“Әй, Аллам! Күрәселәр бар икән…” — Чүпрәледә мең каз үстерүче Бадыковлар зур рекорд куя

-- Лэйсирэ

Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Ләйсән һәм Рөстәм Бадыковлар күпләп каз асрый. Фермерлыкка ун ел элек алынганнар. Башта мал-туар үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Соңгы елларда кош-кортка күчкәннәр. Быел мең каз кайтартканнар. Болай күпләп алулары беренче тапкыр икән.

— Элек үзебез өчен 20-30 ны гына асрый идек. “Каз үстереп, акча эшләп була”, — дип кызыксындырдылар да тотынып карарга уйладык. Ирем тәвәккәл, эштән курыкмый. “Ятып калганчы, атып кал” девизы белән яши, — ди Ләйсән, елмаеп. — Алдан әйтеп, безне борчымады. Мең бәбкәне алып кайткач кына белдек. Бу кадәр күпне үстерә алырбызмы, дип ышанмадым. Бер көнлекләр иде бит. “Әй, Аллам! Күрәселәр бар икән…” — дидем. Үстеләр!..

— Суеп эшкәртеп кенә сатабыз. Тере килеш отышлы түгел. Азыкларына гына да күпме чыгымландык, — ди Ләйсән…

— Каз өмәләрендә кемнәр булыша, Ләйсән?

— Гаилә белән генә ерып чыга торган түгел. Шуңа электән каз өмәләрендә оста булган хатын-кызларны булышырга чакырабыз. Әлбәттә, аларга түлибез. 5-10 гына түгел бит, берьюлы 80 шәрне чистартабыз. Бервакыт, рекорд куеп, бер көндә 100 каз эшкәрттек. Рөстәм суя.

— Ничә сумнан сатасыз?

— Былтыр 1 килограммы 400 сумнан да сатылды. Быел 350 сум иттек. Мең булгач, урнаштырып бетерәсе дә бар бит әле.

— Баш-аягын сораучылар күпме?

— Бәлешкә кирәк, дип сораучылар җитәрлек. 1 кг баш-аяк — 200 сум. Бер казныкы 1-1,5 кг чамасы була.

— Мамыгын җыялармы?

— Казларны кайнар суга манып алып йолкыйбыз. Мең данәне үтүкләп бетерү мөмкин түгел. Азактан мамыкны киптереп, өйдән өйгә йөреп җыючы чегәннәргә бирәбез. Ярый алар бар әле. Чүп булып ятканчы, урнашуы хәерле. Бераз акчасы да була. Ясаган мендәрләр җитәрлек. Шуңа барысын да тапшырабыз.

Ләйсән белән Рөстәм — икесе дә Яңа Чүпрәледән. Туган җирдә кавышканнар. Авыл тормышын яраткан Рөстәм шәһәрдә төпләнү турында уйламаган да. Берничә ел элек аерым йорт җиткергәннәр. Бүген үз эшләрен тырышлык белән башкарып, тормыштан канәгать булып яшиләр. Ике як әниләре ярдәмен тоеп, ике балаларының — кыз һәм улларының рәхәтен татып гомер кичерәләр.

— Кызыбыз мәктәптә III сыйныфта укый, улыбыз — балалар бакчасында. Каз бәбкәләрен өйгә алып кайткач, алар да үзләренчә булышкан була, — ди Ләйсән. — Азык салалар, каргалардан саклыйлар… Балаларны шулай кечкенәдән кул арасына кертергә тырышабыз. Күреп, белеп үссеннәр!

Лилия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы.

Ирек Мәйданы

Бәйле