Архивы Истанбулда шартлау - Tatar Today - татар яңалыклары.

Истанбулда, Санта Клаусның һөҗүме нәтиҗәсендә, 39 кеше һәлак булган [видео]
Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең эче эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы – чит ил гражданнары.

Һөҗүм җирле вакыт белән 01.15 сәгатьтә оештылган. Ул террор акты дип бәяләнгән. Үтерүче клубтагы кешеләргә утлы коралдан аткан. Ул Санта Клаус киемендә булган дигән мәгълүматлар да бар.

Һөҗүм оештыручының берәү генә булуы билгеле. Ул пальтодан була, аның теракттын соң, киемен алыштырып клубтан качып китә алуы билгеле. Төркия полициясе террорчыны эзли.

Төркиянең сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг 65 кешенең тән җәрәхәтләре алып сырхауханәләргә китерелүен әйткән. Аларның дүртесенең хәле авыр.

Татар-информ

Запись Истанбулда, Санта Клаусның һөҗүме нәтиҗәсендә, 39 кеше һәлак булган [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Истанбулдагы шартлауны оештыруда Татарстан кешесе гаепләнелә
Истанбул аэропортында террор һөҗүме оештыруда шикләнелеп тоткарланган 30 кеше арасында татарстанлы Айрат Вахитов та булуы хәбәр ителә. Төркия рәсми чыганаклары бу хәбәрне расламый. //Азатлык радиосы//

Истанбул һава аланында 28 июньдәге террор гамәленә бәйле рәвештә тоткарланган 30 кеше арасында чыгышы белән Чаллыдан булган, АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан Айрат Вахитов та булуын хәбәр итәләр.

Бу турыда мәгълүматны беренче булып “Америка авазы” радиосы Төркиядәге “Мөһаҗирләр” берләшмәсенең матбугат вәкиле Салман Север сүзләренә таянып хәбәр итте. Төркиянең рәсми чыганаклары тоткарланучылар арасында Айрат Вахитов булуын әлегә расламады.

Север: “Айрат тиздән иреккә чыгарылыр дип өмет итәбез” дигән.

39 яшьлек Вахитовның тоткарлануы турындагы хәбәр “Америка авазы” радиосына сылтама белән соңрак Төркиянең кайбер мәгълүмат чараларында да таралды.

6 июльдә Истанбул мәхкәмәсе 17 кешене, аның 11 русияле, Ататөрек һава аланындагы террор гамәлендә катнашы булырга мөмкин дип гаепләү белдереп, сак астында калдырды. Әлеге террор гамәле сәбәпле утыз кеше тоткарланган.

Вахитов “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркем белән бәйләнештә булуда шикләнелә.

Бер ел элек Азатлыкка интервьюда “Ислам дәүләте” турындагы сорауга җавап биреп Вахитов: “Мин аларны якламыйм һәм дөрес юлда дип санамыйм. Алар да миңа каршы бугай. Даими рәвештә миңа янаулар җибәрәләр иде, хәзер туктап торалар әле, башка мәшәкатьләре бардыр, күрәсең. Мин аларны идеологик яктан да, теоретик яктан да хупламыйм. Кеше христиан булсынмы, мөселман булсынмы аның гомере сакланырга тиеш. Бу хакта, ягъни кеше үтерүне тыю турында бик күп аятьләр һәм хәдисләр бар. Шуңа мин алар белән риза түгел” дип җавап биргән иде.

Вахитов Facebook битендә дә террор гамәлләрне даими хөкем итеп килә иде. Соңгы тапкыр ул Facebook битенә 3 июль иртәсендә кергән. Истанбул һава аланындагы шартлаудан соң, 1 июльдә ул үз сәхифәсендә әлеге террор һөҗүме өчен Русия махсус хезмәтләрен гаепләүче язманы күчереп бастырган булган.

Аңа кадәр, Русия-Төркия мөнәсәбәтләре җайлана башлагач, 30 июньдә Вахитов ике илнең махсус хемзәтләренең бер-беренә якынаюын фаразлап моның төркиядә яшәүче Русия һәм Азия илләре мөһаҗирләре файдасына булмаячагын язган.

Вахитов Әфганстандагы сугышчан төркемнәрдә катнашуда шикләнелеп 2001 елда АКШның Кубадагы Гуантанамо төрмәсенә ябылды. 2004 елда акланып азат ителгәннән соң Русиягә тапшырылды.

Гуантанмодан кайтканнан соң Русиядә ул “җинаятьчел төркемдә катнашуда”, “чик бозуда”, “сугышчылар җәлеп итүдә” шикләнелеп ике ай чамасы Русия изоляторында утырып чыкты һәм акланып аннан чыкканнан соң Төркиягә күченеп китте. Әмма анда да Русия махсус хезмәтләре аны игътибардан читтә калдырмады.

Запись Истанбулдагы шартлауны оештыруда Татарстан кешесе гаепләнелә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..