Татарстан мәктәпләрендә яулыклы, түбәтәйле балалар турында мәгълүмат җыялар

Татарстан мәктәпләреннән яулыклы һәм түбәтәйле укучылар турында мәгълүмат җыялар. Юристлар мәктәпнең укучылар турында мәгълүмат бирүгә хокукы юк дип әйтә.//Азатлык радиосы//

Азатлыкка Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасыннан яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр турында мәгълүмат җыю бара дигән хәбәр килеп иреште. Әлеге мәгълүматны кем һәм ни өчен җыюын белергә теләп Биектау районы мәгариф бүлегенә шалтыраттык. Тәрбия эшләре җитәкчесе урынбасары Альбина Мөстәкыймова әйтүенчә, әлеге мәгълүматны террорга каршы комитеттан сораганнар.

«Без бит кушканны башкаручылар гына. Мин бу вазифада әле бер генә ел эшлим, әмма бу мәгълүматны узган елларны да җыйганнар. Нәрсә өчен кирәк булуын әйтә алмыйм. Без болай да укучылар турындагы мәгълүмат читкә чыкмасын дип бик сак булырга тырышабыз», диде ул.

Мөстәкыймова бу мәгълүматны террорга каршы оешманың республиканыкымы яки Русиянекеме таләп итүен әйтә алмады. Билгеле булганча, Татарстанның террорга каршы комиссиясен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Татарстан Иминлек шурасы сәркатибенең баш киңәшчесе Михаил Блинов исә Азатлыкка бу хәбәрне кире какты.

– Бу ниндидер ахмак әйбер, шуңа аңлатма да биреп тормыйм. Республика президентының яулыктан йөрүче укучыларны санаудан башка эше беткәндер инде алайса?

– Сездән югарырак торган Русиянең террорга каршы комитетыннан мондый боерык килә аламы?

– Юк. Минемчә, андый йөкләмә барыбер безнең аша узар иде. Ә ул булмады һәм булмаячак. Александр Бортников та акыллы кеше һәм озак еллар Террорга каршы комитетны җитәкли.

– Сез димәк кире кагасыз?

– Мин кире какмыйм…. юк мин кире кагам, чөнки сез ниндидер мәгънәсез әйбер турында сөйлисез. Мондый башбаштаклык белән республикада беркем шөгыльләнми.

Марат Ашимов

Марат Ашимов

Юрист Марат Ашимов балалар турында мондый мәгълүмат бирүне канунсыз, ди

«Бу балалар турында шәхси мәгълүмат. Мәктәпнең ул мәгълүматны кемгәдер бирергә һич хокукы юк», диде ул.

Икенче юрист Ирек Биккини мондый мәгълүмат җыю канунсыз, чөнки дини өлкәдә дискриминация булып тора дип әйтә.

«Һәрбер мәктәп җитәкчесе бездә андыйлар юк дип җавап кайтарырга хокуклы», диде ул.

Avaaz.org сәхифәсендә Русия президенты Владимир Путин исеменә барлык уку йортларында хиҗап киеп йөрүгә рөхсәт бирүне сораган петициягә имза җыю башланды.

«Русия Конституциясенең 28 маддәсе нигезендә, һәр кешегә вөҗдан иреге, дин тоту иреге гарантияләнә. Үз чиратында уку йортында хиҗаптан йөрүне тыю Русиядә сан нигезендә икенче урында торган конфессия вәкилләре хокукларын һәм Русия Конституциясен бозу булып тора», диелә мөрәҗәгатьтә.

Фото:medina-center.ru

Бәйле