаша башлагач та, бу ир мине ошатты. Очрашуларга да бик юмартланып килә иде. Беренче очрашуга чәчәкләр күтәреп, пироглар, конфетлар белән килеп кергән иде. Аннан соң мине үзенә чакырды, минем тормышларны да күреп кит, диде.

Ул ир безнең күрше районда гына яши. Ара ерак түгел. Билгеләнгән көнне мине үзе каршы алды. Автобус алар борылышына туктый безнең. Ул машинасы белән мине шунда каршы алды. Көтеп торасы булмады, алданрак чыгып торган иде. Йорт-җирләре, ишегаллары, абзар-куралары – миңа ирнең бар тормышы ошады. Өйләрен дә бик зурдан кубып, яшим дип яшәгәннәре күренеп тора. Монда алар хатыны белән яшәгән бит инде. Аның уңганлыгы да сизелә. Бөтен әйбер дә бик уйланылып, көндәлек тормышта уңай булсын өчен дип эшләнгән. Карап, сокланып йөргән саен күңелне шом ныграк баса минем.

Шушы кадәр дөньяны ташлап китәргә нәрсә этәргән микән соң дип, бик каты уйландым. Мин беләм менә үзебезнең авылдагы берничә хатынны. Аларның ирләре дә ир түгел, юк нәрсәләр. Хатыннары яратмый да, хөрмәт тә юк. Еллар буе бер-берсен интектереп, чит кешеләр сыман яшиләр. Әмма барыр җире булмагач, корган тормышларын калдырып китәселәре килми. Ир дә беркая китми, хатын да китә алмый. Чөнки күпме көч, күпме акча, күпме күңел җылысы кергән бит аларның бу тормышларына.

Шуңа да аңлап була. Әле аларның йорт-җирләрен минем бу яңа таныш ирнеке белән чагыштырып та булмый. Юлдан соң чәйләр эчеп алгач, танышым: “Мин сине хәзер сыныйм: өстәлләрне юып-җыеп куй, идәндә бер валчык та калмаслык итеп себереп, юып чыгар, аннан бергә сыер янына чыгарбыз”, – ди. Телсез калдым! Аны шулай кисеп әйтмәсә дә, артымнан юып куяр идем инде. Кем беренче килгән кешегә шулай ди? Савытларыбызны гына юдым да, идәнгә алынмадым.

Ул бит карап торып эшләтә, җитмәсә. “Син өйне карый тор, мин абзар тирәләрен, малларны ашатып керим”, – дип кенә дә чыгып китсә, үзем дә беләм мин ничек юасын. Бик әйтсә дә, сыерын да саумадым, кирәкми. Әле әйтә, миңа килеп яшәүченең бирнәсе булырга тиеш, ди. “Икебезнеке тигез булсын өчен, син дә монда сыерың, аның бозавы белән килерсең, сарыкларыңны да сатма, туганнарыңа бирмә – монда алып килербез. Минем машина бар, юллар киптергәч, төяп алып кайтабыз!” – ди.

Кунакка килеп, тормышыннан ах-ух килгәч тә, чаптырта-чаптырта яшәргә килә дип уйлады бугай. Хатынын да шулай дип изалагандыр инде ул. Яңадан белештем инде, бу ир аңа тәрәзә төбендәге гөлләрен дә алып китәргә рөхсәт итмәгән хәтта!

Хатын суд буенча шушы йортның яртысын акчалата алуга ирешкән дә, кием-салымын гына алып, балалары янына киткән, диделәр. Үзе дә, сөтле сыеры да кирәкми, Аллам сакласын мондый ирдән. Шунысын мин хәзер тәгаен аңладым: юньле ирдән хатыннар китми ул.

Язмыш кочагы
Л., Теләчедән
Фото: Комсомольская правда

Запись “Үзе дә, сөтле сыеры да кирәкми, Аллам сакласын мондый ирдән” [тормыш хәле] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ир хатынын: “өемдә эзең булмасын”, дип караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый
Әлеге хәлне миңа гомер буе тол яшәгән апа сөйләгән иде:

– Безне димләп өйләндерделәр, никах укыттылар, үзебезгә күрә матур итеп туй үткәрдек. Яратышып, матур гына яши башладык. Ирем фермада ат җигеп, малларга азык ташыды, мин бозаулар карадым.

Бергә бер ай яшәгәч, каенанам күрше авылдагы туганнарына бер атнага утырмага китте. Һәрвакыттагыча, иремнән иртәрәк кайтып, мичкә ягып җибәрдем, коймак, итле бәлеш пешердем. Чиста киемнәремне киеп, өстәл әзерләп, иремне каршы алдым. “Утыр әле, җаныем, әни юкта, аулак өйдә рәхәтләнеп бер сыйланып алыйк әле”, – мин әйтәм. Ачык йөз белән кайткан, юынып, өстен алыштырган ирем шулчак кара коелып төште. Аннан бик ярсып, нәфрәтләнеп кычкырырга тотынды: “Син нәрсә, әнине артык кашыкка саныйсыңмы, шул бер айда да аны күралмый яшәдеңме? Хәлеңнән килеп тә, ул барында, аны яратмаганга, тәмле ашлар пешерергә теләмәдеңме? Болай әнине яратмагач, бер нәрсәңне ашамыйм, әнә, малларга чыгарып сал! Ә үзең алып килгән әйберләреңне җый да, өемнән чыгып ычкын, гомердә эзең булмасын!”

Бу кадәр кимсетүгә түзә алмыйча, елый-елый әйберләремне җыеп, әниләргә кайтып киттем. Каенанам кайткач, безне килештерергә тырышып карады, мине алып китәргә дип тә килде. Ә мин: “Ирем килсен, гафу үтенсен”, – дидем. Ул килмәде. Шуннан ир-ат җенесенә гомерлеккә ышанычым югалтып, нәфрәтләнеп ялгыз гомер иттем. Ә ир дигәнем бүтәнгә өйләнеп, уллар, кызлар үстереп, матур гомер итте…

Җан өшеткеч сүз аркасында яңадан гаилә кормыйча ялгыз яшәгән ирне дә беләм.

Анысы өйләнеп, ике көн узгач та үз язмышын үзе хәл итә. Төнге мәхәббәт уеннары вакытында яшь кәләш аңа: “Син әллә нинди, сүлпәнрәк, бүтәннәр кебек гайрәтле түгел”, – дип әйтә. Моңа бик гарьләнгән, җен ачулары чыккан ир: “Ах, әле шулаймыни, әле син миңа кадәр бүтәннәр белән булып, төрлесен татып йөрдеңмени?! Бар, гайрәтлеләрне эзлә, өемдә эзең булмасын!” – дип, караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый. Шуннан хатын-кызлардан күңеле кайтып, йөрәге рәнҗеп, бүтән бер дә өйләнми. Хатын дигәне дә кияүгә чыкмый. Икесе дә азып-тузып, очраклы кешеләр белән зина кылып, тәртипсез гомер кичерделәр.

Тән ярасы төзәлә, сүз ярасы төзәлми дип юкка гына әйтмиләр шул. Беренче очракта яшь кәләш тора салып кычкырырлык, аерып җибәрерлек сүз дә әйтмәгән, ир кызыбрак киткән кебек. Уйламыйча сөйләүдәнме, әллә инде тәкъдиргә алдан ук шулай язылгангамы, күпме кеше ялгышуына үкенеп, әрнеп гомер кичерә. Яшьлектә дә, картлыкта да бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, алдан үлчәп, матур, мәгънәле сүзләр белән генә сөйләшсәк иде.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы, Татарстан яшьләре

Запись Ир хатынын: “өемдә эзең булмасын”, дип караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил” [язмыш]
Мин чираттагы ялдан соң эшкә килгәндә хезмәттәшем Әхәтнең кәефе бик начар иде. «Әллә чирлисеңме?» – дип сорагач, «Юк, без Хәмдия белән аерылыштык, ул малайларны алып Себергә китте, эштән соң безгә кил, барысын да сөйләрмен», – диде.

Миндә мең төрле уй туды, Әхәтнең сөяркәсе булса, мин белер идем – серләребез уртак. Хәмдия турында хыянәтче дип әйтсәләр дә ышанмыйм. Кайтып, хәбәрне хатынга әйткәч, ул да Хәмдия турында минем кебек фикердә булып чыкты, Әхәттән шикләнүен әйтте. Мин, бу табышмакны тизрәк чишү, шик-шөбһәләрне тарату өчен Әхәт янына киттем.

– Сиңа кеше ышанмаслык хәлне сөйлим әле, дустым, – диде Әхәт, мине тәмам аптырашта калдырып. – Хәмдия миңа саф кыз килеш килде. Минем белән танышканчы авылдаш егете белән дуслашып йөргән булган. Ул нефтьче булырга, Хәмдия бухгалтерлыкка укыган. Укып бетергәч, егете Себергә киткән, Хәмдия эшкә Әлмәткә килгән. Егет анда барып ныклап урнашкач, бер ел эчендә өйләнешергә сүз куешканнар. Ә егет алты айлап эшләгәннән соң күңелсез хәлгә тарыган. Аны марҗа кызын көчләүдә гаепләгәннәр. Үзе: “Мин көчләмәдем, ул үзе риза булды”, – дип тәкрарлый икән. Ә кыз шундагы бер нефть оешмасы начальнигы кызы икән. Тикшерүче бу егеткә: “Кыз ризалашса, өйлән син аңа, торасың килмәсә, өч айдан аерылырсың”, – дип киңәш биргән. Кыз риза булып, болар өйләнешкәннәр. Үзе Хәмдия белән хат алышудан туктамаган, бәйнә-бәйнә аңлатып язган, “аерылам” дигән. Шул ук елны марҗа хатыны малай тапкан. Икенче баласы – кызы, тугач та үлгән. Өченчегә бәбиләгәндә хатын үлеп киткән, ә кыз баласы исән калган. Элекке егетенең аерылганын көтеп арып беткән Хәмдия аңа хат язудан инде күптән туктаган булган. Бу вакытта Хәмдия минем хатын бит инде, тату гына яшәп, балалар үстерәбез. Марҗа хатыны үлгәч, ир Хәмдиянең эшенә хат язган: “Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил, иреңне алиментка да бирмәссең”. Хәмдия бу хатны алгач, ун көн борчылып, миңа әйтергә кыймый йөргән. Аннан елый-елый сорады, ялынды: “Китим инде, алиментка да бирмим, балаларны җәй көне әтиләргә кайтарырбыз, синең янга да килерләр”, – диде. Китәм дигән кешене ничек тотыйм инде, бүтән ирне уйлап яшәгән хатын белән ничек торыйм – кичә самолетка утыртып җибәрдем мин аларны. Кеше ышанмаслык хәл бит, әйеме?

Бу хәлне хатынга сөйләгәч, егылып китә язды. “Без Әхәтне үзен генә калдырмыйк инде, иртәгә янына барыйк, сез шахмат уйнарсыз, мин берәр нәрсә пешерермен, икенче көнне ул безгә килер”, – диде киң күңелле, мәрхәмәтле хатыным. Шулай эшләдек тә.

Әйбәт ирне хатыннар тиз эләктерәләр. Әхәт үзеннән биш яшькә кече оператор хатынга өйләнде. Аның ире үлгән, 8 яшьлек кызы бар. Бик әйбәт яшәп киттеләр.

Хәмдия дә сүзендә торды, алиментка да бирмәде, малайлары да әтиләре янына еш кайтып йөрделәр. Яшь хатын Әхәткә тагын бер малай алып кайтты

Әзһәр ЗӘЙНИ, Әлмәт, Татарстан яшьләре

Запись “Хатыным үлде, кил, балаларыңны да алып кил” [язмыш] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Акыллы булырга ничек кенә тырышсак та, җүләр без хатын-кызлар”
Нишләп җүләр булыйм мин дип бәхәскә керәсезме? Яшь чак – җүләр чакта ялгышулар, аннары төптән уйламаганга абынулар… Үз гомеребездә ясаган хаталарыбыз өчен акланып, әллә нинди сәбәпләр табабыз.

Ялгышлыклар, кыйбланың кайда икәнлеген белмичә адашулар, бәхет дигән рәшә артыннан барып, упкынга очулар миңа да ят түгел. Шул упкында бәргәләнә-бәргәләнә сыңар канатларың да каерылып, хәлдән таеп яр читенә йөзеп чыккач кына үзеңә бәя бирәсең. Үзебезгә беркайчан да җүләр дип әйттерәсебез килми. Мин бәхәсләшергә яратмыйм, сезнең белән дә бәхәскә кермим. Бөтен дөнья җүләр хатын-кызлар белән тулган димим. Бары тик без – гүзәл затлар ялгышлыкларны ирләргә караганда күбрәк ясыйбыз дип кенә әйтәм. Ирләргә тиңләшергә тырышабыз. Карагыз: урамнарда исерек хатыннар, авызларында тәмәке, яннарында ачлыктан, тәрбия күрмәүдән хәлсезләнгән сабыйлары… Нигә мин ул хатыннарны акыллы дияргә тиеш әле? Бу кыланмышлар да җүләрлекнең бер төре бит.

Гашыйк булабыз, сөябез, сөеләбез. Бер-беребезгә мәңге аерылмаска дип вәгъдәләр бирәбез. Ә кайберәүләребез: “Уф, ник чыктым икән, рәхәтләнеп йөрисе иде бит әле?!” – дип, лаф ора башлый. Икенчеләребез: “Бүген аерылам, иртәгә китәм”, – дия-дия гомер кичерә. Ә балалар ата белән ананың ничек яшәвен, бер-берсенә карата мөгамәләсен читтән генә күзәтә-күзәтә үсеп җитәләр. Әти-әниләренең бер-берләренә әйткән әшәке сүзләрне ишетеп, әни кешенең гаиләдәге хуҗага – әти кешегә булган мөнәсәбәтне күреп, сеңдереп, буй җиткерәләр. Ә ата-аналар аерылалар, кушылалар, бәхетләрен тагын сынап карамакчы булалар… Әле берәүләргә: “Менә бу хатын иреннән өч тапкыр аерылган иде инде, җүләр, тагын шуның белән яши башлаган”, – дип артыннан төрттереп калган булабыз. Ә уйлап карасаң, ул җүләр микән, әллә без – аны тикшерүчеләрме?

Сеңлемне ике баласы белән ташлап, ире “мәхәббәт юлы”ннан китеп барды. И, авыр күтәрде сеңлем бу кайгыны. “Ике баланы берүзем ничекләр аякка бастырырмын?” – дип, көне-төне борчылды. Тырышты-тырмашты, балакаем, әмма тормышын кешечә алып барды. Балалары үсте, укыды, эшли башлады. Сеңлемнең йөрәк яралары да төзәлгән кебек тоелды. Кияүгә кабат чыкмады. Ә кияү исә мәхәббәткә озак күмелеп яши алмады, теге хатынга кирәге калмады. Урамда сукбайлыкта йөри башлады. Балалары да әти дип егылып китмиләр. Нигә әти дип өзгәләнсеннәр инде, иң кирәк чакта ташлап киткәч?! Туганым миңа беркөнне болай диде: “Дания апа, сиңа гына әйтәм, ирне кире кертсәм, бу хатын да җүләр икән дип әйтерләр инде, әйеме? Киңәш бир әле?” “Аерылганыгызга инде ничә ел узды. Канауда аунап ятамы, сазга батканмы, яисә министр дәрәҗәсенә күтәрелгәнме – ул барыбер синең ирең, балаларыңның атасы булып калачак. Яратасың икән, гафу ит”, – дидем мин аңа. Ә нәрсә дип әйтим, җүләр булма, үзең генә яшә димме? Ул бит әле яшь, яратып, сөелеп яшәр чагы (хыянәтне үзем мәңге кичерә алмыйм, мин җүләр, аңа акыллы киңәш биргән булам, имеш).

Беренче тапкыр кияүгә чыгып уңмасаң, икенчесенә өметләнмә дә инде. Барып чыкмый ул тормыш. Әллә кая ерак китмичә, үзебездәге хәлләрне генә мисалга китерәм. Казанда тузга язмаган бер нәрсә модага кереп китте – хатын-кызлар читтән килгән “кара халык” белән чуала. Әйтерсең лә, үзебезнең шәһәрдә ир-егетләр юк!.. Бу мавыгуларның ахыры нәрсә белән бетәчәген аңламыйлар җүләр хатыннар.

Бер кибеттә Регина исемле сатучы кыз белән таныштым. Шулкадәр мөлаем, сатып алучыларга игътибарлы, ягымлы, әйбер алмас җиреңнән аласың, билләһи.

– Әллә үзеңнең кибетеңме? – мин әйтәм.

– Әниемнең танышы бер азәрбайҗанныкы. Акча түлим, сат кына дип ышандырган иде, кая инде ул?! Иртәдән кичкә кадәр берүзем, суыкта да, эсседә дә. Әле өйдә авыру бабай бар…

– Әти-әниең юкмыни? – дип сорагач, Регинаның күзләренә яшь килде.

– Әни бар, яшь бала белән утыра. Әле аларны да туендырырга кирәк, – дип, авыр сулап сөйләп китте ул. – Казанга эшкә килгән азәрбайҗанга кияүгә чыккан иде, башта барысы да яхшы барды. Азәрбайҗан акчасын алып кайтты. Безгә пропискага керде, аннан гражданлык хокукы алды. Бизнесы да бик яхшы бара башлады. Әни, бу кешенең тормышны алып барасына ышанып, бер дә икеләнмичә бәби алып кайтты. Ә көннәрдән беркөнне “әзеребез” югалды. Соңрак танышлар аша белдек, тегендә – туган җирендә үзенең гаиләсе, балалары булган икән. Фатир сатып алганнан соң шуларны Казанга алып килгән. Безне онытты. Баласының да бар икәнлеген дә белми. Ник бер тиен акча бирсен! Әни аны Казан кешесе итү өчен күпме йөрде, тырышты, булышты. Кирәгебез калмагач, безгә “аягын сөртеп” чыгып китте. Хәзер: “Син җүләр генә шулай эшли аласың”, – дип, әнине сүгәм. Берүземә тормышны сөйрәп баруы бик авыр бит. Җитмәсә, кибетнең яңа хуҗасы да акча түләргә атлыгып тормый. Эш эзләргә туры килер инде…

Мескен кызны ни дип юатырга да белмәдем. Йә, Хода, кая барабыз без, кемнәргә баш иябез, кемнәр белән түшәк уртаклашабыз? Кайда безнең горурлык? Синең әниең ялгыз түгел, күп шул хәзер андыйлар, сеңлем. Гомер иткәң иреңә дә ышанып бетеп булмаганны белмибез мени? Ә әллә кайлардан килгән җиде ятларның яннарына якын килергә куркырга тиешбездер ләбаса.

Җүләрлегебезгә тагын бер мисал. Рәмзия исемле хатын ирен өеннән куып чыгарды да, бер әрмәнне йортка кертте. “Яратам мин аны, үлеп яратам, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм”, – дип, ах-вах килде. Мәхәббәте шулкадәр көчле иде: аны ашытты, киендерде, хәтта кредитка машина да алып бирде. Карале, бу әрмән беткән генә бер адәм иде, Рәмзия тәки кеше ясады бит үзеннән дип йөргәндә, әрмәнебез машинасы-ние белән юкка чыкты. Калды Рәмзия муеннан бурычка батып. Эшеннән дә әз-әзләп акча алгалаган булган икән, саный башлагач, әз-әзләп дигәне шактыйга җыелган һәм закон нигезендә фәләненче маддә белән эштән куып чыгардылар үзен. Шулай итеп, мәхәббәте дә көлгә әйләнде, акчалары да җилгә очты. Хәзер башын ташка бәрердәй булып йөри. Яратам дип, менә шушылай башын җуйган хатын-кызны кайсыбыз акыллы дип атый ала инде?

Кара халык дигәннән, бервакыт кызын ияртеп урамда йөрүче хатын зарын түкте: “Үз өеңә кайтып керә алма инде йә! Акча җитмәгәч, бер азәрбайҗанны фатирга керткән идем, башта бик акыллы күренде. Балконда гына булса да йоклармын дигән иде, хәзер өйгә үк хуҗа булды. Безнең өстән “командовать” итә башлады. Акчасын да бирми. Эштән кайта да, эчәргә, дусларын чакырырга тотына. Хәзер өйгә кайтырга да куркып йөрибез. Әле беркөнне, мин өйдә юк чакта, кызыма бәйләнә башлаган, мин сине яратам дип әйтә ди. Инде нишләргә, кая барырга?” Шулай дип, башын җүләргә салып, кешедән киңәш сорап йөри бу. “Ул өйдә син хуҗадыр бит, – мин әйтәм. –Кәнә, участок милиционерын чакырт. Нәрсә уйлап керттең соң ул азәрбайҗанны? Җитмәсә олы кызың бар. Әллә син җүләрме? Алдаулар, көчләүләр турында әйтеп торалар, язып торалар, күрсәтеп торалар!”

..И-и, хатыннар, нәрсә дияргә дә белмим инде сезгә. Әнә, Гөлзирәнең төреге тагын үз иленә кайтып киткән. Юлына акчасы да булмаган мескеннең, Гөлзирә үзенең соңгы тиеннәрен биреп җибәргән. Төрек яныңа кире кайтам дип киткән. Хәзер мескен хатын көне-төне шуның чылтыратуын көтә.

Әлеге хәлләр хакында укучылар җүләрлек түгел бу, ә язмыш, күрәчәк диярләр. Әйдәгез әле, барысын да язмышка сылтамыйк. Без бит аны үзебез төзибез, җимерәбез, болгатабыз. Безнең татар кызлары гомер-гомергә сабыр, инсафлы булганнар. Очраган бер ирне куеннарына кертмәгәннәр. Җилдән туган Ашут, Элмеддин, Григорьяннарны үрчетеп ятмыйк. Читтән килгәннәр үз илләренә кайтып: “Бу татар хатыннары чеп-чи җүләрләр икән!” – дип сөйләмәсеннәр. Акыллы, горур булыйк.

Дания ШӘРИПОВА ,Татарстан яшьләре

Запись “Акыллы булырга ничек кенә тырышсак та, җүләр без хатын-кызлар” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк” [дин вә йола]
Ислам дине буенча, ир-атка гаиләсен тәэмин итү бурычы куелган. Кайбер муллалар, хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, берничек тә иреннән күбрәк акча эшли алмый дип саный. Хатын-кызларга бизнес төзергә ярыймы икән соң? Акча мәсьәләсенә килеп терәлгәч, ир белән мөнәсәбәтләр үзгәрерме? Мөслимәләрнең бу һәм башка сорауларына “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның очрашуында мөслимәләр, әдәп саклап, шыпырт кына утырды. Сорау бирүчеләр булмады. Әмма хәзрәт, мөслимәләрдән нинди сораулар буласын белеп булса кирәк, сорауларны да үзе бирде.

1. Ир-ат хатынына бизнес ача. Ир белән хатын шул бизнес өчен талашалар. Ни өчен?

Хатын-кыз, бизнес белән шөгыльләнә башлаганнан соң икенче көнгә үк “Менә, мин бизнес-вумен. Мин хәзер синнән күбрәк акча эшләячәкмен”, дип, ир-атка әйтергә тиеш түгел. Гаиләдә кем өстенлек итә, кем итми – барысының да үз кагыйдәләре, үз таләпләре бар. “Семья” сүзенең бер тәрҗемәсе булып “Совет” дигән сүз тора. Шуңа күрә мин үзем дә гаиләмдә гел киңәшләшергә тырышам. Шундый очракта канәгатьсезлек тә, ризасызлыкны белдерә торган карашлар да була, шуңа күрә сөйләшергә кирәк.

Икенче яктан карасаң, гаилә – ул калкан. Сез гаилә икән, димәк, сез бер калкан артында. Кемнеңдер калканы кайчакта бүтәнрәк булырга мөмкин: мәсәлән, стразалар белән бизәлгән. Кемнеңдер калканы, мәсәлән, начаррак: гади, металлдан ясалган. Әмма калкан нинди генә булса да, ул берәү. Бөтен гаиләгә берәү. Һәм без барыбыз да шуның артында барлык кайгы-хәсрәтләрдән, бәлалардән, бәхетсезлекләрдән сакланабыз. Түземлек кирәк дибез, Аллаһы Тәгалә безне гел сынаячак. Бизнеста да, башка өлкәдә дә – сынаячак. Төрле сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүче парлар дә күп. Кайчакта ир үзе генә килә, кайчакта хатын үзе генә. Мәсәлән, яшь гаилә, бергә 5-6 ел тирәсе гомер итә. Балалары әлегә юк. Ир-ат уйлый һәм хатын эшсез утырмасын әле дип, аңа кечкенә генә бизнес төзи. Хатын бик түземле, акыллы булып чыга һәм нәтиҗәдә иреннән күбрәк акча эшли башлый. Ул иренә “Мин менә күпме акча эшлим, син миннән әзрәк аласың”дип әйткәли. Ир-атның “Хатын әзме-күпме булса да эшләсен әле” дип, үзе үк төзеп, ачып җибәргән бизнесы хатынга шулкадәр акча китерә башлый. Һәм менә шушы моментта, шушындый очракларда талаш һәм ара бозылу башлана да инде. Гади тел белән әйткәндә, ир көнләшә башлый. “Нишләп син бизнеска күбрәк игътибар бирәсең?”, “Нишләп миннән күбрәк акча эшлисең?” кебек сораулар белән бирелә башлый.

2.   Хатын ир-атка аҗдаһа тота. Ир – герой, батыр. Талашмас өчен, бизнес икенче планда тора.

Хатын белән ир – алар шундый кешеләр. Ир герой булырга, батыр булырга тиеш! Ир кеше аҗдаһаны җиңәргә тиеш. Аңарчы хатын, ире герой була алсын өчен, ул аҗдаһаны тотарга, аны бәйләргә, ир-атның кулына кылыч тоттырырга һәм ир-атның кулын аҗдаһа башы янына китерергә тиеш. Ир-ат аҗдаһаны җиңә һәм герой була. Мин, яшьләр белән сөйләшкәндә, Аллаһ сезгә тормыш тәҗрибәсе бирсен диям. Хатынга хатын-кызлар зирәклеге, хатын-кызлар сабырлыгы бирсен дим, ә иргә ир-атлар сабырлыгы, ир-атлар зирәклеге бирсен дим. Болар – төрле әйберләр. Һәм күп очракта, ниндидер дөнья мәшәкатьләре белән мавыгып, без иң мөһим әйбер турында онытабыз. Ә бит нәрсә генә дисәң дә, иң мөһиме – ул безнең гаилә. Гаилә беренче урында. Беренче урында – гаилә! Калганнары соңыннан. Бездән ахырдан барысы турында да сораячаклар. Бар эшебез өчен дә җавап бирәсе булачак. Бу дөньяда да, теге дөньяда да барлык кылган гамәлләребез өчен дә җавап бирәчәкбез. Безне иң яраткан әйберебез белән барыннан да авыррак итеп сынаячаклар. Иң зур сынау шунда булачак. Барыннан да ныграк хатыныгызны яратасыз икән, хатыныгыз белән сыналачаксыз; барыннан да ныграк балаларыгызны яратасыз икән, балаларыгыз белән сыналачаксыз. Ә инде барыннан да ныграк дөнья мәшәкатьләрен яратасыз икән, сезне шуның белән сынаячаклар.

Нәрсә генә эшләсәң дә, эшең җаныңа ятышлы булырга тиеш. Бу очракта барыгыз да минем белән килешәсездер дип уйлыйм. Әгәр дә сез эшегезне күңелегезне биреп башкарасыз икән, сезгә ул барыбер әйләнеп кайтачак. Эш сайлаганда иң мөһим критерий – яраганлык. Бу эш белән шөгыльләнергә ярыймы? Соңыннан (теге дөньяда) бу эш өчен җаваплылыкка тартмаслармы? Әгәр дә эш Коръән постулатларына да каршы килми икән, аның белән шөгыльләнергә ярый. Әгәр дә эш намаз укуны, ураза тотуны тыймый икән, ярый. Ә инде җинаятьчене яклау, вак хәрефләр белән язылган договорлар белән эш итү ислам буенча дөрес булмас. Ислам – иң соңгы һәм бик сыгылмалы дин. Безнең дин шулкадәр җиренә җиткереп эшләнгән, чәйнәлгән. Һәм тиздән без бабаларыбызның 1100 ел элек ислам кабул итүләрен бәйрәм итәчәкбез. Ягъни бу җирләрдә инде 1100 елдан артык ислам. Һәм без нинди генә вакытта яшәсәк тә, ислам бар сорауларның да чишелешен таба иде. Шуңа күрә нинди генә хәлләргә эләксәгез дә, ислам сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табачак. Аллаһы Тәгалә безне йөрәк белән тоя торган итеп ясаган. Әгәр дә җаныгыз нидер сизә икән, берәр имамга шалтыратыгыз да, киңәшләшегез.

3.   Ир-ат хатынсыз берни дә эшли алмый. Хатын-кыз хокуклы.

Ир-ат хатынга бизнес ачып биргән очракны алсак та, беренче ниятләр яхшы иде. Әмма бу очракта киңәш сорарга кеше булмаганлыктан, рухи остаз булмаганлыктан бу вәзгыять яшь ирне ачуландырды. Шуңа күрә нинди генә хәл булмасын, киңәшләшергә кирәк, сорашырга кирәк. Мәсәлән, мин берсендә үземә каләм сайлаган идем. Шундый матур каләм, затлы, шакылдатырга да була. Әмма барыбер нишләптер шикләндем. Шуннан хатыннан киңәш сорарга булдым. Хатыныма “Кара әле, ике фотография җибәрдем”, дип яздым. “Теге матур арысланлы каләм имам өстәленә килешмәс, ярамас”, – диде хатыным. Һәм шуның белән шул. Шуңа күрә гел киңәшләшегез. Без йөрәгебез белән бәйле. Безнең барлык сорауларга да җаваплар бар. Әмма менә нәрсәне истә тотырга кирәк: безнең әле бурычларыбыз да бар.

Элек-электән сөйләп киләләр, имеш хатын-кызларның хокуклары юк, имеш ирләр хатыннарының хокукларын чиклиләр, “монда барма, тегеләй эшләмә”, диләр, хәтта имеш хатын-кыз туганнары белән дә күрешә алмый! Алай түгел бит инде. Уйлап карасаң, хатын-кызларның, ир-атларга караганда, хокуклары күбрәк. Минем хатыным миңа дүрт бала бүләк итте. Һәм, Аллага шөкер, бер тапкыр да “Булды, мин балаларны бүтән имезмим. Бар, сөт анасы алып кайт”, дип әйтмәде. Ул аның бурычы түгел. Әмма аңа карамастан ул балаларны ашатты, киендерде, алар артыннан җыештырды. Һәм ул әле дә шушы эшләрне дә, башкасын да җиренә җиткереп башкара. Болар барысы да – хатын-кыз күрсәткән хезмәт. Хатын-кыз асылда “Булды, җитте, мин моны бүтән эшләмим”, дип әйтә ала, ул алай дияргә хокуклы.

4.   Начар сүз әйтүче мөлаем ирләр – зур проблема.

Хәзерге заманада, кызганыч, әти-әниләр кыз балаларын батыр итеп, ә малай балаларын, киресенчә, мөлаем итеп тәрбияли. Монда аерылышу аспектын да карарга кирәк. Яңа туган парларның күбесе бер ел тормыш иткәннән соң аерылыша. Араларында мөселман парлар да җитәрлек. Бер карасаң, мөселманнар сабыррак булырга тиеш, алар үз телләрен, нәрсәләр әйтүләрен контрольдә тотырга тиеш. Хатын-кызлар үз малайларын чын ир-ат итеп тәрбияләргә тиеш. Ул малайлар телләрен контрольдә тота белә торган, сүзләрен үлчәп әйтә торган ир-атлар булып үсәргә тиеш. Алар соңыннан хатыннарына теләсә нәрсә әйтмәсен өчен, әти-әни кеше дөрес тәрбия бирергә тиеш. Бу – зур проблема.

Миңа бик күп хатын-кыз зарлана, алар котылгысызлыктан киңәш сорап киләләр, “Хәзрәт, нишләргә? Ирем көне буе диванда ята, бернәрсә дә эшләми”, дип сорыйлар. Ул ир-атлар хатыннарына “Мин ул 10 мең өчен бармыйм”, дип әйтәләр. Ярар, бармасын ди 10 мең өчен генә, ләкин ул бит бу очракта күбрәк тә алмый, әзрәк тә алмый. Хатын-кыз өйне дә, гаиләне дә, балаларны да үз җилкәләрендә өстери. Ислам буенча алай ярамый. Ислам “Син – ир-ат. Син гаиләне тәэмин итәргә тиеш. Син өйгә алып кайтырга тиеш. Син мал табучы, акча табучы, акча эшләүче”, дип әйтә. Безнең киләчәк буын ир-атлары ир-атлар булсын өчен дип тырышырга кирәк. Ир-ат кеше хатын алган икән, ул аның белән гомере буе торырга тиеш. Аллам сакласын, безнең балалар, безнең оныклар “Әй, аерылышабыз әле”, дип әйтә күрмәсеннәр.

5.   Ир-ат күзе белән ярата. Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк.

Әйе, төрле хәлләр булырга мөмкин. Күп очракта хатын-кыз ирнең акчасы җитми дип, башы белән эшкә чума. Бу хәлне дә аңларга була. Әмма хатын-кызның Аллаһы Тәгалә йөкләгән төп бурычы – ул гаилә учагы. Хатын-кыз кияүгә чыгуга король хатынына әйләнә. Сез, кызлар, асылда көне буе тик утырырга хокуклы. Ир-ат сезнең нинди матур, нинди чибәр, нинди гүзәл икәнегезне күрсен. Ә ир-ат гадәттә эштән кайтуга нинди картинага тап була? Әйе, куркыныч хатын иске киемнән, башына яулык бәйләгән килеш, бизәнмәгән килеш, ашарга пешереп йөри. Ә бит Аллаһ ир затларны күзләре белән ярата торган итеп ясаган. Ирләрегезне иң матур киемнәрегезне киеп, бизәнеп каршы алыгыз. Ул башка хатын-кызларга игътибар да итмичә, “Минеке иң матуры” дияргә тиеш. Ул – сезнең ирегез. “Хәзрәт, нәрсә сөйлисең син, без инде 20 ел бергә яшибез, кайда китсен ул”, дигән сүзләр дөрес түгел. 39 ел бергә гомер иткәннән соң аерылышкан парлар да бар. Хатын иренең сулга йөргәнен тегесе салмыш баштан сөйләп биргәч белеп ала, күрше хатын кереп өсти һәм шуның белән шул. Әби белән бабай аерылышалар.

6.   Ир-ат зур адымнардан курка. Хатында – 5нче миллион.

Мин сезгә бу мәсьәләдә киңәшче түгел. Бизнесыгыз булсын, бизнесыгыз чәчәк атсын. Әмма гаиләгездә тынычлык булсын. Нинди генә бизнес булса да, ул гаилә бәхетенә комачауламасын. Минем киңәшем шул. Бизнес ир белән хатынны аерырга түгел, бизнес ир белән хатынны тагын да ныграк берләштерергә тиеш. “Минем бизнес Камчаткада, синеке – Мәскәүдә. Елга ике тапкыр күрешәбез”, дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Иң мөһим институт – гаилә. Сезнең бизнесыгыз сезнең гаиләгезне ашап үтерергә тиеш түгел. Бизнес гаиләгә нәрсә дә булса китерергә тиеш, бизнес өчен гаилә бетәргә тиеш түгел. Әгәр дә сезнең бизнесыгыз гаилә тынычлыгын боза башлый икән, туктарга кирәк. Күп очракта ир-ат тарафыннан вакытны уздырыр өчен төзелгән бизнес хатын-кызга күп итеп акча китерә башлый. Менә шул вакытта ир-атның башында төрле уйлар туа башлый. Ир-ат беркайчан да үз хатыныннан әзрәк акча эшли алмый. Әгәр дә сезнең ирегез сездән әзрәк акча эшли икән, гаилә тигезлеге өчен аңа бу хакта әйтмәгез. Ир-ат зур адымнар ясарга курка. Әгәр дә ул слесарь яки электрчы булып эшли башлый икән, ул гомере буе шул эштә эшләячәк. Ир-ат башкача фикерли, хатын-кыз бизнесыннан 5нче миллионын җыярга мөмкин, ә ир-ат, хатынының “Син тиеш, син тиеш, син тиеш” дигәнен истә тотып, “Гаиләмне ашата алырмынмы икән?”, “Акча җитәрме икән?”, “Хатын ни әйтер икән?” дигән сораулар белән бирелә. Шуны истә тотып, ир-ат кешенең дәрәҗәсен төшереп, аңа бернәрсәгә дә төртеп күрсәтергә ярамый. Хатын-кыз якынаю юлы таба белергә һәм ир-атын көчле һәм гаилә башлыгы итеп күрсәтә белергә тиеш.

7.   Иң мөһиме – гаилә. Бизнес гаиләгезне ашап үтермәсен.

Инде ничә ел бергә тормыш иткәннән соң, хатын-кызлар “Минем ирем мондый. Минем ирем тегенди. Ул болай эшләми, ул тегеләй эшләми”, дип зарланалар. Минем шул вакытта хатын-кызларга бераз ачуым чыга. Мин аларга “Сез – хатын-кызлар, сез – муен, ә ир-ат – ул баш. Сез аны кайсы якка борасыз, ул шул якка борыла”, дип әйтәм. Сез, мин хатыннан сорамыйча кайда да булса бара алам, дип уйлыйсызмы? Юк. Мин хатынымның фикерен белмичә берни дә эшли алмыйм. Муен төрлечә борыла ала. Аны баш нишләгәнен аңламаслык итеп тә борырга була. Ничек телисез, шулай борыгыз. Шашыну күтәреп, “Менә син, моны эшләмисең, безнең хәтта суыткыч та буп-буш бит инде”, дип, күпме тавыш чыгарырга була. Шушы ук хәлне башкача, ир-ат үзе кибеткә барырга тәкъдим итәрлек итеп тә борырга була. Яхшы хатынга – яхшы ир, начар хатынга – начар ир. Гаиләдә кемдер яхшырак, кемдер начаррак дигән әйбер юк. Барысы да хатыннан тора. “Мин күбрәк акча эшлим”, дип, төртеп күрсәтәсез икән, ир-атның ачуы чыгачак. Ул психология буенча шулай. Хатын-кыз җыя. Ир-ат эшли.

Хатын-кыз, гаилә тынычлыгы өчен, кайбер очракта ялган сүз дә әйтергә хокуклы. “Сез, мәсәлән, тун алырга телисез ди. “Мин тун алам әле, минем акчам бар”, дип, үзегезнең ир-атыгыздан күбрәк акча эшләгәнегезне күрсәтмәгез. “Матурым, мин бераз акча җыйган идем, тун алсам ярыймы икән?” дип, сез бу моментны ир-атка башкача да китереп күрсәтә аласыз. Иң мөһиме гаилә икәнен онытмагыз.

Чыганак һәм фото: Интертат

Запись Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: “Хатын-кызга бизнес түгел, матурлык кирәк” [дин вә йола] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..