Архивы көндәш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Фәниянең ире армиядән «күчтәнәч» – яңа хатын алып кайта [гыйбрәт өчен]
Фәния карчыкның быел кече улы үлеп китте. Шуннан бирле кеше белән ачылып китеп аралашмас булды ул, үз эченә бикләнеп, уйланып, хәсрәтенә чумып йөри башлады. //Татарстан яшьләре//

Авыр уйларыннан бераз онытылып торырга теләп, Фәния карчык капка төбенә чыгып утырды. Шулвакыт аның янына почтальон кыз килде. Карчыкның хәл-әхвәлен сорашкач, аңа кәгазь кисәге сузды:

– Фәния әби, менә бу телеграмма почтада ике көн ята инде.“Бәрәңге поселогы, Фәния белән Хәлилгә” дип язылган. Сезгәдер дип уйладым.

Телеграммада нибары өч сүз иде: “Аня үлде. Балалары”. Шушы кәгазь кисәге Фәния карчыкка моннан күп еллар элек булган вакыйгаларны искә төшерде.

…Илленче еллар башы иде. Хәлил армиядән ялга кайткач авылдагы иң чибәр кызларның берсе – Фәнияне урлады. Язылышырга да өлгерми калдылар, егет хезмәт урынына китеп барды. Ә Фәния солдат хатыны булып, Хәлилнең әти-әниләре, эне-сеңелләре янында яшәп калды. Үтә дә чиста, уңган килен колхоз эшендә дә алдынгылар рәтендә булды. Тугыз айдан кыз тапты. Аңа Зәлия дип исем куштылар. Хәрби хезмәт срогын тутырып Хәлил кайткач, дөньялары түгәрәкләнде, тормышлары тагын да ямьләнде. Шулай күңелле генә яшәп яткан көннәрнең берсендә аларның капка төбенә бер машина килеп туктады. Машинасыннан төшкән шофер багажниктан чемодан, төенчекләр алып, аларның капка төбенә өя башлады. Кабинадан бала күтәргән яшь хатын төшеп, капкага таба юнәлде. Боларны тәрәзәдән күзәтеп торган Фәния: “Анда бала күтәргән ниндидер таныш түгел хатын, ялгыш керә ахрысы”, – дип әйтергә өлгермәде, Хәлиле урамга атылды. Анда инде ишегалдына үткән балалы хатынны кочаклап алды, аннан баланы үзенә алып, бергәләп өйгә керделәр. “Фәния, таныш бул, бу минем “армия күчтәнәчем”, – диде Хәлил аптырап карап торган хатынына. – Ничек тә уртак тел табарга тырыш, бергә яшисегез булыр, көндәшең Аня исемле”. Фәния баскан урынында таш кебек катып бик озак басып торды.

Иртән, Хәлил эшкә киткәч, Аня Фәния алдына тезләнеп, гафу сорады. Үзенең ятим икәнлеген, балалар йортында тәрбияләнүен, ФЗӨ тәмамлап, эшкә килгәч, гармунда урыс көйләрен оста уйнаучы, ягымлы, тәмле телле Хәлил белән танышуын, әмма аның авылда хатыны, баласы барлыгы турында берни әйтмәвен елый-елый сөйләде.

Йомшак күңелле Фәния Аняны кызганды. Йорттагы ата белән ана улларының нәселдә булмаган мондый эшне кылуына бик каты ачулы иделәр. Алар хәтта марҗа киленне урамга куып чыгарырга теләделәр. Әмма Фәния: “Аняның кулында – сезнең оныгыгыз бит”, – дип, аларны бу ниятләреннән кире кайтырга үгетләде.

Шулай итеп, ике килен үзара килешеп яши башладылар. Аня Фәнияне Йошкар-Олада бухгалтерлар курсында укырга күндерде һәм ул анда белем алганда килендәшенең кызы Зәлияне үз баласы кебек тәрбияләп торды. Укуын тәмамлап кайткач, Фәния колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли башлады, вакытлыча кассир хезмәтен дә башкарды. Шулвакыт, кемнәрнеңдер кулы уйнап, кассада күпмедер акча җитмәгәне ачыкланды һәм Фәнияне кулга алдылар. Ул чакта да Аня адвокатлар табып, Фәнияне өч айдан иреккә чыгаруга иреште.

Аня Хәлилнең әти-әнисенең үпкәле авыр карашын күтәрә алмады, бүтән йортка күченде. Анда игезәк балалары туды. Кызлары, уллары үсә төшкәч, аларны алып, бөтенләй чит өлкәгә китеп урнашты.

Ике елдан кеше аркылы Фәниягә хат юллады. Анда татар кешесенә кияүгә чыгуын, уртак кызларына Фәния дип исем кушуларын язган, Фәниядән кабат гафу үтенгән, аңа рәхмәтләр укыган иде ул. Шуннан элемтәләре өзелде.

Инде менә, шул көннәрдән соң 50 елга якын вакыт узгач, Аня турында соңгы хәбәр килеп иреште. “Урының оҗмахта булсын, бу дөньяның ачысын-төчесен җитәрлек татыгансыңдыр, ахирәтеңдә тынычлык тап”, – дип, белгәннәрен укып дога кылды Фәния карчык.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА. Мари-Эл, Бәрәңге поселогы.

Запись Фәниянең ире армиядән «күчтәнәч» – яңа хатын алып кайта [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Иремнең икенче хатыны миңа көндәш түгел… Без – “баҗайлар” [булган хәл]
«Болай балалар да шат, үзебез дә тыныч. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез».

//Сөембикә//

Алар белән мин бер мәҗлестә таныштым. Янәшәмдәге ике мөлаем гына ханым мәҗлес буе гел бер-берсен: «Аны кабып кара әле, моны кабып кара әле», – дип сыйлаштылар, бертуктаусыз гәпләштеләр. Әңгәмәләренә махсус колак салмасам да, янәшәдә утыргач кайбер сүзләре барыбер дә ишетелми калмады. Ниндидер Фәритне искә алып, салгаларга яратуы өчен «пешереп» алдылар, балалар, оныклар хакында сөйләштеләр. Берсе каратут йөзле, икенчесе сары чәчле булса да, мин башта аларны апалы-сеңеллеләр, аннары туганнан туган кыз кардәшләр дип уйладым. Алар киткәндә дә, килгәндәге кебек, бергә кузгалдылар. Нигәдер күңелемә кереп калган шушы ханымнар хакында саубуллашканда хуҗа хатыннан сорыйсы иттем. «Юк, туганнар түгел алар, көндәшләр, – диде хуҗабикә. – Ирләре уртак. Кара чәчлесе белән аерылышкач, ир сары чәчлесенә өйләнгән, инде кызлары үсеп килә. Ә болар шулкадәр дус, шаярып, бер-берсен «баҗайлар» дип йөртәләр».

Икенче елны шул ук йортта Коръән уку мәҗлесендә тагын бергә туры килдек. Бу юлы инде иске танышлардай аралашып ук киттек. Мине, әлбәттә, аларның, көндәшләр булсалар да, ничек шулай дус яшәүләре һәм нигә үзләрен «баҗайлар» дип йөрүләре кызыксындырды. Белүебезчә, гадәттә, апалы-сеңелле кыз туганнарның ирләре бер-берсен шулай атый бит. «Бер сере дә юк, – дип көлештеләр алар. – Бу кушаматны безнең тарихны белүче татарчасы чамалырак бер танышыбыз кушты».

…Рәфидә ире Фәрит белән тугыз ел гомер итә. Кайнана-кайнатасы белән дә ярыйсы гына матур яшиләр, шәһәр хуҗалары үз өйләрен сүтәргә карар иткәч, фатирны да бергәләп алалар. Тик менә ир генә аракы белән дуслашканнан-дуслаша бара, хатынына, балаларына игътибары кимегәннән-кими. Аның эчүеннән тәмам гарык булгач, хатын аерылышырга карар кыла: улы белән кызын алып, тулай торакка күченә. Озакламый эшләгән җиреннән фатир да биргәч, тәмам тынычланып яши башлый. Тик беркөнне…

Иренең өйләнгәнлеге хакындагы хәбәрне аңа, базарда очрашкач, элеккеге күршеләре Әнисә апа җиткерә. Элегрәк тә ни өчендер Рәфидәне өнәп бетермәгән күрше апасы тәмләп-тәмләп сөйли бу хакта.

– Ишеттеңме әле, Фәритең өйләнде бит, – дип башлый ул сүзен. – Хатыны Алсинә шулкадәр чибәр, яшь. Моңарчы бер мәртәбә дә кияүдә булмаган икән. Казан кызы, үз фатиры бар, ирең хәзер шунда яши. Бибиәсмаларга кунакка гына киләләр. Фәритне танымассың да, хатыны аны шулкадәр карый, чиста-пөхтә йөртә, шаккатарлык. Эчми дә икән хәзер.

Авызында кара кан булса да, кеше алдында төкерергә өйрәнмәгән Рәфидә елмайган, мин Фәрит өчен дә, кайнанам-кайнатам өчен дә бик шат, дигән була һәм Әнисә апаның үз хәлләрен сораштырырга тотына. Сәламәтлеге белән кызыксына, аның төрмәдәге малае, йөремсәк ки­ле­не турында сораштыра. Әче телле күрше апасы, сүз үзе теләмәгән якка күчкәч, тиз генә саубуллашу ягын карый.

Юл буе үрсәләнеп кайта Рәфидә. Алай икән, өйләнгән икән, дип уйлый. Мин сине генә яратам, синнән башка беркем дә кирәкми, дигән булды бит әле. Яратса, аңа алмашны болай тиз тапмаган булыр иде. Хатыны бер мәртәбә дә кияүдә булмаган, яшь диме? Унсигездә үк түгелдер бит? Халык, Иделгә таянма, иргә ышанма, дип юкка әйтмәгән шул. Әнә Фәрите дә, балаларым бар, аларны үстерешергә кирәк, дип уйлап тормаган, өйлән­гән. Хәер, ирләргә бала ни дә, хатын ни?

Рәфидә, коймак туглап йөргән җиреннән кинәт бөгелеп төшә дә үксеп-үксеп еларга керешә. Әтиләре яшьли үлгәнлектән, авылда авыр эштә үткән яшьлеген дә, кысан өйдә кайнана-кайната белән, исерек ир көйләп яшәгән елларын да искә төшереп озак елый ул. Әле өй җыештырмакчы булып тузан суыргычка барып тотына, әле шкафтагы көндәлек тотылмый торган савыт-сабаларны алып, аларны юарга керешә.

Ул арада май кояшыдай елмаеп балалары кайтып керә. Улының кулында зур пакет, кызы дәү аю баласы күтәргән. Әниләренең шешенеп беткән йөзен, елаудан кызарган күзләрен күргәч, улы сумкасын күтәреп тиз генә кухняга юнәлә. Кечкенә кызы исә яңа уенчыгы белән мактана башлый:

– Әнием, матурмы? Миңа аны Алсинә апа алып бирде. Исеме «Топтыгин» булыр диде.

– Кем алып бирде? Нинди Алсинә ул? – ди Рәфидә.

– Юк, юк, Алсинә апа түгел, әти алып бирде, – дип, сеңлесенең алдына килеп баса улы. – Әни, ачуланма яме, без бүген әбиләргә бардык. Анда әти дә бар иде…

– Кая бардыгыз? Кем кушты сезгә анда барырга? – Рәфидәнең болай да ярсу күңеле тагын да ярсыбрак китә. – Нәрсә, әтиегезне сагындыгызмы? Ул әйбәт-рәкмени? Шулайдыр шул, ерактагы кояш якты була

бит ул.

– Әни, ярар инде, үзең әйттең бит, әтиегездән читләшмәгез, дип. Син дә әби белән телефоннан сөйләшкәнсең ич, ул шундый сөенгән. Менә, сиңа күчтәнәч тә җибәрде.

Улы сумкасыннан чәй токмачлы пакет тартып чыгара.

– Әби, әниең бик ярата аларны, аңа бир, диде. Йә инде, әни, елама. Ярар, син ачулансаң, башка бармабыз алайса.

Рәфидә бер чәй токмачын алып каба, икенчесен. Нинди тәмлеләр! Кош телен аның кайнанасы кебек тәмле, тел очында ук эреп бетәрлек итеп пешерә белүче Казанда тагын берәр кеше бармы икән? Хәер, бөтен камыр ашларына да оста ул. Унбиш яшендә авылдан чыгып китеп, Казанда училищега укырга кергән, егермесе тулыр-тулмас кияүгә чыккан Рәфидәне дә аш-суга ул өйрәтте. Сабыр, акыллы хатын. Рәфидә аның киңәшләрен, бергә яшәгән чакларын әле дә сагына. Әгәр Фәрите баш ташлап эчә башламаган булса, һаман да мәш килеп бергә яшәрләр иде кана да. Әй, Фәрит, Фәрит…

Хатын тәмам тынычланып аш бүләргә тотына, балаларын ашарга чакыра.

– Әбиегез ни хәлдә анда, бабагыз? – дип сорый улыннан, алар кулларын юып өстәл янына килеп утыргач. – Чирләмиләрме?

– Юк. Әби сиңа сәлам әйтергә кушты. Бабакай да, әти дә.

– Алсинә апа да, – дип тәтелди кызы.

– Нәрсә дисең? Нинди Алсинә? Баядан бирле шул исемне кабатлыйсың, кем соң ул Алсинә? Ә-ә-ә, Алси-нә! – Кинәт кылт итеп исенә төшә: Әнисә апа Фәритнең яңа хатынының исемен Алсинә диде бит.

– Нәрсә, әтиегез яшь әни алып кайтканмы? Миннән матурракмы, чибәрме? – Рәфидә кычкырырга кереш­кәнен сизми дә кала.

– Әни! Тукта, тынычлан! Син әтине үзең ташладың бит. Үзең аердың безне аннан. – Улының куырылып килүен, кызының күзләрен зур ачып катып калуын күргән ана секунд эчендә үзен кулга алып өлгерә дә балаларының икесен дә ашыгып кочагына кыса.

– Йә, ярар, әтиегезнең өйләнүен мин ишеткән идем инде… Тик моннан соң анда минем рөхсәттән башка барып йөрмәгез, комачауларсыз.

…Авыр, ай авыр була Рәфидәгә. Фатир алып, аны җиһазлавы да, ике баланы берүзе генә үстерүе дә, ялгызлыгы да. Инде менә иренең хыянәте… Әйе, дөрес, ул аны үзе ташлап чыгып китә, ләкин аның өйләнгәнен белү бу кадәр үк читен булыр дип уйламаган була ул. Юкка гына өлкәннәр «ир бирмәк – җан бирмәк», дип әйтмиләр шул.

Дөресен әйтергә кирәк, ире эчәргә яраткач, аңа кияүгә чыгучы табылыр дип һич кенә дә уйламый хатын. Янәсе, исерек белән кем яшәсен? Бар икән шул, андыйларны яратучылар да бар икән. Хәер, Фәрит хәзер эчми, диделәр бит. Димәк, элекке ире, чынлап та, акылына килгән. Бәлки, яратуы шулай үзгәрткәндер аны. Димәк, ул Рәфидәне яратмаган булган?

Шундый авыр уйлар белән озак яши ул. Сирәк кенә шылтыраткалап кайнанасының хәлләрен белешкәләп торса да, икесе дә Фәрит хакында да, аның яңа хатыны хакында да ләм-мим сүз кузгатмыйлар. Шулай көз, кыш, яз үтә, җәй җитә. Матур көннәрнең берсендә, кайна-насының кунакка чакыруын истә тотып, кызын ияртеп аларның Тирән күлдәге бакчаларына юл тота Рәфидә. Килсә…

Фәрит белән кайнатасы мунча өйалдын рәтлиләр, ниндидер ят хатын җиләк җыеп йөри. Рәфидә аны күргәч, барган җиреннән туктап кала. Резедәсе әтисе кочагына атыла. Ә аңа соң нишлисе? Борылып китәсеме, кереп исәнләшәсеме? Ул арада кайнатасының: «Әсма, Әсма дим, чык әле, кунак бар», – дигәне ишетелә, ә җиләк җыеп йөргән хатын, ашыгып, Рәфидәгә таба атлый:

– Исәнмесез, сез Рәфидә бит, мин сезне туй фотоларыгызда күргән идем. Ә мин… мин — Алсинә, таныш булыйк.

Артык чибәр түгел икән яшь хатын. Хәер, яшь тә түгел бугай. Сөйкемле үзе. Ягымлы да. Әнисә апа дөрес әйткән. Әнә бит Резедәне ничек үз итеп кочып алды, әйтерсең лә, көндәшенең баласы түгел, үз кызы. Өстәл янында да үзен иркен тота. Гүя кунакка иренең элекке хатыны түгел, сеңлесе килгән. Фәрит кенә бертуктаусыз бармаклары белән кызының чәчен тарый, уңайсызлана бугай. Кайнанасы да ниндидер киеренке халәттә.

Ә кайнатасы белән яшь килен үзара чөкердәшәләр генә. «Туктале, мин нишләп болай утырам соң әле, килешмәгәнне, – ди үз-үзенә Рәфидә. – Табыннарына кара таракан булып төшкәнмен икән, кешене уңайсыз хәлдә калдырырга ярамый бит. Елмаерга, сөйләшергә кирәк».

– Марат нигә килмәде?

Рәфидә хушына килеп авызын ачканчы кызы әбисенә җавап биреп тә өлгерә:

– Абыем лагерьда. Биш көннән кайта да аннары без ерак әбиемнәргә авылга китәбез. Әтием, син безнең янга килерсеңме? Алсинә апа белән.

Кинәт Рәфидәгә эсселе-суыклы булып китә. Балалары әтиләре һәм аның хатыны белән аралашып яшәгәннәр түгелме соң? Аралашмасалар, болай ук якын итеп елмаймас иде кызы Алсинә апасына…

– Рәфидә, син… Сез чәчәкләр яратасызмы? Әйдәгез, мин Сезгә бик матур чәчәкләр күрсәтәм. Иптәш хатыным Кырымнан алып кайткан иде, климатка карап тормыйлар, бездә дә үсәләр икән.

– Бар, Рәфидә, бар, искиткеч матур алар, оҗмах чәчәкләре дип белерсең. – Кайнанасы кинәт җанланып китә. – Табынны үзем җыярмын, барыгыз, балалар, аңлашыгыз.

«Аңлашыгыз, дип, нәрсәсен аңлашасың инде аның. Фәрит өйләнгән, ул биредә чит кеше хәзер. Әнә иренә дә, бакчага да яшь хатын хуҗа».

Аны уйларыннан Алсинә аера:

– Рәфидә, ачуланма миңа, – дип сүз башлый хатын, өстәл яныннан читкәрәк киткәч. – Ярыймы мин син дип дәшәм? Мин бит сезнең арага кермәдем. Фәрит белән танышкач та бергә яшәп карарга озак риза булмадым әле. Аннары ничектер ияләштем. Әйбәт кеше бит ул, риясыз, намуслы. Тик менә характеры гына йомшаграк. Салгаларга ярата, нишләтәсең. Хәер, хәзер кайсы ир эчми инде? Беләсеңме, ул һаман сине ярата. Төшләрендә еш кына сиңа дәшә. Мин баштарак көнләшә идем, аннан тынычландым шикелле. Тик менә бүген генә…

Хатын кинәт туктап калып, әкрен генә эчен сыйпап куя. Бәй, ул авырлы түгелме соң?

– Беренче балам, шуңадырмы авыр күтәрәм. Егерме яшемдә бик авыр операция кичергәч, миңа табиблар, беркайчан да бала таба алмыйсың, дигәннәр иде. Шуннан куркып, кияүгә дә чыкмадым. Ходайга мең шөкер, менә уздым бит. Шуның өчен дә рәхмәтлемен Фәриткә.

– Ничә ай инде?

– Дүрт… Беләсеңме, баламны югалтудан шулкадәр куркам. Шуның өчен дә ялварам сиңа, зинһар, рәнҗемә миңа.

– Юк-юк, син ни сөйлисең, яшәгез генә. – Кинәт Рәфидәгә бик җиңел булып китә. Әйтерсең лә, бар борчуларын алып ташлыйлар. Алсинә үз сеңлеседәй якын булып тоела. Аны кочаклап аласы, юатасы килә.

Табын янына килгәндә аларның йөзендәге киеренкелек таралган була, икесе дә елмая. Моны күреп башкалар да җанланып китә.

Шуннан бирле алар гел бергә: кайгылары да, шатлыклары да һәрчак уртак икән. Бала тугач, аны бергәләп бакканнар, Маратның да, Резедәнең дә туйларын бергәләп үткәргәннәр, инде аларның балаларын үстерешәләр. Фәрит ике йортта да бар ирләр эшен башкара, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр икән. Рәфидә бер ир-ат белән танышып, очрашып йөри башлагач, Фәрит бераз көнчелек күрсәтеп алган алуын, тик Алсинә аны тиз «сүндергән».

– Ничек шулай яшәп була? – дип сорадым мин «баҗайлардан» икенче бер юлы очрашкач.

Аерым-аерым булса да, алар икесе дә бер төрлерәк җавап бирделәр:

– Ни өчен әле өч көнлек бу дөньяда дошманлашып яшәргә, ди? Ә болай балалар да шат, үзебез дә тыныч, кайнана белән кайната да хәер-фатыйхада киттеләр. Туганнарыбыз да күбәйде. Инде бергәләп оныклар үстерәбез, шөкер, дүртәү алар безнең.

Запись “Иремнең икенче хатыны миңа көндәш түгел… Без – “баҗайлар” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Хәния 9 меңгә билет алдырса, Тямаев Салават кебек итәк караучы түрәләрне сүгә [фото-видео]
“Татар җыры”нда фонограммага җырлаучылар юк, дип белдерде бүгенге матбугат очрашуында “Барс-медиа” ширкәте җитәкчесе Камил Гәрәев. Ул Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтенә колак салабыз дисә, Фирдүс Тямаев хакимият җырчыларның итәк озынлыгын тикшергәнче авылларга ничек ярдәм итәргә була дип уйлансын иде дип белдерде. //Азатлык радиосы//

“Татар җыры” быел унҗиденче тапкыр узачак. Оештыручылар саннарга ишарә ясап, быелгы тамашаны тылсымлы дип бәяләде. 17нче тапкыр уздырыла торган “Татар җыры” 17 декабрьдә 17.00дә башланачак дип кызыктырырга тырышты. Тамашага билетлар гадәттәгечә юк. Иң арзан билетның бәясе – 4 мең сум. Иң кыйммәте – 8 мең 900 сум. Илдә икътисады кризис булуга карамастан, бәяләрне үзгәртмәскә тырыштык, диде “Татар радиосы” мөдире Динә Гәрәева.

“Бәяләр бөтен тармакта да үсте, әмма без билет бәяләрен арттырмаска дигән карарга килдек, узган елны да шул ук бәя иде, быел да. Казанда югары дәрәҗәдә уздыра торган концерт мәйданнары күп дип мактана алмыйбыз. Күп тамашачыны сыйдырышлы зал булса, бәяләрне киметеп булыр иде. Мәскәүдә уза торган “Татар җыры”на билетларның бәясе 1 мең сумнан башлап 5 мең сумга кадәр. Анда тамашачылар залы күпкә зуррак”, дип аңлатты ул.

12 миллионлык тамаша. Дәүләт акчасы юк.

Матбугат конференциясендә катнашкан җырчы Хәния Фәрхи татар тамашачысының калын кесәле, куәтле булуына ышана һәм 8 мең 900 сумлык билетларны күпчелектә сатып алырга мөмкинлек бар дип исәпли. “Мондый тамаша өчен билетлар арзан була алмый. Күпме чыгым бит ул! Югары дәрәҗәдәге тамашаны халык көтеп ала. Теләгән кеше килә “Татар җыры”на, килә алмаганы “TMTV” каналы аша карый”, дип сөйләде ул. Сүз уңаеннан, интернет, кабель аша “Татар җыры”н караучылар саны 1,5 миллионга кадәр җиткән.

Тамашаның бюджеты – 12 млн сум. Монда барлык ут, тавыш кую, сәхнәне бизәү, режиссура, сценарий язулар, залны арендага алу, алтын барс сыннарын ясату, артистларны баштан аяк киендерү һәм башкалары керә. Оештыручылар бу – шәхси акчалар, дәүләт бюджетыннан бер тиен дә акча юк, барысы да үз көчебез белән эшләнә дип аңлатты.

“Үзгәреш җиле” максаты бер, безнеке башка”

Билгеле, матбугат очрашуында “Татар җыры”н быел зур шау-шу тудырган “Үзгәреш җиле” татар эстрадасы концерты белән чагыштырып, бәя бирү турында сораулар күп булды. Азатлык Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрада җырчылары турында ни җырлаганнарын аңламыйлар, сәхнәгә ни киенеп чыкканнары аңлашылмый дип тәнкыйтьләп сөйләвен искә төшереп, “Барс-медиа” бу тәнкыйтькә колак салачакмы, “Татар җыры” үзгәрәчәкме, дип сорады.

Камил Гәрәев тәнкыйть тә, чагыштырулар да, мактау да кирәк, диде.

Очрашуда катнашучылар

“Яңа фестивальләр барлыкка килә икән, шатланабыз гына. Көндәшлек – алга бару өчен менә дигән мөмкинлек. Рөстәм Миңнехановның бу тармакка игътибарлы булы өчен рәхмәтлемен. Тамаша, концерт, акция бер тапкыр була ала, әмма эш системлы, дәвамлы булырга тиеш.

Татарстан үсештә, алгарышта, моның өчен сөенәбез. Безнең республика – Русиядәге төбәкләр арасында үрнәклеләрнең берсе. Бу безнең тармакка да уңай йогынты ясый. Кешеләрнең акчасы бар икән, концертларга да шатланып, күбрәк йөри. Эстрада – массалы мәдәният, ул да татарны таныта ала. Миңнеханов татар җыры аша да урыс телле, чит телле аудиториягә танылырга кирәк дип саный, дип аңладым. Без исә татар телле аудитория өчен эшлибез. 17 ел элек эшне башлаганда татар теле үсешенә без дә үз өлешебезне кертергә тырыштык. Дөрес, тапкан акчага ак яхта да алып була, диңгез ярында матур виллалар да сатып алырга мөмкин. Тик бу күңелне юатмый, без татарга файдалы эш булсын дип эшне башладык һәм шуның белән горурланабыз. Татар теле үсешенә өлешебез керә икән, үзебезне бәхетлерәк тоябыз.

Дөнья бик тиз үзгәрә. Фонограмманы тыеп була, без үзебез дә аңа каршы. Тагын да игътибарлырак булырга тиешбез. Әмма без – хосусый шикрәт, дәүләт оешмасы түгел”, дип җавап бирде Азатлык соравына Камил Гәрәев.

Хәния Фәрхи, Камил Гәрәев

Камил Гәрәев Татар җыры”нда барысы да үз тавышы белән җырлый диде. “Үзен ихтирам иткән җырчы фонограммага җырламый. Җыр күңелдән чыга. Әмма радио, телевидение дә бар бит. “Роллинг Стоунз” 70 меңлек мәйданда концерт куйганда аппаратура белән эшли бит”, диде ул.

“Ярымшәрә җырчылучылар юк. Ничек инде! Ә Ландыш?”

Рөстәм Миңнехановның эстрада җырчыларының сәхнәгә ниләр киеп чыкканары аңлашылмый дигән сүзләрен искә төшереп, журналистлар “Быел ничек киендерәсез?” дигән сорау да бирде. Салават Фәтхетдиновның да “Татар җыры”нда җырчылар чишенеп бетте дигәненә Камил Гәрәев: “Мин чишендермәдем” дип көлдерде. “Бездә шәрә, ярымшәрә чыгыш ясаучылар бервакытта да булмады”, диде оештыручылар. “Ә Ландыш Нигъмәтҗанова?” дип искә төшерде журналистлар. Әмма оештыручылар аның ярымшәрә чыгыш ясый дигән фикер белән килешмәделәр.

Сүз уңаеннан, иң кыйммәтле сәхнә киеме (монда визажист белән чәчтараш хезмәте дә керә) – 400 мең сум. Әмма 400 меңлек киемдә кем сәхнәдә чыгыш ясаячагын әйтмәделәр. Бу җырдан игътибарны читкә юнәлтер дип куркабыз, диде быелгы фестивальдә җырчыларның кыяфәте өчен җавап тоткан дизайнер Алинә Бәдретдинова. Аның каравы, каләм ияләре “барыбер берсе дә җыр тыңламый, ә кием тикшерә”, дип бераз шаяртып алдылар. Иң арзанлы кием 50 мең сумга төшә, анысы да кемгә туры килгәне билгесез калды.

“Авылларда клубларда эшләрлек кеше юк”

Фирдүс Тямаев җырчыларга бәйләнүләрне ошатмады. Бераз кызып китеп ул үз хезмәттәшләрен яклады, хакимиятнең җырчыларның итәк озынлыгын тикшерүдән башка эше юкмыни дип гаҗәпләнеп сөйләде.

Фирдүс Тямаев (у)

“Җырчыга бәяне халык бирә. Ошатса, ул аның концертына килә, яратмаса, китереп кара син аны! Хакимият ни өчен татар эстрадасын тикшерә соң ул? Карасын әнә авылларны! Ярдәм кулы сузмаслармы дип тилмерәләр. Клублары булмаган күпме авыл бар, булган клубларда эшләрлек кеше юк. Методистлар юк, директор бәйрәм дә оештыра, идәнен дә юа, 8 март концертында да баян тартып катнаша. Бу эшме инде?

Аннары журналистлар да “Татар җыры”ннан соң җырчыларны фермадагы сыер савымчылары белән чагыштырып мыскыл итәләр. Начарлык күрәсең икән, ник язарга? Кил янына, шалтырат, матур гына итеп аңлат. Юк! Гел ямьсезләп язалар”, дип ачынып сөйләде Фирдүс Тямаев.

Запись Хәния 9 меңгә билет алдырса, Тямаев Салават кебек итәк караучы түрәләрне сүгә [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..