Архивы каз - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Әй, Аллам! Күрәселәр бар икән…” – Чүпрәледә мең каз үстерүче Бадыковлар зур рекорд куя
Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Ләйсән һәм Рөстәм Бадыковлар күпләп каз асрый. Фермерлыкка ун ел элек алынганнар. Башта мал-туар үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Соңгы елларда кош-кортка күчкәннәр. Быел мең каз кайтартканнар. Болай күпләп алулары беренче тапкыр икән.

— Элек үзебез өчен 20-30 ны гына асрый идек. “Каз үстереп, акча эшләп була”, — дип кызыксындырдылар да тотынып карарга уйладык. Ирем тәвәккәл, эштән курыкмый. “Ятып калганчы, атып кал” девизы белән яши, — ди Ләйсән, елмаеп. — Алдан әйтеп, безне борчымады. Мең бәбкәне алып кайткач кына белдек. Бу кадәр күпне үстерә алырбызмы, дип ышанмадым. Бер көнлекләр иде бит. “Әй, Аллам! Күрәселәр бар икән…” — дидем. Үстеләр!..

— Суеп эшкәртеп кенә сатабыз. Тере килеш отышлы түгел. Азыкларына гына да күпме чыгымландык, — ди Ләйсән…

— Каз өмәләрендә кемнәр булыша, Ләйсән?

— Гаилә белән генә ерып чыга торган түгел. Шуңа электән каз өмәләрендә оста булган хатын-кызларны булышырга чакырабыз. Әлбәттә, аларга түлибез. 5-10 гына түгел бит, берьюлы 80 шәрне чистартабыз. Бервакыт, рекорд куеп, бер көндә 100 каз эшкәрттек. Рөстәм суя.

— Ничә сумнан сатасыз?

— Былтыр 1 килограммы 400 сумнан да сатылды. Быел 350 сум иттек. Мең булгач, урнаштырып бетерәсе дә бар бит әле.

— Баш-аягын сораучылар күпме?

— Бәлешкә кирәк, дип сораучылар җитәрлек. 1 кг баш-аяк — 200 сум. Бер казныкы 1-1,5 кг чамасы була.

— Мамыгын җыялармы?

— Казларны кайнар суга манып алып йолкыйбыз. Мең данәне үтүкләп бетерү мөмкин түгел. Азактан мамыкны киптереп, өйдән өйгә йөреп җыючы чегәннәргә бирәбез. Ярый алар бар әле. Чүп булып ятканчы, урнашуы хәерле. Бераз акчасы да була. Ясаган мендәрләр җитәрлек. Шуңа барысын да тапшырабыз.

Ләйсән белән Рөстәм — икесе дә Яңа Чүпрәледән. Туган җирдә кавышканнар. Авыл тормышын яраткан Рөстәм шәһәрдә төпләнү турында уйламаган да. Берничә ел элек аерым йорт җиткергәннәр. Бүген үз эшләрен тырышлык белән башкарып, тормыштан канәгать булып яшиләр. Ике як әниләре ярдәмен тоеп, ике балаларының — кыз һәм улларының рәхәтен татып гомер кичерәләр.

— Кызыбыз мәктәптә III сыйныфта укый, улыбыз — балалар бакчасында. Каз бәбкәләрен өйгә алып кайткач, алар да үзләренчә булышкан була, — ди Ләйсән. — Азык салалар, каргалардан саклыйлар… Балаларны шулай кечкенәдән кул арасына кертергә тырышабыз. Күреп, белеп үссеннәр!

Лилия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы.

Ирек Мәйданы

Запись “Әй, Аллам! Күрәселәр бар икән…” – Чүпрәледә мең каз үстерүче Бадыковлар зур рекорд куя впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Азнакайда ярты меңләп каз үстерүче Эльвир: “Каз өмәсе йола гына түгел, бизнес та”
Озакламый каз өмәләре башланачак. Ите тәмле булсын өчен, казларга нәрсә ашатырга? Каз түшкәсен тиресе ертылмаслык итеп эшкәртү тәртибе нинди? Каклаган каз күпме вакыттан соң әзер була һәм ничек саклана? Күпләп каз асрау өчен нинди шартлар тудырырга кирәк? Нинди токым яхшырак һәм бәбкә үлемен ничек булдырмаска? Каз асраганда нинди авырлыкларга юлыгырга һәм аларны ничек хәл итәргә мөмкин? “Интертат” редакциясе бу һәм башка сорауларга җавапларны шәхси хуҗалыгында 400дән артык каз үстерүче, Азнакай районы Мәсгут авыл җирлеге башлыгы Эльвир Габдрахмановтан алды.

Каз өмәсенә аз вакыт калып бара. Ите тәмле булсын өчен, казларга нәрсә ашатасыз? Кышка таба рационнары үзгәрәме? (Лиза, Алабуга)

– Казларга һәрвакыт табигый чиста ризык бирергә кирәк. Җылы вакытта арпа пешереп ашатабыз, суытып, катыра башлагач, коры ризыкка күчерәбез. Җәен чирәм белән тукланалар. Безнең казлар күп вакытларын инештә үткәрә. Шулай да эчәрләренә һәрвакыт чиста сулары булу мөһим. Каз итенә ят тәм сеңмәсен өчен, абзарларын даими чистартып, асларындагы саламны алыштырып торырга кирәк. Бу бик мөһим!

Авылыгызда каз өмәләре ничек үтә? (Вәлидә, Азнакай районы)

– “Каз өмәсе” – татар халкының күркәм йоласы, матур бәйрәмнәреннән берсе. Авылның бизәге, байлык, муллык, матурлык бәйрәме ул. Әйтелгән көнгә килеп, әбиләр, апалар татар халык җырларын җырлый-җырлый каз йолкый, канат сыдыра. Өмәнең иң күңелле вакыты — чистартылган казларны көянтә башларына элеп, су буена юарга бару. Су буеннан кайтуга, кунаклар казның эч-башыннан пешерелгән кайнар бәлеш белән сыйланалар.

Каз түшкәсен эшкәртү тәртибе нинди? Аның тиресе ертылмасын өчен, йонын ничек йолкырга? (Гарифә, Түбән Кама районы)

– Түшкәләр эшкәртүдә без әллә нинди яңа инновацион методлар кулланмыйбыз. Эшне элек-электән килгән гореф-гадәт буенча башкарабыз. Суелган казларның башын алып, муенын кысып бәйләп куялар. Канатларын кисәләр. Аннан соң йонын йолкыйлар. Таба майлый торган каурыйларын бер әрҗәгә, йомшак йонын икенче әрҗәгә җыялар. Шуннан соң казның эче чистартыла: бүтәкә, бавыр, йөрәк, муенын, эч маен аерып алалар. Чистартылган һәм эче алынган каз түшкәсен кайнар суда пешеклиләр. Бу калган төкләрне чыгару, кабырчыкларын кубару өчен эшләнә. Аннан соң су буена, чишмәгә алып төшеп, яхшылап чайкап кайтаралар. Канатларын, тәпиләрен аерым кисеп алалар. Тәпиеннән бау белән бәйләп, суын саркытырга караңгы чоланга элеп куялар. Иң оста чистартылган казның бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмый һәм бер җирдә дә тиресе ертылмый.

Каз итеннән нинди тәмле ризыклар пешерәсез? (Илмира, Буа)

– Бәйрәмнәрдә яратып ашый торган ризыгыбыз бар. Башта каз түшкәсен тозлы суда 1 көн тотабыз. Аннары суын саркытабыз, камырга төрәбез һәм салмак утта мичтә, духовкада пешерәбез. Бик тәмле була. Каз итенең үз тәме саклана. Каклаган каздан да тәмлерәк кебек тоела миңа ул. Шулай ук эч-башыннан каз бәлеше яки чуен чүлмәктә бәрәңге кушып, шулпа салып пешерәбез.

Каклаган каз күпме вакыттан соң әзер була? Аны табынга ничек чыгаралар? (Марсель, Яшел Үзән районы)

– Каклаган каз 3-4 ай дигәндә әзер була. Чистартылган һәм суы саркытылган каз түшкәләренең тышына һәм эченә жәлләмичә тоз ышкыйлар. Эченә дә тоз салып калдыралар. Кәгазь капчыкларга төрәләр дә, бүлмә температурасында элеп калдыралар. Табынга чыгарыр алдыннан, тозын кагып, яхшылап юалар. Түшеннән иң матур кисәкләрне телемләп кисеп, табынга чыгаралар. Какланган казны суыткычта сакламыйлар – тәме “китә”, кояшлы урында да тотмыйлар – кибәчәк. Эссе булмаган һәм кояш төшми торган җирдә сакларга кирәк.

Мин дә киләсе елда казлар үстереп карарга телим, бәбкәләрен кайсы вакытта сатып алалар? Нинди токым яхшырак? (Ильмир, Тукай районы)

– Каз бәбкәләрен июль азакларында алалар да, декабрьга кадәр үстерәләр. Җиргә кар яткач, кошларны суялар. Ул ноябрь азагы – декабрь башына туры килә. Токымына килгәндә, без ел саен “линда” дигән казлар алабыз. Ул токым безнең як шартларына яраклашкан. Татар халкы “линда” токымлы казларга күнеккән, танып беләләр. Бу электән килгән гадәт, дип әйтик.

Бәбкә үлемен ничек булдырмаска? (Сәлимә, Актаныш районы)

– Бәбкә үлемен булдырмас өчен, беренчедән, акча жәлләмичә 40-45 көнлек казларны алып кайту хәерле. Бәләкәйрәкләре машинада кайтканда юлны авыр кичерә. Икенчедән, бәбкәләргә экологик чиста, сыйфатлы ризык ашатырга кирәк, алларында эчәрләренә һәрвакыт чиста су булырга тиеш. Өченчедән, абзарларын даими чистартып, асларын алыштырып тору мөһим.

Күпләп каз асрау өчен нинди шартлар тудырырга кирәк? (Азамат, Ютазы районы)

– Күпләп каз асрау өчен иң элек зур абзар бинасы һәм янында сулык булырга тиеш. Без яши торган җирлек каз асрау өчен бик кулай урын булып чыкты. Авылыбызда кечкенә генә елга – инеш бар. Ул бер урында күл булып җыелып тора. Абзар табу да авырлыклар тудырмады. Колхоз чорында тракторлар төзәтә торган паркның ташландык бинасын – һөнәрханәне яңарттык, казлар өчен җайладык. Шул бинадан инешкә таба юл ярдык, инеш аша күпер салдык. Суның тирәнлеген көйләп булырлык итеп эшләдек: яз көне ташу вакытында суны төшерәбез, ташу беткәч, күтәрәбез.

Каз асрый башлаганда, нинди авырлыкларга юлыктыгыз? Ул мәсьәләләрне хәл итә алдыгызмы? (Лилия, Минзәлә)

– Иң беренче авырлык – бәбкә үлеме булды. Каз үстерү белән шөгыльләнә башлаганда кечкенәрәк бәбкәләр алган идек. Хәзер зурракларны – 40-45 көнлекләрне алабыз. Бу мәсьәлә шулай хәл ителде.

Икенчедән, күпләгән каз түшкәләрен эшкәртү проблемасы туды. Беренче елны 150-200ләп каз алдык. Аларны кем суя, эшкәртә? Бу мәсьәләне хәл итүдә әниләребез (үзенең һәм тормыш иптәшенең әниләре – ТИ искәрмәсе) ярдәм итте. Алар авыл халкы белән дус, тыгыз элемтәдә, гел аралашып торалар. Авыл апаларын җыеп, өмә уздырдылар. Хәзер казларыбының саны 400гә җитте, өмәләр авылыбызда ел саен оештырыла.

Өченчедән, “Бу кадәр итне кая куеп бетермәк кирәк? Кем шул хәтле каз сатып алыр?” дип борчылдык. Беренче елны гына күпләгән каз түшкәсен урнаштырып бетерү кыен булды. Башта Чаллыдан берничә кеше алып карады. Әлбәттә, Азнакайдан килеп алалар. Каклап та, ыслап та саткач, даими клиентларыбыз барлыкка килде: алдан ук заказ биреп куялар, без шул күләмдә әзерләп тапшырабыз. Каз ите хәтта үзебезгә дә калмый кайвакыт. Гаилә бәйрәмнәренә дип әнием җыеп куя, ә быел бөтенебезнең туган көненә җитмәде дә әле.

Күпләп каз үстерүчеләргә ТОП-5 киңәш:

1. Акча жәлләмичә, зуррак бәбкәләр алырга кирәк. 40-45 көнлекләр чыдамлырак була, бәбкә үлеме кими.

2. Токымлы казлар белән артык мавыкмаска, халкыбыз күнеккән “линда” токымын сайларга.

3. Көннәр суытып, җир туңганчы, казларга пешерелгән ризык ашатсаң, ите тәмлерәк була.

4. Каз абзарын даими чистартып торырга иренмәгез. Ит тәменә ят ис сеңмәс.

5. Авылдашларыгыз белән дус булыгыз, өмәләрегез күңелле үтә

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Запись Азнакайда ярты меңләп каз үстерүче Эльвир: “Каз өмәсе йола гына түгел, бизнес та” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанлылар 100 урланган казны ашап бетергән
Башкорстанда яшәүчеләр йөзгә якын урланган каз ашап бетергәннәр.

Әбҗәлил районында кошчылык фабрикасы хуҗасы казларның санын алганда 200ләп казның юкка чыгуын абайлап алган. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында фермер хуҗалыгында эшләүче берәүнең берничә ай эчендә кошларны берәмләп урлавы һәм күрше авылда сатуы ачыкланган. Ул 200ләп каз урлавын яшермичә сөйләп биргән.

Башкортстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-атка карата “Урлашу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре урланган казларның яртысын диярлек җирле халыктан җыеп алып, кире кошчылык фабрикасына тапшырганнар. “Ә күпме каз ашалып беткәнен әйтү кыен”, – дигәннәр.

Татар-информ

Запись Башкортстанлылар 100 урланган казны ашап бетергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..