Архивы “Казан Арена” - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда хайваннар өчен кунакханә, матурлык салоны барлыкка киләчәк
“Казан Арена” стадионының Көньяк трибунасы астында хайваннар өчен кунакханә барлыкка киләчәк.

Стадион җитәкчелеге әлегә инвесторлар эзләү белән мәшгуль ди. Бу хакта объектның коммерция департаментында җиткергәннәр.

Зоокунакханәдә эт, мәче һәм башка йорт хайваннары өчен 32 бүлмә булачак. Моннан тыш алар өчен матурлык салоны һәм ветеринария кабинеты да ачылачак. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 4 миллион сумнан артык акча кирәк.

Интертат

Запись Казанда хайваннар өчен кунакханә, матурлык салоны барлыкка киләчәк впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Казан-Арена”дагы иң зур ифтарда халык үзен ничек тотты [фото,видео]
“Kazan-Arena” стадионында уздырылган авыз ачу мәҗлесенә 10 мең кеше килде. Вәгазь һәм чыгышларның бөтенесе диярлек татарча булды. Намазда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка түрәләр катнашты. //Азатлык радиосы//

Дүртенче тапкыр уздырылган республикакүләм ифтарга әзерлек эшләре өч ай дәвам иткән. 22 июнь көнне волонтерлар иртәнге сәгать 7дә үк “Kazan-Arena” стадионында җыелыша башлады. Алар барлыгы 800 кеше. Ифтарны оештыруда ярдәм итәргә теләгән халыкны социаль челтәрләр аша эзләдек, дип сөйләде Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре. Иң күп волонтер Татарстанның Кукмара, Алексеевски, Азнакай, Аксубай, Мөслим, Норлат, Буа, Бөгелмә, Теләче, Яшел Yзән, Түбән Кама, Баулы, Саба, Лаеш, Чистай, Мамадыш, Алабуга, Кайбыч районнары һәм Чаллы шәһәреннән. Районнардан килгәннәренә район хакимиятләре махсус автобуслар оештырган – волонтер эше түләнмәсә дә, Казанга барып кайту мәшәкатьләре хәл ителгән.

Татар ифтарында – үзбәк пылавы

Ифтарның төп ризыгы – пылауны алты зур казанда пешерделәр. Пешекчеләре – үзбәк милләтеннән. Алар Азатлыкка пылауга бер тонна дөге, бер тонна ит, бер тонна кишер һәм 300 литр май киткән дип сөйләде.

Ни өчен 22 июнь?

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин стадионга Мәскәү өлкәсе һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов белән бергә сәгать кичке 7 тулгандарак килеп җитте. Аларны шундук чолгап алган журналистларга Сәмигуллин “Киләсе елга ифтарда катнашучыларның санын арттырырга җыенмыйбыз” дип белдерде. Янәсе, 10 мең кеше дә шактый зур сан. Сүз уңаеннан, кунаклар арасында “Бу тарихи вакыйга” дигән сүзләр дә ишетелде –имеш, Русиядә моңарчы 10 мең кешенең бер урында авыз ачканы булмаган.

Ни өчен республика ифтарын нәкъ менә 22 июнь кичендә уздырырга булдыгыз дигән сорауга Әлбир Крганов җавап бирде: “Беренчедән, бүген – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Илебезне яклап сугыш кырында шәһит киткәннәргә дога укырбыз. Икенчедән, Рамазан аеның 17нче көнендә Бәдер сугышы башланган. Ислам тарихында бу мөһим вакыйга. Өченчедән, бөтен дөньяда бүген Хәләл көнен билгеләп узалар”, – диде ул.

Башланды

Халык стадионга кичке сәгать 7 тулганда агыла башлады. Барысы да бик оешкан төстә узды. Керү капкасыннан алып футбол кырына кадәр юл күрсәтә торган махсус стюардлар куелган иде. Алар кая барырга дип аптырап калган әби-бабайларга да, апа-абыйларга да барысын да тәфсилләп аңлатып торды. Халыкның яртысыннан күбрәген яшьләр тәшкил итте. Гаиләләп, кечкенә балалары белән килүчеләр дә шактый иде.

Стадионның алгы өлешендә оештырылган “Ифтар ярминкәсе” килгән кешене әллә ни кызыксындырмады булса кирәк. Халык әллә аның барлыгын белмичә анда кереп тә тормады, әллә акчасы булмаганлыктан турыдан футбол кырына юл тотты. Аның каравы, бушлай су тарата торган киосклардан чират өзелмәде. Ярты литрлы шешәләрне халык бик теләп алды, шушында ук аяк киемен салыр өчен махсус пакетлар да таратылды.

Футбол кырына кергәндә, күп кеше күзгә ачылган манзараны кесә телефоннарына төшерде. “Мондый зур стадионга беренче тапкыр килдем. Футбол аркасында түгел, мөселман булганга күрә мондый зур корылманы күрергә насыйп булды”, дип уртаклашты хис-кичерешләре белән 19 яшьлек Илдар.

Хатын-кызлар бөтенесе диярлек яулыктан иде, ир-атларның күбесе түбәтәй кигән иде. Туташ һәм ханымнарның күлмәкләренә карап, хәзерге мөселман модасының иң соңгы һәм актуаль тенденцияләрен дә шәрехләргә мөмкин. Яулыкны татарча бәйләгән яшь кызлар күренмәде, ә менә ак яулыкларын “дүртпочмаклап” алга бәйләгән татар әбиләре гавамнан аерылып торды.

Танылган кешеләрдән коммунистлар фиркасе вәкиле Хафиз Миргалимов, “Ак Барс”ның элекке уенчысы Данис Зарипов, депутат Разил Вәлиев, эшкуар Фәрит Мифтахов, җәзаларны башкару федераль идарәсенең Татарстан буенча башлык ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, җырчы Салават Миңнеханов күренде.

Стадионда татар теле яңгырый

Сәгать 7дә чыгышлар башланды. Алып баручы вазифасын мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин башкарды. Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев та, Камил Сәмигуллин да, Хәйруллин үзе дә фәкать татарча гына сөйләделәр. Ильяс Халиков белән Филүс Каһиров татар мөнәҗәтләрен башкарды, чакырылган кунаклар – Мөхәммәд Шәфи белән Әбү Яхъя гарәпчә нәшид башкарып чыгыш ясады.

Фәкать Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыр гына, мәҗлестә башка милләт вәкилләре бар дигән сылтау белән, татарча башлаган чыгышын урысча дәвам итте. Чыгышларны зур экраннан тамаша кылырга мөмкин иде.

Сүз уңаеннан, стадионда урнаштырылган навигация дә ике телдә башкарылган иде: татарча һәм урысча. Әмма татарның көндәлек сөйләменә күбрәк ятышлы булган “авыз ачу” сүзтезмәсе беркайда да кулланылмады – бөтен җирдә “республикакүләм ифтар” дип язылган иде.

Алгы сафлар – VIPлар өчен

Сәгать 8ләрдә трибуналарда утырган халыкны футбол кырына ахшам намазына чакырдылар. Кыйбла тарафына таба җәелгән махсус җәймәләр сафларны тигез тотарга ярдәм итте. Намазлыклар беренче берничә рәттә генә җәелгән иде – бу рәтләр VIPлар өчен буш калдырылды. Калган халык намазны чирәмдә укыды. Аяк киемнәрен салу таләп ителде – футболчылар туп тибеп йөри торган чирәмгә зыян килергә тиеш түгел.

Рөстәм Миңнеханов футбол кырына кояш баеганда килеп керде. Аның белән бергә намазга Миңтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, аның урынбасары Дамир Фәттахов, ТАИФ җитәкчесе Альберт Шиһабетдинов, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да басты. Метшин икенче сафта калды, Җәлил Фазлыев, Әлбир Крганов, Рөстәм Батыр, Мансур Җәләлетдин, Гадел Вафин, Равил Шәрәфи, Филүс Каһировлар исә Миңнеханов белән Шәймиев кебек намазны беренче сафта укыдылар. Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров намазга кушылмады – читтән күзәтеп торды. Намаз тәмамланганнан соң, дога кылдылар. Рөстәм Миңнеханов кесәсеннән дисбе чыгарып, зикерне дисбе тартып әйтте. Калган рәсми затларның кулларында тәсбих күренмәде. Сүз уңаеннан, башка рәсмиләрдән аермалы буларак, Татарстан президенты футболка һәм джинс чалбардан киенеп килгән иде.

Очкыч менюсы

Шуннан соң халыкны табынга чакырдылар. Өстәлләр стадионның ике ягында урнаштырылган иде.

Атна башында дүртенче республикакүләм ифтарына 10 миллион сум тотылган дигән хәбәр чыкты. Авыз ачу мәҗлесендә 10 мең кеше катнашкан булса, кеше башына берәр мең сум килеп чыга. Быелгы ифтарны исә очкычларда бирелә торган ризыкка охшатып эшләгәннәр: махсус савытта пылау, берничә казылык кисәге, киселгән кыяр-помидор, җимеш һәм чәй. Моннан кала һәрбер өстәлгә шулай ук чәкчәк, кәнфит, печенье, шәфталу, груша, әфлисүн дә чыгарылган иде. Шуның белән шул.

Җитәкчеләр халык белән бергә шул ук ризыкны ашады. Рөстәм Миңнеханов Камил Сәмигуллин белән Миңтимер Шәймиев арасында утырды. Каршысында Татарстан митрополиты Феофан, республиканың баш раввины Ицхак Горелик, католиклар лидеры Диогенез Уркиза да бар иде.

Ифтар мәҗлесе кичке сәгать унынчы яртыларда тәмамланды. Камил Сәмигуллин дога укыганнан соң, халык таралыша башлады. Рөстәм Миңнеханов та, Миңтимер Шәймиев тә, башка рәсми затлар да чыгыш ясамады. Фәкать чыгып барганда гына, берничә үткен егет Шәймиев белән селфига төшәргә җитеште – куркынычсызлык хезмәте никадәр комачауларга тырышса да, егетләр дәүләт киңәшчесе белән исәнләшеп, үз дигәннәренә ирешә алды.

Бюджеты 10 миллион сумга төшкән әлеге ифтар ашын Русиянең мөселман эшкуарлары ассоциациясе, Татарстан Диния нәзарәте, аерым эшкуарлар финанслады. Бу хакта Азатлыкка Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фотолар Азатлык радиосы, Ислам-тудей, Бизнес-онлайн сайтларыннан алынды

Запись “Казан-Арена”дагы иң зур ифтарда халык үзен ничек тотты [фото,видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Казан Арена” ун мең кешелек ифтарга әзерләнә. Футбол кырына зыян килмәсме? [видео]
22 июнь Казанның “Казан Арена” футбол стадионында IV республикакүләм ифтар оештырылачак. Әлеге мәҗлескә ун меңгә якын мөселман килүе көтелә. Әлеге чарада ярдәм итүче волонтерларның саны 700дән узды дип белдерде Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, волонтерлар белән эшләү өчен җаваплы вәкил Айгөл Биктимерова. //Азатлык радиосы//

Чәршәмбедә “Казан Арена” стадионында үтәчәк республикакүләм ифтар мәҗлесенә соңгы әзерлек эшләре бара. Татарстан диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе, волонтерлар белән эшләүгә җаваплы вәкил Айгөл Биктимерова җиткергәнчә, алар 700 волонтер-ярдәмче җыярга дип максат куйган булган. Теркәлгән волонтерларның саны 750гә җиткән.

Волонтерларның географиясе дә киң: Татарстаннан тыш ифтар мәҗлесен оештыруда ярдәмгә Ульян, Киров, Мәскәү, Самар өлкәләреннән килгәннәр. Алар барысы да юлларын үзләре түләп, безнең шунда катнашасыбыз, ярдәм итәсебез килә дип, волонтерлар командасына кушылган.

Ярдәм итүчеләр арасында татар милләтеннән булмаганнары да бар, дип белдерде оештыручылар. “Бүген генә теркәү узган яшьләр арасында Индонезиядән килгән егет-кызларыбызның булуын ачыкладык”, ди Айгөл Биктимерова.

Волонтерлар нигездә өстәл әзерләү белән мәшгүль булачак. Бу көннәрдә ифтар оештыручылар волонтер-егетләр ярдәмендә аларны төзи. Узган елдан аермалы буларак, быел урындыклар урынына эскәмияләр куелачак. Бүген хатын-кызлар юарга тиешле җиләк-җимешне, бозылмый торган ризыкларны әзерләп калдырачаклар. Иртәгә иртәнге сигездән башлап волонтерлар өстәлләргә җәймәләр җәеп, ашамлыклар өләшеп, кунакларны каршы алырга әзерләнәчәк.

Айгөл сүзләренчә, ифтар мәҗлесенең чыгышлары әзер. “Програмда вәгазьчеләр, нәшид, мөнәҗәт әйтүчеләр булачак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы да көтелә. Мәдәни өлештән соң халык намаз урыннарына таралачак”, ди волонтерлар эшләү өчен җаваплы вәкил.

Кайберәүләрдә футбол кырында намаз укылачагын белгәч, газонга зыян килмәсме дигән сорау туды. “Футбол вакытында 22 кеше махсус аяк киемнәре белән сәгатьләр буе чабып йөргәндә чирәмгә күбрәк зыян килә. Өстәвенә ифтарга килгән кунаклар футбол кырында аяк киемсез намаз укыячак. Алар анда ярты сәгатькә генә кереп чыга. Газонга зыян китерәчәкләр дигән фикер һич кенә дә дөрес түгел. Без махсус япмалар белән газонны каплыйбыз. Аларны өч көн кулланырга мөмкин. Анда йөгереп йөрергә, биергә дә була”, ди стадион мөдире Радик Миңнәхмәтов. “Казан Арена” җитәкчесе зур ифтар мәҗлесе өчен стадионның бушка бирелүен дә хәбәр итте.

Миңнәхмәтов ун мең кешелек ифтарның “Казан Арена” стадионында үтүе “Рубин” футбол такымына да рухи яктан ярдәм итәр дип уйлый. “2014 елда “Рубин” 9 уенның берсендә генә җиңелде. Һичшиксез ярдәм итәр дип уйлыйм”, дип белдерде ул.

Республикакүләм ифтарга Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган. Дини чарага ун миллион сум тирәсе акча тотылыр дип көтелә. Хәзерге вакытта республика күләмендә узачак чарага 8 меңләп чакыру билетлары таратылган. Чакырылучылар арасында күп гаиләле, социаль яктан якланмаган дин кардәшләребез, шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә курслар узучылар, ятимнәр дә бар. Стадион авыз ачарга килүчеләрне 18.00 сәгатьтә кабул итә башлый, 19.00 сәгатьтә мәдәни-дини программ башлана. Мөнәҗәт башкаручылар арасында билгеле җырчы Филүс Каһиров кебек сәнгать әһелләре дә булачак икән.

Запись “Казан Арена” ун мең кешелек ифтарга әзерләнә. Футбол кырына зыян килмәсме? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..