Архивы Мөфти - Tatar Today - татар яңалыклары.

“ЗаБег.РФ” йөгерешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзе йөгерәме?
2 февраль, Зөлхиҗҗә аеның 12-нче көнендә (2-нче августта), бөтен ил буйлап дөньядагы иң күпсанлы йөгерүчеләр катнашындагы “ЗаБег.РФ” йөгереше узды. Әлеге чарада Татарстан башкаласы да читтә калмады. Йөгерергә теләүчеләр алдан теркәлү узып, “Ак Барс Арена” стадионына килде һәм стартка кузгалды.

Махсус кием һәм тамгалар белән йөгерү дистанциясенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кузгалды. Ул 10 км аралыкта көчен сынады һәм яхшы нәтиҗә күрсәтеп, дистанцияне 56 минут эчендә йөгереп узды. Әйтергә кирәк, “ЗаБег.РФ” йөгереше, 2017 һәм 2018 елларда, катнашучылар саны һәм аларның уртача тизлеге нәтиҗәләре буенча, Россиянең йөгереш башкаласы исеменә иреште. Камил хәзрәт Сәмигуллиннан тыш, чарада республикабызның бүтән хәзрәтләре дә катнашты.

Татарстан мөселманнары башлыгы Timerman ярышларын калдырмыйча 2018 елдан бирле даими катнашып килә. 2019 елның маенда Казан марафонында ул 42,2 км араны уңышлы узды. 2019 елның 6 октябрендә ул зур йөгерү фестивале кысаларында узучы Казан милли ярыммарафонында катнашты. 21,1 км араны ул 2:11:46 нәтиҗәсе белән килде.

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Запись “ЗаБег.РФ” йөгерешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзе йөгерәме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, Корбан гаете уңаеннан махсус мөрәҗәгать яздыра [видео]
Бисмилләһир-Рахмәнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем! Газиз милләттәшләрем!

Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә өметләнүче, Корбан гаетен зарыгып сагынучы бөтен мөхтәрәм җәмәгатьне якынлашып килүче бәйрәм белән ихластан тәбриклим!

Корбан гаете – ул барча галәмнәрне юктан бар Кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп Торучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәналарыбызны һәм олуглауларыбызны мөлкәтебез аша ирештерү бәйрәме булып тора. Корбан чалып, без Раббыбызның сансыз игелекләре өчен рәхмәтләребезне белдерергә, Аңа тугрылыгыбызны исбат итә алабыз. Коръәндә мондый бер аять бар:

لَن تَنَالُوا الْبِرَّ حَتَّى تُنفِقُوا مِمَّا تُحِبُّونَ وَمَا تُنفِقُوا مِن شَيْءٍ فَإِنَّ اللَّهَ بِهِ عَلِيمٌ

Мәгънәсе: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Әлү Гыймран, 92 аять). Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм исә болай дигән:

مَنْ وَجَدَ سَعَةً فَلَمْ يُضَحِّ فَلَا يَقْرَبَنَّ مُصَلَّانَا

“Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”. Ягъни Корбан чалу билгеле бер күләмдә мөлкәткә ия булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршында һәм мөселман өммәте каршында олы бер бурычы булып тора.

Корбан гаетенең тарихы дөньяда моңарчы һәм моннан соң булмаган, кеше аңы сыйдыра алмаган, изге Коръән китабында мәңгелеккә сакланып калган һәм буыннан буынга сөйләнә торган, Ибраһим галәйһиссәлам һәм аның улы Исмәгыйль галәйһиссәламнең башларына төшкән олы бер сынауга барып тоташа. Мондый сынауны кешелекнең бүтән күргәне дә булмады – Аллаһы Тәгалә Үзенең ризалыгы өчен пәйгамбәренә газиз баласын корбан итәргә куша. Һәм бу ике бөек тәкъвалы кеше Раббыбызга үзләренең тугърылыкларын дәлилләр өчен, шушы адымга барырга әзер була. Ләкин… иң соңгы мизгелдә Яралтучыбыз аларны бу корбаннан азат итә һәм аны сарык белән алыштырып куя.

Корбан гаетенең шушы гыйбрәтле тарихыннан аңлашыла ки, Ибраһим галәйһиссәламгә җибәрелгән бөек сынауның максаты – аның газиз баласының гомерен өзү түгел: Адəм балалары Җир йөзенə яшəр өчен яратылды! Сөекле Яралтучыбыз бездән сабырлык, диндарлык һәм ихлас иманнан башка берни таләп итми. Ул бушка китерелгән корбаннардан да риза булмый, әмма ихластан Аның ризалыгы өчен шәхси милек һәм гомерне корбан итәргә әзер булу Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну, Аңа ихластан гыйбадәт кылуыбызны исбатлый. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата рәхмәте һәм яратуы чиксез булган кебек, без дә Аңа ихластан табынырга, Аның әмерләренә буйсынырга, Аның ризалыгы өчен үзебезне һәм малларыбызны корбан итәргә әзер булырга тиеш. Нәкъ шушы ниятләр белән гает көннәрендә барча мөэмин-мөселманнар Раббыбыз ризалыгы өчен корбан чалырга ашыга.

Мөхтәрәм җәмәгать! Мин кабат бөек бәйрәмне нинди санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә каршы алуыбызны искә алырга мәҗбүрмен. Пандемия бүгенге көндә безнең арада кала бирә, шуңа күрә гает Татарстанда берничә шарт белән узачак – аларны мәчеткә килгән һәркем үтәргә тиеш. Рәхим итеп, сездән аларга бөтен җитдилек һәм җаваплылык белән якын килүегезне үтенәм: мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка киеп, шәхси намазлыклар белән килергә тиешлекне, намаз вакытында социаль аралыкны сакларга кирәклене исегездән чыгармагыз! Кызганыч ки, мәчетләрдә әлегә берьюлы 100-дән артык кеше җыелу тыелган, шуңа күрә кардәшләребезнең күбесенә намазны дистанцияне саклаган килеш мәчет яны территориясендә укырга туры киләчәк.

Мин сезнең һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм. Күңелләребезнең түрләреннән чыккан иң матур ниятләребезне, күркәм гамәлләребез, изге догаларабызны һәм чалган корбаннарыбызны Рабыббыз кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын һәм һәр йортка шатлык, куанычлар, иминлек һәм Аллаһының рәхмәтен алып килсен!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫМӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

Запись Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, Корбан гаете уңаеннан махсус мөрәҗәгать яздыра [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мөфтие коронавирустан үлүчеләрне ничек җирләргә икәнен аңлатты
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үзенең телеграм каналында коронавирустан вафат булучыларны ничек җирләргә икәне хакында карары белән уртаклаша.

Коронавирустан вафат кешеләр герметик табутларда җирләнә, шул рәвешчә, ислам кушканча юып, җеназа уку мөмкин түгел.

Мөфти язуынча, вафат кешене юу ислам динендә мәҗбүри санала. Һәр мөселман вафат кешегә җеназа тиешенчә үткәрелүен кайгыртырга бурычлы.

Камил Сәмигуллин, дини галимнәрнең аңлатуларына таянып, чир сәбәпле бу дөньядан мөселман булып вафат булган кешенең шәһит дип саналырга мөмкин булуы хакында яза. «Имам Кархи әйтүенчә, әгәр җәсәдне юу мөмкин түгел икән (ул янган, кисәкләргә өзгәләнгән, яки инде аны җирләгәннәр), ул очракта җеназа кабер янында укыла. Ягъни, әгәр юмыйча җирләгәннәр икән, җеназа кабер янында укыла. Әгәр юу мөмкин икән, кушканча эшләнә».

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Татарстан мөфтие коронавирустан үлүчеләрне ничек җирләргә икәнен аңлатты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан мөфтие Башкортстанда: “Хыянәтче булмагыз!”
6 март Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфаның «Ихлас» мәчетендә җомга намазын алып барды. Әйтергә кирәк, мөфти хәзрәтләре Башкортстан башкаласына шушы мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов чакыруы белән килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомгага җыелган милләттәшләр һәм башкорт кардәшләр алдында кунак булып килгән мөфти ике тугандаш халык арасында татулык, туган тел, милли үзаң турында вәгазь сөйләде. Аерым алганда, хәзрәт татар һәм башкорт милләтләре арасындагы туганлык җепләрен, кардәш һәм күрше хакларын, гаиләдә һәм өммәттә дини һәм милли гореф-гадәтләрне сакларга өндәде.

Вәгазен тәмамлап, Камил хәзрәт туган телнең Аллаһ Тәгаләдән бирелгән әманәт икәнен әйтә: «Әманәт итеп безгә тапшырылган туган телебезне югалту — Аллаһ әмерен үтәмәү ул. Әгәр туган телләребезне онытсак, оныкларыбыз безне дә онытачак. Туган телегезне өйрәнегез, кадерле дин кардәшләрем! Өйрәнү, белем алу — мөселманның иң зур бурычларның берсе ул. Туган телегезне һәм милләтегезне сатмагыз — бабаларыгызга хыянәтче булмагыз!».

Вәгазьдән соң Камил хәзрәт җомга намазын алып барды. Аңа ияреп Башкортстанда яшәүче 400дән артык мөселман гыйбадәт кылды.

Мәгълүмат Татар-Информ

Запись Татарстан мөфтие Башкортстанда: “Хыянәтче булмагыз!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Камил Сәмигуллин кабат Татарстан мөфтие итеп сайланды [фото]
17 апрель Казанда Татарстан мөселманнары корылтаенда Камил Сәмигуллин мөфти итеп сайланды. Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында узган чарада Татар Тудей җитәкчесе Рөстәм Исхакый да катнашты. //Tatar Today//

Җиденче тапкыр үткәрелүче мөселманнар корылтаена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Аның сүзләренчә, республикада имамнар әзерләүгә зур көч куела, телебезне, динебезне, гореф-гадәтебезне сакларга бөтен мөмкинлекләр дә бар.

“Болгар Ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Төзелеш эшләре бетәчәк, безнең тарафтан нинди ярдәм кирәк, эшлибез. Бу Русия күләмендәге уку йорты гына түгел, зур ислам үзәге булачак”, диде президент. Ул дин әһелләренең республика җитәкчеләренә ярдәм итүен әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мөфти Камил Сәмигуллин

Корылтайга җыелучылар кул күтәреп Камил хәзрәт Сәмигуллинны мөфти итеп сайлады. “Камил хәзрәткә ышанып аңа тавыш бирәсез икән, без ярдәм итәрбез”, диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөфтинең беренче урынбасары итеп “Котдус” мәчете имамы Рөстәм Вәлиуллин сайланды. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев калды.

Запись Камил Сәмигуллин кабат Татарстан мөфтие итеп сайланды [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русиякүләм билгеле муллалар тарткалаша: Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановны «сөзә» [видео]
Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановның Мәскәүдә “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” оештыруын тәнкыйтьләп, мөселман лидерларының бәхәсләшү, киңәшү урыны Болгарда дип белдерде. //Azatliq.org//

Русиянең Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин 30 ноябрь Мәскәүдә “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” (“Духовное собрание мусульман”) оештырылуны тәнкыйтьләп, Болгарның мөфтиләр үзара бәхәсләшә, киңәшә ала торган урын булуын әйтте. Бу хакта Таҗетдин 11 декабрьдә Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

“Икешәр йөз грант белән… Гранты да, башкасы да, хуш, китте. Әйтәләр, имеш, бу (Крганов оештырган диния мәҗлесе – ред.) аларның дискуссияләр мәйданчыгы булачак. Безнең дискуссия урыны менә монда, Болгарда. Шуның өчен дә өчәүләшеп җыелышабыз.

Сәлам дә бирешик, утырыйк та, чәй дә эчик, киңәшик тә, тәрбиялик тә. Чөнки һәрбер имам пәйгамбәр галәйһиссәләмнең урынындагы кеше. Әгәр тиккә генә эшләргә килеп, хезмәт хакы алам һәм шуның белән гомер кичерәм дисә – андыйлар килмәсен, бүтән кешеләр дә бар. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнсеннәр, фирмалар ачсыннар, әнә анда эшләсеннәр”, диде Таҗетдин.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Үзәк диния идарәсе арасында каршылыклар 2013 елның көзендә башланды. 19 ноябрь Болгарда Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең киңәйтелгән пленумы утырышында Кргановны, ышаныч югалту сәбәпле, вазифасыннан алу турында сүз булды. Ул вакытта Крганов Азатлыкка “бу эшне – провокацияне булдырган, безнең Тәлгать хәзрәт белән араны бозарга теләгән, Үзәк диния нәзарәтен таркатырга тырышкан кешеләрнең планнары үтмәячәк”, дигән иде.

Быелның 30 ноябрендә Әлбир Крганов мөфтие булган “Русия мөселманнары диния мәҗлесе” төзелде. Русиянең мөселман дини җитәкчеләре арасында бу оешманы “авыл мәхәлләләре дөньяга китерде”, илдә “мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә” дип белдерүчеләр дә булды.

Запись Русиякүләм билгеле муллалар тарткалаша: Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановны «сөзә» [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан президенты мөфти Камил Сәмигуллинны шелтәли
29 апрель Казан кирмәнендә “Яңарыш” республика вакыфы химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов русча гына чыгыш ясаган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга татарча сөйләмәгәнгә кисәтү ясый.

Бүген Казан кирмәнендә “Яңарыш” республика вакыфы химаячеләр шурасының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге ана иконасы чиркәве проектлары тәкъдим ителде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче булып чыгышында Болгар ислам академиясенең урынлы төзелүен, Болгарның электән Русиядә ислам тарату нигезе булуын сөйли. Ун минутка якын барган чыгышы бары урыс телендә яңгырады.

Мөфтинең чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов түзми: “Камил хәзрәт, бераз татарча да сөйләсәгез була иде инде”, дип шелтә белдерде. Ул шулай ук Болгар ислам академиясенең мөһимлеге хакында да үз фикерен җиткерде.

“Мондый мәктәп булу безнең ил өчен бик мөһим. Ил җитәкчелеге дә моны аңлый һәм ярдәм итә. Безнең динебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, телебезгәсакчыл карарга кирәк”, диде президент.

Болгар ислам академиясенә нигез ташын салу 21 майга билгеләнгән.

Татарстан митрополиты Феофан Казанда Изге ана иконасы чиркәвен торгызу турында сүз алып бара. Соборга нигез ташын 21 июльдә салачаклар. Феофан әлеге чарага Урыс православ чиркәве патриархы Кириллның да киләчәген әйтте.

Миңнеханов ике проектны тормышка ашыруда федераллар да, республика да, бизнес вәкилләре дә, халык та ярдәм итәчәгенә өмет белдерде. Ул инде акча җыю эшенең башлануын да әйтте. Хәйрия акчаларын җыю белән Минтимер Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды шөгыльләнәчәк.

Запись Татарстан президенты мөфти Камил Сәмигуллинны шелтәли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мөфти Равил Гайнетдин “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә ниләр күрә? [видео]
Үткән атна азагында Казанның “Ярдәм” тернәкләнү үзәгенә беренче тапкыр Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин килеп китә.

Ул 18 февральдә “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә булып аның эшчәнлеге белән таныша. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөри.

Экскурсия тәмамлануга, җәмәгать гыйбадәт кылу залына икенде намазына җыелды. Намаздан соң Равил хәзрәт Гайнетдин барлык катнашучыларны сәламләде. Әлеге үзәк турында ишетеп белүе һәм, мөфти буларак, Илдар хәзрәт Баязитовның эшчәнлеге белән күптәннән танышырга теләвен билгеләп, бүген биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗлар өчен барлык шартлар булдырылуына игътибарны юнәлтте.

“Бу – бина гына түгел, йорт та, игелек, яктылык һәм җылылык чыганагы да. Әмма, әлбәттә, бу гына аз, чөнки бинаны тоту, җиһазландыру, кешеләрне эшләтү, биредә тәрбияләнүчеләргә якты, җылы, уңайлы булсын өчен, акча кирәк”,  дип билгеләп үтә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Бу уңайдан ул үзәк эшчәнлеген хуплау һәм аңа матди ярдәм күрсәтү заруриятен ассызыклап, Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен бу эшкә үз өлешен кертүчеләргә, аерым алганда, Татарстан президенты, премьер-министры, Казан мэры һәм район башлыкларына, эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. “Без дә бу үзәккә рухи яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтәчәкбез”, дип өсти мөфти.

Чыгышы ахырында Равил хәзрәт Гайнетдин “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Россия Мөфтиләр шурасы медале белән бүләкли. Шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә укыту һәм фәнни әдәбият әсбаплары алуга сертификат, әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка Рәхмәт хатлары тапшыра. Равил Гайнетдин соңрак журналистлар белән әңгәмәсе барышында билгеләп үткәнчә, бүген дәүләттә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешмалар эшләп килә.

Русиядә дин дәүләттән аерылган булса да, дәүләт җәмгыятьтән аерылмаган. “Ярдәм” кебек, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрне физик һәм рухи тернәкләндерү белән шөгыльләнгән үзәкләр дәүләткә социаль программаны үтәүдә ярдәм итә икән, дәүләт тә аларга бюджетыннан үзенең ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип саный Мөфтиләр шурасы рәисе. Бу уңайдан ул “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге – дәүләтнең парнеры, дип белдерә.

Запись Мөфти Равил Гайнетдин “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә ниләр күрә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..