ИлСаф бүген өйләнгән! [фото]

-- Гузель

Татарстанның атказанган артисты ИлСафның икенче гаиләсе булганлыгы беркем өчен дә сер түгел. Аның беренче никахтан зур кызы Энҗе, икенче хатыныннан — уллары Җәмил һәм Аяз бар.

Икенче хатыны Зилә белән 15 ел бергә торып, ике улларын үстерсәләр дә, алар рәсми рәвештә язылышмаган икән. Ләкин бу хәлне үзгәртергә теләп, 12 октябрьда алар чынлап торып ир белән хатын булган. Җырчы шушы шатлыклы вакыйга белән Инстаграмда бүлешә.

http://www.instagram.com/p/Bo1j6eIhtFR/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1talw8i7vv6qx

«Минем Зиләмә түземле булганы өчен, улларыбыз — Җәмил белән Аяз өчен зур рәхмәт! 15 ел никах белән яшибез! Ниһаять, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерергә булдык! Исәнлек -саулыкта, бәхет-шатлыкта, тигезлектә балаларыбызны үстерергә язсын!», дип язган җырчы.

Бәйле