Архивы җинаять - Tatar Today - татар яңалыклары.

35 ел бергә яшәгән ирем күрше авыл кибетчесе белән чуала
Илһамия белән Камилнең тормышы башта гадәти, нык нигезле булып корылган иде. Алар бер-берсен яшьли яратып өйләнеште. Ул елларда мәхәббәтне кычкырып сөйләп йөрмиләр, күбрәк эш белән, түземлек белән күрсәтәләр. Камил – кулыннан эш килә торган, сабыр холыклы ир, Илһамия – йомшак күңелле, әмма нык характерлы хатын. Алар бергәләп йорт салды, бакча утыртты, тормышны бергә җигелеп алып бардылар.

Бер-бер артлы балалар туды. 2 ул, 2 кыз. Өй һәрвакыт шау-гөр килеп торды. Илһамия балаларның кием-салымын юды, ашын пешерде, дәфтәрләрен тикшерде, ә Камил иртән-иртүк чыгып китеп, кич караңгы төшкәч кенә кайта.

Еллар үтте. Балалар үсте, олы тормышка аяк бастылар. Уллар армиягә барып кайтты, кызлар кияүгә чыкты. Өйдә тавыш-тын кимеде. Илһамия башта моңа ияләшә алмады, ләкин аннары үз-үзен юатты: «Балалар – кунак, тормыш шулай корылган», – диде.

Камил исә үзгәрде. Ул күбрәк үзенә бикләнде, ешрак өйдән чыгып китә башлады. Башта Илһамия моны игътибарсыз калдырды. «Картайган саен ирләр шундый була», – дип уйлады. Әмма күңелнең бер почмагында борчу оялады.

Бер көнне авылда сүз чыкты. Күрше авылда яшәүче кибетче хатын турында. Янәсе, Камилне шунда күргәннәр, сөйләшеп торалар, көлешәләр. Илһамия башта ышанмады. 35 ел бергә гомер иткән кешесе, 4 баласының атасы… Юк, мөмкин түгел кебек иде.

Ләкин сүзләр рас булып чыкты. Камил бер кичне кайтып, авыр сулап:

– Илһамия, мин китәм, – диде.

Бу сүзләр йортның диварларына бәрелеп кире кайткандай булды. Илһамия башта аңламады, кабатлатты. Камил исә күзләрен читкә алып:

– Мин башкача монда яши алмыйм, – дип кенә җавап бирде.

Җәнҗал булмады. Кычкыру да, үпкәләп елау да юк. Илһамия бары тик эчтән генә сыгылды. Камил әйберләрен җыеп чыгып китте. Өй бушап калгандай булды. Тик диварлар гына түгел, йөрәк тә бушады.

Авыл халкы төрлечә сөйләде. Кемдер кызганды, кемдер хөкем итте. Илһамия исә башын түбән иеп, тормышын дәвам итте. Ул еламады – күз яшьләре эчкә акты. Балалары янына килеп-китеп торды, оныкларын сөеп юанды.

Камилнең китүенә 4 ел үтте. Бу еллар Илһамия өчен озын, авыр булды. Ул ялгызлыкка өйрәнде. Үзен яңадан таныды. Кайчак көзге каршында басып, картайган йөзенә карап уйлана: «Кайда минем гаебем?» Әмма җавап таба алмады.

Камил исә күрше авылда бәхет таптымы? Башта бар да яңа, кызык булып тоелды. Әмма көндәлек тормыш үзенекен итте. Кибетче хатынның холкы кырысрак, сүзләре кискенрәк булып чыкты. Камил анда үзен кунак кебек хис итте. Өй түгел иде ул.

Еллар узган саен ул элекке тормышын ешрак искә төшерде. Илһамиянең тыныч тавышын, өйдәге җылылыкны, балаларның көлүен.

Дүртенче елның көзендә Камил кайтып керде. Ишекне әкрен генә какты. Илһамия ишек ачкач, аны шунда ук таныды. Каршысына картайган, сыгылган, күзләрендә үкенеч тулы ир басып тора.

– Кайттым… – диде ул, пышылдап кына.

Илһамия дәшмәде. Озын тынлык урнашты. Ниһаять, ул читкә тайпылып юл бирде. Бу хәрәкәттә гафу да, ризалык та юк, бары тик язмышка буйсыну гына бар.

Камил өйгә керде. Бу йорт аны таныды, ләкин кабул итүе җиңел булмады. Илһамия аны элеккечә каршы алмады. Ул сабыр, ләкин салкын иде. Еллар җимергән ышанычны кире төзү җиңел түгел.

Балалар да төрлечә кабул итте. Кемдер шатланды, кемдер үпкәсен яшермәде. Ләкин вакыт үзенекен итте. Камил гаебен сүз белән түгел, эш белән капларга тырышты. Илһамия исә ашыкмады. Ул үзен дә, аны да сынады.

Бу кайту – яңадан башлау түгел. Бу – үткәннәр белән килешү, хаталарны тану, тыныч картлыкка таба бергә атлау.

Илһамия кайчак уйлап куя: «Мин аны гафу иттемме?» Белми. Ләкин ул аңлады: гомер буе җыелган уртак тормышны бер мизгелдә сөртеп ташлап булмый.

Ә тормыш… тормыш дәвам итте. Яралар белән, әмма өмет белән.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/35-el-yasagan-irem-kurse-avyl-kibetcese-belan-cuala-5877406

Запись 35 ел бергә яшәгән ирем күрше авыл кибетчесе белән чуала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны нинди җәза көтә?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Чаллыда элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны кулга алдылар.

Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.

Суд Чаллы кешесен кулга алды. Ул элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү ир-атны кулга алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итте. Чаллы прокуратурасы вәкиле Диләрә Хафизова үтенечне хуплады.

Ир-ат 18 ноябрьгә кадәр Чистайның 5нче тикшерү изоляторында булачак.

Җинаять кичә көндезге өчләр тирәсендә Чулман проспектында булган. Ир-ат танышыннан эт алып торган һәм балта тотып элеккеге хатынының сөйгәне янына киткән.

Ул этне егеткә өстергән, эт куып тоткач, корбанын балта белән чабып үтергән. Әлеге җинаять мизгелен узып баручы машинаның видеорегистраторы төшереп алган.

Чыганак: татар-информ

Запись Элеккеге хатынының сөйгән егетен балта белән чапкан ир-атны нинди җәза көтә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда әтисе 10 яшьлек кызының башын…
Ир кызның тәм-томны яшерен ашаганын белә һәм аңа консерв банканы ыргыта.

Җинаять эше Татарстанда Нурлат шәһәрендә яшәүче 44 яшьлек кешегә карата кузгатылган. Ир ун яшьлек кызын даими кыйнауда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, быелның март-июнь айларында ир баласын кыйнаган. Әйтик, май аенда ир кызның яшерен генә сатып алынган куертма эчүен ачыклый, шуннан соң аңа консерв банкасын ыргыта. Бәрелүдән кызның башында тиресе киселә.

Туганының хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткәннән соң, Татарстан кешесенә карата тәрбияләү бурычларын үтәмәү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән гамәлләр башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Фото: Shutterstock

Чыганак: KazanFirst

Запись Татарстанда әтисе 10 яшьлек кызының башын… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фатирда хатын-кызның үле гәүдәсен табалар: янәшәдә баласы утыра
13 августта көндез торак йорт фатирында 1979 елда туган хатын-кызның мәете табылган, аның җәсәдләре пакетларда яшерелгән. Кеше үтерү турында эш кузгатылган. Фатирда хатын-кызның ире була, аның җинаять кылуга катнашы тикшерелә.

Халыкны социаль яклау департаментында ТАСС хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга турында хокук саклау органнарыннан мәгълүм булган, шуннан соң белгечләр гаиләнең яшәү адресы буенча юл алган. Департаментта билгеләп үтелгәнчә, бала хастаханәдә, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Хәзер аның белән психологлар эшли, янәшәдә социаль яклау хезмәткәре дә бар.

“Бала контактка җиңел бара. Хастаханәдә ул тулы тикшерү узачак, шуннан соң алга таба ярдәм күрсәтү тактикасы билгеләнәчәк», — диде Агентлыкның әңгәмәдәше.

“Малайның алга таба яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе аны хастаханәдән чыгарганнан соң хәл ителәчәк. Әгәр малайның якын туганнары булса, аны опекага алсалар, аны аларга тапшырачаклар” — дип өстәделәр департаментта.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Запись Фатирда хатын-кызның үле гәүдәсен табалар: янәшәдә баласы утыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Суд актер Ефремов эше буенча карар чыгара
Актер Михаил Ефремовка өй арестын 2021 елның 22 гыйнварына кадәр озайттылар.

30 июль Мәскәүнең Пресня суды шундый карар кабул итте, анда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эш буенча башлангыч тыңлаулар узды.

Шулай итеп, суд тикшерү үтенечен канәгатьләндергән. Моннан тыш, суд Ефремовка  аңа ике сәгатьлек сәфәр кылырга рөхсәт бирүдән баш тарткан.

Чыганак: МК

Запись Суд актер Ефремов эше буенча карар чыгара впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Луиза Хайруллина эшендә яңалыклар бар
Банкны талау турындагы эш судка тапшырылган. Суд утырышы 5 августка билгеләнгән.

Башкортстан суды Салаваттагы банктан 25 миллион сумнан артык акча урлаган кассирша һәм аның ире җинаять эше буенча беренче утырышны билгели. Суд утырышы 5 августка билгеләнгән.

Чыганак: kazanfirst

Запись Луиза Хайруллина эшендә яңалыклар бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Урланган яңа туган баланың әнисе бу хәлнең ничек булганын сөйли: “Мин гипноз астында идем”
Ростов өлкәсендә бала тудыру йортыннан урланган сабыйның әнисе Наталья Русикова “РЕН ТВ” телеканалына бу хәлнең кайбер үзенчәлекләрен сөйләгән. Ул бу вакытта үзенең гипноз астында булуын белдергән.

Шимбә көнне Сальскидагы дәваханәнең бала тудыру бүлеге палатасыннан яңа туган малай урланган, дип язган идек. Калмыкиядә яшәүче 40 яшьлек хатынның сабыйны урлавын оператив рәвештә ачыклаганнар. Карак тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.

Наталья сөйләвенчә, таныш булмаган хатын төнгә кадәр тәрәзә буенда көтеп йөргән, тәрәзәгә шакып, янәсе, бала тудырган “сеңлесен” чакырырга кушкан. Наталья бала тудыру йорты хезмәткәрләреннән хатынның “туганы” турында сорый, аңа дәваханәдә бала табучы андый хатын юклыгын әйтәләр.

Ул бәдрәфтән әйләнеп килүгә ят хатын бала караваты янында басып тора. “Мин аңа: “Сез монда ничек кердегез?”, — димен. Ул дәшми, туп-туры күзләремә карап тора”, — ди зыян күрүче.

Шуннан соң Наталья, аны-моны уйлап тормыйча, коридор буйлап китә. Әйләнеп килүенә караватта баласы булмый. “Мин гипноз астында идем,” — дип нәтиҗә ясый яшь ана.

Баланы әнисенә тапшырганнар, аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый.

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Урланган яңа туган баланың әнисе бу хәлнең ничек булганын сөйли: “Мин гипноз астында идем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан үзәгендә кеше гомере өзелә [фото]
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Казан үзәгендә юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелә. Бу хакта шаһитлар социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр.

Казан үзәгендәге юл һәлакәте

Шаһитлар сүзе буенча, бу хәл Булак районында, Университет урамында була.  60 яшьләрдәге ханым светофорның кызыл төсенә юл аркылы чыга торган булган. Шул вакытта аны KIA Rio машинасы бәреп китә. Ханым урында ук җан бирә.

Чыганак: социаль челтәрләр

Запись Казан үзәгендә кеше гомере өзелә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бала табу йортыннан яңа туган баланы урлаганнар
Тикшерүчеләр  Ростов өлкәсе хастаханәсенең бала табу бүлегеннән  сабыйны урлаганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр журналистларга 25 июль көнне РФ Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

“Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2020 елның 25 июлендә төнлә Саль районы үзәк хастаханәсенең бала табу бүлеге палатасыннан төнге сәгать өчтә  ачыкланмаган зат тарафыннан яңа туган ир – ат җенесеннән бала урланган”, – дип хәбәр иттеләр СКда.

РФ Җинаять кодексының 126нчы маддәсенең 2нче өлеше (“кеше урлау”) буенча эш кузгатылган.

Шулай ук Ростов өлкәсе прокуратурасы тарафыннан тикшерү оештырылды.

Чыганак: ТАСС

Запись Бала табу йортыннан яңа туган баланы урлаганнар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әтисе 10 яшьлек улын көчли
Петербургта бишенче сыйныфта укучы 10 яшьлек улын көчләүдә  шикләнгән ир тоткарланган.

Полициягә бала анасы мөрәҗәгать итте. Ул ире малайга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган, дип хәбәр итә. Полицейскийлар әнисенең гаризасын тапшырган Тикшерү комитетында җинаять эше кузгатыла.

Чыганак: Вечерняя Казань

Запись Әтисе 10 яшьлек улын көчли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..