«Тыныч йоклагыз» — Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату [видео]

-- Alfia

4 декабрьдә Казанның Тинчурин театрында, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Тинчурин театрының атаклы актрисасы Исламия Мәхмүтова белән хушлаштылар. Зал тутырып килгән халык алдында Исламия Мәхмүтованың хезмәттәшләре, республика җитәкчелеге аның белән бәйле якты истәлекләре белән уртаклашты. Бер сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүмә Самосырово зиратында, шулай ук атаклы артист булган тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янында җирләнде.

 

Бәйле