Архивы мәдрәсә - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры булачак
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  үзенең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры булырга ниятләвен белдерде. Элекеге директор Наил Яруллин директорның беренче урынбасары булачак.

Мөфти бу хакта күптән уйланып йөрүе хакында әйтте. Ураза бәйрәмендә Татарстан урамында яңартылган комплекс ачылды, анда Галиев мәчете һәм мөселманнарның Диния нәзарәте комплексы керә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасын да әлеге комплексның бер өлеше буларак каралган.

“Без кичә Наил хәзрәт белән сөйләштек. Ул беркая да китми, безнең белән бергә кала, минем беренче ярдәмчем булачак”, – диде Камил Сәмигуллин. Мәдрәсәнең мөселманнарга әйләнеп кайтуы һәм бүгенге көнгәчә эшләве – Наил Яруллинның казанышы, дип билгеләп үтте ул.

“Диния нәзарәте командасының бөтен максаты – мәдрәсәне илдә иң яхшысы итү. Ул бөтен мәдрәсәләрнең шәкертләре укырга хыялланган  урын булырга тиеш. Студентларга белем бирүне шундый дәрәҗәгә күтәрергә кирәк ки, алар Болгар ислам академиясанең лаеклы абитуриентлары булырга тиеш”, – диде ул.

Мөфти сүзләренчә, әлеге бурычны үтәү өчен бөтен шартлар да бар. Мәдрәсә өчен укыту программасы республикада берничә ел элек расланган һәм уку йорты әлеге стандартлар буенча эшләячәк. Барлык мөгаллимнәр дә аттестация узган. “Без укытучылар составын үзгәртергә җыенмыйбыз, бары аны көчәйтү турында гына уйлый алабыз. Укытучыларга карата таләпчәнрәк булырбыз дип уйлыйм”, – дип белдерде мөфти.

Республиканың тугыз мәдрәсәсе арасында “Мөхәммәдия” ТР мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы уку йорты булуы белән аерылып торачак. Камил Сәмигуллин студентлар белән якынрак аралышу өчен, әлеге мәдрәсәдә укытырга ниятли.

Мөфти Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның ни өчен Казан дини семинариясенә җитәкче булырга теләвен аңлавын билгеләп үтте. “Бу дөрес карар, чөнки бу аның булачак кадрлары. Миңа да кайчак студентлар: “Без үзебез өчен укыйбыз”, – диләр, бу миңа ошамый. Безнең мәчетләргә имамнар кирәк, ә бездә укыганнар башка эш эзли. Кадрлар әзерләү процессы белән укыту барышында ук идарә итәргә кирәк”, – диде мөфти.

Шул ук вакытта ул Феофанның семинариягә җитәкче булып килүе белән параллельләр  эзләргә кирәкми диде. “Аналогия булса, мин Россия ислам институтын җитәкләргә тиеш идем. Әмма Рафыйк Мөхәммәтшин үз эшен бик яхшы башкара. Аның кебек без булдыра алмаячакбыз. Аңардан да тәҗрибәлерәк кеше республикада гына түгел, ә бөтен Россиядә дә юк”.

Бинаны ремонтлауга кагылышлы яңалыклар да булачак. Кызлар өчен тулай торак бинасы да табылган – аларны Зәңгәр мәчет янындагы буш бинага күчерәләр. Ә ир-атлар тулай торагы мәдрәсә янында булачак. “Яхшы сыйныфлар, китапханәләр кирәк, дәреслекләрне яңадан бастырып, һәр мәсьәләне җентекләбрәк караячакбыз”, – диде мөфти.

Әлеге максаттан попечительләр советы төзелә, мәдрәсә карамагында элек андый орган булмаган. “Бездә әлеге уку йортының язмышына битарф булмаган кешеләр бар, алар һәрчак изге эшләрдә булышырга әзер”, – дип билгеләп үтте Камил Сәмигуллин.

Мөфти уртак тырышлык белән мәдрәсәгә элеккеге данын кире кайтырырга мөмкин, дип саный. “Бу тарихи бина һәм аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү өчен безнә кулдан килгәннең барын да эшләргә кирәк. Анда танылган мәгърифәтчеләр белем алган. Бу республикадагы иң борынгы мәдрәсә. Бу безнең йөзек кашыбыз һәм без аның язмышына битараф була алмыйбыз”, – диде ул.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла. Ул 36 ел эчендә бик күп шәкертләрне укытып чыгара. Кайбер елларда мәдрәсә шәкертләре 1000нән дә арта. 1918 елда мәдрәсә ябыла, бинасы башка оешмаларга бирелә. 1993 елда мәдрәсә татар руханилары тарафыннан ачыла. Башта мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында урнашкан була. Аннары төрле биналарга күченеп йөри, 1998 елда элеккеге бинага күчерелә.

Татар-информ

Запись Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры булачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рамазан аеның соңгы ун көнендә могҗизалы хәл [фото]
Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.

Югары ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала. Гарәп бизәкләре белән анда “Аллаһ” дип язылган була.

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килгән әлеге хәлне умартачы Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән билге буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, мөселманнар мондый төрдәге могҗизаларда ахырзаман билгеләрен күрә, имеш.

Әлеге кәрәзле рамны мәдрәсә музеена урнаштырмакчылар.

Интертат

Запись Рамазан аеның соңгы ун көнендә могҗизалы хәл [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..