Архивы Калеб - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Сәрләүхәсез” исемсез булып каламы? [фото]
Болай да караңгы яз көне кичкә таба барганда, яңгыр да яуды. Шул вакытта нтернетны ачкач, дус кыздан хәбәр килеп иреште. Ул «Сәрләүхәсез» вербатим  спектакленең афишасы иде, аңа Камал театрының кече сәхнәсендә, «Калеб» пароле белән бушлай кереп була икән. Бу көнне уңай якка борам диеп, барырга ниятләндем. Фикерләр, танышулар, аралашулар булыр, дип өметләндем. «Серләүхәсез» гарәпчәдән «исемсез» дип аңлатыла, бугай. //Tatar today//

Яңа буын хәрәкәте «Калеб» белән берлектә узды бу чара. Тамашада бүтән өлкәләрдән катнашучылар булды. Алар дүртәү: интернетта эшләүче фотограф, Русия Ислам университеты студенты һәм юридик факультетта укучы студент.

Беренче мәртәбә тамашачылар өчен бу вербатим спектакль Химиклар мәдәният сараенда куелды. Шуннан соң, http://magarif-uku.ru/serleukhesez-verbatimy-tatar-telen, http://www.azatliq.org/a/28407055.html мәкаләләр басылып чыкты.

Спектакльне куяр өчен алар нинди кыенлыклар кичергәнлекләрен, кайда репетиция ясаганнарына ачыклык кертмәдем.  «Калеб» әзерләгән спектакль татар теленең бүгенге яшәешенә багышланган булып чыкты. «Тукайны очратсаң, нинди сорау бирер идең?», «Син татар телендә сөйләшәсеңме?», «Татар теле сиңа кирәкме? Аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсың?» — калебчеләр укытучыларга, танышларына, узып баручы таныш булмаган кешеләргә  шушы сорауларны бирә.  Бу сораулар «Сәрләүхәсез» вербатим спектакленең  нигезенә салынган да.

2009 елда Иттифак төркеменең «Бәлки» музыкаль альбомы чыккан иде.  Хәтта аларга «Алтын Барс» статуэткасын бирделәр. Ышанмассыз,  нәкъ «Серләүхәсез» җырына! Алар шул җырга сын бирүләре өчен гарьләнде. «Иттифак» төркеменең тагын да мәгънәлерәк җырлары бар бит. Аларның тыңлаучылар өчен ачык төркемнәре: https://vk.com/club5088780. Күпме сулар акты инде шул вакыттан бирле…

Спектакльнең режиссеры – Нәфисә Исмәгыйлева, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин. Тамашадан соң «Калеб» оешмасыннан аларга рәхмәт хаты бирелде.

Вербатим (латин сүзе verbatim – реаль сүз), яисә документаль театр, тамашаның бер төре. Ул XX – XXI гасырлар чикләрендә барлыкка килә. Вербатим спеактль – ул реаль гади кешеләрнең сүзләрен актерлар аша әйтеп, тамаша ясау. Әдәбиятта моңа охшаш төр нон – фикшн дип атала.

Спектакль беткәч, фикер алышу булып узды. Кече сәхнәгә килүчеләргә урыннар җитте. Бары тик дүрт – биш кеше генә тамашаны басып карагандыр.

Спектакльдән соң, тамашачыларга сүз бирделәр. Фикер белдерүчеләр артистлардан да күбрәк булды, барысы да татарча сөйләде. Рузил Мөхәммәтшин, Раил Гатауллин, Илгиз Мөхетдинов, берничә әби һәм башка кешеләр үз фикерен белдерде.

Караган вакытта: «Минем күңелем болганды», «Йөрәк авыртты», дип әйттеләр. Шул депрессив кәефкә каршы фикер җитмәде.

Чакырылган яшь тамашачыларның фикер-хисләрен моннан:  https://vk.com/public52345348 карарга була.

Кичә азагында «Калеб» җитәкчеләренең берсе – Гүзәл Сәгыйтова шагыйрә Луиза Янсуарның «Ишек» поэтик спектакле булачагына да игълан ясады.

Театрдан чыккач, яңгыр инде туктаган булып чыкты, бары улый торган җил генә калган иде.

Nerkes Tamanni

Запись “Сәрләүхәсез” исемсез булып каламы? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Калеб” үз теленнән оялган татарлар турында тамаша күрсәтте [видео, фотогалерея]
Татарлыктан оялган, татар телен нәфрәт иткән, татар телен кирәксенмәгән буын бармы? Казанда документаль театр тамашасы булды. Анда яшьләр җәмгыятьнең һәм дәүләтнең татар теленә мөнәсәбәтен күрсәтте. //Azatliq.org//

“Калеб” яңа буын җыены яшьләре татарны телен генә түгел, йөзен дә югалта барган кавем итеп сурәтләде. Һәм ни гаҗәп, режиссер Нәфисә Исмәгыйлованың “Сәрләүхәсез” спектаклендәге геройларны һәркем кабул итте. Берәү дә, хәлебез алай ук начар түгел дип бәхәскә кермәде.

“Сәрләүхәсез” – татар теле турында вербатим (документаль театр). Спектакль исеме Тукай шигыреннән алынган. Ул “исемсез” дигәнне аңлата. Проект авторлары татарларга да исемсез, телсез бер кавемгә әйләнү куркынычы бар дигән киная белән эш итә.

Спектакльнең нигезен Казан кешеләре белән сөйләшүдән тупланган монологлар тәшкил итә. Драматургия материалын катнашучылар үзләре әзерләгән. 13 кеше, 13 язмыш. Бу кешеләрнең барысының татар теленә мөнәсәбәтләренең үз тарихы бар. Геройларның берсе татар теле әти-әни, әби-бабай белән сөйләшер өчен генә кирәк ди. Икенчесе, урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетсәм, җенем чыга дип белдерә.

13 монологның күп өлеше русча яисә русчалы-татарчалы барды. Чынбарлыктагы кебек. Шулай да бер кеше татарча сөйләде. Ул – татарча сөйләшергә өйрәнгән рус кешесе. Баксаң, әлеге рус кешесе хатлар яза-яза кибетләрдәге мәгълүматларның русча гына түгел, татарча язылуына да ирешүче егет.

Шунысы да бар, вербатимны әзерләүчеләр геройларының кем икәнлекләрен әйтмәде. Аларга интервью бирергә шундый шарт белән генә ризалашканнар. Без аларның исемнәрен белмибез, аларның уй-кичерешләре, монологлары чынбарлык, диде спектакльне әзерләүчеләр.

Рузил Миңнекаев

“Героемны якыннан беләм. Ул – эшмәкәр, автомәктәпләр челтәре хуҗасы, адвокат ширкәтен дә тота. Шәп аналитик, татар телен үзенә кирәк дип санамый, балаларына да рус, инглиз телләрен генә өйрәтәчәкмен дип әйтә. Аларга федераль дәрәҗәгә чыгарга кирәк ди.

Героем ул ук вакытта татар теленең ни өчен мескен хәлдә калуын аңлый, бу хәлдән чыгу юллары бар дип белдерә. Аныңча, татар теленең тамырын бердәм дәүләт имтиханы сылтавы белән мәктәптә корыталар. Чөнки Татарстанның үз мәгариф системы юк”, ди Миңнекаев.

Рузил үзе Норлат шәһәрендә рус мәктәбендә укыган. “Татарча сөйләшә башласам дусларым, нишлисең, дип туктаталар иде. Бер дус малаем бар. Аның исеме Валера, әтисе дә, әнисе дә татарлар. Үзе белән русча сөйләшүләрен генә таләп итә. Мин дә шундый идем, чөнки әйләнә-тирәмдә шундый кешеләр булды. Телне онытмас өчен, мохит кирәк. Ул мохитне мин театр училищесында таптым”, дип сөйләде Миңнекаев.

Елизавета Лукина

Актриса Лукина – катнаш никахта туган кыз. Ул үзе турында рус гаиләсендә үстем, әмма татарча беләм ди.

“Мин уйнаган героиняны кабул итүе авыр булды. Үзем дә кайчак рус телен онытып җибәреп, татарча сөйләп китәм. Фикер сөрешем татарча бара бугай минем. Әтием – рус, әнием – татар кешесе. Гаиләдә русча сөйләштек. Татарчаны авылга әби-бабай янына кайтканда отып килә идем. Әни белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Мәскәүдә татарча сөйләшеп барганда, артыбыздан карап калалар, миңа рәхәт тә, кызык та була”, ди ул.

Актерлар “Сәрләүхәсез” спектаклендә горурлык мәсьәләсен дә күтәрде, дәреслекләрнең кызыксыз булуы, татар теле дәресен русча укытулары хакында да сүз кузгатты. Күңелеңдә татар булсаң, тарихыңны белсәң, телне белмәсәң дә ярый дип фикерләүчеләр барлыгын да күрсәтте. Шул ук вакытта, тамашачыны татар кызы каршы алды һәм татар телен югалтмадык, аны югалтып булмый, чөнки ул – әйбер түгел, аны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга икәнлеге турында уйланырга кирәк, диде.

Спектальне карарга килгән өлкән буын үз югалтулары турында сөйләде. 78 яшьлек Мөдәррис Галимҗанов мәсәлән, гомеренең Үзбәкстанда үтүен, анда үзбәкләрнең рус сыйныфларында да, үзбәк сыйныфларында да уку мөмкинлеге булуын сөйләде. Аннан ул сагынып Казанга кайткан, нәтиҗә – оныкларым татарча сөйләшә дип мактана алмыйм ди ул.

“Калеб” яңа буын җыены максаты – проблемны күрсәтү һәм сорау кую. Бу хакта проект җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова аңлатты.

Нәфисә Исмәгыйлова

Режиссер Нәфисә Исмәгыйлова исә, Әлмәт драма театрында эшләгәндә үк шушындый документаль спектакль кую турында хыяллануын әйтте. Тамашачы җыеп булмый дип балалар өчен русча спектакльләр куя башлауны ул үзең утырган ботакны балта белән чабуга тинләде.

“Карагыз, теге вакытта күпме татар гимзаниясе ачтылар. Аларның бүген күпмесе генә калды? Бу сорау беркемне дә борчымый кебек. Әйтерсең лә шулай тиеш булган. Чөнки сыйфатны кайгыртмадык, мактаныр өчен ачтык, сан артыннан кудык. Ә төрек-татар лицейлары ачылдылар да, бер дигән итеп татарча, инглизчә, төрекчә иркен аралаша торган тирән белемле шәхесләр тәрбияләп чыгардылар һәм чыгаралар. Татар мәктәпләре шундый сыйфатлы белем белән мактана аламы? Кызганычка, юк.

Укытучылар укыту програмы җайсыз дип зарлана. Шул фикерләрен ишетелерлек итеп әйтә алмыйлар. Дәреслекләр кызык түгел, авыр, әмма аларны үзгәртү өчен берни дә эшләнми. Ни өчен шулай бу? Акчага килеп төртеләме эш – белмим, әйтә алмыйм. Дәреслекләр бер генә укытучыга да, укучыга да ошамый, ә кычкырып әйтергә куркалар. Тиктомалдан үз эчебезгә йомылдык, курку заманы килде”, диде Исмәгыйлова Азатлыкка.

Тамашачылардан бер ханым, күптән лаеклы ялда булса да, үз фикерен, белмим инде, моның өчен миңа зыян тимәсме дип курка-курка гына әйтте. Аның сүзе документларны ике телдә дә алып бару турында иде.

Режиссер Нәфисә Исмәгыйлова курку халәтеннән чыгарга, үзебездән соң ни кала, әнә шул хакта уйлау кирәк дип әйтте.

“Бу сораулар Тукай заманыннан ук калган. Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган хатында әйтә: миллият дип йөргән кешеләр ике йөзле булып чыкты, нәрсә тамак туйдырса, шуның артыннан куа. Ә бездән соң нәрсә кала – уйланмыйбыз. Без барыбыз да фанилыкта вакытлыча. Спорт сарайлары төзеп кенә тарихка кереп калып булмый. Матди байлык тарихта чүп кенә. Безгә берләшеп үз йөзебезне саклап кала торган чаралар хакында уйлашырга кирәк. Мисаллар да җитәрлек. Әнә Греция утрауларының берсендә ике дәүләт теле кабул ителгән, бу милли университетлар ачарга, миллилекне сакларга комачау итмәгән. Бездә исә йотылу бара. Менә шул хакта уйлансак иде дип алындым мин бу эшкә”, ди вербатим режиссеры.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, әлеге спектакль 2 апрель көнне “Химиклар” мәдәният сараенда махсус куелган. Бу көнне Казанга “Үз юлым” бәйгесенә яшь прозаиклар һәм аларның остазлары җыелган икән. Әлеге спектакльне алар да карады. Шулай ук мәктәп укучылары, укытучылары, завод хезмәткәрләре дә чакырылган. Казанның “Оргсинтез” заводында 8 меңнән артык кеше эшли. Аларның барысына да спектакль турында хәбәр таратылган. Килүчеләр генә санаулы булды.

14 апрель “Сәрләүхәсез” спектакле Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк.

Белешмә: “Калеб” – яңа буын иҗатчыларны туплаучы мәйдан. Ул киң аудитория өчен яңа исемнәр ача, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшьләргә үз тамашачысын табарга булыша. Проектның авторы – Гүзәл Сәгыйтова.

[Рөстәм Исхакый фотолары]

Запись “Калеб” үз теленнән оялган татарлар турында тамаша күрсәтте [видео, фотогалерея] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Калеб”тә Рүзәл Әхмәдиев Ургантка әйләнә, мәйдан тоткан Фәүзия Бәйрәмова сүз кала яза
17 ноябрь Казанның Камал театрында яшь иҗатчылар өчен “Калеб. Яңа дулкын” дигән шигъри бәйге узды. 17 кешенең уны финалга үтте. Җюри әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова белән алып баручы Рүзәл Әхмәдиевнең төртмәле фикерләре яңа форматта узган киеренке бәйгегә җанлылык өстәде. Яшьләр өлкәннәрдән иҗатка фатиха алды.

Камал театрының кече сәхнәсендә “Калеб” яңа буын җыены кысаларында “Яңа дулкын” исемле яшь иҗатчыларның шигъри бәйгесендә 17 яшь шагыйрь беренче сайлап алу турында көч сынашты. Бәйгедә иҗатчыларның шигырьләренә Камал театр артистлары укылышында видеоязмалар әзерләнгән иде, алар экраннан күрсәтелеп барды. Яңа буын, 18-20 яшьлек каләм ияләре үзләренең шигырьләре белән алты кешелек жюри алдында чыгыш ясады. Яшьләрне әдәбият белгече, язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйлманов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, рәссам Булат Гыйлванов, композитор Элмир Низамов һәм яшь режиссер, видеограф Илшат Рәхимбай хөкем итте. Кимендә икесе катнашучыга “юк” дип әйтә икән, ул киләсе турга үтмәде.

Бәйгене автор-башкаручы, шоумен, үзе дә шагыйрь Рүзәл Әхмәдиев алып барды. Аны кайбер тамашачылар, “татарның Урганты”, дип тә әйтте. Аның аеруча җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова белән төртмәле аралашулары тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте. Рүзәл озын, киеренке бәйгегә шаян сүзләре белән җиңеллек өстәде. Чөнки хөкемдарлар яшь шагыйрьләргә бик таләпчән, урыны белән кырыс та иделәр. Галимҗан Гыйлманов һәм Илсөяр Ихсанова тәҗрибәле шагыйрьләр һәм әдәбият белгечләре буларак шигырьнең тулылыгына, төгәллегенә һәм төзелешенә игътибар бирсәләр, Фәүзия Бәйрәмова исә тематикага игътибар итте. Ул милләт, татар халкы турында шигырьләрнең аз булуына кәефсезләнде.

Элмир Низамов, Фәүзия Бәйрәмова

“Мәхәббәт белән генә дөньяга чыгып булмый, милләт язмышын күтәрергә кирәк”, дип ачы тәнкыйть тә яудырды. Шул рәвешле күп катнашучыларга “юк” диде. Ә яшь сәнгатьчеләр Элмир Низамов, Булат Гыйлманов һәм Илшат Рәхимбай исә яшьләрне, киресенчә, көч биреп рухландырырга тырыштылар, күп шагыйрьләргә “әйе” диделәр.

Катнашучыларның күплеге генә түгел, ә зал тулы тамашачылар да “Калеб. Яңа дулкын” чарасының уңышлы үтүен күрсәтте. Фәүзия апа Бәйрәмова әйткәнчә: “Эт тә урамга чыкмый торган көнне яшьләрнең монда килүе, ул инде безнең татар милләтенең барлыгын, аның юкка чыкмавын күрсәтә”.

Катнашучылар күп булса да, залның аерым үз яраткан иҗатчылары булды, алар көчле алкышларга күмелде. Бигрәк тә Элнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррахова, Гөлназ Газизова, Алсу Сәләховалар аерым игътибарга лаек булды. Аларның кешелек, татарлар кебек фәлсәфи темаларга багышланган шигырьләре тамашачылар гына түгел, ә хөкемдарларның да зур бәясенә ия булды. Жюри әгъзалары барысы бергә бер тавыштан “Әйе!” диделәр. Ахырдан теләк-фикерләрен җиткерделәр.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе:

“Татар яшьләре шигырь язып, шигырь укырга җыелганнар икән, димәк, милләт бар, милләт яши! Менә бүгенге көнгә аларның иң зур савабы шушы булды! Милләт дигән бөек әйбер бар. Әгәр милләт турында шигырьләр белән без халыкны уята алмыйбыз икән, милләткә өлеш кертмибез икән, дөньяда безне танымаячаклар! Без дөньяда бары тик “татар” дигән йөз белән, татар милләтен генә күтәреп чыга алабыз! Бу очрашудан мин бик канәгать калдым”

Гүзәл Сәгыйтова, “Калеб” проекты җитәкчесе:

“Без инде күптән, бер өч ел элек яңа яшь шагыйрьләрне җыярга дип сөйләшкән идек, ләкин шушы кичәгә тиз генә килә алмадык. Быел Булат Ибраһим: “Элек безнең “Яңа дулкын”нар бар иде, хәтерлисезме”, дип чыкты һәм без “Яңа дулкын” быел да булырга тиеш дидек. Кемнәр алар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшиннардан кала кемнәр бар безнең татар әдәбиятында дигән сорау белән борчылдык һәм менә җавап та таптык. “Яңа дулкын”ны игълан иткәч 25 кеше җыелды. Әлбәттә, бу чара театральләшкән тамаша буларак үтә иде. Ә 25 кеше сәхнәдә булса бу бит качкыннар күренеше, “Зәңгәр шәл” булачак дидем, чөнки 25 кешенең шигърияте төрле-төрле. Шуңа да 17сен үзебез сайлап, аларны жюри алдына чыгардык.”

Без “Калеб”нең шигъри бәйгесендә катнашкан егет-кызлардан да “Яңа дулкын”га килеп керүләре, иҗатлары турында сораштык.

Алия Әбрәрова, КФУның икенче курс студенты (бәйгедә төшеп калды):

“Проект турында күптән ишеткәнем бар иде. Вконтакте челтәрендәге “Калеб” төркеменә кереп, әлеге чарадан фотоларны карап барганда кайчан да булса үзем дә әлеге кичәдә катнашырмын дигән өмет күңелемдә ятты. “Яңа дулкын” – яшь шагыйрьләргә үсәр өчен бер әдәби баскыч. Татар милләтенең киләчәге. Минем стиль бераз ванильныйрак, күбесенчә мәхәббәт турында. Шигьрият синең өчен нәрсә дип сорагач, минем хәтергә Мөдәрис Әгьләмның менә бу юллары искә төшә:

“Кан жибәргәч жиңел була, энем”,-

Табиб шулай диеп акыл сата.

Мин, ышанып, кан тамырын кистем,

Исем китте…-

Шигырь агып ята”.

Әлеге юллар миңа мотивация бирә.”

Азат Миргаязов

Азат Миргаязов, Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты (финалга үтте):

“Калеб искиткеч мөһим ике миссия башкара. Беренчесе яшь иҗатчыларны җәмәгатьчелек белән таныштыру, сәхнәгә чыгару булса, икенчесе – халыкка яңа табадан төшкән иҗат жимешләрен тәкъдим итү. Татар милләте өчен исә рухи азык алу станциясе кебек. Бәлки пристань. Халыкның әдәбияты, сәнгате – аның киеме кебек. Никадәр баерак булса, шулкадәр зәвыклы була. “Калеб” нәкъ менә халкыбызга сыйфатлы, матур кием тегә дә инде. Минем үземнең төрле стильдәге шигырьләрем бар. Язылмыйча, куңелдә генә калган шигырьләрем дә бихисап. Үземә ошамаса кәгазьгә төшереп тормыйм. Мәҗбүри утырып, узеңне мәҗбүр итеп шигырь язуны аңламыйм. Алар миндә үзләре әкрен генә туалар. Башта идея, аннары эчтәлек, бераздан шул эчтәлек рифмаларга салына, строфалар барлыкка килә, соңыннан гына кәгазьгә төшә. Шигырьләрдә кабатланмас образлар булуын яратам, тапталмаган чагыштырулар, яңа караш. Һәр шигыремнең үз фәлсәфәсе бар. Аларда матур күңеллелеккә, гадилеккә, кешелеклелеккә, гаделлеккә чакыру тоелырга мөмкин.”

Гөлүсә Шиһапова, Казан федераль университетының икенче курс магистры (финалга үтте):

“Яңа дулкын” проекты турында “Калеб” белән очрашудан белдем. Безне чакырып бәйге була диделәр һәм без аның белән кызыксындык. Минем өчен “Калеб” – иҗат мәйданы, яңа сулыш, яңа дәрт алып килә торган яшьләр җиһаны. Татар милләте өчен әлеге проектның әһәмияте бик зур. Чөнки ул яшь иҗатчыларны барлый, аларны яңалыклар белән таныштырып бара, бәлки яңа тенденцияләр кертеп җибәрә, шуңа да “Калеб”кә килү, безнең үзебез өчен дә яңа тәҗрибә, яңа сулыш алып килер дип уйлыйм. Минем үземнең аерым бер тематикам бар дип әйтә алмыйм, ләкин күбрәк мәхәббәт турында язам. Үз шигырьләрем белән тормышны яратырга кирәклеген, иң беренче чиратта үзеңне яратырга дигән фикер җиткерәм. Әгәр дә без тормышта матур уйласак, матур ачык төсләр күрсәк, тормышыбыз да матур булыр иде.”

Күмәк фото

Нәтиҗәдә, 2017 елның гыйнварында булачак икенче турга ун иҗатчы үтте. Алар Элнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина, Эльвира Рәфыйкова, Гөлүсә Шиһапова, Азат Миргаязов, Римма Фәррәхова, Гөлзия Гаффурова, Гөлназ Газизова, Гүзәл Закирова. Алсу Сәләхова. Алар, шулай ук “Калеб” белән берлектә театральләштерелгән тамаша куячаклар.

Azatliq.org

Запись “Калеб”тә Рүзәл Әхмәдиев Ургантка әйләнә, мәйдан тоткан Фәүзия Бәйрәмова сүз кала яза впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..