Архивы кинофильм - Tatar Today - татар яңалыклары.

Илшат Рәхимбайның яңа фильмнарының видеосы чыкты
24 гыйнвар көнне Камал театры бер кичкә кинотеатрга әверелде. Яшь режиссер Илшат Рәхимбай үзенең “Представь” һәм “Не верю!” дип исемләнгән ике кыска метражлы киносын тәкъдим итте. //Azatliq.org//

Камал театры залы шыгрым тулы иде. Керү бушлай, әмма барысы да чакырулы гына кешеләр иде. Араларында җырчылар дә күренеп алды, язучылар да, актерлар да “ялтырап” китте, киносәнгатенә бәйле булган режиссерлар да бар иде. Түрә, депутатлар залда күренмәде, гәрчә кинофильмнар премьерасы алдыннан Татарстан мәдәният министрлыгына мәдхия җырлау күп булды.

Кинофильмны тәкъдим итү дә үзенчәлекле килеп чыкты. Ут сүнүгә үк тамашачылар белән пәрдә артыннан ике тавыш аралашты. Үзенчәлекле, дустанә формасында, яшьләр форматында режиссер Илшат Рәхимбай белән продюсер Алмаз Сәмигуллин бүген булса да артык тәнкыйтьләмәүләрен сорадылар.

“Не верю” фильмы – җиңелчә форматтагы әсәр. Ул көнозын мөдирнең кычкырып торуы астында офиста эшләргә туры килгән хыялый бер кыз баланың Камал театрына гашыйк булуына нигезләнгән. Ул театрдагы бер премьераны да калдырмый, аның актерларына, дөресрәге Ришат Әхмәдуллинга гашыйк. Аның эше дә театрга әйләнеп бара төсле. Фантазиясе бай булган кызның күз алдында төрле әкияти каһарманнар барлыкка килә һәм алар барысы да офиста утырган сыман. Эш бетте дисә дә, ул һәр кич театрга бара. Театр дөньясына чумып хыялланып йөргән кыз бер көнне йоклап кала һәм эшеннән куыла һәм театрга җыештыручы булып урнаша. “Зәңгәр шәл” спектакль барганда Мәйсәрә ролен башкаручы җыр вакытында ялгыш оркестр базына егылып төшә. Зал тулы тамашачы алдында чыгыш ясаган, әмма югалып калган актерлар нишләргә белми. Шул вакытта җыештыручы булып эшләгән кыз үзе дә сизмәстән Мәйсәрә булып җырлап сәхнәгә килеп чыга. Чынбарлыкмы бу, төшме – режиссер монысын ачыкларга тамашачыга калдырыла.

Бу әсәр Камал театрына зур PR буларак та кабул ителергә мөмкин. “Татаркино” оешмасы җитәкчесе Владимир Батраков “Не верю!” кинофильмын “Көлсылу” әкиятен хәтерләтә диде.

“Не верю!” дәүләт заказы белән эшләнде. Гади итеп әйткәндә, чираттагы “Көлсылу” темасы. Тамашачы елмаеп кабул итә икән, фильм барып чыккан. Бер миллион ике йөз мең сум тирәсе акчага мондый картина төшерә алгач, бу төркемне талантлы дияр идем”, диде ул Азатлыкка.

Тамашачылар хозурына тәкъдим ителгән икенче фильм – “Представь”. Фәлсәфәле әсәр. Авторлар аны булган вакыйгага нигезләнеп эшләнде дип әйтте. Фильм катнаш гаиләдә туган ике ир туган турында. Гаилә таркалгач, балаларның берсе әтисе, икенчесе әнисе ягында кала һәм үсеп җиткәч, икесе дә рухани: берсе поп, икенчесе мулла булып китә. Күрше авылларда гына яшәсәләр дә, алар аралашмый. Берсе азан әйтә, икенчесе чиркәүдә чаң кага. Икесе арасында сакланган туганлык элемтәсе күрше авылдан чиркәү чыңы ишетелми башлагач үзен белгертә. Мулла булган кеше күрше авылы чиркәү чаңы тынып калгач, күрше авылга юнәлә. “Ашыгыч ярдәм” машинасы белән озатылган поп туганын ул кыска гына вакыт күрә, кулыннан гына тотып өлгерә. Алар бер-берсе белән аңлаша алырмы, бер-берсен гафу итәчәкме – билгесез. Тамашачы бу әсәрне үзе тәмамларга тиеш.

Бу фильмга көйне композитор Эльмир Низамов язган. “Музыка җәһәтеннән бик озак эзләндек һәм һәрберебезне берләштергән чишелешне таптык. Музыканың максаты – ике дөнья, ике динне кушу иде”, диде ул Азатлыкка.

“Представь” тулы метражлы картина булыр дип көтелә. Фойеда бу максат өчен акча җыю да оештырылган иде. Шул ул вакытта җыелган акчаның яртысы “Благодарение” фондына хәйрия өчен җибәреләчәге дә хәбәр ителде. Һәр ике картина да алдан фестивальләрдә үзен сынап карый. Әлегә телевидение аша күрсәтү турында сүз юк, интернетта бер елдан чыгачак дип ышандырдылар.

Фильмның режиссеры – Илшат Рәхимбай, продюсер – Алмаз Сәмигуллин, оператор – Айдар Шәрипов. Режиссер, педагог Николай Морозов әйтүенчә, бүген Айдар – иң оста операторларның берсе. Соңгы төшерелгән фильмнарны алсак, аларның барысында да Айдарның катнашы бар. Хәтта университетта “айдаровщина” дигән төшенчә барлыкка килгән.

Фильмнар татарча булса да, исемнәре урысча. Мөгаен, бу күбрәк аудиторияне җыю өчен шулай эшләнгәндер. Илшат Рәхимбай бу эшкә алынганда аудитория турында уйламаганын, үзе өчен төшергәнен әйтте. Бу темалар миндә кызыксыну уяткач, башкаларга кызык булырга тиеш, диде.

Ике фильмның да озынлыгы – 20 минут. Кино итеп эшләп бетерер өчен бер ел вакыт киткән. Икесе дә аз бюджетлы фильмнар.

Икесендә дә вакыйгаларга нокта куелмаган, финал юк. Бу – Рәхимбайга хас сыйфат дип билгеләделәр.

Запись Илшат Рәхимбайның яңа фильмнарының видеосы чыкты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанның Кремль яр буенда кинофильмнар, чын боланнар һәм Кыш бабай көтә
17 декабрь Казанның Кремль яр буенда әкияти шәһәрчек ачылачак. Кунакларны биредә кич белән, 18.00 сәгатьтә көтәләр. Яр буенда кинотеатр ачылачак, Яңа ел бәйрәмнәре чорында анда кинофильмнар күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Кремль яр буеның рәсми сайты. Татар-информ

Балалар өчен яр буенда төрле остаханәләр, шугалак эшләячәк. Кыш бабай йортында истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Кыш бабай өенең ишегалдында чын боланнар яшәячәк.

Әкият шәһәрчеге 29 гыйнварга кадәр кунакларны кабул итәчәк.

Запись Казанның Кремль яр буенда кинофильмнар, чын боланнар һәм Кыш бабай көтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..