Казанда хайваннар өчен кунакханә, матурлык салоны барлыкка киләчәк

«Казан Арена» стадионының Көньяк трибунасы астында хайваннар өчен кунакханә барлыкка киләчәк.

Стадион җитәкчелеге әлегә инвесторлар эзләү белән мәшгуль ди. Бу хакта объектның коммерция департаментында җиткергәннәр.

Зоокунакханәдә эт, мәче һәм башка йорт хайваннары өчен 32 бүлмә булачак. Моннан тыш алар өчен матурлык салоны һәм ветеринария кабинеты да ачылачак. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 4 миллион сумнан артык акча кирәк.

 

Интертат

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий