Өендә генә хатын-кызга әйләнергә булган

-- Alina

Татарстанда яшәүче ир үзенең җенесен үзгәртергә теләгән. Моның өчен табибларга мөрәҗәгать итмәгән, ә үзе өендә скальпель ярдәмендә генә башкарырга булган.

Ирнең теләге тиз генә тормышка ашмый. Аңа, кан агуын туктата алмаганлыктан, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга туры килгән. Шулай да ир дәваханәгә барудан баш тарткан.

Икенче көнне ир янә бу эшне кабатлаган. Бу юлы да аңа күп кан югалтырга туры килгән. Бу юлы табиблар аны мәҗбүриләп дәваханәгә алып киткән һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән. Полиция хезмәткәрләре ирнең фатирын тикшергәндә бик күп хирургия инструментлары да тапкан…

 

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле