Архивы ифтар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай поездлар йөриячәк
2021 елның 11 маенда Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – 9 Республикакүләм ифтарына җыелачак. Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә.

Быел ифтар «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узачак һәм бер өстәл артында 5 мең кешене җыячак, алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, төбәкләрдән килгән кунаклар да бар.

9 Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр шәһәр яны поездларында бушлай махсус рейслар оештырылачак. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк:

• Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 21:30 сәгатьтә кузгала.

• Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан халыкара аэропорты» станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин. 9 Республикакүләм ифтарга билетларны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә алырга мөмкин. Куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, урыннар чикләнгән.

Республикакүләм ифтарда катнаша алмаучылар өчен https://iftar.ru/ адресы буенча урнашкан сайтта (әлегә ул эшләнә) турыдан-туры трансляция оештырылачак. Ә “Ак Барс Арена” стадионында мохтаҗлар өчен ифтар җыелмалары таратылачак.

Чыганак: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Запись Республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай поездлар йөриячәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәчетләрдә ифтар: урлашкан кебек, як-якка каранып, ашык-пошык сумкага өстәлдән ризык тутыруны ничек аңларга?
Рамазан аена кагылышлы чираттагы язмамны әзерләү өчен Казанның «Ярдәм» мәчетенә килдем. Бүген мин биредә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашырга тиеш. Икеләтә дулкынлану кичерүемне тоям. Рухи яктан көчле кешеләр белән очрашканда һәрвакыт шулай була.

Аларның язмышы, сәламәт кешенеке белән чагыштырганда катлаулырак. Кемнеңдер күзләре күрми, кайсыныңдыр аяклары йөрми, өченчеләре тумыштан авыру. Әмма тән сәламәтлеге чикләнсә дә, җаннары сау, үзләре сабыр, иманнары нык. Алар һәммәсе дә ураза тота һәм намаз укый.

КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРМӘСӘ, МАҢГАЙ КҮЗЕ…

«Ярдәм» фондының физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә булышуы турында ишетеп беләсездер. Күп очракта инвалидлыгы булганнар өйләрендә утыралар, үз эчләренә бикләнәләр. Алар өчен тормышның мәгънәсе дә югала кебек. «Ярдәм» мәчетендәге махсус курслар әнә шуңа күрә оештырылган да инде. Коръән укырга өйрәтеп, дингә якынайтып, бу мәгънәне һәркемнең йөрәгенә салалар биредә. Алар мәчеткә килеп, монда яшәп, укып, бөтенләй башка тойгылар белән кайтып китә. Менә әле дә дин йортында күзләре күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары уздыралар. Дини белем алырга да, намаз укырга да, ураза тотарга да булдыра алар. Төрле шәһәрләрдән, төбәкләрдән килгәннәр. Мәсәлән 46 яшьлек Айсылу Заһидуллина Башкортстанның Благовар районыннан. Аның тумыштан күзләре зәгыйфь. Күзлексез бөтенләй күрми, әле аны кигәч тә, сәламәт кеше кебек, агачның һәр яфрагын, чәчәкнең һәр таҗын күрә дип әйтеп булмый. Рамазан ае якынлашкан саен, күңеле Казанга тарткан. Чөнки белә: «Ярдәм» мәчетенә килгән бар кеше дә ураза тота, намаз укый, гарипме син, түгелме – һәркемгә караш бер төрле.

– Минем күзләрем генә зәгыйфь бит, башка әгъзаларым тәртиптә. Шуңа күрә ураза тотуны авырсынмыйм. Дингә килүемә 25 ел инде. Нәнәйләрдән (башкортча – әби) күреп, башта догалар ятладым, соңрак намазга бастым. Ел да Рамазан аен көтеп алам. Ураза тоту кебек җаваплы эшкә алынганда янәшәңдә үзең кебекләр булуын телисең. «Ярдәм»гә шуның өчен килдем дә. Монда безне аңлыйлар, булышалар, бармак төртеп көлүче дә, икенче сортлы кеше итеп караучы да юк. Монда бөтен кеше бердәм һәм бертигез, – ди ул.

Күзләре күрмәүчеләр арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Балкып торган йөзле, гел елмаеп кына сөйләшкән 81 яшьлек Диләрә апа Хаҗиәхмәтова белән дә таныштык. Кайчандыр башкалардан берни белән аерылып тормаган ул: сәламәт булган, балалар үстергән, эшләгән, гадәти тормыш алып барган. Әмма моннан 11 ел элек карчыкның күзләре начар күрә башлый. Табиблар аның күзенә укол кадап, челтәрен (сетчатка) ныгытырга уйлый. Алты уколны уңышлы кичерә, җиденчесендә күз челтәре ертыла Диләрә апаның. Соңыннан түзеп булмаслык авыртулар, Казан больницасында уң күзен алдыруы, сул күзенең дә начараеп, бөтенләй күрми башлавы… Бәхетсезлек очрагымы, күрәчәкме – белмәссең.

– Мин тормышымның шундый булганына үкенмим. Агачлар да, кошлар да – барысы да истә, күз алдымда. Төшләремә дә керәләр. Авыр, әлбәттә. Узган ел хаҗга барган идем. Башкалар: «Кара әле, дөяләр! Кара нинди матур бина!» – дип йөргәндә мин боларның берсен дә күрә алмадым. Ләкин тормышым башкаларныкыннан әллә ни аерылып тора димәс идем. Минем бер буш вакытым да юк. Электән кулларым өйрәнгән булгач, өйдә вакытта бәлеш, кыстыбыен да пешерәм, улым белән җәй көнендә җиләккә дә барам әле. Аны да кармаланып җыям. Намазлар, догалар укып, кассета аша вәгазьләр, төрле романнар тыңлап, көнем үтә дә китә. Ә инде Рамазан аенда мин гел «Ярдәм» мәчетендә. Күрмәүче кеше өчен сәхәргә әйбер әзерләп ашау авыррак бит. Ә монда ашаталар, бергәләп намаз укыйбыз. Бер дәрестән чыгабыз, икенчесенә керәбез, вакыт та тиз үтә, – дип сөйли ул.

Рамазан аен мәчеттә уздырырга нияте булган күрмәүчеләргә мондагы шартларны алдан ук аңлатып куялар икән. Иң төп шарт – көне буе ураза тотарга туры киләчәк. Бернигә карамыйча. Ашыйсың киләме, эчәсең киләме – барыбер. Әгәр дә шушы шартны үтәргә мөмкинлеге бар икән – килә, юк икән – Рамазан ае тәмамлангач рәхим итә. Ифтар белән сәхәр арасы әллә ни озын булмау сәбәпле, мәчеттәгеләр иртәнге намазга кадәр йокламый. Авыз ачканнан соң, уразага кергән сәгатьне көтәләр, соңыннан бергәләшеп гыйбадәт кылалар. Күзләре күрмәүчеләр өчен уңайлыклар җитәрлек: алар янәшәсендә һәрчак волонтерлар йөри, тиешле урыннарга алып баралар, җитәкләп кире бүлмәләренә озаталар.

ИФТАРГА ЕГЕРМЕ САРЫК

«Ярдәм»дә тернәкләндерү узганнан соң тормышның мәгънәсен генә түгел, анда үз урынын табучылар да байтак. «Бәллүр кыз» – яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова турында беләсездер. Ул биредә беренче мәртәбә дүрт ел элек булган, соңрак волонтер булып эшләгән, кызның үз эшенә җаваплы каравын күреп, эш урыны тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары булып эшли ул. Лилиянең фикерләре төпле, аралашуы да җиңел аның белән. «Бу сорауны бирсәм, ничек кабул итәр икән?» – дип шөбһәгә калмыйсың. Үзе барысын да аңлап, сөйләп бирә.

– Безнең кебекләр өчен ураза тоту ниндидер гадәттән тыш хәл түгел, дөрес аңлагыз. Мөмкинлеге чикләнгән кеше ул кем? Миңа бер журналист сорау бирде: «Сезгә авырмы, сез бит инвалид», – ди. Минәйтәм: «Ә сезгә авыр түгелме?». Аптырап карап тора бу. «Ә нишләп сез миннән алай дип сорыйсыз, мин сау-сәламәт», – ди. «Сез оча беләсезме? Сез суда суламыйча сәгатьләр буе тора аласызмы? Юк!» Бу дөньяда һәр тере җанның мөмкинлекләре үзенчә чикләнгән. Әйе, мин йөри, чыклы үләннән атлап уза алмыйм, ләкин мин кояш нурын күрәм, сандугачлар сайравын ишетәм. Бу әйберләрдән күп кешеләр мәхрүм. Әгәр телим икән, чикләнгән мөмкинлекләремнең дә кысаларын киңәйтә алам. Әйтик, сәламәт кешеләр кебек үк без дә ураза тотабыз. Намаз укыйбыз. Гарипләр шундый ук кешеләр. Ислам мохите безнең күңелгә тынычлык бирә. Ураза тоту, Аллага шөкер, бик җиңел бара. Үткән ел хаҗда булырга насыйп булды. Андагы 70 градус эсселектән соң, Татарстандагы җылылык ул әллә ни түгел. Аллаһ та җиңеллек бирә, чөнки мәчет комплексында эшлибез, бөтен кеше монда уразада. Тирә ягыңда кемдер ашап йөрсә, авыр булыр иде, – дип сөйли Лилия Сәләхетдинова.

Ә без сөйләшкән арада, мәчет коридорларында җанлылык башланды. Каршыма килгән бер төркем хатын-кызның, сокланып, зур кызыксыну белән мәчет эчен карап йөрүенә игътибар иттем. Мари Иленнән, Йошкар Ола шәһәреннән килгәннәр икән. «Ярдәм» турында күптәннән ишеткәннәр, үз күзләре белән күрәселәре килгән.

– Менә әбиләрне җыйдым да, алып килдем әле – дип елмайды төркемнең әйдәп баручысы Илсия ханым Гайсина. – 34 кешене туплап алып килдем бирегә. Күрсеннәр. Бер җирдә дә тиңе булмаган, искиткеч мәрхәмәтле мәчет бит бу. Кызганыч, Мари Илендә татарлар күп түгел, ләкин без бер йодрык булып яшәргә тырышабыз. Бүген монда ифтарга дип килдек. Бик мактап сөйлиләр мондагы авыз ачу мәҗлесен, – дип сөйләде ул.

Әйе, «Ярдәм» мәчете уздырган ифтарлар турында күрше республикаларда да сөйләрлек. Чөнки монда Рамазан аеның һәр көнендә мәчет ишек алдындагы чатырларда 1200 (!) кешегә исәпләнгән табын корыла. Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен – чатыр аерым. Ул 200 кешегә исәпләнгән. Ә калган мең кеше зур чатыр эченә җыела. Ир-ат белән хатын-кызларның табыннары аерым һәм ике ара бүленеп куелган. Ризыкны көн саен төрләндерергә тырышалар. Беренче булып табынга аш чыгарыла. Пешекчеләр өч төрле ашның берәрсен әзерли: ясмык (чечевица), токмач яки кәбестә ашы. Ни өчен нәкъ менә бу ашлар дигәнгә үз аңлатмалары бар: ясмык һәм кәбестә ашлары аеруча туклыклылардан санала. Димәк, алардан соң озак вакыт ашыйсың килмәячәк. Икенчегә – яки пылау, йә итле карабодай. Пылауны пешерү өчен генә дә көненә 10 сарыкның ите китә биредә. Әле шуңа өстәп 15 литр сыек май, 75 килограмм дөге, шул ук күләмдә кишер! Бу кайнар ризыкларны әзерләү өчен учак өстендә берьюлы алты казан кайный: шуларның берсе – 150 литрлы, калганнары йөздән артык литр сыйдырышлы. Мондый зур күләмдә ризыклар әзерләнсә дә, күп очракта бар да ашалып бетә. Чөнки аларны 1200 кешегә дип исәпләп пешерсәләр дә, көне-көне белән халык күбрәк тә килә. Урыннар җитешмәгән чакларда, чатырлар янәшәсенә өстәмә өстәлләр урнаштырырга мәҗбүр булалар.

– Килгән халыкның бөтенесен кертеп утыртабыз. Ураза тотканмы ул, юкмы, мәчетне хөрмәт итеп килгән икән, кешедән: «Син бүген ураза идеңме соң?» – дип төпченеп торып булмый, – дип сөйли «Ярдәм» мәчетенең матбугат сәркатибе Римма Гатина – Килүчеләр арасында бит шундый авыр хәлле гаиләләр дә бар. Аларны ашату ул бер савап кына. Әле бер көнне игътибар иттем, улы белән бер ханым килгән. Ел саен килә ул безгә. Алар икесе дә авыру. Авыз ачканнан соң, үзе белән бер кисәк лимон пирогы алып чыккан. Ул аңа шуның кадәр ымсынып карап, ялманып тора – тәннәрем чымырдап китте. Димәк, бу аның күргән әйберсе түгел, өйләрендә ашарга да җитми, күрәсең. Шуңа күрә мохтаҗ кешеләр булганда без аларга артык ризыкларны биреп тә җибәрәбез әле. «Килегез, алыгыз», – дибез. Әйләнә-тирәбездә ашарына булмаучылар күп ул, без аларны белмибез генә. Менә бу ифтарлар алар өчен дә зур куаныч алып килә торган вакыйга. Мин тагын шуны да әйтер идем: ураза – сабырлыкның яртысы. Сабыр булмасаң, ашау-эчүдән дә тыела алмыйсың, телеңне дә тыймыйсың, начар уйлардан да тыела алмыйсың. Галимнәр әйтәләр: беренче елны тотканда, әйтик, ул синең ашказаны уразасы гына була. Икенче елны синең бөтен органнарың ураза тота. Телең, күзең, колагың, ашказаның, күңелең дә. Фикерләреңне тәртипкә китерә аласың икән, ул пәйгамбәрләр уразасы дип атала. Без ураза тотып, шушы пәйгамбәрләребез әхлагына якынлашырга тиеш булабыз. Шуңамы, Рамазан аенда кешенең күңеле йомшара, мохтаҗларга икенче төрлерәк карый башлыйсың, – ди Римма Гатина.

КАЛГАНЫН СУМКАҢА ТУТЫРЫШ

Язмам геройлары белән аралашып, ифтар җиткәнен сизми дә калдым. Азан тавышы яңгырап, авыз ачтылар, намаз укыдылар, соңыннан халык акрын гына чатырларга таба юнәлде. Ә өстәлләр бик мулдан. Әле җәй җитмәгән, ә тәлинкә-тәлинкә яшелчә, җиләк-җимеш, кәнфитләр, башка тәм-томнар тезелеп киткән. Шулар белән сыйланып, дога укып, торып китә башлагач, күзем күрше өстәлгә төште. Ике ханым ялгызы гына утырып калган. Башкалар ашап бетергәннәр дә, киткән күрәсең. Ә болар әле китәргә ашыкмый. Берсе ашыгып сумкасыннан пакетлар чыгарды. Өстәлдә ашалып бетмәгән нинди ризык бар – барысын берьюлы тутыра башлады. Өстәл тирәсендә йөргән волонтер ханымга бу ошап җитмәде. «Сез нишлисез? Нигә тутырасыз аны?» – дип сорады ул. «Барыбер кала бит! Ярар, бушлай килгән бит ул!» «Кешеләрнең әле шушы ризыклар белән сәхәр дә ашыйсы бар бит…» – волонтер ханым ни әйтергә белми урынында таптана. «Ну, әнә башка өстәлләрдә калган бит, ярар, мин генә алдыммы әллә, башкалар да җыйды инде, мине генә күрмәсәң дә ярар!»

Ханымнарның кулындагы алтын йөзекләренә караганда, бер дә мохтаҗ гаилә түгелләр югыйсә. Алар шушы ризыкка калганмы? Матур күренеш түгел. Моннан берничә ел элек тә башка бер мәчеттә шушындый күренешкә тап булгач, оялып куйган идем. Мәчеткә бу ризыклар бушлай килә дигән уй дөрес түгел. Мәчетнең имам хатыйбы Илдар Баязитов әйтүенчә, бу ифтарларны оештыру өчен иганәчеләр эзләнә һәм һәр көнне кимендә 240 мең сум акча тотыла. Ә инде кеше чынлап та мохтаҗ икән, ул вакытта «Алсам ярыймы?» – дип сорарга да мөмкин бит. Ә урлашкандагы кебек, як-ягыңа каранып, ашык-пошык сумкаңа өстәлдәге ризыкны тутыру?..

Кабат ифтар темасына кайтсак, «Ярдәм» мәчете аларны Рамазан аеның ахырына кадәр һәр көн уздырачак. Теләгегез булса, сез дә барып карый, анда тернәкләндерү узучылар белән таныша аласыз. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Запись Мәчетләрдә ифтар: урлашкан кебек, як-якка каранып, ашык-пошык сумкага өстәлдән ризык тутыруны ничек аңларга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә
“Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Рамазан ае дәвамында Казан мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә социаль ифтарлар үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте .

Авыз ачу мәҗлесләрендә гомуми катнашучыларның саны 3000 кешегә җитәр дип күзаллана. Ифтарлар “Борнай”, “Миргазиян”, “Гаилә”, “Кабан арты”, “Ярдәм”, “Тынычлык” мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында узачак.

Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала. Мәҗлесләрне үткәрү өчен сәдакаларны күчерү буенча 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Запись “Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар), намаз вакытлары, ураза догасы [таблица 2018]
15 май кояш бату белән изге ай – Рамазан-шәриф ае башлана. Шул уңайдан Диния нәзарәте Рамазан ае календаре әзерләде. Биредә сәхәр тәмамлану һәм авыз ачу, биш вакыт намаз вакытлары күрсәтелгән.

16 май – Уразаның беренче көне. Ураза бәйрәме 15 июньдә узачак. Гает намазы авылларда 3 сәгать 30 минутта, шәһәрләрдә сәгать 7 дә укылачак.

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң, гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип дога кылына

Запись Сәхәр ашау һәм авыз ачу (ифтар), намаз вакытлары, ураза догасы [таблица 2018] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Республика ифтары: 10 мең кеше, 3 тонна пылау һәм “Казан Арена”ны сагыну
15 июнь Казанның теннис академиясендә 10 меңләп мөселман бергә авыз ачты. Азатлык хәбәрчесе бишенче тапкыр уздырыла торган зур ифтар чарасында түрәләрнең халык белән бергә ни белән сыйланганын күзәтте, министрлардан ураза тоту авырмы-юкмы дип кызыксынды. //Азатлык радиосы//

Конфедерация беренчелегенә әзерлек сәбәпле республика ифтары быел “Казан Арена”да түгел, ә Теннис академиясендә узды. Чакыру билетларына караганда, халык ифтарга кичке 18.30га чакырулы иде. Әмма ул сәгатькә кадәр үк Теннис академиясе тирәсендә кешеләр, машиналар ыгы-зыгысы иде. Алдан килүчеләр акыллы булды, алар машиналарына урын тапты, ә бераз соңга калучыларга тыгында торырга һәм еракка китеп машинасын куярга туры килде. Иң кулае җәмәгать транспорты белән килү булды. Казанның берничә мәчетеннән ифтарга илтә торган 16 автобус да оештырылган иде.

Район-шәһәрләрдән килүчеләр шактый иде. Мамадыш районыннан Гөлфия апа ничә ел рәттән килергә теләге булган, әмма мөмкинлеге булмаган. Мондагы халыкны күреп шаккатым, диде ул Азатлыкка.

“30 кеше автобуска утырып килдек. Юл чыгымнарын район башлыгы каплады, автобусны да ул хәстәрләде. Үзебездә дә авыз ачу мәҗлесләре көн саен уза, әмма бу кадәр күп мөбәрәк йөзле кешеләрнең бер урында җыелуын күргәнем булмады. Без күп икән дип шөкер итәм, Казандагы ифтарга килүем белән бәхетлемен”, диде ул Азатлыкка.

Теннис академиясенә керү урынында халык күп, күбесе туганнарын, таныш-белешләрен көтте. Тимер ишекләрдән “Туган авылым” ресторан комплексы пешекчесе атылып чыкты. Ул дулкынланып һәм хисләрен яшермичә кесә телефоны аша ничек һәм кайда килергә кирәклеген аңлата. “Мин инде сезне ярты сәгать көтәм, сез безне сусыз калдырасыз. Аңлыйсызмы? Безгә пылау өчен су кирәк!” дип ярсыды ул. Ә борчылырга сәбәп бар. Авыз ачуга инде ике сәгать калып бара, ә пылауның өлгерүе икеле. Пешекче Азатлыкка көндезге өчтә ике зур казанда пылау пешерә башладык дип әйтеп өлгерде һәм халык арасында юк булды.

Теннис академиясенә тимер ишекләр аша узарга кирәк, этеш-төртеш булмады. Тикшерүчеләр дә илтифатлылык күрсәтеп үз эшен тыныч кына башкарды. Сүз уңаеннан, чакыру билетлары 10 мең кешегә “ә” дигәнче таралып бетте, күпләргә эләкмәде дип әйтелгән булса да, ишек төбендә артып калган чакыру билетлары таратылды. Керү белән кешеләргә шешәле су таратылды. Сакта ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары торды. Медицина хезмәткәрләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады диде. Биобәдрәфләр дә хәстәрләнгән, әмма аларның саны 5 кенә булуы күңелгә шик салды. 10 мең кешегә аз түгелме бу? Шулай да бу тирәдә чиратлар хасил булуы күзәтелмәде.

Мөселманнарның кәефе күтәренке иде. Кемдер чәчкәләрдән ясалган ярымай янында фотога төште, селфи ясады, кемдер таныш-белешләре белән аралашты. Әмма халыкның күпчелеге стадиондагы ике яктагы эскәмияләргә утырып вәгазь, мөнәҗәтләр тыңлады. Чараны Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды. Хәзрәтләр бер-бер артлы чыгыш ясады, вәгазь сөйләде.

Халык арасында беренче рәтләрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде. Ул сүзне озакка сузмыйча һәрбер кешегә ураза тоту фарыз дип чыгыш ясады. “Бездән еш кына Рамазан аенда уразаны башында һәм азагында гына тотсаң ярыймы дип кызыксыналар. Әлбәттә, рөхсәт ителә. Башта 10 көн, аннары уртасында 10 көн һәм азагында 10 көн тотарга ярый. Бу айда шайтаннар богаулы, ураза тотып Аллаһтан өмет итсәң, барлык гөнаһлар гафу ителер”, дип өметләндерде мөфти.

Хәзрәтләр сөйли торды, ә халык стадионга җыелуын дәвам итте. Илфар хәзрәт намаз укый торган урынга керми торыгыз, трибуналарга менеп утырыгыз дип кыстаса да, халык аны ишетмәмешкә салышты, намаз урынын алдан хәстәрләп куюны хәерлерәк дип тапты. Һәм бу дөрес тә булып чыкты. Беренчедән, трибуналарга барып утыруның мәгънәсе юк, буш урындыклар юк, икенчедән, намаз вакытында, чыннан да урын барысына да җитмәде.

74 яшьлек Хәлимә апа Җамалетдинова ифтарга беренче тапкыр килүе турында әйтте. Үзе белән инвалид күршесен Мөнәвәрәне дә иярткән. “Чакыруны мөфти эшләгән Гали мәчетеннән бирделәр. Үзем өчен алдым да, тукта әле Мөнәвәрә дә күрсен, шатлансын дидем. Тагын барып сорадым – бирделәр. Үзем өчен дә, бигрәк тә Мөнәвәрә өчен куанам. Аяклары йөрмәсә дә бу чарада катнаша. Вәгазьләрне тыңлау шул кадәр күңелләрне пакьләндерә, хисләрдән йөрәгем чыгып очар төсле! 19 сәгать ураза тотуның бер кыенлыгы да юк. Минем яшьтә ураза тотмау инде оят. Сусау да сизелми. Хәзер Рамазан ае бетүгә таба бара. Безнең әниләр елый иде. Хәзер үзем дә аңлыйм, чыннан да, аны озатасы килми, күңел тула, елыйсы килә. Тулысынча Рамазанның бәрәкәтен алып бетмәдек кебек”, дип сөйләде Хәлимә апа Азатлыкка.

Вәгазьләрне тыңлаучылар арасында Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да бар иде. Аның ураза калдырмавы билгеле, журналистларның авырмы-юкмы дигән соравыннан да арыды. Шулай да республика ифтарына килүе белән бәйле хисләрен Азатлыкка сөйләде.

“Авыр түгел ураза тоту, кеше сәламәт икән, аның бер кыенлыгы да юк. Миңа бу ифтарлар ошый, чөнки бер урында матур йөзле, дини кешеләрнең күп булуы рухи көч бирә. Намазның да бергәләп укуның бәрәкәте күп тапкырга арта. Рамазан аеның үз хикмәтләре бар. Шатланып әйтә алам: әтием быел намазга басты. Аның өчен куанам. Ураза тота алмый, чөнки сәламәтлеге начар. Шуңа күрә никадәр кеше сәламәт, яшь икән, вакытында мөселман өчен фарыз гамәлне үтәве хәерлерәк. Балаларыма килгәндә, алар үзләре хәл итә, әмма тотканнары бар. Улым белән бергә Кол Шәриф мәчетенә тәравихка йөрергә тырышабыз”, дип сөйләде Гадел әфәнде.

Кояш баюга таба барганда стадионда кешеләр саны арта барды. Оештыручылар арасында бераз дулкынлану сизелде. Чара өчен җаваплы оештыручылар “Казан Арена” башлыгы Радик Миңнәхмәтовның да, Татарстан эшмәкәрләре ассоциация вәкилләренең дә кулларыннан телефон төшмәде.

“Туган авылым” ресторан комплексы җитәкчесе, эшмәкәр Радик Габдрахманов инде бер атна юньләп йоклаганым юк дип белдерде.

“Казан Арена”да барысы да җайлы иде, ул мәйданга өйрәнгән идек, бу юлы яңа урында 10 мең кешелек ифтар оештыруның үз авырлыклары булды. Этеш-төртеш булмавы мөһим, акыллы логистика кирәк. Бу чара күпмегә төшкәнен әйтә алмыйм, әмма монда республиканың бюджет акчасы юк, бу бары тик киң күңеллелек күрсәткән эшмәкәрләрнең хәләл акчаларына оештырылды. Өстәвенә алар үз исемнәрен атауларын, аерып күрсәтүләрен теләми. Савап өчен эшлибез ди алар”, диде безгә Радик әфәнде.

Чыгымнарга килгәндә, бер кеше өчен ризык әзерләү 500 сумга төшкән. 10 мең кешегә 5 млн сум дигән сүз. Әмма бу бары тик ризыкка тотылган акча. Моннан тыш та чыгымнар бар, әмма аларга күпме тотылганы билгесез.

Республика ифтарында Татарстанның газификацияләү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов та бар иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын саналган кеше улы Радикның эшен читтән күзәтте. Узган ел ифтарга ул әнисен иярткән иде, быел ялгызы гына килгән.

“Монда улым Радик өчен генә горурланырлык урын юк. Берүзе башкармый бит бу чараны, күп кешенең көче кергән. Билгеле, шатланам. Дини кешеләр күбрәк булган саен яхшырак. Кеше дини икән, начарлык кылмый. Мондый чараларда катнашу кешеләргә уңай тәэсир итә. Үзем ураза тотып карадым берничә көн, бүтән булдыра алмадым. Туган авылым Олы Миңгәрдә авыз ачу мәҗлесләрен оештырдым, Казанда да үзебезнең өйдә ифтар ашларында туганнарны, якыннарны сыйладык”, дип сөйләде Азатлыкка Җәүдәт әфәнде.

күпчелеге коры җирдә укыр өчен сафка тезелде. Хатыннарның бер өлеше эскәмияләрдә утырып укуны дөресрәк дип тапты. Намаз урынының алгы рәтләре буш иде, аны республика җитәкчелегенә саклап тордылар. Ахшамга 15 минут кала сакчылары белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан президенты киңәшчесе Камил Исхаков килде. Аларны мөфти Камил Сәмигуллин каршы алды. Тезелешеп утыргач соңарып булса да ярдәмчеләре белән бергә Казан башлыгы Илсур Метшин да килеп җитте. Ул кая утырырга дип бераз аптырап торды, әмма аңа урынны тиз таптылар.

Казан вакыты белән 20.30да Илфар хәзрәт Хәсәнов азан әйтте. Җитәкчеләр дә су белән авыз ачты. Мөселманнар ахшам намазын мөфтигә ияреп укыды. Намаз укыганнан соң халык табыннар әзерләнгән бинага юнәлде. Керү-чыгу юлы тар, шуңа да биредә тыгын барлыкка килде. Халык агымы белән бергә республика җитәкчелеге дә чыкты, әмма аларга полиция аерым юл ачып торды, халыкка исә тимер рәшәткә белән юл чикләнде. Бинага керү дә михнәткә әверелде. Бер өлеше кереп китте, калганнарына юл ябылды, соңрак керерсез дип аңлатылды. Волонтерлар ирләрне бинаның бер мәйданчыгына, хатыннарны икенчесенә озатты. Бинага керүгә үк аяк киемнәрен салыш иде. Волонтерлар һәрбер кешегә капчык тоттырып торды. Кемдер аяк киемен шунда салды, кемдер аны бахил итеп кулланды.

“Казан Арена”да өстәлләр, урындыклар буй-буй тезелгән булса, биредә урындыклар булмады. Кечкенә тәбәнәк өстәлләр урнаштырылган иде. Аякларны бөкләп идәнгә утырырга тәкъдим ителде. Күпчелек әбиләр аягым бөгелми дип сукранып басып ашарга мәҗбүр булды.

Халык авызны ланч-бокска салынган пылау, берничә кисәк колбаса, финик, өрек, чәкчәк, ике печенье белән ачты. Табында шулай ук сок, җиләк-җимешләр бар иде. Татарларның күңеленә хуш килмәгән күренеш – чәй булмавы. Беренче агымга эләккән ханымнарның кайберләре сәхәрләрен хәстәрләргә онытмады. Артып калган ланч-боксларны биштәрләренә салды. Әмма бу артып калган ризык түгел иде. Үзләре белән күчтәнәч алып кайтырга яраткан ханымнар аркасында бинага соңрак кертелгән халыкның икенче өлеше ризык эзләп тилмерде. Әмма волонтерлар аларны ач калдырмады. Барысына да җитә диделәр. Оештыручылар 3 тонна пылау әзерләгән, аның өчен Казанның азык-төлек департаменты җавап тотты. Ризыкны ланч-бокска стадионда тутырып алып килгәннәр. Стадион территориясендә 300 кг пылау ифтарга керә алмаучыларга таратылган.

Татарстан президенты һәм башка республика җитәкчеләренә аерым табын әзерләнә, алар аерым ашый дигән сүз булды, әмма бу чынбарлыкка туры килми. Рөстәм Миңнеханов халык белән бергә авыз ачты. Авыз ачу табынында Татарстан митрополиты Феофан бар иде, ул табында бердәнбер сөйләүче булды. Татарча бәйрәм белән дә котлап татар телен өйрәнүдә уңышлары белән мактанды. Ифтар мәҗлесенә Татарстан раввины Ицхак Горелик та чакырылу иде, әмма ул кошер булмаган ризыкны, гадәттә, ашамый. Бу юлы да ул ихтирам күрсәтеп килде, әмма ризыкланмады. Рөстәм Миңнеханов озаклап утырмады, тиз генә ашады да юк булды. Аның артыннан бераздан Миңтимер Шәймиев тә күз уңыннан югалды.

Халыкның таралышу процессы озакка сузылды. Махсус оештырылган автобуслар берничә маршрут белән илтәчәк дип әйтелсә дә, халык аларны көтеп ала алмыйча кайту юлын үзе хәстәрләде.

Запись Республика ифтары: 10 мең кеше, 3 тонна пылау һәм “Казан Арена”ны сагыну впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Республика ифтарына чакыру кемнәр алды, керә алмаучылар нишләр?! [мөфти җавабы]
Республика ифтарына чакыру кәгазьләре мөхтәсибәтләргә таратылган. Мөфти әйтүенчә, чарага халыкның төрле катлавы чакырылган. //Аzatliq.org//

15 июнь Татарстанның теннис академиясендә узачак республика ифтарына билетларны мөхтәсибәтләр аркылы имамнар тараткан. Бу хакта бүген узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Билгеле булганча, социаль челтәрләрдә билетны кайдан алып була дигән сораулар күренә башлады. Мөфти сүзләренчә, билетлар инде таратылып беткән.

“Мохтаҗларга, гарипләргә бирелде. Бу безне берләштерә торган чара һәм шуңа анда төрле кешеләр булырга тиеш. Хәзрәтләр дә, җырчылар да бар. Татарстан митрополиты Феофан, Татарстан раввины Ицхак Горелик та көтелә. Ифтар 100 кешегә әзерләнгән булса, анда бит 200 кеше сыя алмый. Билет җитмәгән кешеләр үпкәләмәсен, чөнки без 10 мең кешене генә кабул итә алабыз. Чакыру кәгазен бер кешедән алып икенчесенә бирә алмыйбыз”, диде мөфти.

Республика ифтарына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның килүе дә көтелә. Сәмигуллин әйтүенчә, түрәләр дә барлык килгән халык белән бөр өстәлдә утырачак.

“Узган ел түрәләр безнең белән бергә утырды һәм ашады. Ифтар югары түрәләр, элита өчен аерым түгел. Без барыбыз да Аллаһ каршында тигез”, диде. мөфти.

Җәмәгать намазы ачык һавада спорт мәйданчыгында укылачак. Ифтар үзе теннис академиясе эчендә булачак.

Ифтарда бер кешене ашату 500 сумга төшә. Өстәлдә су, җимеш сулары, киптерелгән җиләк-җимеш, пылау, ит һәм яшелчә кабымлыклары, өчпочмак, бөккән, чәкчәк, конфетлар булачак. Боларны әзерләү өчен 1,3 тонна сыер ите, 600 килограм дөге, өч тонна җиләк-җимеш, 800 килограмм киптерелгән җиләк-җимеш, 10 кисәк чәкчәк, 400 килограм конфет һәм бер тонна колбаса кабымлыклары әзерләнгән. Ифтарга керә алмыйча читтә калучылар өчен тагын бер мең ланчбокс әзерләнәчәк, диелә пресс-релизда.

Ифтар өчен 20ләп иганәче һәм шулай ук гади кешеләр дә акча биргән.

Запись Республика ифтарына чакыру кемнәр алды, керә алмаучылар нишләр?! [мөфти җавабы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан мэры «Ярдәм» мәчетендә ифтар уздырды [фото]
“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре – инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела. //Татар-Ислам//

Казанның “Ярдәм” мәчете үткәргән көндәлек ифтарга 1200 кеше җыелган иде. Быел Рамазан чатыры ике урында эшли. Ифтарны башкала мэры Илсур Метшин уздырды.

Бергәләп укылган ахшам намазыннан соң ифтар (авыз ачу) булды. Күрмәүче хәзрәт Фәнис Миңгәрәев тормыш мәгънәсе турында вәгазь сөйләде. Ифтар мәҗлесе “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтовның дога кылуы белән тәмамланды.

“Ярдәм”дәге ифтар Россиядәге иң зур ифтарларның берсе булып санала. Анда төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләре – инвалидлар, ятим балалар, күпбалалы гаиләләр, өлкән яшьтәге кешеләр җыела.

Запись Казан мэры «Ярдәм» мәчетендә ифтар уздырды [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак?
2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак? Ул нинди яңалыклар алып килә? //Татар ислам//

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, быел кунакларның һәм ифтарда катнашучыларның саны шактый арттыру көтелә. “Узган елда без 10 меңнән артык ураза тотучыга авыз ачтырдык. Быел без берьюлы 15 меңнән артык кешене ашатуны максат итеп куйдык. Алдан исәпләүләр буенча, 2017 ел ифтарының бюджеты 15 млн. сумга төшәчәк”, – дип хәбәр итте А.Шаһимәрдәнов үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында.

Бу ел ифтарына кагылышлы тагын бер яңалык бар. Россиянең шундый зур күләмле ифтарлар оештырыла торган шәһәрләреннән онлайн режимда аралашу оештырыларга мөмкин.

РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе президенты урынбасары Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге чарага 2017 елда ятимнәр, пенсионерлар һәм инвалидларны күбрәк чакырырга ниятләп торалар. “Республика ифтары – уртак бәйрәмебез. Без анда төрле милләттәге һәм төрле диндәге кешеләрне чакырабыз”, – диде Радик Габдрахманов.

«Kazan Arena» стадионында уза торган республика ифтарын РФ Мөселман эшкуарлар ассоциациясе, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм шул исемдәге стадион оештыра. Әлеге чара мөселман өммәтен берләштерүгә, тынычлык, игелек, шәфкатьлелек һәм юмартлылык сыйфатларын үстерүгә хезмәт итә.

Римма Гатина.

Запись 2017 елда Казанда Зур ифтар ничек узачак? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аенда эстраданың популяр артистлары да ураза тоткан. Кемнәр алар?
Бер ай буе милләттәшләребез, шул исәптән эстраданың кайбер популяр артистлары да ураза тотты. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларны кабул кылсын, рамазан ае савапларын күрергә язсын, Амин!

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Ай буе ук булмаса да, быел ураза тоттым. Беренче тапкыр түгел, алдагы елларда да тотканым булды, Аллага шөкер”.

ИлГәрәй: “Быел ураза тотып булмады, кызганыч. Тормыш иптәшем бала имезә, төпчек кызыбызга 1 генә яшь әле. Ә мин 2010 елда үт куыгын алдырдым, таш таптылар. Шуңа күрә 4 сәгать саен бераз ашап торырга кирәк. Алла боерса, ныгыгач тотарбыз, исәнлек кенә булсын!”

Лилия Муллагалиева: “7 июльдә кечкенә улыбыз Ильяска 2 ай була, Алла теләсә. Аны имезгәч, ураза тота алмадым. Әмма башка елларда тотканым булды”.

Илсөя Бәдретдинова: “Гел юлда йөрү сәбәпле, ураза тота алмадым. Туганнарыма килгәндә, авылда апаның кызы тотты. Олы апам шеф-повар булып эшли, ризыкны кабып карамыйча кешегә бирә алмый, уртанчы апам чирли, әти урын өстендә. Ләкин киләсе елларда тотарга исәп бар, Алла боерса”.

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Минем дә, Зөфәрнең дә күп еллар элек үк ураза тотканыбыз булды. Быел бер генә атна тота алдым, башка мөмкинлегем булмады. Монысына да бик шатландым, Аллага шөкер! Уразаны тотсаң, бөтен кануннарына туры китереп тотарга кирәктер дип уйлыйм”.

Рәсим Фасыйхов: “Мин инде икенче ел ураза тотам. Армиядә шулай ук 3 көн тоткан идем. Быел әтием, җизни, хәтта минем тормыш иптәшем дә ураза тотты, Аллага шөкер!”

Рамил Закиров: “Мин өченче ел рәттән, ә бертуган апам ел да ураза тота. Ай буе булмаса да, атна-ун көн тоттым, Аллага шөкер”.

ИлСаф: “Уразаны тулысынча тоттым дисәм дә була. Бер генә көне калды, Белорусиянең Минск шәһәренә Сабан туенда катнашырга туры килде. Анда сәхәр ашау мөмкинлеге булмады. Әмма тотып бетерәчәкмен, Алла теләсә. Уразаны шактый күптән, якынча ун еллап тотам”.

Илдар Әхмәтов: “Карт әби тота иде, аның да сәламәтлеге какшады хәзер. Үземнең тотасы килеп йөри, кереп китеп булмый. Быел печән эше дә каты булды”.

Гүзәл Уразова: “Беренче елым гына түгел, башка елларда да ураза тотканым булды. Ел да мөмкин кадәр тотарга тырышам”.

Салават Миңнеханов: “5 еллап инде ураза тотам, Аллага шөкер. Гүзәлемнең уразага кергәне юк, әмма әкренләп моңа таба килә, киенү рәвешен дә үзгәртә башлады. Быел Азнакай шәһәрендә Гүзәлемнең әнисе белән ифтар уздырдык. Барлык кылган эшләребез кабул булсын, Амин!”

Ринат Рахматуллин: “Гаиләбездә әнкәйдән кала ураза тотучылар булмады. Әнкәй дә олыгайды инде хәзер. Кызганыч, үзебез ураза тотмадык”.

Алсу Фазлыева: “Азат быел ун көнгә якын тотты, мин бер генә көн ураза тота алдым. Балаларга ашарга әзерләп торгач, җае чыкмады. Әмма ураза тоту миңа ошады, киләсе елларда күбрәк тотып карарга исәп, Алла теләсә”.

Люция Мусина: “Узган елларда ураза тота идем, быел, кызганычка каршы, бер көн дә тотып булмады”.

Айрат Ильясов: “Тормыш иптәшем Ләйсән – 3 көн, ә мин ай уртасына кадәр ураза тоттым. Юлда булу сәбәпле, берничә көнем калды. Мин быел беренче тапкыр уразада булдым. Хәер, балачакта да тотканым исемдә”.

Зөлфәт Фәхретдинов: “Әни берничә көн ураза тотты. Тормыш иптәшем бала ашата, шуңа күрә әлегә тота алмый. Мин исә отпускта авылда өй ремонтлап йөрдем”.

Нияз Җәләлов: “Өч ел дәвамында бер көн калдырмыйча ураза тотам, Аллага шөкер”.

Интертат

Запись Рамазан аенда  эстраданың популяр артистлары да ураза тоткан. Кемнәр алар? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте [фото]
Ел саен күренекле хатын-кызлар өчен оештырыла торган мөслимәләр ифтары быел көтелгәннән күбрәк кеше җыйды, соңрак килгәннәргә утырырга урыннар булмады. Чарада Рамазан аеның мәгънәсе турында сөйләшүдән тыш, хатын-кызларның күңелен күтәрә торган бүләкләр һәм мода күрсәтү дә булды.//Азатлык радиосы//

Мөслимәләр ифтарын быел Җәннәт Минһаҗева исемле энтузиаст ханым һәм аның дуслары мөселман эшмәкәрләр берләшмәсе ярдәмендә оештырды. Алар чараны яшьләрчә итеп, матур һәм дәрәҗәле итеп уздырырга тырышты. Анда фотоссессия ясау өчен махсус фото төшерүчеләр дә чакырылган иде, бер флористик салоннан чыгыш ясаучыларга алма, груша һәм башка җиләк-җимештән бәйләмнәр бүләк ителде, яшь мөселман дизайнерның соңгы кием коллекциясен күрсәтү дә оештырылды, мөслимәләр селфилар да ясады, соңгы мода белән артларына биштәрләр асып килгәннәр иде.

Әлбәттә, мәҗлестә ураза аеның әһәмияте турында да чыгышлар булды. Чарада Иран консуллыгының хәләл җефете чыгыш ясады, “Гадел Русия” фиркасе һәм “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчеләренең сәламләү хатлары укылды.

VIP кунаклар арасында Татарстан мөфтиенең тормыш иптәше Лола Сәмигуллина да булды.

Оештыручылар Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның җәмәгате Гөлсинә ханымга да чакыру җибәрелүен хәбәр итте. Әмма ул күренмәде.

Иң зур һәм илһамлы чыгышны “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия фондының элекке җитәкчесе, казаннарга күбрәк элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаковның кызы буларак таныш Тереза Камалова ясады. Аның чыгышы авыз ачу вакытына туры килде һәм ул сәхнәгә җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованы да чыгарып аның белән бергә авыз ачу догаларын да укыды, тоткан уразаларны багышлау сүзләрен әйтте.

Рамазан чатырына ул көнне көтелгәннән дә күбрәк кеше килде, оештыручылар аңа әзер түгел иде. Соңга калучылар өстәмә өстәлләр, урындыклар алып, яңа табыннар корылганчы тамашаны аягурә карады. “220 кеше сыйдырышлы Рамазан чатырына сыймаган тагын 80ләп кеше якындагы кафега кереп авыз ачты”, дип хәбәр итте оештыручылар.

Запись Рамазан чатырында гламур рухта мөслимәләр ифтары үтте [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..