Архивы Корбан гаете - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бу атнада Татарстан халкы өч кенә көн эшли: алда тагын ял көтә
10 майдан тыш, татарстанлыларны тагын бер ял көне көтә, дип искә төшерә Тататарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Татарстан Президенты Указы нигезендә, 13 май – Ураза гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шул ук вакытта 12 май алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел Җиңү көне якшәмбегә туры килүен исәпкә алып, эш атнасы 11 майда башланачак һәм Татарстанда яллар өч көн тәшкил итә.

2021 елда май бәйрәмнәре 1 майдан 10 майга кадәр дәвам итте. РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 4-7 май көннәре эшләми торган көннәр дип игълан ителде. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында мондый озын яллар ел саен булмаячак.

Чыганак: "Татар-информ"МА

Запись Бу атнада Татарстан халкы өч кенә көн эшли: алда тагын ял көтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Быел Ураза һәм Корбан бәйрәме кайчан булачагы билгеле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында Указны имзалады. Бу хакта рәсми порталда хәбәр ителә.

Документта әйтелгәнчә, Татарстанда Ураза бәйрәме – 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә Указда.

Фото: пиксабай

Запись Быел Ураза һәм Корбан бәйрәме кайчан булачагы билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2019 елга мөселман бәйрәмнәре календаре игълан ителде
Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә. 2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана.

Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар, дип хәбәр итә dumrt.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм – Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә. Рәгаиб, Мигъраҗ, Бәраәт кичәләре, Гарәфәт һәм Гашурә көне, Мәүлид ән-Нәби даталары белән сайтыбызда “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә таныша аласыз.

Фото: Яңарыш

Запись 2019 елга мөселман бәйрәмнәре календаре игълан ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Телефондагы чүп-чар һәм түфлисез аяк – корбан гаете ничек истә кала?
Бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәме быел август аена туры килде. Мөселманнар өчен әлеге бәйрәм иң мөһимнәрдән санала. Быел бәйрәм халыкта яхшы яктан гына истә калган микән?

Гаетне быел Пензада бәйрәм иткән Алфред исемле егет, Фейсбукта мәчеттән чыкканда туфлисыз калганын, быелгы Корбан гаете шуның белән истә калуын язган.

Күпчелек кешенең иртә таңнан кичкә кадәр WhatsAppтан һәм башка мессенджерлардан коелган рәсемнәр, котлаулы язмалар, видеолар ачуын гына китергән. Берсе интернетта болай яза:

«Бәйрәм булдымы, телефонга төрле чуп-чар тула. Телефонның хәтере калмый. Гадәттә аралашмаган контактлардан да котлаулар рәсемнәр һәм видеолар килә. Каян гына алалардыр ул видеоларны!? Беркемгә дә җавап бирмәдем, гафу итегез. Котлыйсы килгән кешеләрне кунакка чакырдым һәм бишбармак белән сыйладым.»

Гөлсинә, Казан.

Төркиядә, Мармарис шәһәрендә ял итүче «Идел» журналы хәбәрчесе, бәйрәм хакында:

«Мармарис урамнарында бәйрәм иткәннәре әлләни сизелми. Монда мәчетләр әз. Күбрәк Европа шәһренә тартым. Кибетләр эшләде. Дәүләт кибетләрендә спиртлы эчемлекләр сатылмады. Шәхси кибетләрдә зур базарларда ташламалар бар иде. Отельдә кичке аш өстәле баерак булган дип сөйлиләр.»

Бәйрәм якты хатирәләр белән истә калган кешеләр дә шактый булган.

«Бөтен гаиләбез белән бәйрәм иттек. Балаларны аттракционнар паркына, ярминкәгә алып бардык. Тәмле әйберләр белән сыйландык. Әтиләр корбан чалды һәм кич куннакка барып кунак булдык. Бәйрәмебез искиткеч узды.»

Мәрьям, Казан.

От культурного шока к пылкой любви ???? ⠀ Если описывать кратко мою адаптацию в Марокко, она звучала бы именно так ??. От полного отторжения ➡️ через понимание ➡️ к принятию. На это ушло три года, а всё, что после — это любовь ❤️ ⠀ Меня часто спрашивают о конкретных примерах того, к чему изменилось мое отношение в Марокко. Я написала список из 5-ти пунктов, рассмотрим их? ? ⠀ 1️⃣ Праздник ‘Ид аль-Адха ? Как же я рыдала в первый год, отказываясь вообще приходить к родне в этот день. ⠀ Сейчас я спокойно реагирую на происходящее, понимая причину и смысл этого дня. Правда баранину как не любила, так и не люблю до сих пор ? ⠀ 2️⃣ Свадьбы ? Как же дико для меня было побывать впервые на марокканской свадьбе. К тому же свадьба-то была моя собственная. ⠀ Сейчас я жду не дождусь приглашения на свадьбу и балдею от каждой проведённой там минуты ??, более того мне даже нравятся все традиции ? ⠀ 3️⃣ Семейные встречи ? Высидеть весь день на диванах, когда вокруг все говорят на непонятном языке было сложно. ⠀ Сейчас мало что изменилось, но мне это стало нравится. Я просто наблюдаю со стороны и учусь принимать гостей по-мароккански ?? ⠀ 4️⃣ Сбитый режим дня ? Лечь в 2 часа ночи и проснуться к полудню. Собраться на пляж в самый солнцепёк. Поужинать в 11 часов ночи… ⠀ Против менталитета не попрешь. Поэтому если не выходит изменить окружающих (да и зачем?), нужно расслабиться и не дергаться ??‍♀️ ⠀ 5️⃣ Неопределённость ? Ничто сказанное не стоит воспринимать буквально за чистую монету. Если вас обещали навестить, не факт, что гости точно прийдут. ⠀ Вывод я сделала тот же, что и в пункте 4. Не стоит ожидать от другого народа нашего отношения к вещам, потому что они изначально отличаются от нас. Тут «нет» не значит чёткое «нет», а «да» тоже весьма размыто ? ⠀ ✍? Вы считаете себя гибким человеком к изменениям или заядлым консерватором? ? __________ #amiirushka_о_себе

Публикация от  ?? Тайны Магриба ? Марокко (@amiirushka) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2018-08-21T19:01:36+00:00">21 Авг 2018 в 12:01 PDT</time>

Казанда бәйрәм 4.30 да намаздан соң башланды. Шәһәр буйлап төрле чаралар уздырылды. Казанның 17 мәчетендә Корбан чалу урыннары булдырылды. Алар әле тагын берничә көн эшлиячәк. Корбан чалу нисабы 18,5 мең сумга төшәчәк. Ярдәмгә ихтыяҗы булган кешеләр мәчетләргә барып ярдәм сорый ала.

Идел

Запись Телефондагы чүп-чар һәм түфлисез аяк – корбан гаете ничек истә кала? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамил Юныс: Корбан чалдыру өчен бер сәгать вакыт җитә
Корбан чалу – адәм балаларын Аллаһыга якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә торган гамәл. Коръәни Кәримдә: “Сез чалган хайваннарның ите, каны Аллаһыга ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер”, – диелә. Ягъни мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһы юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Без шулай ук корбан ите белән мескеннәрне һәм ятимнәрне сөендереп, аларның канәгатьләнүенә ирешәбез. Корбан чалуның башка хикмәтләре турында Рамил Юныс сөйләде.

– Корбан ул – тугрылык, диләр. Моны ничек аңларга?

– Корбан гаете – Ислам динендәге зур бәйрәмнәрнең икенчесе.

Корбан итү дигән төшенчә сөйләм телендә дә бар. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “якынаю” дигәнне аңлата. Корбан чалу адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган йола санала. Шуңа да исән-сау кеше өчен ваҗиб хөкемендә. Мөмкинлеге булган һәркем ел саен корбан чалырга тиеш. Әйе, бүгенге көндә кайберәүләрдән: “Гает көнендә мөселманнар кан коя”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма ул мөселманнарга гына хас йола түгел. Аның тарихы Ибраһим (г.с.) заманына ук барып тоташа.

– Ибраһимның (г.с.) улы Исмә–гыйльне чалырга алып бару турындагы кыйсса да күпләрдә бәхәс уята. Кемдер моны шулай ук вәхшилек дип кабул итә…

– Һәркемнең тормышына Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә. Андый вакытта шундый вәзгыять урнаша: проблеманы Раббыбыз кушканча гаделлек белән, әмма ул юл авыррак була, чишәргә яки җиңелчә хәл итәргә мөмкинлек бирелә, тик монысының асылында шайтанча гамәл ята. Адәм баласы үз ихтыярына карап берсен сайлый. Хәзер күреп торабыз бит, ничә еллар элек башкарган шайтани эшләре өчен нинди зур-зур кешеләрне җаваплылыкка тарталар. Алар ник шул вакытта малга кызыктым, үземне тыеп калмадым икән дип үкенә-үкенүен, тик соң инде. Аллаһы Тәгалә кушканча эшләсәләр, авырга туры килсә дә, нәтиҗәсе яхшы булыр иде.

Шактый еллар элек үзем дә шундый хәл белән очраштым. Бер бик якын дустым туйга чакырды. “Хәмер була”, – дигәч, “Аракылы өстәлгә утырмыйм”, – дип мәҗлескә барудан баш тарттым. “Ярар, сезгә, аерым табын корырбыз”, – ди бу. “Икенче өстәл артына утырсам да, бер залда икәнбез, башкаларның хәмер эчүенә ризалык биргән булачакмын”, – дим. Шул кеше: “Хәзрәт, мин Коръәннең русчага тәрҗемәсен укып чыктым. Анда хәмер эчмәү турында сүз бар, тик аракылы табынга утыру хакында берни дә әйтелмәгән”, – ди һаман. “Соң, хәдисләр дә бар бит әле”, – дим. Ахыр чиктә туйга бармадым һәм дустым нык үпкәләде. Ун елдан соң үзе үк мәчеттә түбәтәй киеп йөри башлады, миңа карата ихтирамы да артты. Әгәр шул чагында, аның сүзен тыңлап, Аллаһы Тәгаләгә каршы барган булсам, мәҗлестә утырсам, миңа: “Хәзрәт, син белә торып ник бу адымны ясадың? Мин ул вакытта аңлап җиткермәгәнмен”, – дияр иде. Аллаһы Тәгалә кушканны үтәгәнгә күрә, хәзер араларыбыз тагын да якын, бер-беребезне аңлыйбыз да, күңелем дә тыныч. Шуңа да сабыр итеп, авырлыкка түзсәң, аннан соң барыбер җиңеллек киләчәк.

Андый сынау Ибраһимга (г.с.) да килә. Ә ул хәлил, ягъни Аллаһы Тәгаләнең дусты булды. Бу дәрәҗәгә ирешү җиңел әйбер түгел, әлбәттә. Андый абруйны кеше зур сынаулар аша яулый. Ибраһим (г.с.) өчен иң зур сынау – баласы булмау. Хәләл җефете Сара икенчегә өйләнергә тәкъдим иткәч, Мисырдан гарәп хатыны Хәҗәрне алып кайта ул. Шулай итеп, күптән көтелгән Исмәгыйль туа. Ул аны әнисе Хәҗәр белән бергә Мәккә җирләренә илтеп куя. Бала шунда үсә. Көннәрдән бер көнне Ибраһимның (г.с.) төшендә Раббыбыз: “Син Аллаһ ризалыгы өчен улыңны чалырга тиеш”, – дип әйтә. Монда Ибраһимның иманы сынала, ягъни аның алдында синең өчен иң мөһиме кем – Аллаһмы, улыңмы дигән сорау туа. Ә инде ничек Аллаһы Тәгалә аңа улын чалырга кушты икән дигәндә, бу Раббыбызның хикмәтле сынавы булуын гына әйтеп узу шарт. Ул баланы үтерергә теләми, ә Ибраһим (г.с.) Аллаһ ризалыгы өчен әлеге адымга барырга әзер икәнен күрсәтә. Иртән йокыдан торгач, улына: “Аллаһы Тәгалә миңа сине чалырга кушты”, – ди. Исмәгыйль моны ишеткәч, әтисе белән сүз көрәштерми: “Аллаһы Тәгалә кушкан икән, мин сабыр булырмын”, – ди. Аның өчен дә беренче урында Аллаһы Тәгалә, аннары әтисенә карата хөрмәт тора. Бу кыйссадан без кеше чалу турында түгел, ә Ибраһим (г.с.) гаиләсендәге тәрбиянең, әдәп-әхлакның югары дәрәҗәдә булуын күрәбез һәм үзебезгә дә шушы гыйбрәтне алырга тиешбез.

– Корбан – юмартлык, диюләре нәрсәне аңлата?

– Сарык, сыерларның бәясе елдан-ел арта бара. Әйтик, быел бәрәннең бәясе алты-сигез мең тора. Сыер-тана чалырга ниятләсәң, җитмешәр меңгә төшә. Кереме яхшы кешегә бу сумма зур түгел, билгеле. Ләкин корбан чалырга дип пенсия яшендәге кешеләр дә әз-әзләп акча җыя бит. Урта хәллеләр дә шулай эшли. Алар балаларымны, оныкларымны ашатыйм дип түгел, ә фәкыйрьләргә бирәм дип корбан чала. Чөнки итнең өчтән ике өлеше чалган кешегә тиеш түгел, ә мохтаҗлар өлеше.

Ислам дине әнә шулай әлеге бәйрәм аша безне юмартлыкка өйрәтә, башка кешеләр турында да уйларга өнди. Ягъни монда нинди тирән мәгънәле тәрбия ята. Хәзер без эгоистка әйләндек, үзебезгә ябылдык, күрше хәлен дә, хәтта туганнарныкын да белмибез. Ә Ислам дине безне бер-беребез белән аралашырга этәрә.

– Бүген халыкның тамагы тук, корбан итенә берәү дә мохтаҗ түгел, дип әйтүчеләр дә бар.

– Моның белән килешмим. Коръәни Кәримдә: “Чын мохтаҗ кешене, тышкы кыяфәтенә карагач, бай дип уйларсыз”, – диелә. Шуңа да башкалар фәкыйрьләр юк дип уйлый. Ә бит бүген күпме кешенең кыйммәтле препаратлар алырга мөмкинлеге юк. Дару алса, фатиры өчен түләргә акчасы калмый. Авыру балалар азмы? Корбан гаете безне “миннән дә түбән яшәүчеләр бар” дип уйландырырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Гомерең буе өскә карап кызыгып йөрсәң – фәкыйрь; аска карап гыйбрәт алсаң, бай булырсың”, – ди. Ягъни өстәгеләрне куып тота алмыйсың, ә үзеңнән түбәнрәкләрне күреп, минем тормышым шөкер, әнә ничек яшәүчеләр дә бар, дип уйлаячаксың. Аларның да хәлләрен аңлый белергә кирәк.

– Корбан ул – тәкъвалык та. Моның хикмәте нидә?

– Тәкъвалыкның дүрт аңлатмасы бар: Аллаһы Тәгаләдән курку, Коръәнгә карап гамәл кылу, азга канәгать булу һәм кыямәт көненә әзерләнү. Әлеге таләпләрне аңламаган кеше Корбан чалуның әһәмиятенә төшенми калмый. Кемнеңдер күңелендә корбан чалу теләге туган икән, димәк, калебендә тәкъвалык уянды дигән сүз. Кайберәүләр: “Хәзрәт, намаз укымыйм, ураза тотмыйм, хаҗ да кылмадым, зәкят тә түләмим, тик корбан чаласы килә”, – ди. Шәт, корбан чалыр да, аннары әкренләп намазга басар, калган гыйбадәтләрне дә үтәр. Корбан чалган көнне гает намазына баргач, анда вәгазь тыңлар. Элек ирләр гает намазына килә, тик мәчет эченә кермичә, ишек төбендә сөйләшеп торалар иде. Хәзер киресенчә, намаз укырга керәләр, басып торучылар саны азайды.

– Корбанның рәхмәт һәм бәрәкәт икәнен беләбез. Тик кайберәүләр, сарык суеп, аның итен башкаларга өләшкәч, тормышның бәрәкәте артуга ышанмый гына…

– Беренчедән, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип кылган һәр гамәлнең Раббыбызның рәхмәт белән кире адәм баласына әйләнеп кайтуы хак. Аллаһы Тәгалә: “Бер сәдакагыз да Аллаһ тарафыннан әҗер-савапсыз калмый”, – ди. Пәйгамбәребезнең хәдисендә әйтелгәнчә, сәдака малны киметми, киресенчә, арттыра гына. Расүлебез: “Аллаһы Тәгаләдән малны сәдака белән сорагыз”, – ди. Мал кирәк икән, сәдака бир! Корбан итенең өчтән ике өлеше дә – сәдака. Корбанны бөтен шартын туры китереп чалсаң, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килмичә калмас. Корбан гаете – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен ача һәм бәрәкәтен җибәрә торган гыйбадәт.

– Ә кем өчендер акча эшләү юлы. Ягъни корбан сәүдә һәм икътисадка ярдәм итә, диләр. Ислам дине буенча моның хөкеме нинди?

– Әйе, хәзер күпме фермерлар корбан чалырга дип ел буена сарык үстерә. Казанның егерме мәчетендә генә корбан чалынса да, республика, ил, дөньякүләм буенча күпме бит! Бу авыл хуҗалыгына – сәүдә, фермерларга – керем дигән сүз. Әйтик, Мәккәдә хаҗ кылучылар корбан чалдыра. Анда гарәп җирлегендә үскән терлек кенә җитмәгәч, малны су юлы белән Австралиядән алып киләләр. Ягъни корбан гаете ерактагы фермерларга да файда китерә. Тик бу очракта сәүдә – гыйбадәткә, гыйбадәт – сәүдәгә зыян китерергә тиеш түгел. Сәүдәдә тәртип булуы зарур, Ислам дине тыйганнардан чыгарга ярамый. Мәсәлән, малга бәя кую да зур урын алып тора. Ислам динендә бәя күләме базар икътисадына карый. Сата торган әйбер базарда 1-3 мең сум тора икән, син товарыңны бер мең сумнан ким итеп, ә өч мең сумнан арттырып сатарга тиеш түгел. Шушы кысаларга сыярга кирәк. Шулай ук шапырынырга, комсызланырга, кешеләрне рәнҗетергә, алдарга ярамый.

– Кемдер бу язманы укыгач, корбан чалдырырга теләр. Ләкин вакыт бик аз кала. Андыйларга киңәшләрегез?

– Корбан чалдыру өчен бер сәгать вакыт җитә. Аның өчен мәчеткә барып, әлеге теләгеңне генә әйтәсең. Моны телефоннан шалтыратып яки интернет аша да эшләргә мөмкин. Исем-фамилияңне әйтсәң, малны чалып, тунап, итен чабып, өеңә китереп үк бирәчәкләр.

Энҗе Басыйрова,  Акчарлак

Запись Рамил Юныс: Корбан чалдыру өчен бер сәгать вакыт җитә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Корбан чалгач тиресен, сөякләрен, эчәкләрен эт-мәчегә бирергә ярыймы?
Корбан бәйрәменә дә санаулы көннәр калып бара. Ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көненә туры килә. Быел 21 августта булачак. Казан һәм Татарстан мәчетләрендә вәгазь сөйләү иртәнге бишенче яртыда башлана. Гает намазын сәгать биштә укыйлар. “Татарстан – Яңа Гасыр” телеканалы бәйрәм намазын Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляцияли.

Бу хакта Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җә­ләлетдин сөйләде. Быел узган елларга караганда корбан чалырга теләп, мәчетләргә мөрәҗәгать итү­челәр азрак булган. Мансур хәзрәт сүзне шуннан башлады. Моның бер сәбәбе, шәхси йортларда яшәү­челәрнең әлеге эшне үз хуҗа­лык­ларында башкаруы белән бәйле булырга мөмкин. Аннары шәһәр җирендә яшәүчеләр дә ул көнне бәйрәмгә туган якларына кайтырга тырыша.

Корбан сарыклары сатучылар белән бәясе алдан ук килешеп куелган була. Быел аның хакы якынча 5 мең сумнан башлап, 10 мең сумга чаклы. Корбан итеп чаласы сарык, тәкә, бәрән, кәҗәнең бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар. Дин буенча, үгез, сыер, буйволны – ике, дөяне – биш яшьтән соң гына әлеге максатларда файдаланырга ярый. Алар исә җиде кеше исеменнән чалыналар. Гадәттә, бәясе бер кешегә 9-10 мең сумга чыга. Калган бер генә хайван да корбанлыкка ярамый.

Корбан чау кемнәргә фарыз дигәндә, нисаб күләмен республи­каның Казыйлар шурасы билгели. Гаиләнең барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18 мең 500 сум күләмендә акчасы бар икән, корбан чалынырга тиеш, ди дин­челәр. Мохтаҗлар ул көнне мә­четләргә бара ала. Килә алмаучылар үзләре хакында алдан ук хәбәр итә. Корбан итләре Казандагы 17 мәчеттә һәм Корбан чалу комплексында (Мамадыш тракты, 40) башкарыла. Республика районнарында да шундый урыннар бар. Бәйрәм көннәрендә корбан чалдырырга ярдәм итү, итне тарату белән Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды шө­гыль­ләнә. 21ендә башланып киткән бәйрәм өч көн дәвам итәчәк.

Мансур хәзрәт әйтүенчә, республикада корбанлык өчен сарыклар җитеп бетми, шуңа күрә аларны Оренбург, Волгоград, Әстерхан өлкәсеннән, Дагыстаннан кайтарталар. Ветеринария хезмәте хайваннарны җентекләп тикшерә, кан анализы ала. Барысы да тәртиптә булса гына, чалырга рөхсәт ителә. Киләсе елда 2 меңгә якын корбан сарыгын Питрәч районындагы бер хуҗалык фермасында үрчетергә ниятлиләр.

Корбан чалучылар ел саен бер үк сорау алдында кала: тиресен, сөякләрен, эчәкләрен, башка калдыкларын кая урнаштырырга, эткә яки мәчегә бирергә ярыймы? Мансур хәзрәт аңлатуынча, мәчет­ләрдән аларны махсус оешмалар җыеп китә икән. Тире бозылмасын өчен, аңа тоз сибәләр. Шәхси хуҗалыкларда калдыкларны йорт этенә бирергә ярый, әмма урамдагыларга чыгарып салырга рөхсәт ителми. Итне урам буйлап йөртеп, исраф итәргә мөмкиннәр. Ә иң яхшысы: барлык калдыкларны чокыр казып, күмеп кую.

“Зәкят” фонды корбанлыкка гаризаларны бу көннәрдә дә кабул итә. Теләгән кеше фонд аша сарык алып, корбан чалырга, аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кеше­ләргә, ятимнәргә тапшыра ала. Әлеге фонд шулай ук авыру балаларга дәвалану курслары үткәрү өчен “Без синең белән!” дигән хәй­рия акциясе игълан итте. Җыел­ган акча медицина үзәкләренә күче­ре­лә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин быел корбан көннә­рен Хаҗ сәфәрендә үткәрә. Гадәттә, Корбан гаете намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ха­новны да күрергә мөм­кин. Мансур хәзрәт быел аның кайсы мәчеткә баруын төгәл әйтә алмады. “Ә мәчет ишек­ләре һәркемгә ачык!” – диде ул.

Фәния Арсланова, Ватаным Татарстан

Запись Корбан чалгач тиресен, сөякләрен, эчәкләрен эт-мәчегә бирергә ярыймы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кемнәргә корбан чалу тиешле санала? Сез белергә тиешле төп 5 факт
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб (тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.

1. Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә?

– Корбан ул – Аллаһының изге әмере. Бөек Затның безгә карата булган рәхимлелегенә, мәрхәмәтлелегенә рәхмәтебезне белдерү һәм итагатьлелек күрсәтүебез тиешле, чөнки Ул безне бөек нигъмәтләр белән бүләкләгән. Корбан чалуның хакыйкый мәгънәсе хайван канын коюда, аның итен алуда да түгел (гәрчә бик күп очракта шулай уйласалар да). Ә итагатьлелек һәм тәкъвалыкта. Кәламе шәрифтә болай диелгән: “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһыга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһыга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Ел саен корбанлык хайваннарны табып корбан чалу – Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп һәм үзеңнең бөтен малың белән гыйбадәт кылырга әзер булуыңны күрсәтә торган символик билге ул. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы барлык аерымлыкларны бетерә, аларны якынайта һәм адәм балалары арасында дуслык һәм бердәмлек хисләрен көчәйтүгә китерә, чөнки бәйрәм көннәрендә мөселманнар изге гамәлләрне үзләренең якыннарына карата гына түгел, бәлки барлык кешеләргә карата кылырга омтылалар – сәдака бирергә ашыгалар, шулай ук корбан итен бүләк сыйфатында тапшыралар.

2. Корбан бәйрәменең тарихы нидән гыйбарәт?

– Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихы бөек Пәйгамбәребез, Аллаһының дусты Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәлам белән бәйле. Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһиссәламне бөек сынауга тарта. Ибраһим галәйһиссәламгә улын корбанга китерү бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәлам эшне Аллаһының ихтыярына калдыра һәм Аның әмерен үти башлый. Әмма, барлык нәрсәләр дә диярлек аңа караган Галәмнәрнең Хуҗасы беркемнең дә корбан булуына мохтаҗ түгел, Ул бигрәк тә кеше үлемен теләми! Аллаһының әмерләрен итагатьлелек күрсәтеп үтәргә әзер булган һәм пычак белән үз улын чалам дип торган Ибраһим галәйһиссәлам әлеге сүзләрне ишетә: “Төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың”. Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез” (“Саффәт (“Сафта торучылар”) сүрәсе, 105 нче аять). Шулай итеп, Ибраһим галәйһиссәламнең чалынырга торган улы корбанлык малына алыштырыла, ә Ибраһим галәйһиссәлам тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкләнә, ул шулай ук бөек, мәртәбәле Пәйгамбәр булып китә.

Ибраһим галәйһиссәлам тарихы барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, вакытыбызны, көчебезне фида кылырга өйрәтә. Бу – барыбыз өчен дә үрнәк, нәсыйхәт һәм һәрбер мөселман кешесе өчен зур дәрес.

Корбан бәйрәме көннәрендә һәр мөселман күпләргә шатлык өләшергә тырыша, ә иң мөһиме – Аллаһының ризалыгына һәм рухи ләззәткә ирешә ала, ә бит моңа бик күпләр хәтта гомер буена да җитә алмый.

3. Корбан бәйрәмен ничек үткәрергә?

– Мөселманнар бәйрәмне кичтән, Гарәфә көненең ахшам намазыннан соң билгеләп үтә башлый. Бар төнне мөселманнар намазда, Коръән укып, дога һәм тәкбирләр әйтеп үткәрә. Бәйрәм буласы көн алдыннан гадәттә госел алына, ә иртән, матур вә пөхтә киемнәр киеп, мөселманнар җәмәгать белән бәйрәм намазын үтәр өчен мәчеткә юнәлә. Намазга килүчеләр шулай ук Коръән укыйлар, имамның вәгазен тыңлыйлар. Вәгазьдә Корбан бәйрәменең мәгънәсе һәм килеп чыгышы аңлатыла. Якыннар, дуслар һәм туганнар бәйрәм көннәрендә бүләк ясарга тырышалар. Бәйрәмнең калган көннәрендә якын танышлар һәм туганнар чакыруын кабул итеп алырга кирәк, чөнки Корбан бәйрәме көннәрендә кунакка йөрешү бик күркәм санала.

Корбан чалу Корбан бәйрәменең беренче өч көнендә башкарыла ала. Әмма иң хәерлесе – корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалырга. Төнлә корбан чалу мәкруһ булып санала. Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә тарату сөннәт гамәл булып тора. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә алып калганнар, икенчесен сәдака сыйфатында мохтаҗларга өләшкәннәр, ә өченчесен якын кешеләргә биргәннәр.

4. Нинди кешеләр корбан чалырга тиеш?

1) мөселман;

2) акылга ия булган;

3) балигълык яшенә җиткән;

4) ирекле;

5) мокыйм (ягъни сәфәрдә булмаган);

6) нисаб күләмендәге малга ия булган кеше.

Әмма корбан нисабы (һәм фитыр сәдакасы) өч позиция буенча зәкәт түләү нисабыннан аерылып тора:

1) мал нисаб дәрәҗәсенә җитсен өчен ай календаре буенча бер ел узу шарт түгел;

2) малның нисабы исәпләнгәндә, алтын һәм көмештән тыш, шулай ук башка кыйммәтле ташлар да исәпкә алына;

3) шулай ук исәпкә (сату бәясе буенча) кулланылмый торган мал-мөлкәт, милек тә исәпкә алына (фатир, машина һәм киемнәр).

2018 нче елда корбан чалу шул вакытта мәҗбүри була ки, әгәр дә Корбан бәйрәме көннәрендә кешенең яки аның гаиләсенең нисабы 18500 сумга тигез булса (төп чыгымнарны каплаган хәлдә, ягъни ирекле акчалары).

5. Нинди хайваннар, мал-туар, терлек корбан чалу өчен яраклы?

1) Сарыклар, тәкәләр, бәрәннәр, кәҗәләр (бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалыналар).

2) Үгез, сыер яки буйвол (ике яшен тутырган булулары шарт һәм җиде кеше исеменнән чалына алалар).

3) Биш яшен тутырган дөя (җиде кеше исеменнән чалына ала).

Әлеге хайваннардан тыш башка берсе дә корбанга чалына алмый.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте материаллары буенча.

tatar-islam.com

Запись Кемнәргә корбан чалу тиешле санала? Сез белергә тиешле төп 5 факт впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дүрт төрле якынаю: Корбан бәйрәменең әһәмияте нидә?
Кулыма бер дини календарь эләкте. ”Корбанның бердәнбер максаты – фәкыйрьләрне сөендерү. Мескен, юксыл кешеләр елга бер мәртәбә булса да, ит ашап куансын”, – дип язылган анда. Элегрәк чыккан календарьларда, корбан чалуның максаты – кеше каны түгүне тыю, шул максатта Аллаһы Тәгалә корбанлыкны хайванга алыштырган, дип язалар иде. Әлеге автор мәсьәләне үтә гадиләштергән, ахры. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез? – дип Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.

– Корбан китерү Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Алла­һы Тәгаләгә якынаю өчен кеше үзенә иң якын әйберне бирергә тиеш. Әйтик, иң тәмле нәрсә­ләр­нең берсе – йокы. Тәһәҗҗед намазы төнге йокыны бүлеп укыла. Шулай ук кеше өчен иң кадерле нәрсә – баласы. Аллаһы Тәгалә Иб­раһим пәйгамбәрдән нәзер әйт­тереп улы Исмәгыйльне корбан чалуга этәрә. Шулай иттереп баланың никадәр якын икәнлеген Ибраһим пәйгамбәрнең йөрәге аша үткәреп күрсәтә. Сер түгел: кешене корбан итә торган җаһил заманнар булган. “Миңа якын булу өчен мондый корбан кирәк түгел. Бу – бер сынау гына. Мондый эш начар. Миңа якын булыр өчен тәкә чалсагыз, шул җитә”, – дип Раббыбыз соңгы минутта адәм баласы урынына тәкә чалырга куша, шул рәвешле кеше каны түгелмәсен, хайван каны гына түгелсен, ди. Ибраһим пәйгам­бәрнең улы Исмәгыйльне корбан итеп кабул итми. Шушы рәвешле корбан чалып, без Аллаһы Тәга­ләгә якынаябыз. Малы көмеш нисабы буенча 595 граммга (18,5 мең сум) җиткән кешегә корбан чалу вәҗеб була.

Димәк, беренче чиратта кушканны үтәү белән кеше Аллаһы Тәгаләгә якыная. “Син дә Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал. Сиңа хөсетләнүчеләрнең нәселе корыр”, – дигән Ул “Кәүсәр” сүрә­сендә. Кушканны үтәде. Эше бетте. Аллаһы әкбәр! Икенчесе – корбан ите ашап якынаю. Корбанлыкны бер үзең ашап бетерсәң дә, бернинди гөнаһ юк. Табигый, корбан итен гаиләң белән бергә ашыйсың. Корбан ите калебне чистарта. Бай, хәлле кеше корбан итен өчкә бүләргә тиеш. Берсен үзенә калдыра. Икенче өлеше белән туганнарын, дусларын, күршеләрен сыйлый. Чакырып сыйлыйсыңмы, бүләк итеп, таратып чыгасыңмы – үзең чамалый­сың. Үзара аралашсагыз, йөреш­сәгез, калебегез чиста булыр, дигән Пәйгамбәребез. Менә шушы аралашу, якын иткән­нәреңне сыйлау – өченче төрле якынаю. Дүртенчесе – мохтаҗлар өлеше, ягъни мохтаҗларны сөен­дерү. Аллаһы Тәгалә, Миңа якын буласыгыз килсә, мохтаҗлар янын­да булырмын, дигән. Шулай иттереп, бер корбан чалу белән без Аңа дүрт төрле якынаябыз икән. Беренче чиратта, кушканын үтәп, чалып, икенчедән, шул корбан итен ашап, өченчедән, туганнарыбыз, якыннарыбыз белән аралашып, дүртенчедән, мох­таҗ­ларны, ятимнәрне куандырып.

– Корбанлык тәкә булса, саваплырак дигәнне ничек аң­ларга? Корбанлык мал ата җе­не­сеннән булса да, ана җене­сеннән булса да мөһим түгел, диләр бит.

– Бер караганда, ата җене­сеннән булса да, ана җенесеннән булса да, аермасы юк. Дөрес, сыер булса, савасың. Сарыкның да, сыерның да буаз булуы ихтимал. Шуңа күрә үгез, тәкә булса, әйбәт­рәк инде. Һәр төрле җайсызлык­лар килеп чыкмаячак.

– Ике гает арасы җитмеш көн, дип әйткәннәре истә калган. Быел җитмешкә тулып бетми. Редакциябезгә шылтыратып, нишләп алай икән, дип сорыйлар.

– Һиҗри ел исәпләве буенча, айда егерме тугыз көн дә, утыз көн дә булырга мөмкин. Айның халә­тенә бәйле бу. Икенчедән, корбан гаете зөлхиҗҗә аеның унысына туры килергә тиеш. Быел ул милади ел исәпләве белән 21 августка туры килә. Гомумән, ике гает арасы җитмеш көн дип исәпләүне катгый дип аңламаска кирәк. Якынча, шартлы исәпләү ул.

– Хәзрәт, быел үзегез ни­чән­че мәртәбә корбан чалырга җыенасыз?

– Мин үземне белгәннән бирле гаиләбездә ел саен корбан чалдыралар иде. Бер елны сыер үлде. Тормыш авыррак вакыт: сыер ала алмыйбыз, акча юк. Җитмеш җиденче ел иде бу. Әби-мәрхүмә: “Ярар, ел саен чалган корбанны быел гына калдырып булмас инде. Үлемтеккә дип җыйган акчам бар иде, корбанлык алып кайтып чалыгыз”, – дип әтигә илле сум акча чыгарып бирде. Ул вакытта бу ике ай ярымлык пенсия иде. Пенсия 20 сум булган вакыт бу. Шул вакытта әби-мәрхүмә менә шушылай корбансыз калдырмады. Әби 1980 елны үлде. 1981 елны мин армиядән кайттым. Шулай ел саен корбан чалырга тырыштык без. Бәлкем берәр ел калгандыр да. Шуннан артык булмастыр.

– Туган ягыгызда – Балтач районының Бөрбаш авылында корбан чалучылар артамы, әллә бер дәрәҗәдә торамы?

– Аллага шөкер, ураза тотучылар да, корбан чалучылар да артып бара. Авылыбызда гына түгел, районыбызда да шулай дип беләм. Туганнар бергә җыелабыз да, без гадәттә сыер чалабыз. Бездә сыер чалучылар да, сарык чалучылар да шактый күп.

– Зур мал гадәттә җиде кеше исеменнән чалына. Шунда берсенең генә нияте дөрес булмаса да, корбанлык кабул ителми, диләр.

– Әйе, андый сүз бар. Билгеле, берәү дә ит өчен дип кенә кушылырга тиеш түгел. Алай ярамый. Җидесе дә корбан дип ниятләргә тиеш. Дөрес, урта хәлле кеше гаиләсенә итне үзләре генә ашап бетерсә дә ярый. Таратсаң, өчкә бүлсәң, саваплырак, билгеле. Кайбер кеше, акчам юк, ди. Югыйсә барыбер кибеттән ит ала. Корбанга кушылса, бүген корбан ите ашыйбыз, дип гаиләсен җыйса, үзенең, балаларының калебе чистара югыйсә. Кредит алган идек, кредит түлисе бар, безгә нишләргә, дип сораучылар шактый күп. Беренчедән, кредит алу үзе үк дөрес түгел. Икенчедән, кредит алган очракта да ай саен шуның фәлән хәтлесен генә түлиләр бит. Ай саен фәлән сум гына (әйтик, 5-10 мең) түлисең бар. Менә шул айлык бурычыңны түләгәч, алда әйткән көмеш нисабына җитәрлек, корбан алырлык акчаң кала икән, чалсаң хәер­лерәк. Барыбер иреклерәк акча кала дип әйтмәкчемен. Билгеле, әҗәткә акча алып корбан чал­мавың хәерле.

Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Запись Дүрт төрле якынаю: Корбан бәйрәменең әһәмияте нидә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

2018 елда корбан чалыр өчен нисаб күләме билгеле
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб(тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.

2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, Корбан бәйрәме быел 21 августка туры килә.

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге сәгать бишенче яртыда (04.30) башланачак. Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры күрсәтү көтелә.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сум дип билгеләнде. Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗларга корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды шөгыльләнә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.

Махсус урыннар шулай ук Чистайда – Ислам үзәге янында һәм “Әнәс” мәчетендә, Түбән Камада – Үзәк мәчет янында, Чаллыда Сидоровка бистәсендә һәм Әлмәт шәһәрендә бар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин.

tatar-islam.com

Запись 2018 елда корбан чалыр өчен нисаб күләме билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Корбан гаете көнендә нәрсәләр эшләргә кирәк?
21 августта Татарстанның барлык мәчетләрендә дә гает намазы үтәчәк. Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм эштер. Гает намазы укып кайткач, беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.

“Гает намазы — вәҗеб, иртәнге намаз — фарыз. Шуңа күрә без халыкны иртәнге намазга да мәчеткә җыю яклы. Аны җәмәгать белән уку — ялгыз гына укуга караганда егерме җиде мәртәбә саваплырак”, — ди Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм эштер. Гает намазы укып кайткач, беренче корбанның каны җиргә таму белән, ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.

Гает — ул сөенеч көне, догаларның кабул була торган вакыты. Ә дога кабул булсын өчен, без ул көнне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә тиешбез. Намазларны укыгач, гает сәдакасы бирергә, зиратка барып каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга киңәш итәбез. Авыру-сырхауларның, туганнарыңның хәлен белү — Аллаһы Тәгалә канәгать була торган гамәлләрдән булыр.

Байлыгы көмеш нисабы белән 595 граммга җиткән кешегә (узган ел бу якынча 20 мең сумга туры килде, быел Татарстан Республикасы Казыйлар шурасы карары белән 18500 сум дип игълан ителде) корбан чалу вәҗеб була. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.

Нисабка «тере» акча гына түгел, өеңдә булган барлык «роскошь» — алтын-көмеш эшләнмәләре дә керә. Әҗәте булган кешегә корбан чалу вәҗеб түгел. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан вәҗеб хөкемендә. Әҗәтенең түләве дә кот очарлык булмаган кеше, сарык суеп, аны гаиләсе өчен тота ала.

Уйлап кына карыйк: бүгенге көндә әҗәтле кеше дә «әҗәтем бар», дип, ашамыйча-эчмичә тормый бит инде, продукциясен сатып ала. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше итне үз гаиләсе өчен кулланса да дөрес була. Итне өчкә бүлү — ул бай кешеләр өчен. Аның берсе — үзе, икенчесе — туганнары, калганы — авыру-сырхаулар өлеше. «Кабатлап әйтәм: кешенең гаиләсе урта хәллеләрдән түбәнрәк икән, корбан итен гаиләсе өчен кулланса да, үзе ашаса да, Аллаһы Тәгаләгә якын булыр. Бу гамәлне үтәүченең кальбе чистара. Итне өләшеп бетерергә дигән сүз түгел», — диде Җ.Фазлыев.

«Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк», — ди Җәлил хәзрәт. Корбан чалмый икән, нинди генә теләк теләсә дә, аның кабул булуы шикле. Чөнки ул ваҗеб гамәлне үтәмәгән була. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә хәер сәдакалары бирергә, туганнарыңның хәлен белергә, ятимнәргә барырга, аларны сөендерергә кирәк.

– Зур бәйрәм табыны әзерләсәк, хәерле булыр. Безнең гает табыны ул бөтен табыннардан да матуррак булырга тиеш, чөнки бу бәйрәм барлык дөньяви бәйрәмнәрдән дә өстенрәк бит. Бу көннәрдә без бер-беребезгә бүләкләр бирешергә, хәлләребезне белешергә, котларга тиешбез. Менә бу әлегә халыкта гадәткә кереп бетә алмый, — дип ассызыклый ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые.

Мөбарәк Корбан бәйрәме көннәрендә тәкәбберлекләребезне ташлап, ата-анабызга, туган-тумачаларыбызга һәм дә барча җан ияләренә ихтирамлы булып, аларның бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышсак иде.

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан).

tatar-islam

Запись Корбан гаете көнендә нәрсәләр эшләргә кирәк? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..