Корбан чалу – адәм балаларын Аллаһыга якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә торган гамәл. Коръәни Кәримдә: “Сез чалган хайваннарның ите, каны Аллаһыга ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер”, – диелә. Ягъни мөселманнарның корбан чалуы аларның Аллаһы юлында малларын кызганмавын күрсәтә. Без шулай ук корбан ите белән мескеннәрне һәм ятимнәрне сөендереп, аларның канәгатьләнүенә ирешәбез. Корбан чалуның башка хикмәтләре турында Рамил Юныс сөйләде.

– Корбан ул – тугрылык, диләр. Моны ничек аңларга?

– Корбан гаете – Ислам динендәге зур бәйрәмнәрнең икенчесе.

Корбан итү дигән төшенчә сөйләм телендә дә бар. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “якынаю” дигәнне аңлата. Корбан чалу адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган йола санала. Шуңа да исән-сау кеше өчен ваҗиб хөкемендә. Мөмкинлеге булган һәркем ел саен корбан чалырга тиеш. Әйе, бүгенге көндә кайберәүләрдән: “Гает көнендә мөселманнар кан коя”, – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Әмма ул мөселманнарга гына хас йола түгел. Аның тарихы Ибраһим (г.с.) заманына ук барып тоташа.

– Ибраһимның (г.с.) улы Исмә–гыйльне чалырга алып бару турындагы кыйсса да күпләрдә бәхәс уята. Кемдер моны шулай ук вәхшилек дип кабул итә…

– Һәркемнең тормышына Аллаһы Тәгалә сынаулар җибәрә. Андый вакытта шундый вәзгыять урнаша: проблеманы Раббыбыз кушканча гаделлек белән, әмма ул юл авыррак була, чишәргә яки җиңелчә хәл итәргә мөмкинлек бирелә, тик монысының асылында шайтанча гамәл ята. Адәм баласы үз ихтыярына карап берсен сайлый. Хәзер күреп торабыз бит, ничә еллар элек башкарган шайтани эшләре өчен нинди зур-зур кешеләрне җаваплылыкка тарталар. Алар ник шул вакытта малга кызыктым, үземне тыеп калмадым икән дип үкенә-үкенүен, тик соң инде. Аллаһы Тәгалә кушканча эшләсәләр, авырга туры килсә дә, нәтиҗәсе яхшы булыр иде.

Шактый еллар элек үзем дә шундый хәл белән очраштым. Бер бик якын дустым туйга чакырды. “Хәмер була”, – дигәч, “Аракылы өстәлгә утырмыйм”, – дип мәҗлескә барудан баш тарттым. “Ярар, сезгә, аерым табын корырбыз”, – ди бу. “Икенче өстәл артына утырсам да, бер залда икәнбез, башкаларның хәмер эчүенә ризалык биргән булачакмын”, – дим. Шул кеше: “Хәзрәт, мин Коръәннең русчага тәрҗемәсен укып чыктым. Анда хәмер эчмәү турында сүз бар, тик аракылы табынга утыру хакында берни дә әйтелмәгән”, – ди һаман. “Соң, хәдисләр дә бар бит әле”, – дим. Ахыр чиктә туйга бармадым һәм дустым нык үпкәләде. Ун елдан соң үзе үк мәчеттә түбәтәй киеп йөри башлады, миңа карата ихтирамы да артты. Әгәр шул чагында, аның сүзен тыңлап, Аллаһы Тәгаләгә каршы барган булсам, мәҗлестә утырсам, миңа: “Хәзрәт, син белә торып ник бу адымны ясадың? Мин ул вакытта аңлап җиткермәгәнмен”, – дияр иде. Аллаһы Тәгалә кушканны үтәгәнгә күрә, хәзер араларыбыз тагын да якын, бер-беребезне аңлыйбыз да, күңелем дә тыныч. Шуңа да сабыр итеп, авырлыкка түзсәң, аннан соң барыбер җиңеллек киләчәк.

Андый сынау Ибраһимга (г.с.) да килә. Ә ул хәлил, ягъни Аллаһы Тәгаләнең дусты булды. Бу дәрәҗәгә ирешү җиңел әйбер түгел, әлбәттә. Андый абруйны кеше зур сынаулар аша яулый. Ибраһим (г.с.) өчен иң зур сынау – баласы булмау. Хәләл җефете Сара икенчегә өйләнергә тәкъдим иткәч, Мисырдан гарәп хатыны Хәҗәрне алып кайта ул. Шулай итеп, күптән көтелгән Исмәгыйль туа. Ул аны әнисе Хәҗәр белән бергә Мәккә җирләренә илтеп куя. Бала шунда үсә. Көннәрдән бер көнне Ибраһимның (г.с.) төшендә Раббыбыз: “Син Аллаһ ризалыгы өчен улыңны чалырга тиеш”, – дип әйтә. Монда Ибраһимның иманы сынала, ягъни аның алдында синең өчен иң мөһиме кем – Аллаһмы, улыңмы дигән сорау туа. Ә инде ничек Аллаһы Тәгалә аңа улын чалырга кушты икән дигәндә, бу Раббыбызның хикмәтле сынавы булуын гына әйтеп узу шарт. Ул баланы үтерергә теләми, ә Ибраһим (г.с.) Аллаһ ризалыгы өчен әлеге адымга барырга әзер икәнен күрсәтә. Иртән йокыдан торгач, улына: “Аллаһы Тәгалә миңа сине чалырга кушты”, – ди. Исмәгыйль моны ишеткәч, әтисе белән сүз көрәштерми: “Аллаһы Тәгалә кушкан икән, мин сабыр булырмын”, – ди. Аның өчен дә беренче урында Аллаһы Тәгалә, аннары әтисенә карата хөрмәт тора. Бу кыйссадан без кеше чалу турында түгел, ә Ибраһим (г.с.) гаиләсендәге тәрбиянең, әдәп-әхлакның югары дәрәҗәдә булуын күрәбез һәм үзебезгә дә шушы гыйбрәтне алырга тиешбез.

– Корбан – юмартлык, диюләре нәрсәне аңлата?

– Сарык, сыерларның бәясе елдан-ел арта бара. Әйтик, быел бәрәннең бәясе алты-сигез мең тора. Сыер-тана чалырга ниятләсәң, җитмешәр меңгә төшә. Кереме яхшы кешегә бу сумма зур түгел, билгеле. Ләкин корбан чалырга дип пенсия яшендәге кешеләр дә әз-әзләп акча җыя бит. Урта хәллеләр дә шулай эшли. Алар балаларымны, оныкларымны ашатыйм дип түгел, ә фәкыйрьләргә бирәм дип корбан чала. Чөнки итнең өчтән ике өлеше чалган кешегә тиеш түгел, ә мохтаҗлар өлеше.
Ислам дине әнә шулай әлеге бәйрәм аша безне юмартлыкка өйрәтә, башка кешеләр турында да уйларга өнди. Ягъни монда нинди тирән мәгънәле тәрбия ята. Хәзер без эгоистка әйләндек, үзебезгә ябылдык, күрше хәлен дә, хәтта туганнарныкын да белмибез. Ә Ислам дине безне бер-беребез белән аралашырга этәрә.

– Бүген халыкның тамагы тук, корбан итенә берәү дә мохтаҗ түгел, дип әйтүчеләр дә бар.

– Моның белән килешмим. Коръәни Кәримдә: “Чын мохтаҗ кешене, тышкы кыяфәтенә карагач, бай дип уйларсыз”, – диелә. Шуңа да башкалар фәкыйрьләр юк дип уйлый. Ә бит бүген күпме кешенең кыйммәтле препаратлар алырга мөмкинлеге юк. Дару алса, фатиры өчен түләргә акчасы калмый. Авыру балалар азмы? Корбан гаете безне “миннән дә түбән яшәүчеләр бар” дип уйландырырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисендә: “Гомерең буе өскә карап кызыгып йөрсәң – фәкыйрь; аска карап гыйбрәт алсаң, бай булырсың”, – ди. Ягъни өстәгеләрне куып тота алмыйсың, ә үзеңнән түбәнрәкләрне күреп, минем тормышым шөкер, әнә ничек яшәүчеләр дә бар, дип уйлаячаксың. Аларның да хәлләрен аңлый белергә кирәк.

– Корбан ул – тәкъвалык та. Моның хикмәте нидә?

– Тәкъвалыкның дүрт аңлатмасы бар: Аллаһы Тәгаләдән курку, Коръәнгә карап гамәл кылу, азга канәгать булу һәм кыямәт көненә әзерләнү. Әлеге таләпләрне аңламаган кеше Корбан чалуның әһәмиятенә төшенми калмый. Кемнеңдер күңелендә корбан чалу теләге туган икән, димәк, калебендә тәкъвалык уянды дигән сүз. Кайберәүләр: “Хәзрәт, намаз укымыйм, ураза тотмыйм, хаҗ да кылмадым, зәкят тә түләмим, тик корбан чаласы килә”, – ди. Шәт, корбан чалыр да, аннары әкренләп намазга басар, калган гыйбадәтләрне дә үтәр. Корбан чалган көнне гает намазына баргач, анда вәгазь тыңлар. Элек ирләр гает намазына килә, тик мәчет эченә кермичә, ишек төбендә сөйләшеп торалар иде. Хәзер киресенчә, намаз укырга керәләр, басып торучылар саны азайды.

– Корбанның рәхмәт һәм бәрәкәт икәнен беләбез. Тик кайберәүләр, сарык суеп, аның итен башкаларга өләшкәч, тормышның бәрәкәте артуга ышанмый гына…

– Беренчедән, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дип кылган һәр гамәлнең Раббыбызның рәхмәт белән кире адәм баласына әйләнеп кайтуы хак. Аллаһы Тәгалә: “Бер сәдакагыз да Аллаһ тарафыннан әҗер-савапсыз калмый”, – ди. Пәйгамбәребезнең хәдисендә әйтелгәнчә, сәдака малны киметми, киресенчә, арттыра гына. Расүлебез: “Аллаһы Тәгаләдән малны сәдака белән сорагыз”, – ди. Мал кирәк икән, сәдака бир! Корбан итенең өчтән ике өлеше дә – сәдака. Корбанны бөтен шартын туры китереп чалсаң, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килмичә калмас. Корбан гаете – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен ача һәм бәрәкәтен җибәрә торган гыйбадәт.

– Ә кем өчендер акча эшләү юлы. Ягъни корбан сәүдә һәм икътисадка ярдәм итә, диләр. Ислам дине буенча моның хөкеме нинди?

– Әйе, хәзер күпме фермерлар корбан чалырга дип ел буена сарык үстерә. Казанның егерме мәчетендә генә корбан чалынса да, республика, ил, дөньякүләм буенча күпме бит! Бу авыл хуҗалыгына – сәүдә, фермерларга – керем дигән сүз. Әйтик, Мәккәдә хаҗ кылучылар корбан чалдыра. Анда гарәп җирлегендә үскән терлек кенә җитмәгәч, малны су юлы белән Австралиядән алып киләләр. Ягъни корбан гаете ерактагы фермерларга да файда китерә. Тик бу очракта сәүдә – гыйбадәткә, гыйбадәт – сәүдәгә зыян китерергә тиеш түгел. Сәүдәдә тәртип булуы зарур, Ислам дине тыйганнардан чыгарга ярамый. Мәсәлән, малга бәя кую да зур урын алып тора. Ислам динендә бәя күләме базар икътисадына карый. Сата торган әйбер базарда 1-3 мең сум тора икән, син товарыңны бер мең сумнан ким итеп, ә өч мең сумнан арттырып сатарга тиеш түгел. Шушы кысаларга сыярга кирәк. Шулай ук шапырынырга, комсызланырга, кешеләрне рәнҗетергә, алдарга ярамый.

– Кемдер бу язманы укыгач, корбан чалдырырга теләр. Ләкин вакыт бик аз кала. Андыйларга киңәшләрегез?

– Корбан чалдыру өчен бер сәгать вакыт җитә. Аның өчен мәчеткә барып, әлеге теләгеңне генә әйтәсең. Моны телефоннан шалтыратып яки интернет аша да эшләргә мөмкин. Исем-фамилияңне әйтсәң, малны чалып, тунап, итен чабып, өеңә китереп үк бирәчәкләр.

Энҗе Басыйрова,  Акчарлак

Бәйле