Архивы канун - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ана капиталын җиңел машина алу өчен кулланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Дәүләт Думасының өч оппозицион фракциясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы //Татар-информ//.

Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә.

Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган, инвалид балаларны караучылар, күп балалы гаиләләр, диелә канун проектына беркетелгән аңлатма язуында.

Канун проектын кабул итү Россиядәге 12 елдан 7 айга кадәрле булган автомобильләрнең уртача яшен кыскартуга китерәчәк. Шул ук вакытта бу машина төзү өлкәсенә дә уңай йогынты ясыячак, диелә аңлатма язуында.

Канун проекты авторларының берсе, сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов белдерүенчә, авыр җирлегендә һәм Россиянең төньяк районнарында автомобиль бердәнбер йөрү чарасы. Инвалид балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз бала караучы әти яки әни ана капиталы хисабыннан машина сатып алса, без андый гаиләләрнең тормыш сыйфатларын күпкә яхшыртыр идек, ди ул.

Запись Ана капиталын җиңел машина алу өчен кулланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мәктәпләрендә яулыклы, түбәтәйле балалар турында мәгълүмат җыялар
Татарстан мәктәпләреннән яулыклы һәм түбәтәйле укучылар турында мәгълүмат җыялар. Юристлар мәктәпнең укучылар турында мәгълүмат бирүгә хокукы юк дип әйтә.//Азатлык радиосы//

Азатлыкка Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасыннан яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр турында мәгълүмат җыю бара дигән хәбәр килеп иреште. Әлеге мәгълүматны кем һәм ни өчен җыюын белергә теләп Биектау районы мәгариф бүлегенә шалтыраттык. Тәрбия эшләре җитәкчесе урынбасары Альбина Мөстәкыймова әйтүенчә, әлеге мәгълүматны террорга каршы комитеттан сораганнар.

“Без бит кушканны башкаручылар гына. Мин бу вазифада әле бер генә ел эшлим, әмма бу мәгълүматны узган елларны да җыйганнар. Нәрсә өчен кирәк булуын әйтә алмыйм. Без болай да укучылар турындагы мәгълүмат читкә чыкмасын дип бик сак булырга тырышабыз”, диде ул.

Мөстәкыймова бу мәгълүматны террорга каршы оешманың республиканыкымы яки Русиянекеме таләп итүен әйтә алмады. Билгеле булганча, Татарстанның террорга каршы комиссиясен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан Иминлек шурасы сәркатибенең баш киңәшчесе Михаил Блинов исә Азатлыкка бу хәбәрне кире какты.

– Бу ниндидер ахмак әйбер, шуңа аңлатма да биреп тормыйм. Республика президентының яулыктан йөрүче укучыларны санаудан башка эше беткәндер инде алайса?

– Сездән югарырак торган Русиянең террорга каршы комитетыннан мондый боерык килә аламы?

– Юк. Минемчә, андый йөкләмә барыбер безнең аша узар иде. Ә ул булмады һәм булмаячак. Александр Бортников та акыллы кеше һәм озак еллар Террорга каршы комитетны җитәкли.

– Сез димәк кире кагасыз?

– Мин кире какмыйм…. юк мин кире кагам, чөнки сез ниндидер мәгънәсез әйбер турында сөйлисез. Мондый башбаштаклык белән республикада беркем шөгыльләнми.

Марат Ашимов

Юрист Марат Ашимов балалар турында мондый мәгълүмат бирүне канунсыз, ди

“Бу балалар турында шәхси мәгълүмат. Мәктәпнең ул мәгълүматны кемгәдер бирергә һич хокукы юк”, диде ул.

Икенче юрист Ирек Биккини мондый мәгълүмат җыю канунсыз, чөнки дини өлкәдә дискриминация булып тора дип әйтә.

“Һәрбер мәктәп җитәкчесе бездә андыйлар юк дип җавап кайтарырга хокуклы”, диде ул.

Avaaz.org сәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин исеменә барлык уку йортларында хиҗап киеп йөрүгә рөхсәт бирүне сораган петициягә имза җыю башланды.

“Русия Конституциясенең 28 маддәсе нигезендә, һәр кешегә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә. Үз чиратында уку йортында хиҗаптан йөрүне тыю Русиядә сан нигезендә икенче урында торган конфессия вәкилләре хокукларын һәм Русия Конституциясен бозу булып тора”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото:medina-center.ru

Запись Татарстан мәктәпләрендә яулыклы, түбәтәйле балалар турында мәгълүмат җыялар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Валентино Матвиенко: “Эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга”
Федерация шурасы рәисе сүзләренчә, салым түләмәүче һәм эш урынын күрсәтмәүче яшь һәм сәламәт кешеләргә дәүләт ярдәм итәргә тиеш түгел //Азатлык радиосы//

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга тәкъдим итә. Төбәкара банк шурасында чыгыш ясаганда ул төбәкләр ел саен эшсезләрнең социаль кертемнәрен түләү өчен 40 миллиард сумга кадәр акча бүлә дип хәбәр итте.

Матвиенко фикеренчә, салым түләмәүче һәм эш урынын күрсәтмәүче яшь һәм сәламәт кешеләргә дәүләт ярдәм итәргә тиеш түгел. “Һәркем үз чемоданын үзе күтәрсен”, дип өсти ул.

Валентина Матвиенко эшсезләр социаль кертемнәрне я үзләре түләсен, я аларга медицина ярдәмен күрсәтүне кыскартырга кирәк дип белдерә. Финанс һәм сәламәтлек саклау министрлыкларына 1 октябрьгә кадәр канунга тиешле үзгәрешләр әзерләргә кушылды.

Быел яз Русия Дәүләт Думасына эшсезләрне мәҗбүри медицина иминиятләштерүеннән төшереп калдыру турында канун өлгесе кертелгән иде. Русия сәламтәлек саклау министры Вероника Скворцова моның белән килешмәде. Аныңча, әлеге гамәл Конституция белән якланган бушлай медицина ярдәме алу хокукына каршы килә.

Элегрәк хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәт (Роструд) беркайда да теркәлмәгән эшсезләргә социаль түләүләр кертмәкче иде.

Запись Валентино Матвиенко: “Эшләмәгән кешеләргә медицина ярдәмен кыскартырга” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Россия Дәүләт думасы кабул иткән кануннан мөселманнар зыян күрәчәк”, ди белгечләр
Җомга көнне Русия Дәүләт думасы депутат Ирина Яровая тырышлыгы белән язылган яңа канун проектын кабул итте. Бу яңа кануннан беренче чиратта мөселманнар зыян күрәчәк, ди белгечләр.  //Азатлык радиосы//

Федераль үзәктәге депутатлар ял белмичә халык өчен тырышыпмы тырыша. Яңадан яңа “күчтәнәч”ләре белән “сөендерделәр”. Мизулина, Яроваялар ярышып кануннар яза. Депутат Ирина Яровая илнең иминлеген кайгырта, активлык күрсәтә. Аның авторлыгында язылган яңа канун террорга һәм экстремизмга каршы көрәшне тагын да көчәйтергә мөмкин. Яңа канунда дин дә искә алына. Аеруча “Дин һәм намус иреге турында” өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегенә үзгәрешләр кертеләчәк. Канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак.

Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла бу канун беренче чиратта мөселманнарга каршы язылган дип белдерде. Канунның бу форматта кабул ителүе зур хата, ди ул.

Зөфәр Галиулла

– Зөфәр хәзрәт, яңа канун проектының мөселманнарга карата тәэсире нинди булыр дип уйлысыз?

–Үзләренчә матур, шәп язылган, халыкны кайгыртабыз дип уйлап эшлибез дип тәкъдим итәләрдер. Әмма минемчә бу беренче чиратта мөселманнарны авызлыклар өчен булдырылган канун. Аны шунда ук кабул да иттеләр, каршы дәшүче дә табылмады. Исламның көчәюеннән куркалар. Динебез актив тарала бит, бу кемгә ошасын ди? ИГИЛларны үзләре үк уйлап табып, мөселманнарга тактылар, хәзер шуның белән безне камчылыйлар, шул сәбәп белән авызны томалыйлар. Бу канун проекты безгә каршы язылган.

– Яңа канун проектында дәгъват кылучылар эшчәнлегенә үзгәреш кертеләчәк. Анда рәсми руханилар гына дәгъват кыла ала, анысы да мәчетләрдән чыкмыйча гына башкарылырга тиеш диелгән. Моны ничек аңларга?

– Узган елны Киров өлкәсенә Рамазан уңаеннан дүрт Коръән хафиз чакырткан идек. Алар төрле җирдә тәравих укыды. Малмыжда бәйләнепме-бәйләнделәр, канун бозасыз, тагын әллә ниләр уйлап чыгарып безгә штраф салдылар. 2 мең түләргә диделәр. Адвокатларга 5 меңне түләсәк-түләдек, әмма мәхкәмә аша үз хокукыбызны якладык. Андый канун юк дип аяк терәп сөйләштек. Әмма менә хәзер канунын да әвәләп куйдылар. Хәзер авызны канун белән ябачаклар. Тегесен эшләмәскә, монысын башкармаска, читтән кертмәскә дип карап кына торалар. Русия чикләүләр иле бит.

Чит илдән кертмә, чит илгә барып укыма, монда белем алсыннар, ди. Бик дөрес, хуплыйм. Русиядә ислам буенча төпле белем бирергә тиешбез, әмма Әл-Әзһәрдән арттыра алмыйбыз бит.

Теркәлгән, рәсми рөхсәте булган руханилар гына дәгъват кылырга тиеш диелгән. Әмма алар җитәрлекме? Минемчә юк. Менә мин Киров өлкәсендә эшлим, бер имам ялга китте, җибәрүен җибәрдем, ә алыштырырлык кешем юк. Авылларда аеруча бу мәсьәлә кискен тора. Динне азмы-күпме белгән кешене туганымы, танышымы чакыра ашка. Тик ул мөхтәсибәт кешесе дә булмаска мөмкин бит. Ул пәйгамбәребез турында сөйләсә, дәгъват кылган була. Димәк, канунны бозучы. Кемдер моны каядыр ычкындыра да, бу кешене тикшерә башлаячаклар, аннары штраф салачаклар.

Чит илдә укып кайтучылар бар, үзлегеннән өйрәнүчеләр дә җитәрлек, алар беркая да теркәлмәгән, рәсми эшләми. Аларның белемнәре безгә караганда югарырак та булырга мөмкин әле. Менә аларны да туганнары кунакка дәшә алмаячак, килсәләр дә авызларын ачырга тиеш түгелләр, рәсми имамга гына дин турында сөйләргә кирәк булачак.

Канунны сессия азагына кадәр кабул итәргә кирәк дип ашыгырга ярамый иде дә бит. Руханилар белән киңәшләшергә кирәк. Алдым-бәрдем итеп эшләнә торган эш түгел. Аңлыйм, читтән начарлыкка өндәүчеләр дә бар, радикаль юнәлештә уйлачылар, эш итүчеләр дә бар. Андыйлар шыпырт кына үз кара эшен башкара. Без дә аларга каршы көрәш алып барабыз. Аларны туктатырга кирәк.

– Рәсми имамнар да мәчеттән чыгарга тиеш түгел була бит. Аларга да мәҗлесләр ябык булачак.

– Бу башка сыеп бетми. Әмма андагыларны акыл белән аңлап булмый бит. Ислам мәҗлесләр аша тарала. Никах, бәби ашлары, җеназалар, Коръән ашлары, мәүлит бәйрәмнәре, гаетләр уза, без бит халыкка динне шунда аңлатып өлгерәбез. Менә ифтарлар уза, анда да дин турында аңлатылар. Христианнарда андый тәҗрибә юк, аларга ул кирәкми дә. Телевизорны ачтың дисә, патриарх белән аткайлар сөйли, хәбәрләрдә аларның бәйрәмнәрен күрсәтәләр, аерым федераль каналлары бар, радиолары эшләп тора. Православиене хөкүмәт тарата. Ул – хөкүмәт дине! Менә котыпка кадәр җиттеләр, шунда тәре кадап кайттылар. Ак аюлар аркасын кашыр өчен урнаштырдылар бугай. Авыллар, шәһәрләрдә, федераль, төбәк юлларда шул ук хәл, бар җирдә дә тәре. Без ай куйсак, Русиядә дин аерылган, бу нинди хәл дип бәйләнәчәкләр. Хәрби бүлекләрдә дә алар, мәктәпләрдә дә алар.

Исламны түзеп кенә тоталар. Анысын да фольклорга әйләндереп баралар. Без – имамнар бүген “культпросвет” хезмәткәрләре. Зур ифтарлар, мөселманнар сабан туе, мөселманнар хоккее, футболы, матурлык бәйгеләре. Ислам бит ул идеология, яшәү рәвеше. Бүгенге хәлләр утырып еларлык.

Запись “Россия Дәүләт думасы кабул иткән кануннан мөселманнар зыян күрәчәк”, ди белгечләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..