«Сәрләүхәсез» исемсез булып каламы? [фото]

Болай да караңгы яз көне кичкә таба барганда, яңгыр да яуды. Шул вакытта нтернетны ачкач, дус кыздан хәбәр килеп иреште. Ул «Сәрләүхәсез» вербатим  спектакленең афишасы иде, аңа Камал театрының кече сәхнәсендә, «Калеб» пароле белән бушлай кереп була икән. Бу көнне уңай якка борам диеп, барырга ниятләндем. Фикерләр, танышулар, аралашулар булыр, дип өметләндем. «Серләүхәсез» гарәпчәдән «исемсез» дип аңлатыла, бугай. //Tatar today//

Яңа буын хәрәкәте «Калеб» белән берлектә узды бу чара. Тамашада бүтән өлкәләрдән катнашучылар булды. Алар дүртәү: интернетта эшләүче фотограф, Русия Ислам университеты студенты һәм юридик факультетта укучы студент.

Беренче мәртәбә тамашачылар өчен бу вербатим спектакль Химиклар мәдәният сараенда куелды. Шуннан соң, http://magarif-uku.ru/serleukhesez-verbatimy-tatar-telenhttp://www.azatliq.org/a/28407055.html мәкаләләр басылып чыкты. 

Спектакльне куяр өчен алар нинди кыенлыклар кичергәнлекләрен, кайда репетиция ясаганнарына ачыклык кертмәдем.  «Калеб» әзерләгән спектакль татар теленең бүгенге яшәешенә багышланган булып чыкты. «Тукайны очратсаң, нинди сорау бирер идең?», «Син татар телендә сөйләшәсеңме?», «Татар теле сиңа кирәкме? Аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсың?» — калебчеләр укытучыларга, танышларына, узып баручы таныш булмаган кешеләргә  шушы сорауларны бирә.  Бу сораулар «Сәрләүхәсез» вербатим спектакленең  нигезенә салынган да. 

2009 елда Иттифак төркеменең «Бәлки» музыкаль альбомы чыккан иде.  Хәтта аларга «Алтын Барс» статуэткасын бирделәр. Ышанмассыз,  нәкъ «Серләүхәсез» җырына! Алар шул җырга сын бирүләре өчен гарьләнде. «Иттифак» төркеменең тагын да мәгънәлерәк җырлары бар бит. Аларның тыңлаучылар өчен ачык төркемнәре: https://vk.com/club5088780Күпме сулар акты инде шул вакыттан бирле…

Спектакльнең режиссеры — Нәфисә Исмәгыйлева, композиторы — Зөлфәт Вәлиуллин. Тамашадан соң «Калеб» оешмасыннан аларга рәхмәт хаты бирелде.

Вербатим (латин сүзе verbatim – реаль сүз), яисә документаль театр, тамашаның бер төре. Ул XX XXI гасырлар чикләрендә барлыкка килә. Вербатим спеактль — ул реаль гади кешеләрнең сүзләрен актерлар аша әйтеп, тамаша ясау. Әдәбиятта моңа охшаш төр нон – фикшн дип атала.

Спектакль беткәч, фикер алышу булып узды. Кече сәхнәгә килүчеләргә урыннар җитте. Бары тик дүрт — биш кеше генә тамашаны басып карагандыр.

Спектакльдән соң, тамашачыларга сүз бирделәр. Фикер белдерүчеләр артистлардан да күбрәк булды, барысы да татарча сөйләде. Рузил Мөхәммәтшин, Раил Гатауллин, Илгиз Мөхетдинов, берничә әби һәм башка кешеләр үз фикерен белдерде.

Караган вакытта: «Минем күңелем болганды», «Йөрәк авыртты», дип әйттеләр. Шул депрессив кәефкә каршы фикер җитмәде. 

Чакырылган яшь тамашачыларның фикер-хисләрен моннан:  https://vk.com/public52345348 карарга була.

Кичә азагында «Калеб» җитәкчеләренең берсе — Гүзәл Сәгыйтова шагыйрә Луиза Янсуарның «Ишек» поэтик спектакле булачагына да игълан ясады.

Театрдан чыккач, яңгыр инде туктаган булып чыкты, бары улый торган җил генә калган иде.

 Nerkes Tamanni

Бәйле