Русиякүләм билгеле муллалар тарткалаша: Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановны «сөзә» [видео]

Русия мөселманнары үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Әлбир Кргановның Мәскәүдә «Русия мөселманнары диния мәҗлесе» оештыруын тәнкыйтьләп, мөселман лидерларының бәхәсләшү, киңәшү урыны Болгарда дип белдерде. //Azatliq.org//

Русиянең Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин 30 ноябрь Мәскәүдә «Русия мөселманнары диния мәҗлесе» («Духовное собрание мусульман») оештырылуны тәнкыйтьләп, Болгарның мөфтиләр үзара бәхәсләшә, киңәшә ала торган урын булуын әйтте. Бу хакта Таҗетдин 11 декабрьдә Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

«Икешәр йөз грант белән… Гранты да, башкасы да, хуш, китте. Әйтәләр, имеш, бу (Крганов оештырган диния мәҗлесе – ред.) аларның дискуссияләр мәйданчыгы булачак. Безнең дискуссия урыны менә монда, Болгарда. Шуның өчен дә өчәүләшеп җыелышабыз.

Сәлам дә бирешик, утырыйк та, чәй дә эчик, киңәшик тә, тәрбиялик тә. Чөнки һәрбер имам пәйгамбәр галәйһиссәләмнең урынындагы кеше. Әгәр тиккә генә эшләргә килеп, хезмәт хакы алам һәм шуның белән гомер кичерәм дисә – андыйлар килмәсен, бүтән кешеләр дә бар. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнсеннәр, фирмалар ачсыннар, әнә анда эшләсеннәр», диде Таҗетдин.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов һәм Үзәк диния идарәсе арасында каршылыклар 2013 елның көзендә башланды. 19 ноябрь Болгарда Русия мөселманнары үзәк диния идарәсенең киңәйтелгән пленумы утырышында Кргановны, ышаныч югалту сәбәпле, вазифасыннан алу турында сүз булды. Ул вакытта Крганов Азатлыкка «бу эшне – провокацияне булдырган, безнең Тәлгать хәзрәт белән араны бозарга теләгән, Үзәк диния нәзарәтен таркатырга тырышкан кешеләрнең планнары үтмәячәк», дигән иде.

Быелның 30 ноябрендә Әлбир Крганов мөфтие булган «Русия мөселманнары диния мәҗлесе» төзелде. Русиянең мөселман дини җитәкчеләре арасында бу оешманы «авыл мәхәлләләре дөньяга китерде», илдә «мөфтиятләрне таркату, яңа мөфтиятләр төзү дәвам итә» дип белдерүчеләр дә булды.

Бәйле