Архивы лагерь - Tatar Today - татар яңалыклары.

1 июльдән Татарстанда җәйге лагерьлар эшли башлый: нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый?
Күмәк уен, дискәтүкләр булмаячак. Быел лагерьларны әнә шундыйрак вазгыять көтә. Әмма белгечләр, балаларга күңелсез булмас, дип ышандыра. Ниһаять, 1 июльдән шәһәр читендәге лагерьлар эшли башлый. Мәктәп яны лагерьлары көз-кыш айларына күчерелә. Быел юлламалар саны 101 меңгә кимегән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган очрашуда сөйләштеләр.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, хәзерге вакытта 62 лагерьга эшли башларга рөхсәт ителгән. Бер оешма да контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак. Шәһәр читендәге лагерьлар барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп эшләргә тиеш. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча 200ләп чара оештырылган. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелгән.

– Ата-аналар балаларының хәлен белешә алмый. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Мондый элемтәләр мөмкин түгел, – диде Ләйлә Фазлыева.

Җәйге ял чорында төп игътибарның нәрсәгә биреләсе беркемгә сер түгел. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, июнь аенда җәйге ял буенча оештырылган «кайнар линия»дә барлыгы 300дән артык шалтырату кабул иткәннәр. Әти-әниләрне бигрәк тә лагерьларда санитария таләп­ләренең ничек үтәләчәге һәм куркынычсызлык мәсьәләсе кызыксындырган. Балаларга битлек-пирчәткәләр кияргә кирәкми. Ә менә хезмәткәрләргә аннан башка ярамый. Санитария таләпләре буенча рөхсәт ителгән лагерьлар гына эшләячәк. Ашханәдә дә, йокы бүлмәләрендә дә тиешле аралык сакланачак. Һәр ял итү оешмасына ике медицина белгече билгеләнә. Балалар сменага бер вакытта керергә һәм чыгарга тиеш. Сменалар арасында ике көнлек тәнәфес каралган.

– Балалар арасында социаль аралыкны саклау кыенрак булачак. Балалар бит алар. Күмәк чаралар бары тик отрядларда гына үткәреләчәк. Чаралар ачык һавада оештырыла, – диде ул.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белдергәнчә, быел җәй 82 мең 890 бала ял итә алачак. Алдан 183 меңнән артык дип планлаштырылган булган. Кыскасы, быел 101 мең юлламага кимегән. Бу коронавирус тудырган санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле. Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйткәннәр.

Теләгән балалар Кара диңгезне дә күрә ала. Краснодар краенда һәм Кырымда барлыгы 5 лагерь эшләячәк. Анда Татарстан балалары аерым ял итәчәк. Бу – 3751 бала. Аларны поездда озатачаклар. Һава юлын тимер юлга алмаштыру 33 миллион сумны янга калдырырга ярдәм иткән.

«Жәй – балаларга» республика программасы нигезендә барлыгы 94 яңа лагерьлар төзү, искеләрен яңарту күздә тотыла. Узган елдан башлап 23енә яңа сулыш өргәннәр. Алар балаларны кабул итәргә әзер икән. Бу лагерьларга яңача эшләү, профильле юнәлешләргә өстенлек бирү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, Биектау районындагы «Молодежный» лагере хәзер 400гә кадәр кеше кабул итә ала. Бөгелмәдә биш ел ябылып торган лагерь яңартылып, сәламәтлеге чикләнгән балаларга хезмәт итәчәк. Кама Тамагында «Аргамак» – бүгенге заман таләпләренә туры китереп төзелгән лагерь. Бу балаларның иҗатын, сәләтен үстерү үзәгенә әйләнәчәк. Анда туризм, эшмәкәрлек, медиа кебек төрле юнәлештәге сменалар эшләр дип көтелә. Белемне өч телдә биреп, халыкара сменалар да оештырмакчылар. Ә менә Лаеш районында «Юнтур» лагеренда интернет та, гаджетлар да булмаячак. Балалар табигатьтә туризм белән шөгыльләнәчәк. Халыклар дуслыгын, гореф-гадәтләрне өйрәнү өчен Яшел Үзәндәге «Заман» лагере бар.

– Замана әти-әниләре балаларының ялы файдалы үтүе яклы. Шул исәптән, аларның сәләтен үстерү өчен төрле профильле сменалар эшли, – диде Дамир Фәттахов. – Узган ел юлламаларны онлайн сату буенча 4 лагерь сынау узса, быел бу сан 100гә җитте. Әти-әниләр онлайн-сервиска кереп, балаларның нинди шартларда ял итүе, программалар белән кызыксына ала.

Лагерьлар ачыла, ә әти-әниләр балаларын лагерьларга җибәрергә атлыгып торамы соң?

– Вирустан куркабыз, ничек курыкмаска? Ирем белән җибәрергәме, юкмы дип аптырап беттек. Ахыр чиктә, ризалаштык. Улыбыз алтынчы ел «Сәләт» лагерена бара. «Сәләт» булган өчен генә җибәрәбез дә инде. Теләгенә каршы килә алмыйбыз. Өйдә утырганчы, анда рәхәтләнеп ял итәр, яңа дуслар табачак, белемнәр туплаячак, – ди Казаннан Ләйсән Гәрәева.

Чаллыдан Рамил Нотфуллиннар җаваплы адым ясарга базмаган.

– Кыш буе сайтлардан лагерь эзләдек. Балаларның сәләтенә туры килерлек сменалар да сайлаган идек инде. Әмма кызларны җибәрергә батырчылык итмибез. Аларның икесенә дә велосипед сатып алдык. Хәзер алар әнә шунда йөреп, ял итәләр, – ди ул.

Җәйге ял буенча сорауларыгызны 8 (843) 207-28-73;

8 (953) 999-10-59 телефон номерлары буенча «Җәй»

үзәгенең «кайнар линия»сенә җиткерә аласыз.

1,6 миллиард сум. Быелгы ял өчен республика бюджетыннан әнә шулкадәр акча бүлеп бирелгән. Бу узган елдан 5 процентка күбрәк. 65807 бала – шәһәр яны лагерьларында, 9301е – чатыр, 7790ы шифаханә-курорт оешмаларында ял итәчәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись 1 июльдән Татарстанда җәйге лагерьлар эшли башлый: нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйсән Гыймаева: “Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады…”
// Tatar Today //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева инстаграмда уртанчы кызына кагылышлы мөһим мәгълүмат турында хәбәр итә.

– Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады… Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 вожатый) агуланып хастаханәгә эләгуе турында купләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдә хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин… аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Буген тагын бер яңалык килеп иреште – аларны «Лучистый» лагеры җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшәмбе 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без – ата- аналар, уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәу алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти- әниләренә шалтырата, «без терелдек» , «без сәламәт» , «яңадан лагерьга барасыбыз килә» диләр… Министр хәтле министр балалар янына барып бу хәлгә ачыклык кертә алмагач кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә…

Мәгълүмат Ләйсән Гыймаеваның инстаграм битеннән

Запись Ләйсән Гыймаева: “Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Баланы лагерь урынына авылга җибәрү проектын балалар үзләре ничек кабул итәр?
Татарстанда авыл мохитенә “чумарга” теләүчеләр өчен мөмкинлекләр ачыла. Шушы юнәлештәге “Авыл туризмы – шәһәр ыгы-зыгысыннан искиткеч яхшы ял” проекты быел “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” республика конкурсында җиңүгә иреште. Проект “Социаль әһәмияткә ия проектлар” номинациясендә тәкъдим ителгән булган. Бу номинация буенча Татарстанның социаль-икътисади һәм гуманитар үсешенә йөз тоткан проектлар кабул ителгән. //Татар-информ//

Проектның авторы – Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшәүче Лилия Нургалиева. Ул Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты магистратурасында азык-төлек тармагында бизнес белән идарә программасы буенча икенче курста белем ала. Проектны алар университетның Менеджмент, маркетинг һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге кафедрасы мөгаллиме Гүзәл Стрекалова белән берлектә эшләгәннәр.

Лилия Нургалиева быел бизнес-проект төзегәннен әйтте. “Проектны агросәнәгать комплексы үсеше юнәлешләренең берсе буларак карап була. Татарстанда авыл туризмын үстереп була, чөнки яхшы гына рекреацион ресурслар бар”, – диде ул һәм үзләре өчен җиңүнең көтелмәгән булуын әйтте.

Лилия Нургалиева сүзләренчә, бу проект ял белән эшнең бергә үрелеп барылуы белән уникаль. “Без авыл җирлегендә файдалыны күңелле белән бергә үреп, эш белән ялның бергә баруын телибез. Ял итеп берни эшләми яту түгел, ә авыл мохитенә тулысынча чуму күздә тотыла. Алдан килешү нигезендә, әби-бабай янына кайтып, кирәк кадәр вакыт яшисең. Гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны күрмәгән кешеләр бар. Менә аларны таңнан торып көтү куып, бакчада эшләтү, кич көтүне каршы алу, сыер саву һәм авылдагы башка эшләргә җәлеп итү күздә тотыла. Билгеле, бакчада эшләтү бушлай ук булмаячак, уңыш өлгергәч, ниндидер продукцияне үзләре белән алып китә алачак. Бу инде экологик чиста азык”, – диде ул.

Лилия Нургалиева социаль сораштыру барышында авылда яшәмәгән кешеләр очраганын, проектның алар күңеленә хуш килүен әйтте. “Авыл туризмының әһәмиятле ягы шунда: балаларын лагерьларга җибәрергә куркучылар бар. Ә болай авылга әби-бабай янына җибәрсә, аларның күңеле тынычрак булачак. Авылдан балалар үсеп-ныгып киләчәк”, – диде ул.

Проект авторы сүзләренә караганда, авылларда балалары белән гаиләләрне кабул итәргә әзер булучылар бар. Проект Яшел Үзән районы Татар Танае авылында, Апас районы Кече Болгаер, Әлмәндәр авылларында инде хуплау тапкан.

Запись Баланы лагерь урынына авылга җибәрү проектын балалар үзләре ничек кабул итәр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..