Архивы Кәрим Тинчурин театры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Коронавирус чикләүләре киметелгәннән соң Тинчурин ачык һавада 1нче спектакль куя [видео]
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры пандемия башланганнан соң беренче мәртәбә тамаша күрсәтте. Ул ачык һавада узды, тамашачы бармакча һәм битлек киеп тамаша кылды. Бу шартларда артистлар үзләрен гастрольдәгечә кебек хис итсә, тамашачы театрга бик сусадык, дип әйтте.

5 августтан башлап Тинчурин театры ун көн буена ачык һавада спектакльләр күрсәтә. Әлеге күренеш театр тарихында беренче мәртәбә, тамашалар эксперимент буларак куела. Пандемия сәбәпле Татарстанда театрлар март уртасында тамашачы өчен ябылган иде.

Театр мәйданчыгына һәр тамашачыны температурасын үлчәп керттеләр, үзе белән булмаса, бармакча һәм битлек тәкъдим ителде. Тамашачы шахмат тәртибендә бер-берсеннән метр ярым аралыкта утыртылды. Тамаша барышында кешеләрнең күбесе, озак вакыт болай утыру авыр дип битлекләрен салып куйды. Битлек, яисә бармакчаларын салган кешегә бернинди кисәтү ясалмады, битлекләрне кире кию соралмады.

Ун көн дәвамында барачак спектакль декадасы Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр” комедиясе белән башланып китте. Спектакльдә катнашучы Резедә Сәләхова мондый шартларда спектакль куюның үз мәшәкате, авырлыгы бар дип сөйләде:

Резедә Сәләхова

— Техник яктан башкачарак эшләргә туры килә, чөнки монда микрофон белән эшлибез. Микрофон һәрбер сулыш алуны, “п”, “ф” кебек авазларны ныграк эләктереп ала, шуңа күрә сөйләшкәндә бик тә игътибарлы булу кирәк. Ирем Артем Пискунов белән бу эксперимент хакында сөйләштек. Ул үземне гастрольдә спектакль күрсәткән кебек хис итәм дип әйтә.

Пандемия шаулаган вакытта халык җыеп спектакль күрсәтү дә бераз курку, шом хисен уята, диде Азатлыкка Резедә ханым:

— Тамашачы битлек, бармакчалар киеп утырса да, без сәхнәдә саклану чаралары кулланмый эшлибез. Күпмедер дәрәҗәдә курку, шикләнү хисе бар, ләкин берни эшләп булмый. Беренчедән, эшләргә диелгән икән, эшлибез, икенчедән, үзебез дә өч-дүрт ай ял итеп сәхнәне, тамашачыларны бик тә сагындык. Алар курыкмыйча килгән икән, без дә курыкмыйча эшләргә тиеш. Аллага тапшырып, эшебезне башкарабыз.

Тамаша күренеше

Тамашачыга килгәндә, артык курку, яисә шикләнү хисе юк. Спектакль карарга килгән Диләрә Хәлиуллина мәдәни чаралар сагындырды, ди. Тамаша карарга ул дусты һәм сеңлесе белән килгән:

— Театр спектакль күрсәтә башлавы хакында социаль челтәрләрдән белдем. Күптәннән мәдәни чараларга чыккан булмагач, минем өчен бу беренче театр кебек булды, мондый тамашаны калдырасы килмәде. Ә инде пандемия чоры булуы күңелгә бернинди дә курку хисе кертмәде, билетларны алгач та оештыручыларга шалтыратып сораштым, барлык кирәкле саклану чаралары күреләчәк дип әйткәч, курыкмыйча килдек.

Тамашачы

Тамашачы арасында махсус спектакль карарга дип Мәскәүдән килүчеләр дә бар иде. Диләфрүз Дежурова-Хәйруллина Тинчурин театрын бик ярата, шул сәбәпле, ачык һавада спектакль күрсәтүләрен белгәч, Мәскәүдән Казанга килеп тамаша кылырга булган. Вирустан курку юк, дип сөйләде ул:

— Ачык һавада утырып спектакль каравым беренче тапкыр, миңа бик ошады. Пандемия, вирус дип йөрибез, әмма без бернәрсәдән дә курыкмыйбыз, чөнки, дөресен генә әйткәндә, ул вирус юк нәрсә. Мәскәүдә безгә Собянин битлек белән бармакча киеп йөрергә куша, ләкин ул бармакчалар бернинди вирустан да саклый алмый. Ходай кушса, вирусы да узып китәр, аннан соң яңадан яши башларбыз, булмаса, бүтән төрле яшәргә өйрәнербез, ләкин сәнгатьтән аерылмыйбыз.

Тамаша күренеше

5 августтан алып 15 августка кадәр барлыгы җиде спектакль күрсәтеләчәк – Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” белән “Алай түгел, болай ул”, Хәй Вахитның “Туй алдыннан” һәм “Кияүләр” спектакльләре, Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” һәм Шамил Фәрхетдиновның “Мәхәббәт баскычы” белән “Эх, алмагачлары” спектакльләре.

3 августтан Татарстан хакимияте ачык һавада концерт һәм киңкүләм чаралар уздырырга рөхсәт итте. Аерым алганда, күңел ачу, мәдәни, спорт, күргәзмә һәм башка чараларны ачык һавада үткәрергә мөмкин. Анда 50дән артык кеше катнашмаска тиеш. Моннан тыш, 3 августтан кинотеатр, төнге клуб, балалар өчен күңел ачу үзәкләренә ачык һавада эшләргә рөхсәт ителә.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Запись Коронавирус чикләүләре киметелгәннән соң Тинчурин ачык һавада 1нче спектакль куя [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Тыныч йоклагыз” – Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату [видео]
4 декабрьдә Казанның Тинчурин театрында, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театрының атаклы актрисасы Исламия Мәхмүтова белән хушлаштылар. Зал тутырып килгән халык алдында Исламия Мәхмүтованың хезмәттәшләре, республика җитәкчелеге аның белән бәйле якты истәлекләре белән уртаклашты. Бер сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүмә Самосырово зиратында, шулай ук атаклы артист булган тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янында җирләнде.

Запись “Тыныч йоклагыз” – Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре: “Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде”
3 декабрьдә Казанда РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова каты авырудан соң 76 яшендә вафат булды. Аның вафаты Татар театры дөньясы өчен зур югалту буларак бәяләнә. Азатлык Исламия Мәхмүтова белән бергә эшләгән, аны якыннан белгән кешеләрдән мәшһүр актриса турында хатирәләрен сорашты.

Резидә Сәләхова

Резидә Сәләхова, Тинчурин театры артисты: “Исламия апа авырый иде, әмма халыкка чыгармадылар аны. Авырганын белсәк тә, үлеме хакында ишетү бик авыр. Бер театрда хезмәт иттек бит, аның кебек талантлы шәхесләрне югалту аяныч. Аңа Ходай тарафыннан бирелгән таланты турында аерым сөйләп торасы да юк, ул тамашачының күңелен күптән яулаган артист. Аның исемен атау гына җитә иде. Мин һәрвакыт аңа хатын-кыз буларак сокландым. Театрдан ерак яшәмәде ул, күршедә генә, тиз генә кереп чыкканда болай да ярый дип уйларга мөмкин кеше, ә Исламия апа урамга чыга икән, ыспай һәм зәвыклы киенгән була. Матур итеп яулыгын япкан була, күзләренә килешле итеп сөрмә тарткан булыр иде, затлы күлмәктән булыр иде. Гастрольләргә чыгып китәбез икән, уңайлы кием кияргә тырышабыз, әмма Исламия апа андый чакта матур зәвыклы киенгән була иде. Ул бервакытта да үзенең артист булуын онытмады. Зәп-зәңгәр күзле, нурлы йөзле хатын-кыз булып истә калачак.

Мәрхүмәне тагын аерып торган сыйфат – гадел булу. Ул бервакытта да кешегә, җитәкчелеккә ярыйм дип караны ак димәде. Театрда төрлесе булды бит, шунда да Исламия апа үз сүзен, фикерен туры итеп әйтә иде. Гаделлек яклы иде ул, үзен дә, башкаларны да яклый белә иде. Театрына тугры, мөкиббән кеше булды. Чын профессионал. Аның белән төрле спектакльләрдә уйнарга туры килде. Төрле хәлләр була, текстлар да онытылып китә, әмма Исламия апа бервакытта да югалып калмады, үзеннән сөйләп, авторның текстыннан да яхшырак итеп рольне ерып чыга ала иде. Без аларга карап һөнәребезне чарлыйбыз”.

Зөлфия Вәлиева

Зөлфия Вәлиева, Тинчурин театры артисты: “Исламия апа төрле хәлләр кичергән кеше булды, әмма бервакытта да сыгылып төшмәде. Киресенчә, театрга килеп керүе була — бинаны нурга күмә иде. Кешеләрне дәртләндерә иде. Ул ниндидер искиткеч энергетикага ия ханым булды. Көчле шәхес ул, үз артыннан ияртүче, кешеләргә таяныч булырдай ханым иде. Ул чире белән дә нык көрәште, нык рухлы кеше булганга күрә, без ничектер ул терелер, аякка басар дип ышандык. Әмма чир көчлерәк булып чыкты. 1 декабрьдә туган көне булды, ике көннән соң китеп тә барды.

Мәрхүм Хәлил абый Мәхмүтов белән матур пар булып яшәделәр, ике баласы да алар кебек иҗат белән яшәүче кешеләр. Аларга да юл күрсәтүче кеше ул.

Театрда эшләвенә килгәндә, ул акыл белән түгел, ә йөрәк белән уйный иде. Ниндидер бер эчке тоемлавы бар иде аның, шуңа да бик табигый, җанлы итеп уйнады. Соңгы елларда ул драматург та, режиссер булып та сәхнә әсәрләрен тудырды. Профессионаллар аны кабул итмәгәндер, бераз көлемсерәп тә караганнардыр, чөнки махсус укымаган да, алымнарны да белми. Режиссер буларак, артистларга да, ут куючыларга да: “Миңа зур хис, зур мәхәббәт кирәк сәхнәдә” дип аңлата иде. Әмма ни хикмәт, аның спектакльләрендә һәрвакыт зал шыгрым тулы булды. Ул тамашачыны да белә, сизә иде.

Исламия апаның китүе безнең театрның гына түгел, бөтен татар дөньясының зур югалтуы. Ул буын безнең барыбыз өчен дә бер маяк. Аларның бер-бер артлы китүе белән безнең сәнгать тә ятимләнеп кала төсле”.

Рәшит Заһидуллин

Рәшит Заһидуллин, Тинчурин театрының элекке баш режиссеры: “Минем өчен Исламия апа зур хәреф белән языла торган актриса иде. Кеше буларак та бик әйбәт кеше, акыллы, белемле, үз фикере булган кеше иде. Минем белән бергә эшләгәндә ул гел зур рольләрне башкарды. Нурихан Фәттахның “Итил суы ака торур”да ана ролен куйды. Исламия Мәхмүтова безнең театрда булмаган булса, мин Бертольт Брехтның “Кураж ана” спектаклен сәхнәләштерүгә гомумән алынмаган да булыр идем. Аның белән эшләве шул кадәр җиңел иде. Ул мин сәхнәләштергән әсәрләрдә бар нәрсәне аңлап, ни генә кушсам да җиренә җиткереп эшли иде. Исламия апа татар театрының тарихын формалаштырган кешеләрнең берсе. Театрда гына түгел, ул һәр яктан сәләтле иде, шул исәптән чын ана буларак та, Хәлил абыйның хатыны буларак та”.

Әзһәр Шакиров

Әзһәр Шакиров, Камал театры артисты: “Ул Жуковский урамында мин яшәгән йортның күрше керешендә яши иде. Бер атна элек кенә аның янына кердем, сөйләшеп утырдык. Озак кына авырып ятса да, шулай тиз вафат булыр дип бер дә уйламадым. Хатын кызлар арасында аның кебек күпьяклы талантка ия кешене күргәнем булмады. Гадәттә йә артист, йә җырчы була. Ә ул үзе яза, үзе уйный. Аллаһ Тәгалә аңа бар яктан да сәләтне биргән иде. Ул шундый мөлаем иде, сәхнәгә чыгуга тамашачыны үзенә карата, җәлеп итә. Тамашачылар бүтән кешегә дә карый, әмма бөтен игътибарын Исламия Мәхмүтовага бирәләр иде. Ул күчмә театрда да, Тинчурин театрында да төп рольләрне уйнады. Алыштыргысыз кеше булмый диләр, әмма Исламия кебек күптөрле сәләтле, һәрберсендә үзенең кем икәнен күрсәтә алучы артист ул бик сирәк була. Ире Хәлил Мәхмүтов белән гомер буе бергә тордылар. Хәлил дә театрда иң сәләтле артистларның берсе иде. Бәлки шулай бергә эшләгәнгәме, алар театрның сәхнәсен тоттылар. Аның иң уңышлы спектакле — “Әни килде”. Бертольт Брехтның “Кураж ана” спектаклендә ана ролен уйнады. Ул шушы ике роле белән генә дә театр сәхнәсендә үз урынын исбатлап калдырган актер. Аның вафаты татар халкы, театр өчен бик зур югалту.

Шәхси тормышта да ул шундый ачык, кунакчыл кеше иде. Аларның өеннән кеше өзелмәде. Ничек шулай булганнардыр. Кайчан керсәң дә, сине һәрвакыт зурлыйлар, хөрмәтлиләр, чын күңелдән хәсрәтеңне, шатлыгыңны бүлешә торган кешеләр иде. Ул яктан да татар кешесенә үрнәк. Без бер-беребезне шулай зурларга, хөрмәт итәргә тиеш”.

Мәгълүмат һәм фотолар чит ил агентлыгыннан

Запись Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре: “Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанның Тинчурин театрында ниләр булып ятуын беләсезме? [видео]
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссерсыз калды. Мәдәният министры Ирада Әюпованың бу уңайдан матбугат чараларына тараткан җавабында, ике елсыз театрга баш режиссер билгеләнмәячәк диелгән. Режиссер Рәшит Заһидуллин үзенең эштән алыначагын интернеттан укып белгәнен хәбәр итте. Театрның иҗат төркеме ризасызлык белдергәч, министрның 5 сентябрь очрашуга киләчәге хәбәр ителгән. Ләкин очрашуга аның ярдәмчеләре генә килде.

Театрга соңгы елларда тамашачы кызыксынуы сүнде. “Итил суы ака торур”, “Башмагым”, “Йосыф-Зөләйха” кебек көчле спектакльләр белән тарихка кереп калган театр җиңелрәк тамашаларга өстенлек бирә башлады. Берничә ел элек режиссер Резеда Гарипова театрны җанландырып алган иде, ул декрет ялына китте. Театр һәр яктан артта кала башлады. Моның сәбәбе беренче чиратта мөдир белән режиссерның аңлашып, килешеп эшләмәвендә.

Мөнәсәбәтләр театрны музыкаль театр итеп үзгәртү тәкъдиме килеп чыккач кискенләште. Режиссер Азатлыкка биргән интервьюсында коллективны саклап калу өчен, бу театр концепциясен төзүдән баш тарттым, дип белдерде. Нәтиҗәдә, нәкъ бер ел вакыт үткәч, аның белән хезмәт килешүе яңартылмады.

Министр урынбасарлары Юлия Әдһәмова белән Ленар Хәкимҗанов коллектив белән ябык ишекләр артында очрашырга булды. Артистлар журналистларны да кертүне таләп итте. Журналистлар очрашуның кайбер өлешләрен генә тыңлый алдылар. Коллективның икегә бүленүе, соңгы чиккә җитүләре күзгә ташланды. Җитәкчеләр конкрет сорауларга төгәл җавап бирә алмадылар. Артистлар “Башмагым” спетакле вакытында штанкетканың ишелеп төшүе, сәхнә алдында монитор булмавы һәм башка бик күп техник кимчелекләрне санап чыктылар.

Килгән режиссерлар белән эшләгәнче бәлки безгә уңайлыклар булдырырга кирәктер дигән сорау куйдылар. Министрлык вәкилләре игътибарны арттырырбыз дип ышандырдылар. Артист Артем Пискуновның, баш режиссерны алуның сәбәбе нәрсәдә, актерлар начар уйныймы, техник персонал эшләп бетермиме, дирекция гаеплеме, дигән сорауларына да төгәл җавап булмады. Артист Зөлфәт Закиров, без яңалыкка әзер, ләкин әйдәгез, тулаем үзгәреш булсын, җитәкчелек тулаем алмашсын, дип тәкъдим иткәч, Ленар Хәкимҗанов, нишләптер, театрны кышка кергәндә җитәкчесез калдырырга ярамый диде.

Режиссер Резеда Гарипова исә, режиссерны эштән алу – ул бары тик сәбәп кенә дигән фикердә:

– Монда хикмәт режиссерның эштән алынуында түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш тудырырга тырышуда. Рәшит Заһидуллин моны кабул итмәде. Ул эшләгән 26 елда театр сәхнәсендә беркайчан да шәрә кешеләр, интим күренешләр булмады, сүгенү сүзләре яңгырамады. Бүген, алар әйткәнчә, режиссерны лаеклы ялга җибәреп, театр үз юнәлешен югалтты. Бу нәрсәгә китерәчәк? Мине бу сорау куркыта. Режиссерны эштә калдырып та яңарып булыр иде. Ул беркайчан да монда башка режиссерларның килүенә каршы булмады. Ул тәҗрибәләргә, яңалыкка ачык иде.

Ләкин кабул итмәгән әйберләре дә бар иде. Мәсәлән, чишенүле күренешле яңа пьесаларны кабул итмәде. Мин режиссерсыз калуны – театрны бетерү дип уйлыйм. Чөнки монда театрның нәрсә икәнен бөтенләй дә аңламаган җитәкчелек кала. Ә сезонны ачарга, репетицияләр үткәрергә кирәк. Фәнис Мөсәгыйтов (театр мөдире – ред.) үткәрәчәкме аны? Югары дәрәҗәдәге режиссерны яшь, яңача карашлы режиссерга алмаштыру – гадел алым булмас, дип саныйм. Шуңа бу театрда киләчәгемне күрмим.

Тинчурин театрындагы вазгыятькә багышланган җыелышта артистлар да үз фикерләрен белдерде. Алар бу хәлнең сәбәпләрен барладылар, мөдир белән режиссер арасындагы низагның кайчан, ни өчен килеп чыгуын аңлатырга тырыштылар.

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина театр мөдире иҗатны аңлый торган кеше түгел дип саный:

– Рәшит Заһидуллинны әдәби театр оештырганга эшеннән алдылар булса кирәк. Башка сәбәп юк. Бөтен спектакльләре зәвыклы, затлы, халык күңеленә барып җитә. Театрны режиссерсыз калдыру – зур ялгыш. Артистларга бер спектакль куеп китүче генә түгел, әйдәп баручы, эчке һәм тышкы проблемнарын аңлаучы кеше кирәк. Ике җитәкче арасындагы конфликт соңгы елларда да калкып чыккан хәл түгел. Фәнис Мөсәгыйтовка кадәр мөдир булып Роберт Әбелмәмбәтов эшләде. Рәшит Заһидуллин белән алар иҗади бердәмлектә эшләделәр. Театрда фәкать иҗат процессы гына барды. Роберт әфәнде кайчан карама – залда, репетицияләрне карый, һәрбер спектакльнең генераль репетицияләрендә булып, үз фикерен әйтә, таләпләрен куя иде. Ике кеше интеллект ягыннан да туры килә һәм икесе дә иҗат белән яшәгәнлектән, иҗатны аңлаганлыктан, бер-берсен тулыландырып торалар иде.

Кызганыч, Мөсәгыйтов компаниясе белән баштан ук мондый аңлашу булмады. Нәрсә генә эшләсәләр дә, гел Заһидуллинга каршы булды. Актерларга тәэсире турында бер генә сүз әйтә алам. “Мин спектакльләр яратмыйм” ди ул. Аның ничә ел эшләп, бер спектакль караганы юк. Бер премьерадан соң, нинди фикердә сез, дип сорадым. Мин спектакльләр яратмыйм, концертлар яратам ди. Соң, спектакльләр яратмагач, үзен газаплап, безне газаплап, ник эшләргә биредә? Гастрольләр бетте, элек бит кайтып керми идек! Туп-тулы залларга уйнадык. Хәзер нәрсә сорасаң, ни тәкъдим итсәң дә, җавап бер – акча юк.

Татарстанның атказанган артисты, драматург Шамил Фәрхетдинов “үзе яза, үзе куя” дигән гаепләүгә җавап бирде:

– Төп гаепләү – үзе яза, үзе куя дигәне шулкадәр вак һәм көлке. Бу – дөрес түгел. Илһам Гали – ул Рәшит Заһидуллин гына түгел, безнең аның белән иҗади тандем. (Илһам Гали – тәхәллүс, Рәшит Заһидуллин белән Шамил Фәрхетдинов тандемы – ред.) Мин монда бернинди криминал күрмим. Баш режиссерга автордаш булырга ярамый дигән кагыйдә беркайда да юк. Режиссер болай да эш дәвамында автордашка әйләнә инде ул. Без шушы процессны рәсмиләштердек кенә. Илһам Гали генә куелды дигән сүз дә дөрес түгел. Ни өчен әле куелмаска тиеш? Белем җитә, театраль белемем дә бар, университетның филология бүлеген дә тәмамладым. Бу – режиссер профессионал драматург белән эшли дигән сүз.

Ә инде репертуарга карасагыз, шушы 30 елга якын вакыт эчендә Заһидуллин 80гә якын спектакль куйган. Соңгы елларны алсак, шул 80 авторның берничәсе генә Илһам Гали иҗаты. Бу инде күлдәге тамчы гына. Аның да әле берничәсе инсценировка. Куелган авторлардан Мәдинә Маликова, Хәбир Ибраһим, Данил Салихов, Илгиз Зәйни, Нурмөхәммәт Хисамов. Саный китсәң, бик күп. Иң әһәмиятлесе – татар әдәбиятының иң көчле әсәрләрен сәхнәгә меңгерде. Тинчурин театрында балалар өчен репертуар булдырган кеше дә ул. Баланы театрга кадаклап куя алабыз икән, безнең тагын 10-15 елдан потенциаль тамашачыбыз бар дигән сүз, дип әйтә иде.

Артист Гүзәл Галиуллина әйтүенчә, мөдир режиссер яклы пиар-хезмәткәрләрен эштән китәргә мәҗбүр иткән:

– Ике җитәкче арасындагы низаг театрга атлап керү белән сизелде. Бу проблем иҗат өлешенә зур йогынты ясады. Күп спектакльләр, күп идеяләр чынга ашмый калды, чөнки хакимият төрле киртәләр кора иде. Башка режиссерлар спектакль куйганда да проблемнар була иде, ләкин Заһидуллинга карата ул көчле һәм аяусыз булды. Соңгы чиккәчә декорация, костюмнар әзер булмады. Берничә ел элек безнең матбугат хезмәте бик көчле иде. Безнең вакытта рекламсыз театр яши алмый. Ул вакытта реклам, матбугат белән эшләү шулкадәр көчле иде һәм спектакльләргә дә кеше күп йөрде. Соңгы елларда бу кешеләрне туры мәгънәсендә эштән кудылар.

Аларга Рәшит Заһидуллинны мактаган мәкаләләрне интернет челтәренә чыгармаска дип тә әйтә торган булганнар. Хәзерге команда бөтенләй үз урынында түгел. Бездә кемнеңдер кешесе булган, рекламга бөтенләй катнашы булмаган кешеләр җыелды. Шәхсән үземә карата да, кимчелекләрен күрсәтү сәбәпле, социаль челтәрләрдә каршылыкны сизәм. Театр сайтында, төркемнәрдә минем турыда бернинди мәгълүмат та эленми. Мин моңа мохтаҗ кеше түгел. Бары тик театр сайтын ачып карарга гына киңәш итәм. Анда рекламаның нинди дәрәҗәдә икәнен күрерсез. Анда безнең төп казаныш итеп парковка, буфет, намаз бүлмәсе һәм балалар өчен мәйдан булдыру китерелә. Иң мөһим сүзләр менә шушы. Иҗат монда гомумән мөһим әйбер түгел. Арча якташлыгы концертыннан кала, билгеле. Бу – балык башыннан чери дигән сүз түгелме соң? Без иҗат яклы. Министрның төрле режиссерлар белән эшләп карагыз дигән сүзләренә без каршы түгел. Булсын, театрда берничә режиссер эшләсен. Ләкин театр баш режиссерсыз берничек тә яши алмый. Баш режиссер гына хәл итә торган сораулар бар. Мәсәлән, спектакльнең сыйфаты, репетицияләр өчен кем җавап бирәчәк? Килмешәкләр килерләр дә, китәрләр. Театр исә караучысыз калыр.

Актер Булат Зиннәтуллин мөдир белән уртак тел табу читен ди:

– Шушы көнгә кадәр сорауларыбызга төпле җавап ишеткән юк. Җавапсыз кеше киләчәк. Постановщик театр тамашачысы алдында да, төркем алдында да җавап тотмаячак. Режисер белән мөдир арасындагы низагта режиссерны гаепле итеп калдырдылар. Дөресме соң бу? Актерлар да бит уртак тел таба алмады. Сөйләшеп карадык инде, булмады. Ул репертуарны бик вак дип санады, эшебезне санламады. Театрны шул дәрәҗәдә яратмагач, нигә безне шундый авыр хәлдә калдыралар микән?

Театр мөдире Фәнис Мөсәгыйтов, журналистлар белән аралашудан баш тартты. Мәдәният министрлыгы вәкилләре исә төркемгә үзләре арасыннан сайлап худсовет оештырырга тәкъдим итте. Аларча худсовет репетицияләр дә үткәрәчәк, репертуар да формалаштырачак. Ике-өч ай эшләп карыйк, аннары тагын очрашырбыз дигән вәгъдә дә бирделәр. Бүлгәләнеп беткән коллективта худсовет оештырып булмаячагы һәркемгә ачык иде. Шуның белән театр проблемнарына вакытлыча нокта куелды.

Режиссер Рәшит Заһидуллинның улы Даниял Заһидуллин Вконтакте челтәрендәге шәхси битендә “Мин беркайчан да әти-әнием турында сөйләп йөрмәдем. Ләкин бүген туры килә” дигән сүзләр белән әтисе турында мәгълүмат элгән һәм аны яклап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановисеменә петиция язылуын хәбәр иткән. Анда “Заһидуллин – театрның йөрәге. Театр елында театр юкка чыгарыла” дигән юллар бар. Петицияне хәзергә 500ләп кеше имзалаган.

Даниялга 20 яшь, ул Мәскәүдә Плеханов исемендәге университетның менеджмент факультетында укый.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись Казанның Тинчурин театрында ниләр булып ятуын беләсезме? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, Тинчурин театры иң яхшы спектакльләренә чакыра
Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, 24-29 августта Кәрим Тинчурин  театры казанлыларга һәм башкала кунакларына иң яхшы алты спектаклен тәкъдим итә. Шуларның дүртесе – узган сезон премьералары.

24 августта тамашачылар К. Тинчуринның “Назлы кияү” спектаклен карый ала. Театр сәхнәсендә 2 ел дәвамында уйналган әлеге спектакль тамашачы тарафыннан шактый җылы кабул ителә. 1915 елда иҗат ителгән әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр бүген дә актуальлеген югалтмый. Бай кияү өйләнергә җыенуын белдерә. Күңеленә хуш килгән кәләшне табып биргән кешегә исә алтын бизәнү әйбере вәгъдә итә. Вакыйгалар төенләнеше шуннан гыйбарәт. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куйган.25 августта тамашачыларга узган сезон премьерасы – “Чулпан” спектакле тәкъдим ителә. Күренекле татар драматургы Шәриф Хөсәенов әсәре буенча куелган әлеге спектакль сәхнәдә чын хисләрнең шаһиты булырга мөмкинлек бирә. Иртәме-соңмы, беренче мәхәббәт һәммәбезгә дә килә. Күпләр өчен ул алдагы мөнәсәбәтләрнең асылына әйләнә, ә кайберәүләр өчен упкынга әверелә… “Чулпан” мелодрамасын тамаша кылганнар моңа инанмый калмас кебек. Спектакльнең режиссеры – Резеда Гарипова.26 августта узган сезонның чираттагы премьерасы – Шамил Фәрхетдиновның “Эх, алмагачлары!” спектакле була. Комедия жанрындагы әлеге спектакль 6 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән, шуңа да аны бөтен гаилә белән килеп карарга мөмкин. “Эх, алмагачлары!” юмор, кешелеклелек белән сугарылган, ул кәефне күтәрә һәм күңелдә уңай тәэсирләр калдыра. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер — Рәшит Заһидуллин.27 августта күренекле драматург Хәй Вахит әсәре буенча куелган “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителәчәк. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче уза. Туйга күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән! Дөрес, әлегә аларның кияүне күргәннәре юк. Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк… Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куйган җырлы-биюле әлеге спектакль көлкеле вакыйгалар аша җитди мәсьәләләр күтәрә.28 августта тамашачыларның “Әллә язмыш, әллә ялгыш” спектаклен карау мөмкинлеге була. Спектакль Наталья Нестерованың “Выйти замуж” дигән проза әсәренә нигезләнеп иҗат ителгән. Режиссер Резеда Гарипова шуның буенча драма әсәре, ягъни инсценировка эшләгән, аны Илфак Хафизов тәрҗемә иткән. Сюжет исә бик гади. Төп герой — Люция, барлык кешеләр кебек үк, бәхетле булырга тели һәм гомер буе шуңа омтыла. Ул чиста, намуслы, самими. Шул сыйфатлары аркасында, төрле маҗараларга юлыга, әмма могҗизаларга ышанудан туктамый.

29 августта узган сезондагы тагын бер премьера – драматург Илһам Гали пьесасы буенча куелган “Беренче мәхәббәт” спектакле тәкъдим ителә. Мәңгелек мәхәббәт темасы, аталар белән балалар арасындагы каршылык, гармонияле актерлар ансамбле һәм режиссер Рәшит Заһидуллинның осталыгы спектакльне уңышлы һәм халыкчан итеп танытырга өлгерде.

Спектакльләргә рәхим итегез!

Билетларны театрның сайтыннан да алып була.

Запись Шәһәр һәм республика көне уңаеннан, Тинчурин театры иң яхшы спектакльләренә чакыра впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..