Архивы Казан нуры - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камил Исхаковның сеңлесе Рәшидә ханым: “Үләсен сизенгән кебек булды әни”
10 гыйнвар көнне Казанның экс-мэры Камил Исхаков гаиләсе зур югалту кичерде: Камил әфәнденең әнисе Илһамия Газиз кызы 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Ничә яшьтә булуына карамастан, әнисе исән чакта бала – бала булып кала. Әни кеше дә һәрвакыт кирәк, һәрчак кадерле, газиз зат.

– Әби – дөньядагы иң яхшы дәү әни иде, – ди оныгы Кәрим. – Бик сабыр булды, беркайчан тавыш күтәрмәде. Әйтәсе сүзен әрләми-орышмый, тыныч кына җиткерә иде. Шуңа күрә һәрбер сүзе үгет-нәсыйхәт булып истә калды.

Илһамия әби тумышы белән Балтач районының Хәсәншәех авылыннан. Хезмәт юлын гади эшче булып башлаган.  Казандагы 16нчы заводта, тегү училищесында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Казан» кунакханәсе. Биредә ул склад мөдире вазыйфасын башкарган.

– Әни – бик оста тегүче. Авыр вакытларда, акча кытлыгы кичергән заманда, безне – дүрт баласын ким-хур итмәс өчен, төннәр буе тегү тегә иде, – дип сөйли кызы Рәшидә ханым. – Савинка бистәсендә үз йортыбыз яшәдек. Бик зур бакчабызда нинди генә төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстермәде әни. Аның түтәлендә генә түгел, сукмагында да бер чүп үләне күрмәссең. Мин әни кебек тәмле итеп гөбәдия пешерүчене күргәнем юк. 85 яшенә кадәр шушы ризык белән сыйлады ул. Безне дә хезмәт белән тәрбияләде. 42 яшеннән өч абыемны һәм мине берүзе аякка бастырды. Барыбызга да югары белем бирде. Әти белән бергә яшәмәсәләр дә, һәрвакыт аралашып тордык, кунакларга йөрештек. Әни белән әти дә дустанә мөнәсәбәттә булды.

Ата-аналар балаларын җирләргә тиеш түгел дигән язылмаган канун бар. Әмма тормышта барысы да җайлы гына килеп чыкмый шул. Илһамия Исхакова капкасын да кайгы җиле шакый.  1999 елда өченче улы – Наил, тромблары шартлап, кинәт вафат була.

– Бик әйбәт кенә йөреп торган җирдән, өч ел элек бот сөяген  сындырды әни, – дип дәвам итә Рәшидә апа. – Өлкән яшьтә сөякләр таркала башлый бит. Өйдә аягы чагылып кына киткән. Инде анысы төзәлеп, аякка баскан иде. Бер елдан соң ук тагын шул хәл. Бу юлы элек ялганган урыннан  астарак. Ике операция кичерергә туры килде әнигә. Гомер буе сабыр булды үзе: сызлануын чак кына да сиздермәде. Ятып та тормады. «Ятсам, гел ятып торырга туры килә»,  ди иде.

Соңгы өч елын төпчек баласы, бердәнбер кызы Рәшидә апа тәрбиясендә үткәрә  Илһамия әби.

Үләсен сизенгән кебек булды әни. Аз ашады, чәй дә эчмәде. «Әни, менә ниләр әзерләдем, бер генә кашык булса да кап әле»,  дип кыстый идем. «Миңа ашарга кушмадылар» дип шаккатырды. Күрәсең, ике дөнья арасында яши башлаган булган инде. Ә дөньядан бик тиз китте. Өч кенә көн температурасы күтәрелеп, грипп белән чирләде. Әмма «үләм» димәде. Соңгы көненә кадәр балаларын, оныкларын танып сөйләште. Җаны чыкканда колагына иман кәлимәсе пышылдадым. Кулын минем учыма салган килеш, бик җиңел һәм бик тыныч кына дөнья куйды әниебез.

Илһамия Исхакованы Яңа Татар бистәсенә, үз әнисе янына җирләделәр. «Казан нуры» мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов әйтүенчә, җеназага бик күп кеше җыелган.

Камил Исхаковның, гаиләсенең, Рәшидә апа һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Запись Камил Исхаковның сеңлесе Рәшидә ханым: “Үләсен сизенгән кебек булды әни” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөселманча “Ревизорро” “Казан нуры”нда булды
Узган атнада мөселманча “Ревизорро” Татарстан башкаласындагы иң популяр мәчетләрнең берсе – “Казан нуры”нда булды. Әлеге 1999 елда салынган мәчет бүгенге заман агач архитектура сәнгате һәйкале. Мәчет үзе генә түгел, аның янындагы мәдрәсә дә, шулай ук никах залы тулысынча агачтан корылган. Мондый биналар Казанда күп түгел.

“Казан нуры” Казанның экс- мэры Камил Исхаковның әтисе Шамил Исхаков  имамлык иткән мәчет буларак билгеле.  Шамил хәзрәт мәрхүм булгач, аның эшләрен, дини оешма рәисе буларак, улы дәвам итә.

Мәчет башкаланың бик уңайлы, дәрәҗәле Яңа Савин районында, Әмирхан һәм Чистай урамнары киселешендә  урнашкан. Янда гына «Ривьера» аквапаркы, “Леруа мерлен” сәүдә йорты, иман йортының машиналар кую өчен парковкасы.

Рәсми төстә имам булып Алмаз хәзрәт Мөхлисов эшли. Мәчет авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтенә карый (имам-мөхтәсиб Фәнис хәзрәт Җиһаншин). Халык арасында мәчет никах үткәрүләргә махсуслашкан булуы белән билгеле. Моның өчен төзелгән махсус зал бәйрәм рухын бирә. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

…“Өскә менегез, анда урын бар”, -дип каршы ала ишек төбендә кизү торучы. “Казан нуры”на йөрүчеләр күп. Төп залда урын җитми, шуңа күрә кешеләр якындагы биналарга таралалар. Гыйбадәт залларында кондиционер эшли, шулай да эссерәк.

Намаз залына кергәч тә, син үзеңне бер татар авылына эләккән кебек тоясың. Агач дивар, идән, тәрәзә төбендәге гөлләр, төрле шамаилләр, башка атрибутлар шундый тойгы бирәләр. Хәтта азанны татар авылларындагы динне үзлегеннән өйрәнгән бабайлар әйтә төсле. Мөнбәр дә михрам эчендә, бу мәчетләр эчендәге тәртипләргә туры килми. Бу күренешкә еш кына татар авылларындагы мәчетләрдә тап буласың. Еш кына практик якны исәпкә алганда, канунлашкан тәртип бозыла.

Мәчеткә килүчеләр арасында контингент бик төрле. Бер яктан караганда, түбәтәйле бабайлар күп, икенче яктан – сөннәт буенча үстерелгән сакаллы яшь егетләр: күбесе намазны кулларын күп тапкырлар күтәреп укый, ягъни хәнәфи мәзхәбе буенча түгел. Мөгаен бу – элек эшләгән Рөстәм хәзрәт Зиннуров мирасы.

Үткән юлы барган Кабан арты мәчетеннән аермалы буларак, “Казан нуры”на килүчеләрнең күбесе түбәтәйле (30-40%). Имам үзе чалмасыз, гарчә татар чапаныннан иде.

Вәгазь 20 минутлап дәвам итте. Ул кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәчәк 7 кеше хакындагы хәдисне аңлатуга багышланды. Вәгазь татар телендә барды, шулай да хәзрәт 1-2 җөмлә русча да кыстырды. Вәгазьне Алмаз хәзрәт сөйләде.

Элеккеге мэрның тәҗрибәсе һәр нәрсәдә чагылыш таба, бигрәк тә хезмәткәрләр эшен оештыруда. Хәтта диварга кизү торучы имамнарның графигы эленеп куелган, мондый хәл мәчетләрдә еш күзәтелми. Әмма шулай да бар нәрсәне тәртипләргә өлгереп бетмәүләре сизелә: мәсәлән, бәдрәфтә дүрт савытка бер сабын, ә диварга эленгән дүртесенең икесе ватык. Кем әйтмешли, андый  гаеп мулла кызында да була.

Гомумән алганда, мәчет уңай тәэсир калдыра. Аның татарлыгы, мөгаен, зур роль уйный. “Казан нуры”нда чынлап торып рухи ял аласың.

Рөстәм Батыр, dumrt.ru

Запись Мөселманча “Ревизорро” “Казан нуры”нда булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..