Рамазан аеның соңгы ун көнендә могҗизалы хәл [фото]

Гадәти булмаган хәлне беренчеләрдән булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.

Югары ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала. Гарәп бизәкләре белән анда «Аллаһ» дип язылган була.

Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килгән әлеге хәлне умартачы Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән билге буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, мөселманнар мондый төрдәге могҗизаларда ахырзаман билгеләрен күрә, имеш.

Әлеге кәрәзле рамны мәдрәсә музеена урнаштырмакчылар.

Интертат

Бәйле