Архивы Нурбәк Баттула - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Каннан куркучыларны залдан чыгуларын сорыйбыз” – Нурбәк Батулла үз канына буялып яңа спектакль күрсәтте
19 августта Казан заманча сәнгать галереясендә “Әлиф” иҗат берләшмәсенең дүртенче проекты тәкъдим ителде. Режиссер Туфан Имаметдинов Дәрдмәнд шигырьләренә нигезләнеп “Дәрдмәнд” импровизациясен иҗат иткән. Аны татар театр сәнгатендәге беренче канлы спектакль дип тә атарга мөмкин.

“Әлиф” берләшмәсенең үз тамашачысы бар. Бу юлы да 47 билет сатылган, чакылырган кунаклар да шактый. Алар арасында язучы Рабит Батулла гаиләсе, рәссам Надир Әлмиев, режиссерлар Фәрит Дәүләтшин, Илгиз Зәйни, җырчы Илүсә Хуҗина да бар. Премьерада рәсми затлар, мәдәният министрлыгы вәкилләре күренмәде.

Бу төркемнең һәр спектакле каршылыклы фикерләр уята. Галереяда караучылар Нурбәк Батулланың канга манчылып биюен тетрәнеп караса һәм аягүрә алкышларга күмсә, социаль челтәрләрдә рәсемнәрне карап каһәрләүчеләр дә шактый. Кабул итмәүчеләр арасында язучы Фәүзия Бәйрәмовада бар.

Спектакльдә Дәрдмәнднең тугыз дүртьюллыгы кулланылган. Алар милләт язмышы турында һәм “каным булсын фида” дигән юллар да шактый. Режиссер әйтүенчә, шуңа күрә проектның бердәнбер актеры Нурбәк Батулла үз тәненә тугыз җәрәхәт ясап чыга да инде. Биюләрне башкарганда, алардан кан саркып тора, соңгы шигырьгә җиткәндә, ул каны белән юыну хәрәкәтләре ясый.

Кан күренеше күпләрне киеренкелектә тотты, күпме канын югалта дип борчылучылар булды. Соңрак кына әлеге җәһәхәтләр җиһаз ярдәмендә түгел, сөлек салу ысулы белән ясалганлыгы беленде.

Премьера алдыннан Нурбәкнең Кариев театрыннан китүе билгеле булды. “Бәйсез иҗат өчен ирекле булу кирәк” диде ул Азатлыкка әлеге адымын аңлатканда.

Нурбәк Батулла әлеге спектакль Дәрдмәнд иҗаты турында түгел, ул безнең аның әсәрләрен укыганнан соң туган кичерешләребез хакында диде. “Бу – “Әлиф” берләшмәсенең дүртенче проекты. Баштагы эшләрне искә алсак, акрын гына алга барабыз булып тоела миңа. “Шамаил” мәсәлән, “Әлиф“тән начаррак түгел, ул нибары икенче адым иде. “Дәрдмәнд” – дүртенче адым. Монда классик музыкага таба адымнар бар, вокал яңалыгы да бар. Дәрдмәнд – үзе яңалык. Мин аны онытылган шагыйрь дип исәплим. Чөнки ул бик катлаулы. Татар әдәбиятының ике юнәлеше булган дип әйтәләр. Берсе – Тукай, икенчесе – Дәрдмәнд юнәлеше. Ниндидер сәбәпләр аркасында, татар халкы Тукай юлы белән киткән.

Безгә нәрсә югалтканбыз икән дигән сорауга җавап эзләү кызык булды. Ихластан әйткәндә, мәктәптә Дәрдмәндне өйрәтмәделәр, бию мәктәбенә киткәч, гомумән, татар әдәбияты өстән-өстән генә булды. Шуңа күрә бу спектакль беренче чиратта үзебезгә Дәрдмәндне өйрәнергә сәбәп булды. Без галимнәр белән дә күрештек. Нурмөхәммәт Хисамов бик күп ярдәм итте. Лерон Хәмидуллин әдипнең тормышын да, иҗатын да җентекләп аңлатты. Алар ярдәмендә Дәрдмәндне аңлауга ниндидер адымнар ясадык. Һәм без нәрсә югалтканыбызны аңладык. Бу – элитар, катлаулы поэзия. Шуңа да мәдәният ул юл белән китмәгәндер. Халыкка популяр, тизрәк аңлашыла торган мәдәният якынрак. Шуңа күрә ул җиңелрәк юлны сайлаган. Бер кызыклы факт: 1959 елда чыккан мәҗмугадагы ассызыкта бер-ике сүзнең генә аңлатмасы бирелгән, соңгы вакытта чыккан җыентыкларда аңлату кирәк булган сүзләр саны икеләтә арткан. Тагын илле елдан соң элекке шигырьне бөтенләй тәрҗемә итәргә кирәк булачак дигән куркыныч уй да туа хәтта. Татарчадан татарчага тәрҗемә – куркыныч юл бит бу. Телнең бетүенең бер сәбәбе дә шулдыр. Без һаман җиңелрәк юлны сайлыйбыз һәм тел фәкыйрьләнә, зәгыйфьләнә, көчен югалта бара. Фәлсәфи яисә сәнгать темасына сөйләшкәндә урыс теленә яки инглизчәгә күчүнең сәбәбе шулдыр да. Менә шулай фикер тирәнлеген югалтканбыз сыман тоела.

Без тулысынча Дәрдмәндкә кагылмыйбыз, соңгы елларында язылган кыска шигырьләрен генә алабыз. Алар милләт язмышына бәйле. Хореографиядә поэзияне күрсәтү авыр, ләкин без аны күрсәтү белән шөгыльләнмибез, параллель юл табарга тырышабыз. Дәрдмәнд бар. Аңа җитеп булмый. Шул Дәрдмәндне өйрәнгәннән туган хисләребез белән эш итәбез. Үз кичерешләребезне биибез, үз трагедиябезне күрсәтәбез. Нигә сәнгатьтә гел комедия, ә тормышта трагедия булырга тиеш? Аларның урыннарын алмаштырырга кирәк. Шуңа күрә трагедия уйныйбыз”, диде Нурбәк.

“Туфан әйтмешли, бу спектакль – безнең манифест”, дип тә өстәде ул.

“Әлиф”нең алдагы спектакльләрен искә төшерсәк, аларның музыкасына тәнкыйть күп булды. Композитор Илмир Низамов әйтүенчә, алар үзеңне формада тотарга ярдәм итә, ләкин иҗатны туктатмый.

“Музыка ягыннан мин һәрбер спектакльгә яңа яңгыраш табарга тырышам. Яңа музыкаль инструментлар кулланам, музыка традицияләренә таянам. Шул рәвешле бер спектакльгә фольклор, икенчесенә хор, кайсысына мөнәҗәтләр кереп китте. Бу спектакльдә дә яңа тавыш, яңа аһәң бар. Монда кыллы инструментлар файдаланылды. Болар – скрипка, альт һәм контрабас. Иң мөһим нәрсә – тавыш. Без махсус шушы спектакльгә дип Рөстәм Яваевны чакырдык. Ул үзенчәлекле тавыш, контр тенор иясе.

Дәрдмәнд – бик прогрессив кеше. Милли темаларны күтәрә һәм фикерен бормалап тормыйча, турыдан әйтә.

Мин шагыйрьне үземчә тойдым һәм фольклоризмга бирелмичә, заманча музыка яздым. Дәрдмәнд сүзләре заман музыкасында бик көчле һәм бик ятышлы яңгырый ала. Дүртьюллыклар төрле, ләкин һәрберсе милли темаларга кагыла. Кем мин, татар кем ул, татар булуыңны онытма дигән текстлар да бар анда. Кайбер текстларны аңлау авыр. Ләкин Дәрдмәнд онытылган шагыйрь дип әйтмәс идем. Эзләнә торган яшьләр аны белә. Без бу спектакльләр белән чит илләргә дә йөрибез һәм анда татарга гына күрсәтергә алып бармыйбыз. Чит илгә без татар турында сөйләргә чыгабыз.

“Әлиф” һәр проекты белән Татарстанда яңа төр театр барлыкка килүен раслый. Хореограф Марсел Нуриев башка җирләрдә бәлки мондый юнәлешләр бардыр, ләкин Татарстанга ул – яңалык дигән фикердә.

“Безнең өчен бу – яңа юл. Дәрдмәндкә килгәндә, без монда күбрәк импровизация белән эшлибез. Монда анык хореография юк, ләкин эчтәлек бар, без шуны ничек тоюыбызны күрсәтәбез. Минем өчен импровизация – заманча сәнгатьнең бер өлеше. Ул җанлы, ниндидер көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә һәм тәнгә башкача хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Ул ниндидер алдан өйрәнелгән комбинация, гадәти бию теленнән бик аерыла. Дәрдмәндне мин үземә шушы спектакльгә әзерлек барышында гына ачтым. Миңа калса, ул бөтен заманда да яңгыраш ала торган поэзия тудырган. Бик тирән, ике юлга бөтен дөньяны сыйдыра ала”, ди Нуриев.

“Әлиф” спектакле, “Алтын битлек” алып кайтмаса, “Шамаил” кебек үк читкә тибәрелгән булыр иде. Синеңчә “Дәрдмәнд”не ничек кабул итәрләр?”, дигән сорауга хореограф тамашачы бу яңалыкка әзер дип исәпләвен белдерде.

“Чит илдә мондый спектакльне кабул итәчәкләр. Татарстанда исә мондый алым әле яңалык. Русиядә дә андый тәҗрибәләр уздырылуын белмим. Миңа барыннан да бигрәк тамашачы белән элемтә мөһим. Безнең, зур булмаса да, үз аудиториябез бар. Миңа калса, тамашачы яңа алымны кабул итәргә әзер. Кешегә яңалык кирәк, билгеле бер формалар гына алҗыта. Яңа алымнар кулланырга, эзләнергә кирәк. Һәрхәлдә, безгә эзләнү ошый. Дөрес, кайбер спектакльләр нибары бер тапкыр гына күрсәтелде. Бу инде даими мәйдан булмаудан килә. Заманча сәнгать галереясе бу җәһәттән булдыра алганча ярдәм итә”, ди Марсел Нуриев.

Режиссер Туфан Имаметдинов бүген Дәрдмәнд кебек меценатлар күренми дигән фикердә.

“Кырыктан артык билет сатылды, иганәчебез барлыкка килде. Аның ярдәмендә чыгымнарны каплый алдык. Дәрдмәнд – шагыйрь дә, меценат та. Мин аны гамәл кешесе дип әйтер идем. Ул уйлаганын кәгазьгә дә төшергән, булдыра алганча тормышка да ашырган. Хастаханәләр төзегән, яшьләрне укырга чит илгә җибәргән, яшь шагыйрьләргә ярдәм иткән. Аның бар булмышы – татар милләтен яшәтергә омтылуда. Поэзиясе дә үзенчәлекле, катлаулы. Бер карасаң, Иосиф Бродскийга да охшаган. Шигырләре тыгыз, тирән, шул ук вакытта ул бернинди вакыйга кормый. Әйтик, күпчелек шигырьдә ниндидер сюжет корыла, мәхәббәт линиясе төзелә, башкасы. Дәрдмәндтә андый сюжет юк, аңарда анык, кристаллашкан фикер ята. Менә шул фикерне ул укучының маңгаена бәреп әйтә.

“Атам-анам йорты өчен

Булса мең җаным фида,

Туган-үскән җирем өчен

Соң тамчы каным фида…”,

дигән шигыре белән спектакльне тәмамлыйбыз. Шушы юллар гына да шагыйрьнең иҗаты аерылып торганын күрсәтә, без дә шуңа омтылабыз инде.

Меценатларга килгәндә, Дәрдмәнд кебек меценатларны очрату хәзерге заманда мөмкин хәл түгел. Ләкин безгә ярдәм итүчеләр бар, алар булмаса, бу проект та булмас иде. Дүрт спектакль эшләдек, ләкин берсенә дә хөкүмәттән акчалата ярдәм алмадык. Дәүләт фестивальләргә барырга булыша, яңа проектларны тәкдим итсәк тә, грант ала алмадык. Язып карадык, ярты ел үтте, җавап булмады. Һәр проектны гамәлгә ашыру безгә бик авыр, ләкин алар – күңел эше, туктамаячакбыз. Яшерен-батырын түгел, тамашачы да акча түләп килергә әзер түгел, бәлки алар без бу акчага баеп китә дип уйлый торганнардыр, ләкин безгә бары тик чыгымнарны каплау кирәк. Мәсәлән, бу юлы без махсус җырчы чакырдык. Аның юлын, кунакханәдә торуын түләргә кирәк. Гомумән, актерларга түләргә кирәк. Алар бит студентлар түгел, “Алтын битлек” номинантлары.

Татарстанда сирәк уйналсак та, читтә яшәүче татарлар даими чакыра. Әйтик, без Мәскәүгә чакырулы, аннан Һолландиягә барырга тиеш. Алар матди яктан да ярдәм итә. Ни өчендер чит илдә кызыксыну Татарстанга караганда күбрәк булып чыга. Аларга яңа алымнар кызык. Мексикада да шуны сиздек. Сүз уңаеннан, андагы сәфәргә мәдәният министрлыгы ярдәм итте, юл чыгымнарын үз өстенә алды. Италиягә чакыру алдык, юлны ничек түләү турында уйланабыз”, ди Имаметдинов.

Азатлык режиссердан урысчалы-татарчалы җырлар, катнаш проектларга мөнәсәбәтен дә белеште.

“Катнаш мәдәниятле проектларның уңышка ирешкәнен күргәнем юк әле. Телләрне катнаштыру уңышлы алым дип уйламыйм. Мексикада, мәсәлән, һәр төркем үз мәдәниятен күрсәтте һәм берәү дә әйдәгез, япон белән Мексика мәдәниятен һәм башкасын кушабыз дигән теләк белдермәде. Мәдәниятләрне кушу, бу очракта урысчалы, татарчалы җырлау – иҗат була алмый. Бу – ниндидер кушылма гына”, диде Имаметдинов.

Импровизация тәмамлангач фикер алышу булды. Анда тамашачылар Нурбәк образында Гайсә пәйгамбәрне күрүләре турында да әйттеләр. Туфан Имаметдинов исә үзләренең андый образ турырырга тырышмауларын әйтте.

Cпектакльне караган режиссер Илгиз Зәйни бу төркем үсештә дигән фикердә.

“Бу төркемнең үз теле, үз алымнары бар. Мин аларның үсешен күрәм һәм шатланам. Туфан, Илмир, Марсель, Нурбәк, хәзер инде аларны бер-береннән аерып та булмый. Дәрдмәнднең иҗаты белән үзем дә эшләгәнгә күрә, миңа барысы да аңлашылды. Монда шигырь формасы аша ниндидер бер яңа эчтәлеккә чыгарга тырышканнар”, диде Зәйни.

Галереянең җитәкчесе Элвира Камалова бу мәйданның яшьләр өчен ачык булып калачагын белдерде.

“Бу такым бездә “Әллүки”не күрсәтте, хәзер “Дәрдмәнд”не тәкъдим иттеләр. Миңа галерея тамашачысы белән “Әлиф” тамашачысының кушылуын күзәтү кызык. Хәтта ки менә шушы факт кына да татар мәдәниятен үстерүдә мөһим адым. Шуңа күрә бу мәйдан төрле тәҗрибәләр өчен һәрвакыт ачык. Яшьләрнең яраткан урынына әверелеп барабыз дип әйтер идем”, диде Казан заманча сәнгать галереясе җитәкчесе.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Каннан куркучыларны залдан чыгуларын сорыйбыз” – Нурбәк Батулла үз канына буялып яңа спектакль күрсәтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурбәк 6 октябрьдә үтәсе тамашасына: “Тамашачы да булса ярый, булмаса ярый”
6 октябрь Камал театрында «MY NURIEV» исемле моноспектакль күрсәтеләчәк. Әлеге спектакльнең үзенчәлекләре турында “Татар-информ” хәбәрчесенә аны куючы Нурбәк Батулла сөйләде.

Моноспектакль куярга Нурбәк Батулланы Рудольф Нуриев иҗаты белән мавыгу этәргән. «MY NURIEV» спектакле иске калыптан арыну, кешенең үз кумиры белән барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне аңлавы, үз барлыгыңа мөрәҗәгать итүгә кагылышлы үзенчәлекле күчеш чорын тасвирлый.

Нурбәк Батулла спектакль өчен шундый үзенчәлекле формат сайлауны болай дип аңлатты: “Бу бик шәхси әйбер. Башка кешеләрнең анда кирәге юк дип тә әйтергә мөмкин. Ул ниндидер дога кебек. Дога кылганда башкалар кирәкми бит. Аны үз-үзең белән сөйләшү дә дип әйтеп була. Гомумән, анда тамашачы да булса ярый, булмаса ярый,” – ди ул.

Артист фикеренчә, спектакль белән күбрәк яшьләр кызыксыначак. “Кемнәр киләчәге хакында уйларга яратмыйм. Аудиторияне күз алдында тотып иҗат итсәң, ниндидер иркенлекне югалтасың. Декабрь аенда спектакльнең премьерасы булды, шуңа кемнәр киләсен бераз чамалыйм. 45-50 яшьтән узган буын моны бик кабул итмәячәк. Минем яшьтәшләр, миннән яшьрәкләр кабул итәр дип уйлыйм. Бәлки ялгышамдыр да, монда бит кешенең яше төп роль уйнамый. Кайбер кеше 70 яшьтә дә яңалыкка ачык булып кала, кемдер инде 35 тә дә йомыла”, – дип аңлатты Нурбәк Батулла.

“Татарлар әлеге спектакльне ярыйсы гына кабул итте шикелле. Премьерадан соң шәхсән миңа килеп нәрсәдер әйтүче булмады. Спектакль турында әти белән дә сөйләштек. Ул 78 яшендә булуына карамастан, тәҗрибәләргә ачык кеше. Кайбер кеше бит зәвыкка караган нәрсәләр турында сөйли башлый. Сәхнәдә болай эшләргә ярамый, тегеләй ярамый дип әйтә. Әти андый әйбердән өстен булып, миңа актер һөнәренә караган конкрет киңәшләр бирде. Мондый тәнкыйть объективлыкка якынрак дип уйлыйм”, – диде артист.

Спектакльне әзерләүгә ике ел чамасы вакыт китте дип белдерде Нурбәк Батулла. “Ике ел, ашыкмыйча, эшләнелде. Мин ул спектакльгә үз тормышы белән яшәргә рөхсәт итәм. Ул үз тормышы белән яши, мин үз тормышым белән. Аннан соң без очрашабыз, һәм ул үзгәрә. Беренче спектакльне караучылар булса, ул үзгәрешләрне сизәрләр дип уйлыйм. Спектакльгә бөтен әйбер йогынты ясый бит. Кайда куелуына карап та ул үзгәрергә мөмкин.”

“Минем Нуриев” спектакленең тагын бер үзенчәлеге – аның пьесасы юк. “Бу спектакльдә гадәти булмаган әйберләр бар. Мәсәлән, аның пьесасы юк. Минем әлегә кадәр Татарстанда пьесасыз спектакль куйганнарын ишеткәнем юк. Россиядә дә андый күренеш сирәк очрый,” – дип сөйләде Нурбәк Батулла.

Запись Нурбәк 6 октябрьдә үтәсе тамашасына: “Тамашачы да булса ярый, булмаса ярый” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..