Ләйсән Гыймаева: «Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады…»

-- Alfia

// Tatar Today //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ләйсән Гыймаева инстаграмда уртанчы кызына кагылышлы мөһим мәгълүмат турында хәбәр итә.

— Атна буена җыелды, эндәшмичә калып булмады… Кырымда «Лучистый» лагерында 57 кеше ( 52 бала, 5 вожатый) агуланып хастаханәгә эләгуе турында купләрегез ишетте. Алар арасында безнең уртанчы кызыбыз да бар. 15 нче июльдә хастаханәгә эләккән балаларның хәле 2-3 көннән соң яхшырды, ләкин… аларны хәзер хастаханәдән чыгармыйлар! Балаларның җәйге ялларын дәвам итәр өчен кире лагерьга кайтасылары килә. Буген тагын бер яңалык килеп иреште — аларны «Лучистый» лагеры җитәкчелеге яңадан лагерьга кабул итмәячәк, янәсе бу балалар сәламәт балаларга куркыныч тудыра! Шул унайдан, якшәмбе 21 июльдә махсус рейс белән балаларны Казанга кайтару турында карар кабул ителгән. Без — ата- аналар, уйлавынча, балаларны лагерьга кертмәу алдан ук билгеле булган. Сораулар туа, ни өчен алайса Казанга кайтуны алданрак оештырмадылар? Ә хәзер балалар терелгәч, нигә лагерьга кабул итмиләр? Алар көн дә елап әти- әниләренә шалтырата, «без терелдек» , «без сәламәт» , «яңадан лагерьга барасыбыз килә» диләр… Министр хәтле министр балалар янына барып бу хәлгә ачыклык кертә алмагач кемнән ярдәм көтәргә? Ә безнең балаларның ел буе көтеп алган ялларын дәвам итәсе, диңгездә коенасылары килә…

 

Мәгълүмат Ләйсән Гыймаеваның инстаграм битеннән

Бәйле