Архивы Илсаф - Tatar Today - татар яңалыклары.

ИлСаф беренче хатыны белән аерылу, 8 яшьлек кызын югалту тарихларын сөйли
ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак уразага да керешә. “Башыңа авырлык килгәнче тотынырга кирәк икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем”, – ди җырчы. Кызы Айгөл 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була.

– ИлСаф, күпме җырчылар юкка чыкты, ә син югалмадың…

– Аллага шөкер, сәхнәдә 20 ел басып торам. Яраткан тамашачым сакланып калды. Элек УНИКСта җидешәр көн концерт куя идем, хәзер алай ук түгел, әмма язмышыма рәхмәтлемен.

– Ничек халык күңеленә кереп калдың?

– “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Әбиләр чуагы”… Шушы җырларны яраткан тамашачы миңа бүгенге көндә дә хыянәт итми. Шуңа күрә яшим.

– Камал театры директоры, мәрхүм Шамил Зиннурович: “Тамашачы – сатлыкҗан, ул популяр кешене генә ярата”, – дигән иде.

– Әйе, тама­ша­чының сикереп, күчеп йөри торган гадәте бар. Бүген – Тямаев, иртәгә – Рахматуллин…

– Гәүдәңне саклыйсың, корсагың юк.

– Күз тидермә! Төкереп куй. Диета-фәлән тотмыйм. Бөтен ризыкны ашыйм. Күп ашамаска тырышам. Ризыктан культ ясамадым. Уразадан соң әзрәк җәелеп киттем анысы.

– Ураза тоттыңмы?

– Аллага шөкер, башыннан ахырына кадәр. Тәравих намазын “Гадел” мәчетендә укыдым.

– Анда сине таныйлар, килеп сөйләшәләрме?

– Күбесе килә: “Син дә мәчеткә йөрисеңмени?” – диләр. Бик әйбәт егетләр, рәхәтләнеп аралашабыз.

– Зәкят түләрлек малың бармы?

– Аны санап тормасаң да була, гастрольдән 100 мең сум акча эшләп кайтсам, шуның 2 %ын сәдака итеп тапшырам.

– Кайларга?

– 18нче хастаханәгә, балалар йортына илтәм. “Меңьеллык”, “Гадел” мәчетләрен ремонтлаганда сәдака бирдем.

– Сакал үстерергә уйламый­сыңмы?

– Батырчылык итмим.

– Яшь чакта эчеп-исереп йөргәнең булдымы?

– Дөресен генә әйткәндә, булгалады. Исереп, егылып, сугышып ук йөрмәдем анысы. Дискотекаларда хәмер куллана идек.

– Өйләнгәч, эчеп кайтып, хатын белән тавыш-гауга чыгарма­дыңмы?

– Бәлки булгандыр да, ләкин аны әкренләп бетердем. Хәзер андый нәрсә юк.

– Ничек чик куйдың?

– Аллаһы Тәгаләгә ышану, мәчеткә йөрү, намаз уку ярдәм итте.

– Өч ел диңгез флотында хезмәт иткәнсең икән…

– Авыл хуҗалыгы институтының 1нче курсын тәмамлагач алдылар. “Ике ел хезмәт итәсез”, – дип алдап алып киттеләр. Барып төшкәч кенә өч ел икәнлеге ачыкланды, елыйсылар килде. 18 яшь. Әмма зур тормыш тәҗрибәсе бирде ул миңа, үкенмим. Су өстендәге корабта хезмәт иттем. Камчаткада, Тын океанда.

– Диңгез авыруы белән авырма­дыңмы?

– Озакка бармады.

– Палубаны юа идеңме?

– Әйе.

– Диңгез суы эчерделәрме?

– Иң беренче диңгезгә чыкканда тозлы, тәмсез диңгез суы эчерәләр – литр ярым. Эчтем дә җибәрдем. Эчә алмыйча туктап калсаң, “стариклар” яңадан өсти һәм кыйный-кыйный эчерәләр.

– Ике ел эшләгәннән соң ник колхоздан киттең?

– Инженер-механик идем. Ике ел эшләгәч, җырлыйсы килү теләге җиңде. “Татар җыры”нда лауреат булгач, көч барлыгын сиздем. Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башладым.

– Ник алайса авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән идең?

– Әти-әни: “Җырчы булу – эш түгел, юньле һөнәр ал”, – диде.

– Бизнесың бармы?

– Юк. Җыр сәнгате белән дә акча эшләп була. Тота белсәң, җитә.

– Алты бала үскәнсез. 32 яшьтә энең Ринат юл һәлакәтендә үлгән икән.

– 1969 елгы иде. 2002 елны Мәскәү өлкәсендә һәлак булды. Биш һәм алты яшьлек ике баласы калды. Гаиләбез өчен бик зур фаҗига булды ул. Тормышның мәгънәсе югалды. Ачысы йөрәктә калды, һаман онытылмый. Балалары үсеп җитте инде. Олы кызы кияүгә чыкты. Туен үткәрергә ярдәм иттек. Казанда безнең янда яшиләр.

– ИлСаф, әтиең ягыннан сез мулла нәселе. Мулла була алыр идеңме?

– Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: “Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез”, – ди.

– Авылда йортыгыз ни хәлдә?

– Әни исән-сау, 80 яшендә. Елмаеп каршы ала. Чүпрәле районы Яңа Кәкреледән мин. Әти – бригадир иде, әни – чөгендер иккән.

– Туганнарың ни белән шөгыль­ләнә?

– Гөлнара апа гаиләсе белән Мәскәүдә, Илһам абый – эшмәкәр, нефть белән шөгыльләнә, Азат, Илнур лифт куялар. “Мәскәүгә күч”, – дигәннәр иде, күчмәдем. Әти: “Бер-берегезгә булышып яшәгез”, – диде. Туганлыкны саклаучы – олы абыебыз Илһам. Бер авторитет булырга тиеш, ул әйттеме – үтәлә.

– Әниең 80дә, әтиең?

– 56 яшендә яман шештән китте. Әти Җәмил исемле иде, әни – Рушания. Хәзер әни терлекләр асрамый, тавык, казлар гына.

– Беренче никахтагы кызың Энҗе Руслан исемле егет белән былтыр гаилә корды…

– Әйе. Әти-әниләре – Рәмзия белән Радик. Матур гына яшиләр.

– Кызың: “Ник әти безне ташлап киттең?” – дип сиңа рәнҗемиме? Ник беренче гаиләңне ташладың?

– Ташламадым, тыгыз элемтәдә без. Шалтыратышып, аралашып яшибез.

– Нишләп аерылыштыгыз?

– Шулай язгандыр…

– Син бит беренче хатының белән бер авылдан.

– Әйе. Казанда яши ул, кияүгә чыкмады.

– Ник аерылыштыгыз? Сәбәбен әйт әле? Кызып киттеңме? Әллә яшьрәк хатын аңыңны томаладымы? Аңа ияреп киттеңме?

– Шулайрак булгандыр. Шулай туры килде.

– Икенче гаиләң?

– Зилә. Бию түгә­рәгендә балалар белән эшли. Ике улым бар. Җәмилгә – 9 яшь, Аязга 2 тула.

– Бу хатыныңны яратасыңмы?

– Яратам.

– Шулай да, беренче хатыныңны син ташладыңмы?

– Мин генә ташламадым. Безнең аерылышуга Миләүшәнең инициативасы зуррак булды дип әйтсәм, дөресрәктер. Әмма гаеп күбрәк миндә дип уйлыйм. Бу сорауга җавап табу авыр. Миләүшә белән Энҗемә ярдәм итеп торам. Укуын, туйларын үткәрү чыгымнарын үз өстемә алдым.

[архив материалы]

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Автор: ГАБДЕРӘХИМ, “Акчарлак” газетасы

Запись ИлСаф беренче хатыны белән аерылу, 8 яшьлек кызын югалту тарихларын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ИлСаф бүген өйләнгән! [фото]
Татарстанның атказанган артисты ИлСафның икенче гаиләсе булганлыгы беркем өчен дә сер түгел. Аның беренче никахтан зур кызы Энҗе, икенче хатыныннан – уллары Җәмил һәм Аяз бар.

Икенче хатыны Зилә белән 15 ел бергә торып, ике улларын үстерсәләр дә, алар рәсми рәвештә язылышмаган икән. Ләкин бу хәлне үзгәртергә теләп, 12 октябрьда алар чынлап торып ир белән хатын булган. Җырчы шушы шатлыклы вакыйга белән Инстаграмда бүлешә.

http://www.instagram.com/p/Bo1j6eIhtFR/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1talw8i7vv6qx

“Минем Зиләмә түземле булганы өчен, улларыбыз – Җәмил белән Аяз өчен зур рәхмәт! 15 ел никах белән яшибез! Ниһаять, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерергә булдык! Исәнлек -саулыкта, бәхет-шатлыкта, тигезлектә балаларыбызны үстерергә язсын!”, дип язган җырчы.

Запись ИлСаф бүген өйләнгән! [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ИлСаф кемнедер онытырга тели, яңа концерт исемен дә шулай атаган [йолдыз тормышы]
Татар эстрадасында урыныңны ничек табарга, хит булырлык җырлар ничек языла? Тулы заллар җыю авырмы, тамашачыга нинди җырлар кирәк? Бүгенге татар эстрадасына нәрсә җитми?

Һәр җырчының тамашачыга таныткан популяр җыры була. Татарстанның атказанган артисты ИлСаф татар эстрадасына “Әбиләр чуагы” җыры белән килеп керде һәм тиз арада меңләгән тамашачының күңелен яулады. Бары ул гына бу җырны күңелне кузгатырлык итеп башкара ала. “Хисләрем чуалды, керфекләр чыланды… Чылатты шул аны Әбиләр чуагы”. Әлеге җыр күптән язылган булса да, аны күпләр хәтерли һәм яратып башкара… Ике йөздән артык җыр, илледән артык альбом дөнья күргән, меңнән артык концерт бирелгән. Иҗат дөньясында 1995 елдан бирле кайный ул.

“Төрле чаклар булды, бөтенләй сүнеп бетмәдем”

– ИлСаф, зур сәхнәгә аяк басуыгызга 22 елдан артык вакыт узган. Уңышыгызның сере нәрсәдә?

– Әйе, 22 елдан артык вакыт узып китте. Хәтерлим, 1996 елны Татар Дәүләт филармониясенә килдем мин. Анда Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина төркемендә эшли башладым. Әмма төркемдә озак эшләргә туры килмәде, чөнки үзем иҗат белән шөгыльләнергә теләдем. Көч һәм тәҗрибә туплагач, төркемемне булдырдым. Хәзер шактый вакыт үтеп киткән, бик күп эшләр башкарылган. Төрле чаклар булды… Бик нык балкыган, азрак сүнеп торган вакытлар да булды инде. Аннан соң янәдән кабыну, барысы да ничектер чиратлашып барды. Аллаһыга мең Шөкер, бөтенләй сүнеп бетмәдем. Бүген дә уңышлы гына эшлим, тамашачыга үземнең җырларымны ишеттерәм.

Уңышның сере нәрсәдә? Иң мөһиме – үз-үзең булып калу. Башкаларны кабатларга кирәкми, җырчыларның үз йөзе булырга тиеш. Репертуар сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк, чөнки ул сиңа туры килергә тиеш. Тамашачы күңеленә без һәрвакыт җыр аша кереп калабыз, җыр аша танылабыз. Минем репертуардагы “Әбиләр чуагы” җыры һәрвакыт популяр булды, ул бүген дә бик актуаль. Хәзерге вакытта да аны радио, телевиденияләрдә еш яңгыраталар. Социаль челтәргә дә бу җырны башкаруымны сорап язган хатлар күпләп килә. “Әбиләр чуагы”н яңа концерт программасына кертмәм дигән идем, калдырырга туры килде. Халык сорый. Шулай ук “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Кайталар кыр казлары”, “Игезәкләр” җыры белән халык күңеленә кереп калдым. Хит булырлык җырларың бар икән, халык сине онытмаячак. Һәрвакыт популяр булып булмый. Кабатлап әйтәм, син үсәргә һәм берничә мизгелдән аска тәгәрәргә мөмкин. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә: үз эшеңне яратып, тырышып эшләргә кирәк.

“Беренче хатыным белән аралашам, кызыма ярдәм итәм”

– Быел концертыгыз “Онытырга телим мин сине” дип атала. Кемне онытырга телисез?

– Яңа җырлар күп, шуларның берсе – “Онытырга телим мин сине”. Сүзләрен шагыйрә Эльмира Җәлилова, көен Татарстанның атказанган артисты, популяр композитор Фирзәр Мортазин иҗат итте. Берәүне дә онытырга теләмим, үкенерлек мәхәббәт тарихы булмады. Әлеге җыр миңа ошады, шул гына. Аннан хит ясарга телим, киләчәктә клип та төшерербез әле.

– Иҗат кешесе бик еш гашыйк була диләр…

– Иҗат кешеләре бик тиз гашыйк була, мин дә шундый. Икенче тапкыр гашыйк булдым, яраттым. Берәүгә дә сер түгел, минем икенче гаиләм бар. Хәзер әлеге никахтан ике улым үсә, Җәмил һәм Аяз.

Быел Җәмил 5 нче сыйныфка барды, бик яхшы укый. Йөзү белән шөгыльләнә. Аның сәнгатькә тартылуын күрмим, ләкин кечкенәсенең сәләте бар. Аязга – 4 яшь, минем җырларны яратып башкара. Үзен сәхнәдә кебек хис итә, минем юлдан китәчәгенә ышанам. Җиңел юл түгел, ләкин каршы булмаячакмын. Шактый тәҗрибәм бар, шуңа күрә файдалы продюсер ролен үти алачакмын.

– Беренче никахтагы кызыгыз Энҗе һәм беренче хатыныгыз белән аралашасызмы?

– Аралашам, без яхшы мөнәсәбәттә. Гел элемтәдә, кирәк чакта ярдәм итәм. Кызымның туен уздырдым, оештыру эшләрен тулысынча үз өстемә алдым. Торырга фатирлары бар, анда да минем өлешем зур. Ул яктан мин тыныч, бурычымны үтәдем. Тормышыма ямь өстәүче оныгым – Сәфинә бар. Ләкин яшь булгач, үземне бабай кебек хис итмим.

– Алар белән аралашуга хатыныгыз каршы түгелме? Көнләшмиме?

– Юк, көнләшми. Ул яктан мин тыныч.

“Тамашачыга җиңел, биетә торган җырлар кирәк”

– Репертуар сайлаганда нәрсәгә игътибар итәсез?

Репертуар сайлаганда тирән мәгънәле җырларга өстенлек бирәм. Иң беренче чиратта сүзләренә игътибар итәргә тырышам. Башкарган барлык җырларым да күңелемә, тормыштагы халәтемә туры килә. Һәрбер җырны тамашачыга югары дәрәҗәдә җиткерергә тырышам. Бүгенге көндә якынча 250 дән артык җырым бар. Бу урында шуны горурланып әйтә алам: араларында мәгънәсез җырлар юк. Ләкин кайбер очракта синең күңел халәтең башкаларныкы белән тәңгәл килмәскә мөмкин. Шуңа күрә тамашачының һәрьяклап күңелен күрергә тырышам. Минем кәефем юк дип, гел моңсу гына җырлар башкарып булмый. Тамашачы концертка күңел ачарга һәм ял итәргә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып торырга килә. Билгеле, андый вакытта күңелле җырлар кирәк. Шуңа күрә соңгы вакытта дәртле, тиз ритмлы җырларга игътибар итә башладым. Алтын урталыкны таба белергә һәм уңышлы кулланырга өйрәнергә кирәк.

– ИлСаф, хәзер тамашачыга нинди җырлар кирәк?

– Кызганыч, хәзер тамашачыга җиңел җырлар кирәк. Аларның тирән уйларга чумып, җырның мәгънәсенә төшенеп утырасы килми. “Эх” – дип, сикереп бии торган булса – шул җитә. Татар эстрадасында күп җырчылар шундый юнәлештә эшли, халык аларны яратып кабул итә. Нормаль күренеш, дип саныйм. Замана белән бергә атлыйбыз, андый җырлар да булсын. Ләкин бу күренешне дөрес дип тә әйтмәс идем, чөнки зәвыклы һәм мәгънәле җырларны да тыңларга кирәк. Җиңел җырлар һәм такмаклар озакка бармас, халык алардан тиздән туячак.

– Кайчандыр популяр булып, соңгы елларда тамашачылар тарафыннан бөтенләй онытылган җырчылар бар. Онытылырмын дип курыкмыйсызмы?

– Әйе, андый артистлар бар. Аларның күбесе күңел төшенкелегенә бирелә, начар юлга баса. Исемнәрен әйтмим, ләкин андыйлар бар. Популярлар исемлегеннән төшеп калган артистлар үз эченә бикләнә башлый, ул дөрес әйбер түгел. Хәзер заманасы шундый, үзеңне күрсәтер өчен тырышып эшләргә кирәк. “Булды. Мин җырладым, хәзер беттем инде”, – дип утырырга кирәкми. Яңа җырлар, клиплар иҗат итәргә һәм концертларда үзеңне искә төшереп торырга кирәк. Шуның белән җырчы үзенең иҗат юлын озайта ала. Тамашачы сайлана, бүген бер җырчыны күтәреп ала. Мәсәлән, аны югарыга чөя һәм берничә ел аның иҗатыннан башка яши алмый. Иртәгә сәхнәгә башка җырчы күтәрелә, тамашачы мөкиббән китеп аны тыңлый башлый. Моңа өстәп беренчесен хурларга тотыналар: “Бу җырчы бик әллә нәрсә җырламый бит, беткән икән ул”, – диләр.

Юк, курыкмыйм. Яраткан тамашачым сакланып калды, алар миңа хыянәт итми.

“Без дәүләткә кирәк түгел, шуңа күрә татар эстрадасында хаос”

– Бүген татар эстрадасы нинди хәлдә?

– Популярлык акчага корылган, хәзер танылу өчен шактый зур чыгымнар кирәк. Җырны тамашачыга җиткерү өчен бик зур эшләр башкарыла. Акчаң бар икән, радио һәм телевидениядә ротация бара. Эстрада базар мөнәсәбәтләренә корылган, кемдә акча бар шул җайлы гына сәхнәгә күтәрелә. Җырны бер тапкыр эфирга чыгару гына да кесәгә суга, моны берничек тә туктатып булмый. Дәүләт бу эшне җайга салсын иде… Ләкин ул безнең дәүләткә кирәк түгел, шуңа күрә татар эстрадасында хаос. Идарә итә алырлык хаос була, ә бу – чын хаос. Җырчылар сәхнәдә нәрсә сөйли, нәрсә җырлый, ничек бии – берсе дә дәүләтне кызыксындырмый. Хәзер артистлар тулысынча үзләре эшли. Әгәр дә дәүләт тәртип урнаштырса һәм чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алса, дөрес булыр иде. Бәлки, бу мәдәният министрлыгының вазыйфаларына керми дә торгандыр, аларның эше болай да күп. Тик шунысы билгеле – эстрада аларга кирәк түгел, бөтенләй читтә кала.

“Татар җыры югалып бара”

– Сәхнәгә чыгу өчен музыкаль белем кирәкме?

– Хәзер сәхнәгә чыгу өчен музыкаль белем кирәкми, бүгенге эстрадага күзәтү ясап әйтәм. Кемнең ничек җырлыйсы, сикерәсе килә – шулай эшли. Кылану өчен белем кирәкми. Дөресен генә әйткәндә, кирәк. Шаяртып әйттем. Тик моны яшьләр аңламый, барыбер сәхнәгә чыгарга ашыгалар.

Кызганыч, татар җыры да югалып бара. Чит илдән кабатлыйбыз, матур күренеш түгел инде. Болай дәвам итсә, татар эстрадасы йөзен югалтырга мөмкин. Хәзер яшь башкаручылар бер җырчының җырын алалар да, аны заманчалаштырып башкаралар. Әле бит рөхсәт сорап та тормыйлар, аннан соң авыз тутырып: “Минеке яхшырак килеп чыкты”, – дип йөриләр. Оятсызлык бу.

– ИлСаф, бу өлкәдән китәргә теләгән чакларыгыз булдымы?

– Сәхнәдән китәм дигән чаклар булмады, әле ярый җырчы булганмын. Башка һөнәр сайлаган булсам, үкенгән булыр идем.

“Мәдәни чараларга яшьләр йөрми”

– Тулы заллар җыю авырмы?

– Җиңел генә зал тутыра алган җырчылар бар. Мин тулы заллар җыям дип мактана алмыйм. Ләкин заллар гел буш була дигән сүз түгел, тугры булган тамашачыларым бар. Аллаһыга мең шөкер, алар сакланып калды. Шуны әйтеп узасым килә: соңгы ярты елда татар теле хакында бик күп сөйләделәр. Балалар һәм яшьләр гаиләдә татар телен, татар моңын белеп, “Әллүки”, “Җидегән чишмәләр”не тыңлап үсәләр икән, алар бик теләп концертларга йөрерләр иде. Татар җырына тартылучы яшьләребез бар, ләкин алар азая. Мәдәни чараларга яшьләр йөрми, ул аларны кызыксындырмый. Аннан соң хәзер җырчылар бик күп, шуңа күрә сайлау мөмкинлеге бар. Элек 5-10 кеше генә җырлый, без үскәндә миллионланган җырчылар юк иде.

– Җырлап йөреп акча эшләп буламы?

– Әйе. Җырлап кына да акча эшләп була, чит шөгыльләрем юк. Кем ул бәхетле кеше? Бәхетле кеше – барысыннан да канәгать һәм риза булучы. Кемгәдер миллион да җитми. Иң мөһиме – нәфесеңне тою. Гаиләмне алып барырлык, балаларны киендерерлек, укытырлык һәм ашатырлык акча эшлим.

Бай артистлардан көнләшмим. Зал тутыра алган җырчылар акчаны яхшы эшли, билгеле, алар начар яшәми. Ләкин үзеңнен байлыгын белән мактану дөрес әйбер түгел. Баеп китү мөмкинчелеге бик сирәк, чөнки күп очракта акча иҗатка китә безнең. Җыр язу, сатып алу, аранжировка, клиплар эшләтү өчен шактый зур сумма кирәк.

“Тамашачы гади киенүемне яратмый”

– Сез Инстаграм челтәренә теркәләгән. Тәнкыйть сүзләре язучылар бармы?

– Дөресен генә әйткәндә, тәнкыйтьне бик үк яратып кабул итмим. Төртмәле сүзләрне күпләр яратмый торгандыр. Ләкин дөрес, тиешенчә фикер йөртәргә тырышам. Төрле сүзләр ишеттем, аеруча киенү стиле хакында сөйләделәр. “Бик гади киенә”, – дип язучылар булды. Ничектер купшы киенә белмәдем мин, тыйнак булдым. Әтәч кебек төрле төстәге, чәчәкле костюмнар белән сәхнәгә чыкканым булмады. Хәзер теләсә нәрсә язучылар күп инде ул, аларның барысын да укып бетереп булмый.

Артистлар тормышы һәрвакыт тамашачы күз алдында, безнең гаиләбезне һәм иҗатыбызны күзәтеп баручылар бар. Менә шундый “чәйнәүчеләр”гә мөмкинлек ачылды. Элек алар үзара гына сөйләшсәләр, хәзер интернет челтәрендә бөтен кеше күз алдында үзләренең фикерләрен язалар. Рәхәтләнеп язалар, ләкин бик үк дөрес гамәл түгел инде. Соңгы елларда Ислам кануннары буенча яшәргә тырышам, җомга намазларына йөрим. Кеше тормышын тикшергәнче, үзеңнекен белергә кирәк. Үзең бик идеаль булсаң да, кеше бакчасына таш ату дөрес түгел. Иң зур гөнаһ.

– Эстрадада көндәшлек бармы?

– Кызганыч, татар эстрадасында көндәшлек бар һәм мин аннан ерак булырга тырышам. Кеше бөтен яктан да камил була алмый, көнчелек – начар гадәт. Миңа турыдан-туры бәреп, әшәке сүзләр әйтүчеләр булмады. Арттан теләсә-нәрсә сөйләп йөрүчеләр булды инде, нәрсә хакында икәнен хәтерләмим. Гаилә тормышы хакында башкалар авызыннан яңалыклар күп ишеттем, тузга язмаган әйберләр иде. Баш ватмыйм, артык игътибар бирмим.

Татар эстрадасында дуслык юк диләр, ләкин алай кырт кисеп әйтмәс идем. Җырчылар Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, Вил Усманов, Айгөл Бариева, Гөлнара Габидуллинаны аерып әйтәсем килә, алар белән даими аралашып торабыз.

“Мине тәртипле һәм тыйнак дип уйлыйлар, ләкин ялгышалар”

– Сез сәхнәдәге ИлСафтан аерыласызмы?

– Сәхнәдәге ИлСаф белән тормыштагы Илсур Сафин аерыла. Сәхнәдә мине гел идеаль итеп күрсәтергә тырышалар. Тамашачы тыйнак, акыллы, тәртипле буларак бәя бирә. Бер сүз белән әйткәндә, чын фәрештә инде. Белмим, бәлки үземне шулай күрсәтә торганмындыр. Ләкин дөреслеккә туры килми, минем җитешсез якларым шактый. Холкыма килсәк, әлбәттә тискәре сыйфатларым бар. Икейөзле булмаска тырышам, тик аермалар бар.

Автор: Ләйлә Хәкимова
Чыганак: Интертат

Фото: Google.ru

Запись ИлСаф кемнедер онытырга тели, яңа концерт исемен дә шулай атаган [йолдыз тормышы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ИлСаф, пычрак ерып, бәрәңге утыртырга җыена [видео]
Татарстанның халык артисты ИлСаф (Илсур Сафин) бәрәңге утыртырга әзерләнә. Бу хакта ул видео яздырып, Инстаграм битенә урнаштырган.

Язмадан күренгәнчә, җир әле шактый пычрак, артистның аягында резин бутый. Шулай булуга карамастан, “Ручной труд никто не отменял”, ди ИлСаф.

Мир труд май!! Унышлы яллар Барыгызгада, Хормэтле дусларым!! # новые какерли #янакэкерле ##ИЛСАФ #синсоюгэноктакуйма #болгаррадиосы #татарскаяэстрада #татарэстрадасы #тмтв #тнвтатарстан #юлдашрадиосы

Публикация от  Ильсур Сафин. (@ilsaf_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-05-01T20:57:43+00:00">1 Май 2018 в 1:57 PDT</time>

Запись ИлСаф, пычрак ерып, бәрәңге утыртырга җыена [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Илсаф сәхнәне калдырып, чөгендер басуыннан туры репортаж алып бара [видео]
Без, тамашачылар, җырчыларны сәхнәдән генә күреп гадәтләнгән. Бары социаль челтәрләр ярдәмендә артистларның көнкүреше белән танышып була.

Менә җырчы Илсаф та инстаграмда чөгендер басуында төшерелгән видеосын урнаштырган.

Видео опубликовано Ильсур Сафин. (@ilsaf_rt) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-10-25T15:36:54+00:00">Окт 25 2016 в 8:36 PDT</time>

Запись Илсаф сәхнәне калдырып, чөгендер басуыннан туры репортаж алып бара [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..